Читать книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев - Страница 4
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Европага тәрәзә тишкәндә…
ОглавлениеМинем беренче зур сәяхәтем – Балтикага бару – шактый гыйбрәтле булды. Мин шуңа кадәр авылда укытучы идем, бу турыда «Торналар төшкән җирдә» әсәремдә яздым. Әмма анда мин үзебезнең эшелонның каян, ничек барганын язмаган идем. Башта ук шуны әйтергә тиешмен: дөнья күрмәгән кеше укытучы булып эшләргә тиеш түгел. Югыйсә бездә Арчадан, Минзәләдән ары узмаган яшьләрне шул ук үз якларына укытучы итеп җибәрәләр дә, и ул сөйли инде: тайгада менә болай, чүлдә менә тегеләй, диңгездә прилив һәм отлив була, джунглиларда шундый куелык, ди.
Юк, укытучы буласы кешегә, һич югы, үзебезнең ил буенча бер тапкыр экскурсия оештырырга кирәк. Джунгли ук күрмәс ул безнең илдә, әмма күргән хәтлесе дә аз булмас.
Шулай дөнья күрәсе килеп, зур дәрт белән чыгып киттем. Зур дәрт белән Татвоенкомат сәндерәләрендә кундым, күңел гел ашкына иде. Ике кич кунгач, стройга тезеп, вокзалга алып бардылар да товар вагоннарына тараттылар. Безнең команданы алырга килгән өлкән лейтенант белән беренче статьялы старшина юньле булып чыктылар – бер генә дә кырыс сүз әйтмәделәр. Хәер, без үзебез дә юньле: сугыш вакытында тезләнеп йөк тарткан, борын белән җир сөргән малайлар. Татары да, урысы да. Беренче төнне үк мин, тарих факультетының читтән торып укучы студенты, бүгенге кешеләрнең яшәү рәвеше тарихын өйрәнә башладым. Без Ганнибал походларын, Александр Македонский империясен, Япониядә Мэйдзи революциясен һәм лейтенант Шмидтны беләбез. Ә үзебезне, әйләнә-тирәбезне белмибез. Бу – безнең бәлабез.
Шулай, беренче вагон төне җитте, өлкән лейтенант дневальный билгеләде, ул малай, теләсә каян утын юнәтеп, буржуйкага ягарга тиеш иде. Кайсыдыр станциядә буфеттан аракы алып кереп, акчалы малайлар шәп кенә төшереп алдылар. Акча миндә дә бар иде, ләкин беренче төн әле миңа эчемлексез дә кызык иде.
Вагонның теге башында бер татар малае холыксызланды. Ыгы-зыгы килә, сүгенә, елый. Русча әйбәт сөйләшә, сүгенүе дә чиста гына. Танып алдым: Шәмәрдән станциясе малае, исеме – Солтан. Кичтән үк сизелгән иде: бездән, авыл малайларыннан, татарлардан, үзен өстен куебрак сөйләшкән, үзен «урысрак» итеп күрсәтергә теләгән иде ул. Хәзер шуны көч белән исбатламакчы һәм елый-елый татарларны сүгә:
– Вы, суки, резаные! Резаные! – дип, ул бер-ике сәгать буталып, елап йөрде.
Бу сүзне минем беренче ишетүем иде, грамоталырак бер малай аңлатты: сөннәткә утыртылган дигән сүз икән, һәм урыслар безне шулай мыскыл итәләр икән: «ре`заный». Солтан, шулай итеп, урыслар алдында үзен «мин татар түгел, мин сезнең кебек» дип күрсәтергә теләгән. Бу – минем өчен иң зур сабакларның беренчесе иде. Чөнки бу киләчәк тормышымда очраган зур-зур хәлләрнең ачкычы булды. Бу – безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар. Алар үз теләкләре белән милли исемнән, милли гадәттән баш тартканнар. Алар паспортларына Гизатулин, Нацибулин дип яздыралар. Хәтта Богоудинов та бар. Безнең Нәсимәләребез – Сима, Фәнияләребез – Феня, Рокыяларыбыз – Рита, Зәйнәбләребез – Зоя. Без, урыс төсле буласыбыз килеп, дуңгыз салосы ашыйбыз, без сездән ким түгел дип, мәҗлесләрдә үзебез башлап «Стенька Разин»ны җырлыйбыз. Безнең миләребез катып калган, Стеньканың юлбасар икәнен без уйлап та карамыйбыз, авыз җәеп, аның гөнаһсыз бер мөселман кызын исерек баштан елгага ыргытуын акырып җырлыйбыз. «Мә сиңа конфет, тик минем белән уйна гына». Менә без – шул. Рәхмәт сиңа, Шәмәрдән станциясенең хулиганы, бер сүз белән син безнең кемлегебезне ачтың. Шуларны аңлагач, миндә татар халкына карата ихтирам бетте, һәм мин аның телсез, мәктәпсез, динсез калуына һич тә борчылмыйм. Димәк, ул шуңа лаек.
Алдагы көннәрдә мин вагонның киң ишегеннән аякны асылындырып, дөньяны күзәтеп бардым. Бу вагон атлар йөртергә көйләнгән булса кирәк – ат исе килә.
Көн кояшлы, җылы. Рязань өлкәсеннән барабыз. Бөтен дөньяда – кояш һәм бәрәңге басуы. Эшелон кырда туктап торганда, төшеп, бәрәңге алып менәбез. Быел ул шулкадәр уңган, чәйнек кадәр. «Лорх» сорты. Йолкып та алабыз, күчтән дә алабыз. Явыз малайлар, поезд барганда, аны кеше өстенә ыргыталар. Ничек алай мөмкин инде ул? Без бит, сугыш вакыты нужасын күреп, авылда үскән малайлар. Бер очракта йөрәгем бик әрнеде. Тимер юл буйлап бәрәңге җыючы яшь кызлар бара. Сары чәчле, тупырсык битле марҗа кызлары. Их, булсын иде хәзерге авылларда шундый таза бәдәнле кызлар… Юк, аларны шәһәр, тулай торак, химкомбинат, АЭС, оргсинтезлар йотып бетерде, киптерде инде…
Менә шул Есенин мактап җырлаган Рязань авылы кызлары өстенә малайлар бәрәңге ата башладылар. Баштарак кызлар көлештеләр, чыркылдаштылар. Поезд бик акрын, шуышып кына бара иде. Без дә көлгән булдык. Әмма поезд «дырк» итеп тартылып хут алганда гына, бер малай ыргыткан чәйнек кадәр бәрәңге бер кызның күз төбенә эләкте. Әле дә күз алдымда: сары юан толымы аркасына салынган, юантык, тулы битле кыз иде ул, өстендә – соры сырма, аякларында резин итекләр иде. Чибәр кызый кинәт бөгелеп төште, үкереп елый башлады, аннан күтәрелеп безгә ниндидер сүзләр кычкырды, поезд инде тизләгән иде. Минем йөрәк әрнеде: бик чибәр, бик тулы тәнле иде ул кызый, типик марҗа инде, бу фани дөньяга ул һич тә битенә чәйнек кадәр бәрәңге бәрелсен өчен түгел, бөтенләй башка максатлар өчен яратылган да бит, французлар яки итальяннар барса, бу вагонда ул кызга чәчәк яки конфет ыргытырлар иде, һич югында, бармакларын иреннәренә тидереп, ул кызга «воздушный поцелуй» җибәрерләр иде…
Менә бу – без. Монда инде урыслык та, татарлык та юк. Монда – без, кыргый толпа. Әйе, безне кыйныйлар икән, закон беләнме, законсызмы – без аңа лаек. Теге кызның рәнҗүле карашлары гомер буе минем күз алдыннан китми.
Төн. Ниндидер станциядә торабыз. Юллар бик күп, күрәсең, «узловая». Малайлар вокзал рестораныннан аракы алып килделәр. Эчәләр. Бүген мин дә эчтем. Паровозлар чаш-чош киләләр, су алалар. Әле тегеннән, әле моннан баш кондукторның сыбызгысы төнне яра. Яшел, сары, зәңгәр утлар. Багана башында да, җирдә, рельслар арасында да… Фонарь тоткан ирләр, чүкеч тотып, вагон буксаларын тикшереп йөрүчеләр… Бер бәхетсезе фонарен безнең вагон турысына җиргә куеп каядыр китеп барды. Шәмәрдән жуликларыннан берсе (безнең вагонда Саба, Яңа Чуриле, Арча районы малайларыннан оештырылган команда иде) теге фонарьны ялт – вагонга алып менеп яшереп тә куйды. Көлештек. Менә светофор яшелне бирде, хәзер баш кондуктор бер сызгырта, аннан машинист кычкыртып ала да, состав кузгала. Безнең вагонда төне буе ут булачак.
Ләкин фонарь баш кондукторныкы булып чыкты, һәм ул килеп фонарь юкка чыкканын белгәч җәнҗал куптарды. Ул безгә һәм безнең күрше вагонга бәйләнде. Берәү дә фонарьны чыгарып бирмәде.
Тавыш зурга китте, яшел светофор күпме генә янып торса да, сыбызгы тавышы ишетелмәгәч, состав кузгалмады. Шулай да машинист кыска-кыска гына бер-ике «запрос» ясады: ник китмибез, яшел ут яна бит?
Тавыш чыкты, ике вагоннан да офицерлар төште. Ул арада эшелон начальнигы – полковник килеп җитте:
– Нигә отправление юк?
– Менә фонаремны урладылар. Шуны тапмаган көе отправление бирмим.
Полковник аптырап калды.
– Соң бит бу – хәрби эшелон. Безнең барганны Мәскәү үзе күзәтеп тора. Генштаб.
– Теләсә нишләгез. Фонаремны тапмаган көе отправление бирмим.
Полковник ризасызланып команда начальникларына карады. Тегеләр дәшмәделәр. Вагон эчендә бер почмакта Шәмәрдән жуликлары мышык-мышык көлешәләр.
Кемдер рельслар буйлап безгә таба йөгерә. Килде, гыжылдый, сөйләшә алмый.
– Ни өчен отправление юк?
Полковник аңардан сорый:
– Сез кем буласыз?
– Мин – станция начальнигы.
– Менә мин дә шуны сорыйм: ни өчен отправление юк?
Станция начальнигы баш кондукторны күзләре белән эзләп тапты (безгә кызык):
– Ни өчен отправление бирмисез? Башыгыз икеме әллә? Хәзер менә Мәскәү сорады: ни өчен хәрби эшелон ун минутка тоткарлана? Под суд җибәрәм! Хәрби трибунал сиңа!
Баш кондуктор юашланды:
– Менә новобранецлар фонаремны урлаганнар. Шунсыз отправление бирмим.
– Ничек урлаганнар? Каян?
– Җиргә куеп торган идем.
– Ах, так! Димәк, автоматын урлаткан солдат син! Коралын югалткан өчен беләсеңме нәрсә? Расстрел! А ну тиз генә отправление бир!
Ул арада йөгереп станция дежурные килеп җитте. Анысы да гыжылдый иде.
– Иван Степаныч! Иван Степаныч! Проводта Мәскәү! Бик каты сүгәләр. Тизрәк.
Иван Степаныч – станция начальнигы – баш кондукторга соңгы тапкыр:
– Хәзер үк отправление бир! Немедленно! Бу – синең соңгы рейсың! Иртәгә үк эшеңнән куылачаксың! Аннан – трибуналга! Балаларыңны уйла!
Өлкән ир – баш кондуктор – рухсыз гына сызгыртты. Гадәт буенча кулын салындырып, машинистка өч тапкыр селтәде. Тик ул кулда фонарь гына юк иде. Паровоз моңсу итеп кычкыртты. Офицерлар таралышты. Буферлар ыңгырашулы тавыш белән бер-берсеннән аерылды. Состав яшел утка таба шуа башлады.
Бу ситуациядә мин берни эшли алмый идем. Әгәр теге хулиганнарны сатсам, төнлә мине вагоннан ыргытачаклар иде. Сәндерәмә менеп яттым. Күз алдымда өч-дүрт бала атасы, тәбәнәк буйлы, илле яшьләр чамасындагы баш кондуктор тора иде. Әйе, чыннан да, ул иртәгә эшсез калса? Балалары янына кайтып, мине эштән кудылар, дисә? Утырып еласа? Һай, нинди әшәкеләр без…
Вагон тәгәрмәчләренең тыкылдавын тыңлый-тыңлый уйлап барам. Уйларым – караңгы. Адәм баласы ник әшәке? Без менә сугыш вакытында кырда кышлаган ашлык чүмәләләре астыннан язын оясы-оясы белән тычкан колонияләрен туздыра идек. Алар – безнең дошманнар. Анысы шулай. Алар без җыеп ала алмаган икмәкне ашап кыш чыкканнар. Аларны бетерергә кирәк. Ләкин без нишлибез? Тычканны тотабыз да артына салам тыгып, өреп кабартабыз, аннан беребез шап итеп тегенең өстенә баса, шартлата. Без – бәхетле. Җәен зур кигәвенне тотабыз да артына койрык итеп үлән башагы тыгабыз, һәм ул самолёт шикелле күтәрелеп очып йөргән була, бетә инде, бетә. Ә иң кызыгы: теге башакны аркылы тыксаң. Кигәвен быжылдап очып киткән була да лестердәп үлән арасына барып төшә. «Ура, фашист самолёты төште!» – без шулай шатланабыз. Освенцим, Колыма, Маутхаузен, Лубянка, Соловкиларның башы шунда түгелме? Мин ундүрт яшемдә кара урман аланында берүзем печән чабам, чалгым астында кара елан күренде. Ярты метр чамасы. Мин куркып калдым, елан да читкә таю ягын карады, әмма мин аны чалгы белән бастым, миңгерәттем, юкәдән чырымта ясап алып, аны будым, питомник киртәсенә башын аска каратып асып куйдым, ул авызын ачты, телен чыгарды, ә мин, дөнья, язмыш тарафыннан кимсетелгән малай, шуның ачык авызына шырпы сызып ут тоттым. И чайкалды инде елан, и чайкалды. Йә, шуннан соң камерада кеше газаплаудан ләззәт алган Ягода, Берия, Деканозовларны гаеп итәргә хакым бармы минем?
Тамбов өлкәсеннән узганда, безнең эшелонны ниндидер бер станциягә кертмичә читтә тоттылар. Алда «Мичуринск» диделәр. Без вагоннан төштек. Юан-юан «хозяйка»лар алма сата иде. Социализм системасының бетерә алмаган бер генә нәрсәсе калды. Халык базарда әйбер сатучыга «хозяйка, хозяин» дип эндәшә ала иде. Ягъни сатарга дип алып килгән әйбереңә син хуҗа. 1948–1950 елларда без Мичурин белән генә яшәдек. Аның мәшһүр сүзләрен кайсы гына хәерче авыл клубына, уку йортына элмәдек икән? «Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аны яулап алу – безнең бурычыбыз». Без моны кызларга карата кулланып та әйтә идек: «Взять их у неё – наша задача». Укымышлырак кызлар, моны әйткәч, безне: «И оятсыз, нахал!» – дип, матур, назлы итеп сүгәләр иде.
Шулай, иң зур алма сатып алып ашадым. Дәреслекләргә Мичуринның иң зур алмасы алты йөз илле грамм килә дип язалар иде. Мин бит бишенче класста ботаника да укытып йөргән кеше.
Пенза өлкәсен аңарчы уздыкмы? Һәрхәлдә, Чернышевскийга бәйле бер тукталыш булды. Мин анда станция киоскыннан Н. Г. Чернышевскийның «Что делать?» дигән китабын сатып алдым. Затлы кара тышлы иде. Алгарак китеп шунысын әйтим: учебный отрядка килеп кергәч, бераз баш-күз алгач, мин бу китапны ротаның старшинасы, украинлы, сверхсрочник-главстаршина Кравецка язып бүләк иттем. Чөнки без тотынган эш – идән юу, утын кисү, ремонт ясау, командирларның өенә утын илтү һ. б. Чернышевскийлык кәеф калдырмый иде. Главстаршина Кравец исә бик күп укый иде. Менә шимбә көнне авралда мин аның бүлмәсен җыештырдым. Чүп чиләген түккәндә игътибар иттем: ертып ташланган кәгазьләр арасында минем почерк күренә иде. Карамый кала алмадым: әлеге китапның титул бите. «Уважаемому главному старшине…» И-и-и… Үзе булсын ул украинлы (ул уйлый инде: татар малаеның кулы!), үзе булсын ул «сверхсрочник». Аларны ул елларда «сундук» дип йөртәләр, алар «гражданка»да – авыр тормышта яшәүдән куркып, көненә өч мәртәбә ашата һәм даими рәвештә киендерә торган җирдә елышып калган кешеләр иде. Автографымның чүп чиләгендә булуы минем башыма сукты: син, татар малае, диде миңа чүп чиләге, авыл мокыты, син дә урыслар, украинлылар белән бер дәрәҗәдә булырга телисеңмени? Не выйдет! Хрен тебе, белдеңме?
Украинлы Кравецның миңа, татар малаена, мөнәсәбәтен мин 1964 елда Бакчасарай музеенда йөргәндә аңлап бетердем.
Хуш, без бит әле барабыз. Безнең эшелонны, гадәттә, шәһәргә кертмиләр. Читтәрәк басып торабыз. Станциягә йөгереп барып, аракы алып килүчеләр байтак.
Менә кояшлы бер кырда полустанок. Үзенә күрә ларёклары, базары бар. Юан-юан, таза балтырлы хатыннар, әбиләр алма саталар. Эшелон шунда коелды. Бөтен дөнья кояш, тынлык, иминлек һәм алмадан гына тора. Алма сатучылар чиләк-кәрзиннәрен җиргә куйганнар да кешеләрне чакыралар. Хәзер инде хәтерләмим, чиләге бер суммы икән, ике суммы… Налог түләргә акча кирәк бит. Шундый мөлаем йөзле әбиләр, елмаеп, безгә алма алырга тәкъдим итәләр. Бөтенесе дә «х»лаштырып сөйли. Сухиничи станциясе алдыннан дип хәтердә калган. Безнең шалава алма тирәсендә озак йөрде. Берәү дә алмады. Күзләр хәтәр елтырый иде. Шунда… кайсыдыр бер жулигы бер әбинең артыннан килде дә аяк арасындагы чиләгенә тибеп җибәрде. Чиләк тәгәрәде, алма чәчелде һәм шул секундта ук кыргый толпа гыйгылдап, акырып алма җыярга тотынды. Бу, беренче чиләккә тибү, сигнал булды. Бер минут эчендә бөтен мәйдандагы чиләкләр тибеп аударылган, бөтен эшелон, кыргый тавыш чыгарып, базарны талый башлаган иде. Моны сугыш узган җирләр дип әйткәннәр иде, без килеп туктаганда. Паровоз кычкыртты. Тагын, тагын. Кемнеңдер карлыккан тавышы ишетелде:
– По ва-һо-на-а-м-м!
Ләкин егетләрнең күзен кан баскан иде, алар кан-яшь елатып, бөтен базарның алмасын талап бетерделәр. Минем хәтердә юан бер хатынның күз яшьләре, аяныч тавышы:
– Будьте прокляты! Татары! Фашисты! Монголы! Убить вас надо всех! Ох-хо-хо-хо… – дип, бөгелә-сыгыла елый иде, ул яше буенча минем әнигә туры килә иде, мин шундук әнине күз алдына китердем.
Менә шулай, ул хатынның йөрәк тавышы әле дә минем колагымда:
– Татары! Фашисты!
Эшелонда Сызраньнан ялганган биш-алты вагон бар иде, әлбәттә инде, алма талаучылар – интернациональ бригада иде. Теге хатын аны каян белсен? Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист… Башкача була алмый. Ул бит безнең Татарстаннан икәнне белми. Талаучылар исә – сугыш елы авырлыгын кичергән шундый ук аналарның шундый ук балалары иде.
Яңгырлар китте. Без һаман барабыз әле. Әйттеләр: Смоленск. Шәһәр читендә эшелонны туктатып, җәяүләп, сафка тезеп, бер хәрби частьның ашханәсенә алып килделәр. Эшелон үзгәргән: кайсыдыр тукталышта аңа Урта Азия вагоннарын такканнар. Чуп-чуар түбәтәй, буй-буй халат кигән командалар. Битләре кара янган. Аякларында нәрсә генә юк! Өстерәлеп атлыйлар. И Советлар Союзы! Кемнәр генә сакламый синең чикләреңне! Болары, – билгеле инде, стройбатка. Болар – бик ризасыз, һәркем дә минем кебек юләрләрчә шат түгел хәрби хезмәткә. Смоленск тирәсендә шәһәр урамнары гел чокырдан, җимеректән генә тора икән. Монда бөтен җир, һава әйтеп тора иде: моннан сугыш узды!
Ләкин мин безнең кыргыйлыкның иң аяныч бер күренешен язмадым әле. Без инде унынчы тәүлек барабыз. Яңгыр. Беркөнне кемдер эшелон буенча хәбәр таратты: иртәгә иртән Литвага керәбез. Шул уй белән вагон тыкылдавы астында ятып йокладык. Син – дневальный түгел, син әлегә – төялгән товар гына, сине алып баралар, нигә йокламаска?
Иртән уяндык, товар вагоны эчендә дым, томан иде. Көне буе юеш, зәңгәр томан эчендә бардык, эшелон бер дә инде туктамады. Әбәдкә «сухой паёк» биргәннәр иде, «буржуйка» тирәсендә чәй кайнатып, ботка пешереп мәш килдек. Шулай тагын бер көн узды.
Бик тиз караңгы төште, ә паровоз кычкырта-кычкырта Көнбатышка – яңгыр, томан, юешлек эченә таба чапты, үзенең рельсларны сөзеп бара торган куәтле ике фарасы белән юеш, дымлы дөньяны ялый-ялый каядыр чапты.
Кинәт малайларның берсе кычкырды:
– Егетләр! Бу – безнең иректәге соңгы көн! Әйдә, кемдә нәрсә бар, күпме акча бар, эчеп бетерик! Иртәгә беркемгә бер тиен дә кирәк булмаячак!
Вагон сәндерәләре шыгырдады, ыгы-зыгы китте, бөтенебез дә ат төйи торган иркен вагонның киң авыр ишеге янына берәр тукталышка җиткәнне көтеп җыелдык, аркылы аратага иякләребезне терәп бастык. Яңгыр сибәли дә сибәли. Паровоз гел кычкырта. И паровоз! Кычкыртма, телгәләмә күңелне…
Менә ниндидер бер станциягә шуып килеп кердек. Бөтен дөнья юеш. Караңгы. Кайсы станция? Бәрәч! Карасак… карасак… идрит-кудрит-т-т… Латин хәрефе белән язылган станция. «Stotis» диелгән… Итис-три… Без моны күргәнмени? Малайлар шым калды. Кемдер бу станциядә озак торасыбызны әйтте. Бу хәбәр малайларга җан өрде. Коелыштык. Бәрелә-сугыла йөри торгач, мин моның Литва җире икәнлеген аңладым. Литва ук түгел, Россия белән чиктәш беренче станция, диделәр. Шулай йөренгәләдек. Әлбәттә инде, малайлар аракы эзләде: соңгы кич бит! Якташым, математика укытучысы Расим белән безнең эш тыныч: бер яртының яртысы бар иде әле безнең. Соңгы кич икән, соңгы, урыс малайлары әйткәнчә, «хрен с ним»!
Ләкин эшелон ыгы-зыгы килде, перрон буйлап йөгереште. Кара юеш толпадан куркып, тиз генә вокзал буфетын, ресторанын бикләп алдылар. Малайлар да шым калды. Нишләргә? Шунда… шунда… перрон читендәрәк бер киоскны күреп алдылар. Егерме биш яшьләр чамасындагы бер кызый (литвалыдыр инде), ашыгып-ашыгып, киоскының картузын төшерә, бикләнеп маташа иде. Безнекеләр һәл-ләү – шунда! Бичара прибалтка! Бикләгәч булды дип уйлагандыр инде… Шалава дәррәү йөгереп тә килде, киоскны алгы ягыннан күтәреп, «һалә-һап!» дип, артка әйләндереп тә куйды. И, ул литва кызының елавын ишетсәгез! Йөрәк өзгеч итеп елады ул шул чакта. Бичара, киоскын аударгач, анда биш ящик ак аракы әрдәнәсе утырды да калды. Йөгереп килде станция начальнигы, йөгереп килде линейный милиционер, йөгереп килде гыжылдаган эшелон начальнигы… Әмма ике минут эчендә теге әрдәнәдән бер генә шешә дә калмады. Вагонда коточкыч пьянка, мат, тупас җырлар китте. Бөтенесе берьюлы:
– Бүген безнең иректәге соңгы көн! – дип гырылдады.
Алдагы станцияләргә хәбәр бирелеп, шуннан соң безне бер вокзалга да кертмәделәр. Без «кыргый дивизия» булып әле тагын ике тәүлек бардык. Инде диңгез җиле, диңгез һавасы үпкәләргә кереп тула, Татарстан, Рязань, Тамбовның коры һавасын сулыш юлларында алыштыра иде…
Ә бер станциядә безнең эшелонны линиягә тезелгән гаскәр каршы алды. Бөтенесе дә винтовкалы иде. Чык, йөр, беркем бер сүз әйтми. Ләкин талама. Мин вокзал өстендәге язуга игътибар иттем. Ике телдә язылган: Шяуляй. Әйе, картада шундый шәһәр бар иде. Эшелон бер сәгать торыр, диделәр. Мин вокзал тирәсендә йөреп килергә булдым.
Хәзер, еллар узгач, үземне күз алдына китерәм: сугыш вакытының чабаталы, черек бәрәңге күмәчле, «уфалла» арбалы, Арчадан башка җирне күрмәгән тырпайган колаклы бер малае «Бар» дигән бер бинага кергән дә (бу сүзне беренче күрүе, ишетүе) авызын ачып каткан да калган.
Әйе, шулай, тордым. Чөнки бу һич тә мин күргән Арча вокзалының буфеты түгел иде. Дөрес, Арча буфеты да ул елларда бай иде: анда, мәсәлән, берничә төрле коньяк, «Французское шампанское», «Золотой ярлык» дигән шоколад, кызыл уылдык яккан бутерброд, лимон, «Золотое руно» дигән хуш исле тәмәке, берничә төрле колбаса була иде. Ләкин актык итен-маен Казанга сатарга алып баручы ач яңаклы, чабаталы авыл мужигы, поезд көткәндә, эч пошканнан гына монда кереп караштырып чыга, исән-сау итен-маен сатып бераз акча керсә, кайтышлый, Аллага тапшырып, бер кружка сыра эчәргә булыр дип уйланып ала ул.
Ә монда… нибары өч өстәл. Буфетчы – әзмәвер кадәр литвалы. Озын биек кружкаларда күбекләнеп торган сыра. Зал кечкенә генә. Сыра эчеп утыручылар да нибары дүрт-биш кеше. Урамда себереп-бөтереп яңгыр ява, ә монда коры, җылы, җайлы. Төсле атлас жилет кигән ике таза ир музыка уйный. Берсе скрипкада, икенчесе аккордеонда. Минем аңарчы да аккордеон тавышын ишеткәнем бар иде. Аның тавышы гомумән мине исәрләтә. Ниндидер бөеклек, мәһабәтлек була аның гаммасында. Инде шуңа скрипка моңы да кушылгач… Болар «Стенька Разин»ны түгел, үз көйләрен уйныйлар иде. Көйләрендә ничектер Тевтон ордены, Грюнвальд сугышы, Австрия таулары-урманнары, Штраус авазлары бар сыман иде. Ничә минут басып торганмындыр, әйтә алмыйм. Тик әле дә хәтеремдә: сыра эчеп утырган ирләрнең барысының да күзләре билгесезлеккә текәлгән, берсе дә бер сүз әйтми, тирән уйга калып, тын гына музыка тыңлыйлар. Аларның карашында мин ниндидер тарихи бер фаҗига сиздем. Мәһабәт музыкантлар исә үзәгеңне өзеп-өзеп, әйләндерә-әйләндерә бәгырьне телгәлиләр иде. Хәзер уйлыйм инде. Бу бит 1950 ел. Теге вакыйгаларга нибары ун ел үткән. Шул ун ел эчендә немецлар белән бергә яшәп алу… Аңарчы, 1940 елның җәендә, Шяуляй урамындагы безнең танклар. Гитлер, Сталин… Молотов-Риббентроп килешүе. Шуннан соңгы төрмәләр, сөргеннәр. Сугыштан соңгы күмәкләшү, сөргеннәр, төрмәләр, атулар…
Скрипка белән аккордеон шуны сөйли иде, ахрысы. Төн уртасында Латвия җиренә кердек, диделәр. Бер станциядә туктап торабыз. Киоскларга таралдык. Бу станцияне дә бездән гаскәр саклый иде. Конфет сатып алдык, «Лайма» фабрикасы. Кәгазенә сыер рәсеме төшерелгән. Дөресен әйтим, моңарчы мин кабып караган конфетлар конфет та булмаган икән… Вокзал мәйданында су ала торган фонтан бар. Ике метрлы рычагы агачтан. Бер латыш хатыны шуны баса алмыйча газаплана. Ул минем әнигә охшаган. Күңелем тулып китте дә, йөгереп барып, рычагка ябыштым, ярдәм итәргә булдым. Рәхмәт ишетим әле бер, янәсе. Ләкин карчык, йөземә күтәрелеп карамыйча, дәшмичә генә, мине рычаг яныннан этеп чыгарды. Иске ботинкалы, иске телогрейкалы, буй-буй халатлы тагын бер эшелон халыкның үз иленә килеп керүенә әби шатланмый иде, ахрысы. Киосклар янында да байтак ачыш ясадык. Русча эндәшәбез инде, алар телен белмибез бит. Алар исә читкә борылалар. Шунда Расим исемле иптәшем белән бер киоск янына килеп бастык та мороженое алмакчы булдык. Киоск авызына килеп җиткәч, үзара татарча сөйләштек. Аннан мороженое сорадык. Сары чәчле, зәңгәр күзле, калку күкрәкле латышка безгә мороженое гына түгел, астан ике шешә «Рижское» дигән сыра да алып бирде.
Моны мин, нәкъ утыз ел үткәч, тагын бер сынап карадым. Яшьлегемне сагынып, 1980 елда Юрмаладагы Иҗат йортына (Дубулты) путёвка алдым. Поездда барганда, гаиләмә әлеге мөнәсәбәт турында сөйләдем. Бу ситуация белән улым бик кызыксынды. Эссе көн иде, вагонда бөркү. Сизәм: менә-менә Латвия чиген үтәчәкбез. Беренче станция Себеж булырга тиеш. Менә шунда без улым белән эксперимент уздырмакчы. Менә поезд таныш станциягә керде, әнә ике төрле язулар, ике телдәге исемнәр. Халык перрондагы киоскларга таралды. Бөтенесе сыра, лимонад эзли, минераль су сорый.
– Юк.
– Юк.
– Юк…
Сатучыларның җавабы шул гына. Менә безнең дә чират җитте. Юри татарча сөйләшәбез.
– Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер, – дигән булам мин улыма.
– Юктыр инде, булса бирер иде, – ди анысы да, тишек борын, артистлана.
Шунда мин сатучы хатынга татарча:
– Ике шешә лимонад, пожалуйста, – дим.
– Что вы говорите?
– Две бутылки лимонада не найдётся? – дим, болай да Ходай биргән акцентымны көчәйтеп.
Ә улым һаман әле татарча ләкелди минем белән.
– У вас авоська есть?
Булмыймы соң? Совет илендә яшәгән кешенең авоськасы булмыймы? Шундук чыгарып бирәм. Астан ул авыраеп менә. Мин, авыз ерып:
– Палдиез, – дигән булам (рәхмәт).
Сары чәчле хатын да, елмаеп:
– Лудзу, лудзу, – ди (пожалуйста).
Купега керәбез. Челтәрне бушатабыз. Ходавәндә! Салкын кара шешәле сыра. Дүртәү. Лимонад. Өчәү һәм өч шешә минераль су. Минем эксперимент расланды.
…Шулай, Лиепая портының нарат урманы эченә кертеп, эшелонны тупикка куйдылар. Унике тәүлек буе йоклап рәхәтләнгән офицерларның көр тавышы яңгырады:
– Всем на выход! С вещами! С вещами!
– Выходи, стройся! Сто первая команда! С вещами!
– Сто четвёртая! С вещами…
Якында гына бер нарат шыгырдый, үзәкне өзеп-өзеп ала. Нарат докторлары – тукраннар, – урман эчен баскан сырма, халат, иске кепка, капчык күреп, үз эшләрен беразга туктаттылар.
Безнең вагон идәненең бер почмагында теге фонарь калды. Хәзер ул берәүгә дә кирәк түгел иде инде.
Шуннан нәрсә? Шуннан экипаж. Ике катлы сәндерәләр. Комиссия. Экипаждагы хуҗалык командасы матросларының безнең юньлерәк киемнәрне сорап алыштырулары.
– Син барыбер аны ташлыйсың бит…
Ул вакытта талап алулар юк иде әле. Шуннан хуҗалык эшләре. Ә бер көнне кичке якта безгә бер йөк машинасына чүп төяттеләр. Сасы, ачыган. Кызып ята. Озак җәфаландык. Алты-җиде малай. Шофёр, өлкән матрос әйтә куйды:
– Әй салагалар, бушатырга барыгыз да барасызмы? Алма ашыйсыгыз киләме?
Без аңламадык, шакшы йөк өстенә бер-ике иске такта җәйдек тә сәнәкләребезне кочаклап менеп утырдык. Машина кузгалыр алдыннан гына, кабинага яшькә байтак олы тагын бер өлкән матрос кереп утырды. Шофёр белән сөйләшкәндә, «братан, кореш, земеля, салага, сачок, кимарить» кебек «блатной» сүзләрнең исәбе-хисабы булмады.
Озак бардык. Бик озак. Юллар яхшы. Ике юл чатында зур бер паннога игътибар иттем. Ун метрга ун метр булыр. Рәсемдә Көнбатышка таба бер хатын карап тора. Уң кулын йодрыклап күтәргән. Күзләре шашкын: «Проклятие поджигателям войны!»
Тәннән каз итләре чыкты. Инде караңгы төшеп килә иде, диңгез ягыннан кара болыт кереп кинәт кенә дөньяны каплады. Без сәнәк белән, бер-беребезгә комачау итә-итә, сасы чүпне ыргытабыз. Кабинадагылар безгә ашыкмаска кушалар.
Аларның исәбе, караңгы төшкәч, бер хуторга кереп бакча талау икән…
Мин малай вакытта бер-ике тапкыр кеше бакчасына кердем. Анда да кирәклектән түгел, малайлардан аерылмас өчен генә. Бакча басу дигән нәрсәгә нәфрәтем, гомумән, көчле. Чөнки әти шуның белән иза чикте. Авылда бер безнең генә алма, чия, карлыган бакчасы бар иде һәм утызынчы елларда, әти инде совет власте тарафыннан каһәрләнә башлагач, төннәрен авыл малайлары, егетләре алмагачларыбызны бик таладылар. Алмасын кызганган юк, әмма ботагын сындырганга әти бик рәнҗи иде…
Шуңа күрә кара кичтә безнең машина бер хутор артына килеп туктагач, малайларга җиргә коелырга команда бирелгәч, мин машина өстендә калдым. Ерак булмаган бер хуторда ачыргаланып эт өрә иде. Малайлар, әлеге хуҗалык командасы егетләренең кушуы буенча, койма аша бер бакчага керделәр. Шатыр-шотыр йөгерешә, сындыра башладылар. Мышкылдау, мырылдау, ашыгу-кабалану. Алмагач ботаклары шарт та шорт килде. Карале, нинди төньяктагы Латвиядә алма үсә икән. Мин шуларны уйлап, кузовта басып торам. Диңгез ягында – гөрс-гөрс иткән шомлы тавышлар. Учение булгандыр, дип уйлыйм хәзер.
Менә хуторда чинап эт өреп җибәрде, менә алмагачлар арасында кинәт кенә утлы тәрәзәләр күренде, хуҗалар, димәк, ут кабыздылар. Менә йорт тирәсендә хатын-кыз тавышы ишетелде, безнең малайлар да алмагач ботакларын ашыгыбрак сындыра башладылар. Фонарь яктысы күренде, малайлар койма аша берәм-берәм сикерештеләр, эт чинады да чинады. Хуторда, күрәсең, ир кеше әле эштән кайтмаган, бары тик хатын-кыз гына чырылдашты. Иң нык шаулаганы – әби иде, тавышыннан чамаладым. Ул елый-елый безне каргады. Сүзләре менә болайрак иде:
– Башыгыз бетсен, урыс фашистлары, бандитлар, тамагыгызга аркылы килсен минем алмаларым, – ул, русчаны шактый ватса да, кирәген иркен әйтә иде, – муеныгыз сынсын, дөмегегез, фашистлар! Оһ-һо-һо! Сезгә мин карчыкның каргышы төшсен! – Карчык шашынып елый иде, безнең машина инде газ бирде. Карчыкның безгә ишетелгән соңгы сүзләре шул булды: – Ой, Ходай кушып үзебезнең Ульманис кайтса! Арт сабагыгызны укытыр иде безнең Ульманис сез хәерчеләрнең! Бетле бандитлар! Оһ-һо-һо… Уһ-һу-һу… Башыгыз бетсен! Кайтыр, кайтыр әле, Алла кушса, безнең Ульманисыбыз…2
Машина, Паланга-Лиепаяның бетон асфальтыннан җан-фәрманга чабарга дип, инде газ арттырып ята иде.
Менә шулай без Пётр I ачкан тәрәзәгә килеп кердек. Ә мин, икенче көнне хәрби кием кигәч, таныш кызыма хат язган булам: Европага тәрәзә булган Балтыйк диңгезе буйларыннан кайнар сәлам…
Лиепаяны, Риганы мин яраттым. Әтием патша армиясендә Вильнода (Вильнюс) хезмәт иткән, гомере буе Вильноны мактап, яшьлеген сагынып яшәде. Латвияне мин дә яраттым. 1952 елда, ялга кайтканда, беренче тапкыр Рига ресторанына кердек. Шаккаттык. Менә нәрсә өчен: иң беренчесе – залда хезмәт күрсәтүчеләр – ирләр. Ак курткадан, ак күлмәк һәм… кара «бабочка». Бу булды – бер. Икенчесе – безне кешегә санап олылап каршы алдылар. Ялга кайтабыз, без инде «бывалый»лар, шулай да өчебез дә авыл малае икәнбез. Өчебез өч хәрби частьтан, берсе – Кировоград өлкәсе малае, икенчесе – Куйбышев өлкәсеннән. Официант, йөгереп килеп (алтмыш яшьләрдәге ир), безнең алга менюны куйды, без сорамаган көе, башларын ак сөлге белән сөртеп, өч шешә минераль су ачты, безне якын да китермичә, фужерларга шуны салды да «сез өйрәнә торыгыз, өч минуттан мин сезнең карамакта» дип китеп тә барды. Безгә меню нәрсәгә? Безгә бир син йөз илле грамм аракы, безгә бир син берәр селёдка, берәр телем ипи һәм шуның белән баста, шабаш (көймәдә ишкәндә командир «шабаш» дисә, ишкәкләрне ишүдән туктатасы; аннан «суши вёсла!» дигән команда була).
Ләкин абзый безне тәрбияләде: селёдканың ул майлап, суганлап, серкәләп туралганын китерде; аңарчы көмеш пычак, көмеш чәнечке китереп, матур итеп куйды; читкә китеп карап алды да, кире килеп, боларны тагы да күчеребрәк, матурлабрак, симметрия саклабрак рәтләде. Аннан без уйлаганча агулы, яшел кәгазьле «Водка» китермәде, ә хрусталь графин (хрустальне әле белмибез, мин моны хәзер чигереп уйлыйм) китереп куйды һәм, без уйлаганча, кырлы стаканнар да китермәде, ә бәләкәй генә хрусталь рюмкалар. Кировоград өлкәсеннән, авылдан килгән, «Молотов» крейсерында боцман булып хезмәт итүче метр да сиксәнле Панас Перешибайло гогылдап көлде:
– Моның белән эчеп исерер өчен, кырык тапкыр күтәрергә кирәк, – диде.
Куйбышев өлкәсе малае да аңа кушылып көлде. Авызы байтак иркен иде, бәләкәй рюмкага кызганыч караш ташлады.
Шулай да утырдык, эчтек, ашадык. Кара күбәләкле абзый бик зур итагать белән генә безнең алдыбызга – һәрберебезгә аерым өч кәгазь куйды. Анда «итого» ике сум сиксәнешәр тиен.
И, киттек вокзалга, и, кереп яттык плацкартка, ә анда! Төтен, стакан тавышы, матросня, мариманнар! Бернинди гауга юк, сүгенү юк, бөтенесе бәхетле, танышалар, кочаклашалар, мәңгегә дус булырга ант итешәләр. Шулай булмыйни! Поезд бит Рига – Мәскәү. Ул бит, шүрлегенә менеп ятуга, сине туган илеңә алып кайтачак, сагынылган газиз арыш басуларына, фәкыйрь авылларга, бөкрәйгән, тормыш авырлыгыннан сытылган картлар, карчыклар, ябык ата-аналар, каралган-таушалган туганнар, күршеләр янына. Дыкы-дыкы… Дыкы-дыкы… Пи-и-и! Ниндидер станция. Тагын дыкы-дыкы…
Иртәгесен уянып, кырынып, чәй алдыннан баш төзәтеп (күбесендә сыра, «Рижское», «Мартовское», кайберләрендә «Водка» – бәясе ике сум егерме бер тиен) аһ-уһ килдек. Кәеф шәп иде. Авызларга «Беломор» каптык. Ә поезд сызгырта-сызгырта туган илгә таба чаба…
Тәэсирләр алмашу китте. Кичә кем кайсы ресторанга кергән, кем күпме эчкән, кем патрульдән ничек качкан… И малайлар… Без бит инде Ватан сакчылары. Без нинди, Ватаныбыз шундый инде. Менә Калинин, Рязань, Барнаул малайлары. Менә Вятские Полянадан, якташ! Николаша! Мәңге дус булыйк, җаным, мин бит Татарстаннан! Ваня! Син Сызраньнанмы? Барыбер якташ! Дус булыйк. 1950 елны Сызрань командасы безнең күрше вагонда иде.
Күңелдә – җылылык, яхшылык, юньлелек.
Шунда кемдер чемоданын актара башлады. Һәм мәгънәле елмаеп, чемодан төбеннән… бер көмеш кашык, бер пычак, ике чәнечке чыгарды.
– Кичә ресторанда утырганда… – дип, мәгънәле елмайды.
– Һи-и-и, – диде икенче бер малай, икенче тапкырын ялга кайтучы. – Менә минем… Һәм ул дүрт көмеш чәнечке, ике көмеш пычак күрсәтте.
Аннан башкалар.
1954 елда, икенче тапкыр ялга кайтканда, мин шул ук ресторанга кердем. Анда инде тешләре бөгелеп-сыгылып беткән алюминий чәнечкеләр һәм ямьсез дюраль кашыклар иде. Теге карт та юк иде инде…
Мин бу истәлекне, кырык еллар узгач, Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел «Профилакторий-санаторий» дигән гаҗәеп урынында ялгызым бер бүлмәдә язам. И, әйбәт ашаталар инде! Ашханәдә шулхәтле игътибар инде! И, рәхмәт инде аларга…
Ләкин өстәлдә май сыларга пычак юк, компот, чәйгә бал калагы юк. Официанткаларның бөтен кайгысы:
– Чәнечкеләрне өстәлдә калдырыгыз, савыт-саба белән бергә «ыздавайть» итмәгез.
Итмибез. Майны чәнечке белән ягабыз, чәйне чәнечке белән болгатабыз. Ник?
– Ял итәргә килгән кешеләр урлап бетерә, – ди сестра-хозяйка.
Димәк, без әле яшибез. Илленче еллар, димәк, әле безнең каныбызда. Юк, илленче еллар гына түгел. Безнең каныбызда, күрәсең, князь Игорь да, Иван Мөдһиш тә яши. Утызынчы еллар коммунистлары да яши.
Без – шуларның балалары, оныклары.
Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. Ә мин, «Татнефтехим» санаториенда ял итеп, дәваланып, шулар турында газета-журналга мәкалә язасы урынга, хәтернең әллә кай җирләренә – илленче елларга кереп истәлек язып ятам…
Европага тәрәзә тишкәнне хәтерлим, имеш…
Бүгенге укучы мине аңлармы? Аңлармы? Тарих аваз бирә сыман. Тарихның ачы тәҗрибәсе дәшә сыман:
– Аңлар… Аңлар…
2
1640 елга кадәрге Латвия президенты. Себердә агроном булып хезмәт итә, дип сөйлиләр иде безгә.