Читать книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев - Страница 12
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Остаз
(Шәхес трагедиясе)
VIII
ОглавлениеХәлим Искәндәрев Арча педучилищесында рус теле һәм әдәбияты укытып, үзеннән соң менә дигән педагоглар корпусын әзерләп калдырды. Болар арасында күп кенә алдынгы укытучылар, фән кандидатлары, тәҗрибәле директорлар, абруйлы исем алган педагоглар барлыкка килде. Боларның һәрберсендә Хәлим Искәндәрев дигән трагик шәхеснең көче, энергиясе дәвам итә. Болар кемнәр? Алар кем хәзер? Күбесе – пенсионерлар. Үлгәннәре дә байтак. Мин белгәнчә, Хәлим Искәндәревнең корпусы, рус телен, әдәбиятын яхшы үзләштереп, аннан чыккан педагоглар менә болар: Гөлчәчәк Яхина, Әхмәт Әсертдинов, Мәрьям Хәсәнова, Равия Мәһдиева, Шәфыйк Салихов – Сеҗе мәктәбеннән; Нәкыя Абдуллина, Зөлхия Миңлекәева, Мансур Билалов – Сикертән мәктәбеннән; Роза Ситдикова, Мансур Мусин – Казаннан; Рәшидә Әһлиева, Габделбәр Фәйзрахманов – Кырлайдан; Нина Арыкова, Ислам Шәрәфиев, Тәлгат Мостафин – Балтачтан; Мөдәррис Шәрәфиев, Рифгать Җиһаншин, Нурулла Заһидуллин – Мари чигеннән; Габделхәй Миңнебаев, Ибраһим Миннебаев, Рафис Сафин – Арча төбәгеннән; Өрфәйдә Мәүлүтова – Апаздан; Кави Байкиев – Сабадан; Әнисә Галләмова – Теләчедән; Гамилә Дәүләтшина, Әнисә Әхкямова – Әгерҗе-Тирсәдән; Рәүф Кадыйров – Наласадан; Рәисә Габделхәева – Кенәрдән…
Болар, исемлек әле тулы түгел, барысы да – Хәлим аганың «рус теле мәктәбе»н бик яхшы узган кадрлар. Аларның кайберсе билгеле инде, тормыш дулкыннары белән бәргәләнеп, педагоглыктан китеп тә яшәделәр, әмма Хәлим Искәндәрев биргән «рус теле мәктәбе» аларга гомер буе ярдәм итте…