Читать книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев - Страница 15

Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Узган гомер – калган хәтер

Оглавление

Агарды чәч,

Куарды баш,

Сары юллар сызылды.

Өмидләр, кем…

Өмидләр, кем…

Дәригъ, бер-бер өзелде!..


Дәрдемәнд

Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр – күпчелек. Мин – исәрләрнең иң алдынгы сафында. Хәзер мин моны исбат итәргә тырышачакмын…

1957 елның көзе. Мин – буйдак бер егет. Тормыш көйләнмәгән. Туган авылымнан ун чакрым ераклыктагы урта мәктәптә эшлим, берүземә бер йорт, ә тегендә – авылда – карт әни ялгыз. Мин ике йортны карыйм, гел юлда. Гел велосипед белән. Яңгыр явып киттеме – юл бетте. Урман полосалары буйлап ун чакрымны утызга әйләндереп, лабиринт буйлап йөргән кебек, әни янына кайтам. Авылга керергә бер-ике чакрым кала велосипедны барыбер күтәрәсе, бу – котылгысыз. Бу машина – асфальт өчен, һич тә безнең бәхетсез Казан арты юллары өчен түгел.

Тормышның әнә шундый җайсыз-уңайсыз бер көнендә мине военкоматка чакырдылар. Шатланып куйдым. Яшьлегемә кире кайттым. Бәхетем ташыган көе военкоматка чаптым. Өченче частька (запастагы офицерлар бүлеге) кереп, юләрләрчә елмаеп, кепка кырыена уң кулымны күтәреп шәрран ярдым:

– Младший лейтенант запаса… по вашему вызову прибыл!

И мин тиле дә инде…

Переподготовкага чакыралар икән, өч айга.

– Диңгезче офицерлар безнең районда запаста өч кенә кеше, яшегез буенча сез туры киләсез, – диде өлкән лейтенант. – Ләкин менә бер уңайсыз ягы килеп чыкты: сез бит заочник икән. Сезне җибәреп булмый, менә шул кәгазьгә кулыгызны куегыз, что заочно укыйм дип. Без инде икенче кешегә тукталдык…

– Юк, юк, барам мин, барам! – дип кычкырганымны аңышмый да калдым. – Барам! Укуга зыян китермим! Барам!

– Бик еракка бит, – диде өлкән лейтенант. – Әниегез дә ялгыз икән. Амур флотилиясенә бит. Хабаровск шәһәре янында.

Амур! Амур! Яшьлек хыялым!

…Мин инде повесткага кул куеп, юл документлары алып ята идем. Әни түзәр әле, ә мәктәп, андагы эшләр, атнасына егерме сигез сәгатьлек нагрузка – ник чукынып китмиләр шунда!

Амур…

Без, Балтикада хезмәт иткәндә, күңелләребезне төшермәс өчен, политуправление әдәбият-сәнгатьне бик нык эшкә җигә иде. Ул без караган концертлар, спектакльләр! Ул без очрашкан артистлар, геройлар, циркачлар, спорт кешеләре…

Хәзер, 1988 елда, улым Төньяк хәрби флотында өч ел хезмәт итеп кайткач сорашам. Сездә дә шулай булдымы, дим. Өч ел буена аларга бер генә тапкыр да концерт күрсәтмәгәннәр, бер генә тапкыр да театрга алып бармаганнар. Юк, безнең заманда безне тәрбияләүче өлкән офицерлар акыллырак иде…

Безгә ул елларда кунак булып ике-өч тапкыр Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле килде. Дөньяда күп хорлар тыңладым, ләкин Тын океан флотының хоры кадәр бер генә хор да мин юләргә шулай көчле тәэсир итә алмады.

Кеше үз җирен, үз Ватанын, кешеләрне сөюе белән бәхетле. Җырлары белән бәхетле. Мин, биографиям буенча бик бәхетсез булсам да, рухым белән гомергә бәхетле булдым. Йә инде, шундый халәттә булып карагыз әле.

…Сәхнәдә – өч рәт булып тезелгән матрослар хоры. Беренче рәттән соңгылары бер башка биек, өченче рәт, күрәсең, урындыкларга баскан. Өч рәт – таза бит, җитди йөз, ирләр чырае. Ак чехол киерткән бескозыркалар, үтүкләнгән гюйслар, кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән кара чалбарлар. Ленталарның бер очы алда – җилкә аркылы күкрәктә. Таза, киң күкрәк-җилкә. Сиңа арты белән баскан дирижёр – бераз гына кыланчык хәрәкәтле офицер.

Беренче рәтнең иң кырындагы мәһабәт гәүдәле матрос алга чыга да, тәнеңнән каз ите бәрдереп крейсер-линкор тавышы белән әйтә:

– Выступает ордена Боевого Красного Знамени ансамбль песни и пляски Краснознаменного Тихоокеанского флота… «Песня о Родине». Солист – матрос Остап Соловьяненко.

Дер калтырап утырасың. Тынлык. Менә бервакыт алгы рәтнең икенче кырыеннан мәһабәт гәүдәле берәү чыгып сәхнә алдына баса, котчыккыч чибәрлек, бөеклек, шәплек. Ул сиңа чалбарлар, ул сиңа ялтыравыклы бляха, ул сиңа күзеңнең явын алырлык итеп алтын буяу белән язылган ленталар: «Тихоокеанский флот». Беттем, беттем, мин дә кеше булып залда утырам, «Бас, әйдә, Өммегөлсем»нән башка бер җыр да белмим бит, идриянамайть…

Залда чебен булса, аның очканы ишетелер иде. Дирижёр хикмәтле бер хәрәкәт-ым ясады һәм залның тәненә ток йөгерде.

От края до края, до дальней границы,

Где горный орёл совершает полёт…


Йа Хода! Кырык-илле таза күкрәк күтәрелеп, таза авыздан залга куәт ташытты – без беттек, ноль генә булып калдык.

О Сталине добром, родном и любимом

Прекрасную песню слагает народ.


Мыеклы, мәһабәт матрос исә, беткән көе болар бетсен инде дигәндәй, тагын күкрәген иягенә кадәр күтәрде.

Летит эта песня быстрее, чем птица…


Өч рәт таза күкрәк, залдагы бөтен һава запасын бәреп чыгарырга әзерләнгәндәй, гәүдәләрен бераз гына өскә күтәрделәр һәм… крейсер-линкор куәте белән җырны күтәреп алдылар, ул арада хор артында ефәк полотнода бөек юлбашчы портреты җилферди башлады.

…Её не удержат посты и границы,

Её не удержат ничьи рубежи.


Җыр тәмамлангач, акылдан шашып биш минутлар чамасы кул чаптык. Хәтерлим: 1952 ел иде. Зал тынгач, тимер тавышлы фырт егет, уң кулының баш бармагын каеш астына кыстырып, хәрби конферансьеларга гына хас тавыш белән залны ярды:

– «Амурские волны». Солист – старшина второй статьи Тарас Стояновский…

Залда тагын тынлык урнашты. Хәрбиләр залын сезнең күргәнегез бармы? Ул – үзе бер дөнья. Анда җиде-сигез йөз солдат-матрос була һәм алдагы ике-өч рәттә хатыннары белән бергә әллә кем булып офицерлар утыра. Офицер да кеше бит: бүген ул сине көне буе тунады, сүкте, тәрбияләде, син аны бүген көне буе каргадың, бөтен әшәке сүзләрне аның исеменә койдың, ә менә кичен ул үзенең «дама»сын култыклап клубка килде, кеше төсле аңа буфеттан мороженое алып бирде. Ленинград яки Мәскәү училищесында, яки Хәрби академиядә укыганда, увольнениегә чыккач, очраклы рәвештә танышканнан соң хатыны булган җиде класс белемле официантка, буфетчица исә панбәрхет күлмәген киеп, битенә дөнья рәхәтлеген чыгарып, алгы рәттә утыра, аның артында – егерме-егерме ике рәт солдат-матрос массасы, аның ире – шуларга башлык… Һи-и-и, наданнар, мужиклар. Менә без кем…

Юк-юк, болай читкә китәргә ярамый, җыр тыңлыйк.

Старшина Стояновскийны тыңлыйк. Күкрәк тавышы, Ерак Көнчыгыш тавышы, Кытай чикләре, чиксез океан, туйгысыз рус дәүләтенең гел еракка – Новгород, Ярославль, Рязань, Псковтан көнчыгышка ыргылган тарихи тавышы. Зал тагын гипнозлы. Украина малае исә үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә, акрын башлый.

Плавно Амур свои волны несёт,

Ветер сибирский им песни поёт;

Тихо шумит над Амуром тайга,

Ходит пенная волна,

Пенная волна плещет

Величава и вольна…


Мин күзләремне йомам. Очасы, биш-ун минут очып, шул гүзәл Амурга барып төшәсе, шул хикмәтле тайганы барып күрәсе килә. Шунда барып, ерак чикләрне, Бөек океанны күрәсе иде. Балтика нәрсә ул? Иптәш Сталин әнә әйткән бит адмирал Кузнецовка:

– Балтика ул нәрсә? Ул – бака күле, – дигән (юлбашчы Ленинградны, Кронштадтны яратмый иде).

Моряклар көләләр иде. Аның исемен әйтмичә генә. Имеш, болай: БФ (Балтийский флот) – бывший флот; ЧФ (Черноморский флот) – чей-ничей флот; ТФ (Тихоокеанский флот) – тоже флот; СФ (Северный флот) – современный флот…

Сталин шыксыз Кола ярыматавында Североморск дигән хәрби порт салдырды. Үзе яратмаган Англиягә каршы бер эш эшләдем дип шатланды ул.

Һәм менә мин үз теләгем белән, хыялым чакыруы буенча Амурга барам. Хәрбиләрнең туган йорты – өченче вагонда. Дөрес, миңа, запастагы офицер буларак, Свердловск вокзалында «купейный» бирергә тиешләр иде, кассир хатын минем «воинское требование» дигән кәгазьне күреп бу турыда кисәткән һәм унике сәгать көтсәм, шундый поезд булачагын, миңа «купе» бирәчәген дә әйткән иде, әмма мине Амур тартты, ашыктым. Ахырдан бераз үкенмәдем түгел, хәрбиләр йөри торган гомуми вагон ул тәртибе буенча әллә кем була алмый (ләкин һич тә хәзерге кебек сугыш, заложниклар алу, көчләү, урлашу дигән нәрсә юк), анда тәмәке тарталар, чәкәштереп, шау итеп эчәләр, теләгәнчә җырлыйлар – без шулай Хабаровск шәһәренә кадәр алты тәүлек бардык. Хәтерлим: күршедә генә солдатлар бара, арадан берсе – баянист, һәр кичне ашап-эчеп алгач, вагонның икенче бер торыгыннан җиткән бер кызны – чегән кызын чакырып алалар да баянга җырлаталар иде. Яшь солдатлар моны рәхәтләнеп тыңлыйлар, мине исә, ике тапкыр тыңлагач, бу җыр туйдырды. Чибәр мут чегән кызының куе калын кашлары, дымлы иреннәре, чакырулы күзләре һәм Бессарабия-Маҗарстан киңлекләрендәге йөзем куаклары арасында акрын искән исерткеч җил кебек мәгънәле, серле тавышы минем әле дә күз алдымда, колагымда. Ул җыр ниндидер бер чегәннең, авылдан узып барганда, бер кызга гашыйк булуы һәм шул авылда тимерче булып калуы турында иде.

«Ехал цыган…» дип теге сихерле тавыш башлануга, бөтен вагон халкы безнең «плацкарт» бүлмәсенә ишелеп өелә һәм җырның соңгы сүзләренә кадәр тын да алмыйча тыңлый иде. Ә теге кыз җырны тавышына серлелек, акрынлык биреп тәмамлый:

Не уехал цыган из села,

Да чего ж любовь-злодейка зла;

Цыган – первый на селе кузнец –

Вот и песенке моей конец…


Һәр кичне шулай, ә теге чал Амур һаман юк әле.

Инде без, плацкарттагы кешеләр, беребездән беребез бик нык туйдык. Инде без, вагондагы кешеләр, бер-беребездән шактый туйдык. Инде без, поезддагы кешеләр, станция саен су, ипи, сөт алырга чыгып очраша-очраша бер-беребездән «пачти» туйдык.

Ә Амур, чал Амур, һаман юк әле.

Минем күңелемдә шигърият үлә башлады. Ә бу хәл, – мин үземне беләм, бик хәтәр симптом. Мин шигърият булса гына яши алам, ачмы мин, ялангачмы, ләкин тормышның шәфкатьле бер юаткычы булырга тиеш…

Вагон тәрәзәсеннән күренгән нәрсә – гел сопкалар. Мин өске шүрлектә ятып, гел шуларга карап барам. Шыксыз да, моңлы да. Россия дәүләте никадәр еракка омтылган. Поездсыз, паровозсыз. Гаҗәпкә калырсың. Менә кемдер хәбәр салды: ярты сәгатьтән Байкал! Баянлы солдатны өстән төшерделәр:

– Давай, җырлыйбыз!

Урыс нишләсен инде ул? Үзенең мәшһүр өч җырын җырламаса, ул кеше дә була алмый: «Стенька Разин», «Славное море, священный Байкал» һәм «По диким степям Забайкалья»… Шуны белмәгән, шул җырларны яратмаган урыс – алдан ук әйтеп куйыйм – чын урыс түгел. Аны белмәгәне, яратмаганы – синтетик урыс. Вагонда исә (ул елларда әле синтетика юк иде кебек) урысларның чынысы җыелган иде. Баянчы солдат та йокысыннан солдатча айныды һәм аккорд та алды.

Ул арада өлкәннәрдән берәү вәсвәсә ташлады:

– Менә илле бишенче елга кадәр моннан узганда поезд акрыная иде, әнә карагыз әле, теге кыя башында граниттан уелып эшләнгән иптәш Сталин һәйкәле бар иде, аны бер политический гаепле скульптор ун ел буе эшләгән, илле сигезенче статья, шуны эшләгәч, өенә кайтарырлар дип ышанган ул. Менә мин моннан алтынчы тапкыр узам инде, элек ул һәйкәлне төнлә прожекторлар яктырта, поезд акрыная, бөтен кеше йокысыннан тора, проводниклар шым кала, купеларда йоклап ятучы юкмы дип тикшереп йөриләр, ә кәкже, аларның да яшисе килә… Поезд бик акрын уза иде. Менә хәзер аскы юл салганнар диләр, без каян узарбыз…

Без аскы юлдан уздык, яктыда уздык. Байкал суы шпаллардан өч-дүрт метр ераклыкта иде, өскә, кыяларга карап, борыннарны тәрәзәгә терәдек, «халыклар атасы»ның һәйкәле, әлбәттә, юк иде. Иллә дә инде солдатлар бөтен бугазга ярдылар:

Славное море – священный Байкал,

Славный корабль – омулёвая бочка,

Эй, баргузин3, пошевеливай вал,

Молодцу плыть недалечко.


Ә мин, авыл баласы, бу якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Ниләр бар иде әле, без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп-тоеп үстек. Ә аңа, баксаң, Казаннан чыгып, алты-җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән.

Байкал күле балыклы –

Бездә кызлар данлыклы, –


дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә ачы балны бер җамаяк түнкәреп куйгач. Ә монысы?

Тальянский гармуннарны

Уйныйлар тартып-тартып;

Байкал күлләренә төшеп

Югалганнарым артык.


Бичара, бәхет эзләп килеп тә, бәхет таба алмаган татар егете авазы инде бу. Бер дә шиксез, шулай инде бу, шулай бу…

Мәшһүр Байкал күле буеннан салмак чыгып барганда, күзләренә тарихи-шашкын караш чыгарып, күкрәк тавышы белән чын күңелдән бөтен вагон җырлый иде:

Шилка и Нерчинск не страшны теперь, –

Горная стража меня не поймала,

В дебрях не тронул прожорливый зверь,

Пуля стрелка миновала.


Иллә дә урысның үзе инде! Мин гомер буе милләтнең чынысын ихтирам иттем. Мондагы лирик геройны да мин күз алдына китерәм. Рус патшасы иксез-чиксез Себерне яулап ала да үзенә ошамаган кешеләрне шунда ук сөргенгә озата, ә тегеләр җае чыкканда качалар, күчеп утырган халык исә аларны ашата, ярдәм итә. Менә бу – руслык, урыслык инде.

Ә поезд хәрәкәтен кызулатты, күлне инде узган идек, колак төбендә, рельслар җөен билгеләп, тәгәрмәчләр шаулады: «Тыкы-так, тыкы-так, тыкы-так…»

Күлне узгач, җыр да тоныкланды сыман.

Инде бөтен вагон түгел, ә ике-өч кенә «әтчәйәнни» марҗа һәм тәүлек буе, каян алыптыр, гел баш төзәтеп килгән кырык яшьләрдәге бер ир-шахтёр җырлый иде:

Шёл я и в ночь, и средь белого дня,

Вкруг городов озираяся зорко,

Хлебом кормили крестьянки меня,

Парни снабжали махоркой.


Шул мизгелдә мин рус халкының әллә кай сыйфатларын аңлап бетердем кебек. Әйе, бу халык бөек, нәкъ безнең кебек – бөек. Бу ике халыкның гасырлар буенча берсен берсе төрткәләшеп яшәвенең сәбәбен мин шунда аңладым кебек.

Шунда мин урыс агайның нинди куәт, нинди акыл, сәясәт белән безнең җирләргә килүе турында уйлап бардым: урыс агай безнең «оҗмах асты җирләренә» («подрайские земли») килә-керә чиркәү салган, сәүдә итәрлек ышанычлы нокталарны билгеләп куйган. XVI гасыр урысы бүгенге XX гасыр урысыннан акыл ягыннан шактый өстен булган. Андый акыл XX гасырның беренче чирегенә кадәр яшәгән әле. Урыс агай икмәк егылып уңа торган төбәкләргә пристань салган. Шунда икмәк складлары салган. Сарык күп асраучы татар халкының иң үзәгенә йон тетү, итек басу фабрикалары салган. «Местная промышленность» – акыллы урыс агаеның иң зур казанышы шул булган. Ул, хәзерге кебек, кырык-илле мең кешелек завод салмаган – алар «бастовать» итә, начар эшли бит, ул алтмыш-җитмеш кешелек завод, фабрика салган. Икмәк төйи торган пристань янында урыс Щербаков «винокуренный завод» төзегән (Вятка елгасы буенда, Мамадышта), Алабуга, Арчада Стахеевлар, икмәк җыю өчен, амбарлар салганнар. Чиркәү һәм спирт мөселман авылларының уртасына – бәгыренә үтеп кергән.

Әнә шулай планлаштыра-уйлый торган урыс хөкүмәте акрынлап Тын океанга килеп чыккан.

…Хабаровск вокзалының фронтонында өч уклы сәгать күреп хәйран калдым. Кыскарак булган ике укның берсенә «Московское», икенчесенә «Местное» дип язып куйганнар иде. Боларның «Местное» дигәне – иртәнге 8 не, «Московское» дигәне төнге 12 не күрсәтә иде. Алай-й… Бүген үк, Амурга барып җитүгә үк, авылга хат язарга кирәк. Бездә элек сөйлиләр иде. Нурислам солдат 1914 елда, сугышка киткәч, беренче хатында болай язган: «Җир читенә» барып җитеп, күн итекләремне салып, яр буена утырып аякларымны суга тыктым. Чолгауларымны үзебезнең кояшка җәеп киптердем».

Амур флотилиясенең базасына мине автобус илтеп куйды. Өч көнгә соңга калган идем, курслар начальнигына рапорт язарга мәҗбүр иттеләр. Хәер, әле укулар башланмаган, Гонконг гриппының беренче тапкыр безнең илгә килеп кергән вакыты – 1957 елның октябрь башы иде, медицина кешеләре югалып, каушап калган, безнең курсларга килеп җиткән малайларны Гонконг явызы чүкеп кенә тора икән – килгән берсе госпитальдә…

Исән йөргән берничә малай белән хәрби формаларны көйләдек, караватлар җайладык, хуҗалык эшләренә йөрдек. Берәр атнадан агарып калган хәлсез малайлар госпитальдән кайттылар, дәресләр башланды. Безнең контингент мондый иде: күпчелек – елга техникумын бетергән егетләр, аларга запастагы кече лейтенант дәрәҗәсен биргәннәр, боларның әле винтовка, автомат, казарма күргәннәре юк. Без – роталарга, роталар классларга бүленгән. Элек хәрби флот хезмәтен узганнар класс саен (взвод, егерме биш курсант) өч-дүрт кенә. Без – командование өчен төп терәк, безнең дәрәҗә зур. Елгачы яшь егетләргә без өстән торып «һи-и, салага» дип кенә дәшәбез, ләкин дус яшибез.

Мин хәзер аңлап бетерә алмыйм, рус дәүләтенең мактанычы, горурлыгы булган флотта да рәт киткән. Бу инде – актыгы. Бик кызганыч, безнең дәүләтебез актыгын югалткан – флотта да хәзер урлашу, кыйнашу, «дедовщина» башланган. Минем яшьлегемне үтергәннәр хәзер. Минем мактанычымны пычратканнар. Безнең бүтән югалтыр нәрсәбез юктыр да инде.

Хәзерге хәрби флотта хезмәт итеп кайткан улымнан сорыйм:

– Кичләрен кубрикта гитара белән җырлый идегезме?

Ул көлә:

– Һи-и… Бигрәк инде син. Кубрикта төнлә икенче тормыш башлана. Кем эссе трубалар арасына пыяла банка белән бал ачытырга куя, өченче елын хезмәт итүче Урта Азия малайлары яшьләрдән аркаларын кашыталар, төнге вахтадан сигарет эзләргә чыгарып җибәрәләр. Тапмыйча кайтып кара – ник туганыңа үкенерсең…

Боларны тыңлаганда, мин эчке яшьләр белән елыйм. Сез беләсезме, күз яшенең күзгә чыкмый торганы була? Ул яшь – йөрәктә. Йөрәктән саркып кан тама – аны кеше күрми, үзең генә беләсең. Чыннан да, миңа, демобилизациядән соң утыз еллар үткәч, бер-ике хәрби диңгез базасында булырга туры килде. Җәй иде. Шәһәр тулы хәрбиләр, тротуарларда ак болыт булып ак түбәле мичманкалар (флотта фуражканы шулай атыйлар), бескозыркалар чайпала. Мин шулар арасында йөрим. Ләкин күзгә бер нәрсә ташланмыйча калмый: мичманкаларның ак чехоллары бик үк ак түгел, керле, таплы. Болар бит инде – офицерлар, мичманнар. Аларныкы керле булгач, матросларныкы нинди булсын? Безнең замандамы? Керле чехол белән урамда патрульдән тотылып, «увольнительный» кәгазеңә берәр «замечание» алып кайтсаңмы? Алла сакласын! Командир, күзен алартып, бер генә кычкыра иде:

– Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта, вәгъдәсендә тора иде. Хәтерлим: Лиепая хәрби диңгез базасында комендант булып майор Шеин хезмәт итә иде. Ике метрлы урыс. Моның турында легендалар йөри иде. Ул үзе шәһәргә сирәк чыга, бары тик офицерлар тәртип бозганда гына, машинасына утырып, бер төркем патрульләр белән килеп чыга (офицерларны тәртипкә чакыру өчен аерым – офицерлардан гына торган патруль группалары була) һәм шәһәрдәге хәрбиләрнең җанын өшетеп күренеп ала иде. Мин аны дүрт ел хезмәт итеп нибары бер генә тапкыр «эш» вакытында күрдем, карчыга борынлы, каратут йөзле, бөркет күзле, ябык гәүдәле бер ир иде – урыс булмагандыр ул, йә чегәндер, йә молдавандыр…

Гауптвахтага эләгү өчен сәбәпләр бик күп иде безнең «брат»ка: кафега кердеңме – беттең; ресторанга кердеңме – гауптвахтага әзерлән, унбиш тәүлектән дә ким бирмәячәкләр; чалбар балагыңа «клёш» куеп, аны кырык сантиметрга җиткердеңме (илленче елларда матрослар шулай ике аякка ике юбка кигән сыман йөриләр иде, ә хөкүмәт стандарты 24–26 см), – патрульләр тотып, лезвие белән синең «клин»еңне кискәләп бетерәләр, ә командир каршы ала:

– Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта.

Майор Шеин турында гауптвахта диварларына әллә нинди догалар, җырлар, афоризмнар язылган, имеш, утырып чыккан малайлар боларны яттан беләләр иде. Миңа гауптвахтаны күрергә туры килмәде, шулай да үземнең дустым, өлкән матрос Колька Филиппов «янгач» командир аның кәгазьләрен миңа тоттырып, аны гауптвахтага озаттырды. Көймәгә утырдык. Лиепая шәһәренә гауптвахтага чыгабыз. Миндә – автомат, папка. Кара-каршы утырганбыз. Сөйләшмибез. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез, ә монда ул – тоткын, мин – конвой. Күңелсез, күңел рәнҗетә торган хәл, төрекчә әйтсәк, – вазгыять.

Гауптвахтага аны тапшырганда, бер пачка печенье дә биреп кертмәкче идем – кая ул! Ул елларда гауптвахталарны Урта Азиядән килгән малайлардан саклаталар иде – эчке эшләр гаскәре – кая ул!

– Нэт, нэт, ни палужыны! – дип, кара егет «хәрби өтермә» ишеген зыңгырдатып ябып куйды.

– Колька, теге догаларны язып алып кайт! – дип, чак әйтә алдым.

…Унбиш көн узгач, Колька кайтты. Ябыккан, тартылып калган, күзләре уйчанланган. Авыруларча елмаеп, миңа таушалган бер кәгазь сузды:

– Чак алып чыктым, роба (матросларның көндәлек эш киеме) кесәләрен әйләндерә-әйләндерә тентеделәр теге чучмеклар, – диде.

Урыс шулай инде, үз милләтеннән булмаган ватандашларын чучмек, чаплашка, чукча, надсмен (монысын Сталин кертте – нацмен – национальное меньшинство) дип кенә сөйләшә. Нихәл итәсең, Колька да үз халкының малае бит, нишләсен инде ул?

Мин ашыга-ашыга гауптвахта фольклорын укыйм. Арадан берсе – дога – менә мондый: «О, святая мать – демобилизация! Избавь меня от стирки тельняшки, от драйки медяшки: от Шеина – беса (комендант. – М. М.), от шашуринского (Шашурин – капитан, гауптвахтаның хуҗалык мөдире. – М. М.) хлеба малого веса, от общего блага, от строевого шага, от химика вонючего, от боцмана шипучего, от лейтенантского воя, от колокола громкого боя (корабльдә зур тревога булганда кагалар. – М. М.), от работ физических, от занятий политических, да преврати ж ты, Господи, море Балтийское в пивную бочку. Аминь!» – «Во флоте от сна никто не помер». – «Аврал – равномерное распределение грязи» һ. б.

Бу фольклорда яшьлек наянлыгы да, каты дисциплинага бөгелергә теләмәү дә, протест та бар, әмма явызлык юк иде.

Әнә шуларны сагынып, мин үз теләгем белән яңадан шул дөньяга кайттым, ләкин инде бераз картаеп, искереп.

…Ерак Көнчыгышның кырыс октябрь иртәсендә тельняшкадан гына зарядкага чыгабыз да нәкъ өч чакрым йөгерәбез. Аннан унбиш минут зарядка ясыйбыз. Аннан – иртәнге аш. Аннан шинель төймәләрен, кокардаларны, ботинкаларны ялтыратып стройга басабыз да, рота-рота булып, урам гөрселдәтеп, «учебный корпус»ка барабыз. Аның ишегалдындагы плацка тыгыз строй булып – мең кара шинель, алтынлы ике мең погон! – басабыз. Строевая часть начальнигы – өченче ранг капитаны – плац уртасында тора. Барыбыз да тезелеп беткәч, ул тынын эчкә алып, күкрәген бераз күтәрә төшеп, башын артка ташлап кычкыра:

– Слушай мою команду!

Еракта башлары кызгылт-алтын нурларга күмелгән сопкалар күренә. Япония якларыннандыр инде – кояш күтәрелә. Сопкаларга бәрелгән тавыш Кытайга таба тәгәри:

– …анду-анду-нду-ду!

– Р-р-равняйсь!

Сопкалар монысын да тотып ала. Иртәнге коры салкын һавада сызгыру ишетелә:

– …яйсь-яйсь-яйсь!

– Нале-е-е…

– …е-е-е!

Строевая часть начальнигының күкрәге тагын күтәрелә, башы тагы да арткарак ташлана:

– Һо!

Монысы, сопкалар арасыннан тәгәри-тәгәри, Кытайга гына түгел, Кореяга ук китте бугай.

Ул арада уку корпусының ишегеннән курслар начальнигы – беренче ранг капитаны күренде – юан, таза, кызыл битле, саллы атлап, безгә таба килә башлады. Строевая часть начальнигы йөгеренде:

– С-слуш-шай мой-ю к-команду! Р-равняйсь! Һир-ра! Р-равнение на середину! – диде дә, кулын чигәсенә куеп, чалт-чолт атлап, начальникның каршысына ашыкты.

Йа Хода, мәһабәтлек, тәртип, рәтлелек!

Тегенең каршына ике метр ара калдырып килеп басты да ата-баба тавышы, авыр тарихыбыз, канлы сугышларда ятып калган газиз туганнар тавышы белән рапорт (флотта – рапо`рт) бирде:

– Товарищ капитан первого ранга! Курсанты вверенного вам училища в количестве десяти рот для учебных занятий построены. Докладывает начальник строевой части капитан третьего ранга Самойлов.

Мең кешелек кара, чем-кара стройның тыны кысылды. Курслар начальнигы кулын чигәсеннән алмаган көе ялт итеп безгә каршы борылды һәм иртәнге һаваны карлыккан тавышы белән тутырды:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бер-ике секунд кара стена тын тора. Шуннан… шуннан…

Мең яшь, таза күкрәк коры, салкын кызгылт күк йөзенә нәгърәләр ора:

– Здравия желаем, товарищ капитан первого ранга!

Сопкалар үкерә, әйтерсең салкын ялангач күкрәкләре белән бер-берсенә бәргәләшәләр. Ләкин начальник риза түгел: әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр, төрлесе төрле вакытта, төрлечә кычкыра. Начальник риза түгел.

– Плохо отвечаете! – дип кычкыра ул карлыккан тавышы белән. Монда инде безгә, хәрби хезмәт узган кешеләргә, эш бар. Монда «флотский» юмор эшкә җигелә. Монысында без генә – картлар гына – кычкырабыз:

– Служим по первому году!

Шеренга буйлап тупас ирләр көлүе тәгәри:

– Го-го-го…

Курслар начальнигы да елмайган сыман итә, әмма строевая часть начальнигы кырыс. Беренче ранг капитаны тагын авызын ачты:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бу юлы инде ничек исәнләшәсен беләләр.

Нибары алты тапкыр «һау-һау» киләсе – вәссәлам!

Һәм строй нәкъ шулай җавап бирә дә.

– Здра жам таш кан пер раңңа!

Монысын сопкалар аеруча зур канәгатьлек белән эләктереп алды, Амур буйлары зыңгылдап торды. Начальник шат.

– Хорошо отвечаете!

– Ыслуым сому сузу! (Служим Советскому Союзу!) Аннан «вольно» һәм классларга таралу. Анда радиоаппаратура өйрәнү, иң кызыгы – флажной семафор. Флажокның авыр киндере җилфердәп битеңә рәхәтлек бирә. Без, БЧ-4 егетләре (боевая часть-четыре, димәк, флот элемтәчеләре), флажок белән сөйләшергә өйрәнәбез, дөресрәге, элек «действительный»да өйрәнгәнебезне тагы да шомартабыз. Онытылган, каһәр. Тапшыруы җиңел, кабул итүе, укуы авыр. Нәкъ беренче класс баласы кебек укыйсың. Инструктор, главстаршина флажок уйната.

– Ко-ман-дир-у подать к-ка-тер к правому б-ор-ту… Пр-о-шу отгрузить д-ля хоз-яй-ства Кр-ас-нова сто кг др-ож-жей тчк так же пятьдесят кг га-ле-тов тчк.

– Сез нәрсә, башлангыч класстагы малай кебек укыйсыз, – дип, инструктор безгә рәнҗи, аннан коточкыч тизлек белән язып күрсәтә: – Менә Кара диңгез флоты почеркы белән тапшырганны укып карагыз, – ди.

Без телсез калабыз: инструктор ике флажогын маңгай өстенәрәк күтәрде дә, шөпшә куган шикелле, пыр туздырып җилфердәтеп алды. Без, әлбәттә, берни дә аңламадык.

– Менә мин, иптәш офицерлар, утыз секунд эчендә нәрсә тапшырдым: «Всему рядовому составу форма номер два (бескозырка, форменка, чалбар дигән сүз. – М. М.), увольнение на берег с восемнадцати ноль-ноль».

Беркөнне безне, автобусларга төяп, сопкалар арасына алып киттеләр. Барганда, бер-ике совхоз аркылы уздык, шыксыз гына йортлар, шыксыз гына – мамыксыз – урамнар иде.

– Менә монда переселенецлар, – диде рота командиры, бер шыксыз посёлокны күрсәтеп. Аннан безгә таба борылып әйтте (Татарстаннан без өч егет, өчебез өч флоттан – Лерон Атнагулов, Буа комсомолының беренче секретаре Наил Зарипов һәм мин): между прочим, – диде, – монда сезнең якташлар байтак.

Шулай диде дә мине иртәнге кызгылт сопкалар матурлыгыннан мәхрүм итте. Тирга баргач та, үз гомеремдә беренче тапкыр станковый пулемёттан ут чәчеп карау, ПМ пистолетыннан (пистолет Макарова) атып, мишеньнең үзәгенә тидерү шатлыгыннан да мәхрүм итте. Чөнки мине авыр еллар истәлеге басты. Басты, бетерде мине бу истәлек, җилкәне куырып, әллә кем булып алтын погоннар, ак кашнелар тагып-чорнап, борын күтәреп йөргән мин кинәт кенә суга төшкән тавык булдым да калдым. Истәлек болай…

1948 елның яз ахыры. Халык ач, халык фәкыйрь. Сугыш бетте, инде көтәсе нәрсә юк – кайтасы кеше кайтты, кайтмаганына инде өмет калмады. Апрель аенда кайбер гаиләләр өй астындагы утырту өчен сакланган орлык бәрәңгесен ашап бетерделәр. Димәк, быел бәрәңге утыртып булмый. Ачлык рәхимсез рәвештә, өметсезлек белән фәкыйрь авылга китереп бәрде. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә, иптәш генералиссимус, иптәш корифей, иптәш «халыклар атасы»? Нинди киңәш бирәсең Син? (Халыклар атасына зурлап «сез» дип дәшәргә ярамый иде, чөнки рядовой мәктәп укытучысына да, райком инструкторына да «сез» дип дәшәсең, даһины алар белән тиңләп булмый бит инде!)

Өметсез – шайтан, диләр.

Менә бервакыт авылга «оргнабор» дигән оешмадан вәкил килде. Бер метрлы кәгазьгә зәңгәр буяу белән татарча басылган мөрәҗәгатьне клуб чоланына да, колхоз идарәсе тирәсендәге койма-капкаларга кнопка белән беркетеп йөрде. Халык шул кәгазь тирәсенә ябырылды. Ә анда болай язылган иде: «Ерак Көнчыгышта Амур буенда колхозлар, совхозлар төзелә. Язылып китәргә теләүчеләр өчен түбәндәге льготалар бирелә:

1. Амур буена барып җиткәнче, поезд билеты һәр семья члены өчен бушлай.

2. Һәр семьяда эшкә яраклы кеше икедән дә ким булмаска тиеш.

3. Тиешле урынга барып җиткәч, һәр семьяга түбәнге озын сроклы ссудалар бирелә:

а) сыер сатып алу өчен;

б) йорт салу өчен;

в) һәр балага билгеле бер күләмдә пособие.

4. Күчеп килгән семьялар вакытлыча баракларга урнаштырылалар, өс киеме, ашау-эчү белән тәэмин ителәләр».

Ашау-эчү! Ашау-эчү! Билләһи, дөньяда андый нәрсә дә бар икән! Сыер! Кием-салым! Баракта бүлмә! Унике мең сум ссуда! Әле тагын нәрсә? «Күчеп килгән семьялар аерым бер срокка кадәр бөтен төрле налоглардан азат булалар». Йа Хода, бу дөньяда налогсыз җирләр дә була икән бит! Менә ул оҗмах кайда! Яшә, мең яшә, иптәш Сталин! Ну, баш та инде үзеңдә!

Авыл гөж килде, кичке якта актык бәрәңгеләр табылды, әле киртә буйларында ашка салырлык кычыткан өлгермәгән иде, кайбер йортларда бәрәңгене хәтта кабыгыннан арчып та пешерделәр. Китәбез, болай булса китәбез. Кичке караңгылыкта каяндыр тальян аваз бирде, кемдер ачы тавыш белән – яшь тавыш – җырлап та куйды:

Китәсе булгач китәрбез

Урман эчләре белән.

Бәйләсәләр дә тормабыз

Ефәк очлары белән.


Ә менә монысы – Ибрай тавышы. Элеккеге батрак малае, армиягә дә алмадылар, сугышка да эләкмәде, землянкада яшиләр, үз гомерендә чабатадан чыкканы, ямаусыз кием күргәне юк, ипи-сөт күргәне юк. Бөтен оялары белән хәерчеләр, гомер буе ашка кабыгын арчымыйча гына бәрәңге салып, көненә өч умач ашап яшиләр. Күршеләре жәлләп сөт биргәч, сөтле аш ашыйлар да чирләп, үтләп, өй эчләре белән авырып алалар. Ә бер көзне күршеләре, сәдака булсын дип, ашлык ит биргәч, болар итле аш ашап бөтенләй аяктан егылдылар, һәм хәтта бер малайлары шуннан үлде дә.

Әйе, батрак улы батрак Ибрай җырлый.

Нәрсә ди, нәрсә дип җырлаган була, ачуым бер килмәгәе? Тәгаен генә берәүгә бер эш эшләгән дә, моңа ярты стакан «сырец» (сугыш еллары һәм аннан соңгы еллардагы мичкәле аракы, аны колхозчыларга исемлек белән саталар иде) салып биргәннәр, ач мигә шул җитә калган, ул алмашынган. Ул менә болай җырлый (ярый әле, гармунга түгел, тавышы икенче яктан ишетелә):

Сы Сы Сы Рның төп законын

Үзе язган Ысталин,

Син яшәсәң, безгә рәхәт,

Мәңге яшә, Ысталин.


Аннан тагын берне:

Лилин, Маркыс һәм Ингелис,

Дүртенчесе – Ысталин.

Без тормышка ашырабыз

Шул даһилар кушканын.


Ибрайлар инде вәкил янына барып язылганнар, дип сөйләделәр.

…Авыл дерт итте – дүрт фәкыйрь гаилә, дүртәр-бишәр балалы тол хатыннар Амур буена китәргә әзерләнделәр. Китүче гаиләләрнең берсендә моннан ике ел гына элек унике яшьлек малай ачка шешенеп үлгән иде.

Менә бер гаиләнең тарихы.

…Заһри абзый авылның элеккеге зур бае Мөсәгыйтьнең олы улы булган. Мөсәгыйть бай авылда кибет салдырган, урманчылыктан иң яхшы агачларны кистереп, алпавыт Габдрахман Ишморатов белән берлектә шәп мәчет салдырган (бу мәчет 1990 елга кадәр авылга хезмәт итте, мәктәп, астында клуб, клубы әле дә эшли). Мөсәгыйть байдан юньле-юньле Заһри абзый һәм әдәпле-ипле Галия апа туып үскән, бер юньсезе дә туган, анысы утызынчы-илленче елларда түрә булып, халык канын эчеп яшәде.

Утызынчы елларда кемне каһәрләргә?

Әлбәттә, бай малае Заһри абзыйны. Заһри абзый болай да бәхетсез инде, ядрәдәй ике улын калдырып, хатыны үлеп китте, шул ике ул өстенә яшь чибәр Саҗидә апаны алып кайтып, әни – үги ана итте. 1933 елны крестьян Заһри абзыйны, бакчачы, умартачы минем әтине, Тукай, Ф. Әмирханнарга кием тегеп яшьлеген Казанда уздырган мәдәниятле Хәлил абзыйны Казан төрмәсенә озаттылар. Авылга норма килгән икән. Берәр елдан соң болар кайттылар. Заһри абзый тормышын рәтли алмады, сугыш башланган елны үлеп тә китте. Беренче хатыннан булган улларының олысы сугыштан «сверхсрочный»га калды, икенчесе армиягә китте дә, хезмәт срогы тулгач, Мәскәү метросын төзергә шунда башкалада төпләнде. Саҗидә апа үз балалары – җитеп килгән кызы һәм ике сабый баласы белән торып калды. Фәкыйрьлек көчле иде – Амурга ул да язылды.

…Теге гаиләләрне ничек озатканнардыр, әмма колхозның арык атына иске ястык-мендәрләрен, яньчек самавыр-комганнарын төяп Арча юлына Саҗидә апа гаиләсе чыгып киткәндә, ярты урам елады. Бөтенесе дә аңлый, беленде: ун мең чакрым җиргә киткән кеше тиз генә кайта алмый, шуңа күрә бәхилләштеләр. Ихлас күңелдән еладылар. Алар хаклы иде. Күп еллар узгач, авылга хәбәр килде: Саҗидә апа үлгән. Сыерларын, яңа йортын калдырып. И татар хатыны! Кайларда гына күмелмисең син! И татар егете! Син булмаган җир бармы? Татар кабере булмаган җир бармы безнең илдә?

«Халыклар атасы», әнә шулай «ссудалар» бирә-бирә, безнең халыкны чәчте, таратты. Ләкин бу турыда әле бик үк кычкырып әйтергә ярамый, әле 1957 ел гына. Әле менә шушы көннәрдә генә ясалма беренче спутник җибәрделәр, әле менә шушы арада гына Албаниядән дәүләт визитын үтәп кайтканда, оборона министры Г. Жуковны үзе һавада вакытта диярлек эшеннән алдылар, әле бүген генә маршал Малиновскийның (ә ул бездә, Ерак Көнчыгышта, командующий) «Правда» газетасында Жуковның гайбәтен саткан мәкаләсе күренде (маршаллар да гайбәт сата белә). Боларын уйлагач, ми томалана, кан хәрәкәте егәрсезләнә.

– Младший лейтенант, вы что, заснули?

Сискәнеп киттем. Автобус частька кайтып җиткән, малайлар коелып беткән, берүзем утырам икән…

Җомга көнне кич – бәйрәм. Стройга тезәләр дә мунчага алып баралар. Мунча дигәнебез – консервацияләнгән флотилия. Су асты көймәләрен («Щука» тибы) Амурның бер кырыена җыеп китергәннәр дә тышкы яктан пычкы чүбе, такта «опалубка» белән төргәннәр. Без аңламыйбыз: Кытай белән артык дуслашу нәтиҗәсеме бу, әллә Япония белән бу турыда берәр килешү булганмы? Һәрхәлдә, бөтен флотилия яр буе бозында пычкы чүбе, тактага төренеп катып калган. Дәһшәтле су асты көймәләренең ятагына мәңгегә беркетелгән сугыш батыры кебек калуы күңелне рәнҗетә иде. Тәгаен генә Кытай белән дуслык нәтиҗәсе бу. Чөнки «Москва – Пекин» җыры әле дә сәхнәдә яңгырый, безгә Кытай шикәре, Кытай мандарины бирәләр, кибетләрдә Кытай консервлары. Имеш, үзәктән китертүгә караганда, Амурның теге ягыннан гына чыгару безнең өчен кулайрак икән. Экраннарда Кытай фильмнары, берсеннән-берсе йомшак, ясалма, экранда хәрби форма киеп, автомат, граната аскан солдатлар крестьяннарга дөге җыярга ярдәм итәләр, артистлар, җае чыккан саен киң тешләрен күрсәтеп, экраннан безгә карап елмаялар һәм гел бер үк тирәдә фикер әйтәләр:

– Теперь земля наша…

Кытайча бөтен яңак-битне эшкә җигеп киң елмаю. Дөрес, арада юньле бер фильм бар иде бугай – «Чал кыз» («Седая девушка»), анысы экраннарда байтак яшәде. Шулай да лейтенант Дмитриев (безнең классның старостасы) көлә:

– Кинофильмнар өч төрлегә бүленә, – ди. – Яхшы фильмнар, начар фильмнар һәм Кытай фильмнары…

«Щука»ның душында уйный-көлә юынабыз, кер юабыз. Флотның иң юньле бер сыйфаты бар: ул егет кешене кер, савыт-саба, идән юарга өйрәтә. Үз кереңне үзең юу, үзең үтүкләгәнне мунчадан соң кию – хуш исле майка, тельняшкаларны киеп кую – яшь матроска, яшь офицерга зур канәгатьлек бирә. Ләкин без «безобразниклар»га ул гына җитми, строй белән мунчадан кайтканда, командирдан рөхсәт сорап, кибеткә мандарин алырга дип керәбез дә җәлт кенә өч борынга бер «төрек малае»н эләктерәбез. Елгачы яшь малайлар әле моның рәтен белмиләр, әмма без, хәрби хезмәт узганнар, эт тә халык инде! Лейтенант Дмитриев моны теоретик яктан дәлилли:

– Полководец Суворов әйткән: мунчадан чыккач, дигән, актык ыштаныңны сатсаң сат, әмма бер стопочканы эчми калма…

Җомга киче. Мунчадан соң «самоподготовка» юк, үз эшең белән шөгыльләнергә рөхсәт. Кемдер төймә тага, кемдер китель якасына ак ситсы тегә. Берәүләр әти-әнисенә, сөйгән ярларына хат яза. «Ерак Көнчыгыштан, Амур дулкыннары арасыннан, сезгә офицерларча кайнар сәлам!»

Казарманың без яшәгән залы биек, ике катлы ятаклардан соң да әле түшәм бик биектә кала. Безнең залда – ике рота. Егерме ике яшьтән алып егерме сигез яшькә кадәрге егетләр. Өйләнгәннәр байтак.

Кич. Туган як, сөйгән ярлар сагындыра. Теге «төрек малае» да күңелне нечкәртеп җибәрә. Менә ятаклар арасында компанияләр төзелә башлый. Безнең татар өчлегенә Пермь пароходчылыгы малайлары җыела. Булачак штурманнар, капитаннар. Кече лейтенант Котан (латыш) гитарасын чиртә. Тын калабыз. Яңа җыр: одесситлар җыры. Елыйсы килә. Котанның да тавышы калтырый.

Одесский порт (гитара: даң-доң!)

В ночи простёрт…

Маяки там по берегу

Светятся.

    Тебе со мной

    А мне с тобой

    В том порту

    Не мешало бы встретиться.

    Тебе со мной

    И мне с тобой…


Безнең ятаклар тирәсенә малайлар җыела. Котанга кушылып, тагын бер-икесе җырлый. Мин шатланып, горурланып бетә алмыйм. Яшь, таза ирләр, матур погонлы таза җилкәләр, яңа кием исе, мунчадан тазарынып чыккан, шампунь белән юынган чиста чәчләр исе… Һәм музыка.

Я не поэт

И не брюнет,

И не герой –

Заявляю заранее.


(Бу урында Котан гитарасын аеруча дәрт белән чиртә, бас һәм баритон тавышлар кушыла.)

Но буду ждать

И тосковать,

Если ты не придёшь

На свидание.

Но буду ждать

И тосковать…


Шинель төймәләрен күз чагылдырырлык итеп чистарткан, шинель өстеннән каеш буган, кобура асып, җиңенә уртасы ак юллы зәңгәр «повязка» бәйләгән часть дежурные – өченче ранг капитаны – казарма уртасыннан узып бара, күзәтә, эчеп утырмыйлармы, тәртип бозучы юкмы, фәлән-төгән. Җыр беразга өзелеп ала.

Ещё чуть-чуть

Со мной побудь…


– Җырлагыз, җырлагыз, – ди дежур офицер, – тик карагыз аны, иптәш офицерлар, барысы да тәртиптә булсын…

Булмыймы соң инде, булмыймы! Без бит чын хезмәтне узган егетләр, елгачы салагалар бездән узып берни эшли алмыйлар.

Барыбыз да моңаябыз, Котан да соңгы аккордларын бирә.

А в мой дальний край

Идёт трамвай,

До самой

До шестнадцатой станции.

А в мой дальний край

Идёт трамвай…


Команда яңгырый:

– Товарищи офицеры! Приготовиться к вечерней прогулке! Товарищи офицеры!

Анда тагын җыр, дөп-дөп басып, Амур буендагы бушлыкны әйләнеп кайтабыз, Көнчыгышның салкын, чиста, биек айлы төн һавасын күкрәк тутырып сулыйбыз. Бу дөньяда зур бәхет нәрсә? Яшь булу, сәламәт булу. Менә бу ике нәрсәне бер генә патша да, король дә, президент та бер югалткач кире кайтара алмый. Дәүләтләр үзләренең югалткан территорияләрен тарих барышында кайтарып алалар, халыклар югалткан ирекләрен кайчан да булса кайтаралар, ирен ташлап икенче бер иргә качкан хатынны да кайтарып алып була (дөрес, халыкта моны төкергән төкрегеңне алып кабу дип йөртәләр), алачак акчаңны да кайчак кайтарып алып була, ә яшьлекне, югалган сәламәтлекне – юк. Юк, вәссәлам.

Төн. Казарма төне. Ике йөзләп яшь тән йоклый. Ике йөзе ике йөз йокы белән. Берәү саташа, урыныннан сикереп торып, ике бармагын авызына тыгып, ачы итеп бер сызгыра да гөрселдәп урынына ава. Икенче берсе үксеп-үксеп елый, тагын берсе теш шыгырдата. Берәү ике-өч тапкыр чиста итеп, җиренә җиткереп сүгенә дә гырлап йоклый башлый. Ә иң куркынычы – саташып шаркылдап көлгән кеше. Моның янына казарма дежурные, дневальныйлар җыелмый калмый. Әллә нәрсә булуы мөмкин. Әнә бер төнне Саратов елгачысы Шишков дигән егетне туалеттан тотып алып керделәр дә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, психбольницага озаттылар. Ике каешны бер итеп асылынырга уйлаган. Шимбә иртәсе иде – казарма гөж-ж итте. Моның сәбәбе бар: яшь офицерлар арасында әле генә өйләнгәннәр, хатыны белән бер ай, бер атна торып яки ике кич кенә кунып калган егетләр бар иде, Шишковка иптәш егетеннән хат килгән икән: Катюшаң тик тормый, кичә генә паркның караңгы почмагында бер ир белән юкәгә сөялеп кар өстендә басып торалар иде, дигән.

Беләбез без ул сөялеп торуларны…

Һәм малайларны кара кайгы басты. Парк бит ул Саратовта да бар, Пензада да, Пермьдә дә. Һәм карт юкәләр дә бар, паркларның тыныч почмаклары да бар. Китте ыгы-зыгы, китте увольнениегә чыгып элемтә бүлегенә йөгерүләр, телефон заказлары. Актаныш егете Атнагулов – өйләнгән егет, үз авылын алай телефоннан гына алып булмастаен белә иде, шулай да увольнение сорап шәһәргә чыгып йөгерде һәм төш вакытына кайтып та җитте. Кулында кәгазь төргәк иде:

– Хатынга комбинация алдым, иртәгүк бандероль белән салам, – диде.

Буа егете Наил белән безнең эш рәхәт, без – буйдаклар. Безнең телефонга да йөгерәсе юк, бандероль дә саласы юк. Без үзебезчә план корган булабыз: өйләнгәч, бер-беребезне туйдан калдырмаска (калдырмассың, пычагым, без морзалармыни, андый вәгъдәле, төгәл тәрбия безгә каян килсен! Бер-береңне эзләп табып туйга чакыру түгел, кемгә, кайчан, нинди шартларда өйләнгәнеңне аңышып калсаң, безгә шул бик җиткән инде! Артыгы белән).

Амурда үткәргән көннәрнең иң бәхетлесе, әлбәттә, шимбә кичләре була иде. Һәр шимбәдә бер яңалык. Без һәр шимбәдә Хабаровск шәһәренә яки үзебезнең база клубына культпоход ясыйбыз. Хәтерлим: берсендә Евгений Самойлов белән очраштык, аның кино йолдызы булган еллары иде, кичә ике сәгатьләр барды. Әйттеләр: залда хатын-кыз булганда, ул әле тагы да шәбрәк сөйли, күзләрен бик нык ялтырата, әле бүген, зал тулы кара болыт һәм алтынлы погоннар күргәч, роленә бик үк кереп бетә алмады, диделәр. Чегән хатын-кызлар хоры ирләр массасына аеруча ошады: фамилияләре генә түгел (Степная, Вольная, Полевая һ. б.), йөзләгән сырдан торган итәкләренең сәхнәдә бөтерелүе (әйтерсең лә күл өстендәге камышларга җәйге тәртипсез җил бәйләнә), гадәттән тыш тавышлары, үзенчәлекле-чакырулы чырайлары залны тынсыз калдырды.

Ә бер шимбәне… Ә бер шимбәне… Казармада иртүк билет сата башладылар. Бүген Хабаровскның офицерлар йортында Тын океан флотының Җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый икән. Минем хәлме? Минем шатлануыммы? Минем бәхетме?

…Менә аңа күп еллар узган инде, хәзер миңа төрле аудиторияләрдә укучылар белән очрашырга туры килә. Алар бик күп сорау яудыралар. Еш кына сорыйлар: «Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?» Минем иҗат елларым торгынлык чорына туры килде (ә без ул чорда кәҗүнни, формаль сөйләшергә ияләнеп беткән идек), бик ансат кына җавап бирәсең: «Әйе, мин бәхетле, чөнки мин ирекле, азат илдә иҗат итәм, әнә капиталистик илләрдә…» Күз йомасың, Солженицын, Любимов, Даниэль, Бродскийларны илдән куган, Колымаларга сөргән, психушкаларга япканны, Исхакый, Замятин, Набоковларның иҗаты чикләрне узып Ватанга кайта алмый ятканын бик яхшы беләсең, ләкин «мин бәхетле» дисең.

Иң башта шунысын ачыкларга кирәк: нәрсә соң ул бәхет? Әйтик, җәйнең эссе бер көнендә Бауман урамында коточкыч зур чиратта ике сәгать газап чигеп син дүрт шешә сыра аласың, күреп торасың инде – сыра искергән, аның инде тимер бөкеләренә кадәр шешенеп-кабарып беткән, аны шуңа күрә, түрәләр файдаланырга ярамаганга күрә, кибеткә чыгарганнар инде, ләкин эссе көндә дүрт шешә сыра алып кайтуың белән син инде бәхетле. Әле икеләтә үк: чиратта сине суймадылар. Менә сиңа Нәби Дәүлигә җавап: аның «Бәхетлеме кеше дөньяда?» дигән шигыре бар иде. Әйе, бәхетле. Әйтик, син төнлә соңга калып мутлыктан кайтасың, ишектән килеп керүгә, хатыныңа «конференция бик соң бетте» дип төтен җибәрәсең, ә ул конференция кичке сәгать дүрттә үк беткән иде, һәм Казан телевидениесе сәгать җидедәге «Татарстан» программасында конференциянең эшен тәмамлавы турында инде әйткән дә иде, ләкин синең бәхетеңә күрә хатының бу вакытта беренче программадан мультфильм карый иде, шуның аркасында ул синең төнге ялганыңа тиз ышанды. Йә, бәхетлеме кеше дөньяда? Әйе, бәхетле. Яки синең күршең пенсионер Әхмәтҗан абзый бүген ял көне итеп кызы белән кооператор киявен кунакка чакырды, өстәл өстенә ике талонлык эчемлек куйды, кооператор кияү шуларны ялтыратып хәл итте, каенатасына берне дә сыламаган көе саубуллашып кайтып китте. Йә, әйтегез, бәхетлеме пенсионер Әхмәтҗан абзый? Әлбәттә, бәхетле. Әнә Вячеслав Шишков әйтә «Угрюм-река» дигән романында: «Бәхет ул – акылга сыярлык теләкләрнең бер чамада булуы һәм шуларның үтәлү мөмкинлеге». Шулайдыр, дөрестер.

Мин үзем гомер буе җыр белән бәхетле булдым. Миңа ул бәхет бик ерактан, балачактан килә. Минем алтмыш еллык гомеремне мәктәп еллары, хәрби хезмәт, институт, аспирантура, укытучылык хезмәте еллары буенча исәплисе түгел, аларны – җырлар белән исәплисе. Миңа өч-дүрт яшь. Җәй. Алма, чия бакчасы – оҗмах. Умарталар гөж килә. Әти бөтен тәрәзәләрне төбенә кадәр ачкан. Бакчабыз өйгә керәм-керәм дип тора. Әти җырлый:

Җилбер-җилбер йөргән чакта,

Җилләр ача куйнымны.

Янып-көеп йөргән чакта,

Дуслар ача күңлемне.

Ай-ли, Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә…


Миңа сигез яшь. Авылга беренче тапкыр венский гармун керде. Баслары әллә унсигез, әллә егерме дүрт. Җәй буе авылда «Алмагачлары» көе яшәде. Баслар: «гоңгырт-гоңгырт».

1939 ел. Урманда, май аенда, узган елдан калган юкә чикләвеген черегән яфрак астыннан җыеп ашыйбыз. Ачтан үләсе килми. Унике-ундүрт яшьлек кызлар хикмәтле җырлар җырлыйлар (авылдагы тегү артеленә патефон һәм пластинкалар кайткан иде). Бу җырлар бәгырьне телгәли. Болар: «Тагын килер язлар», «Тын бакчада» (Ә. Ерикәй), «Гөлзада» (Р. Ишморат). Инде дә хикмәтле сүзләре:

Зәңгәр һава, зәңгәр болыт, Гөлзада,

Зәңгәрләтә диңгезне, диңгезне.

Зәңгәр һавалардан эзлим, Гөлзада,

Бик сагынсам мин сезне, мин сезне…


Дөрес, дөм ятим, ач Мансур, юкә төбенә сузылып, зәңгәр болытларга карап ята да, бу болытларның һич тә тамак туйдырмаганын белгәч, «Гөлзада» сүзен бер яман сүз, малайлар гына әйтә торган сүз белән алмаштыра, җырның ритмын һич тә бозмый торган итеп алмаштыра, шулай да унике-ундүрт яшьлек кызлар аңа рәнҗиләр.

Сугыш башлануга, авылга өч җыр, өч моң килеп керде. Гомер шулар белән үлчәнде. Сукыр утлы аулак өйләрдә яшь толлар, бәхетсез кызлар җырлыйлар:

Көтмә, кызый, сөйгәнеңне –

Кайтмый туган иленә;

Озын-озын окопларда

Атып яткан вакытларда,

Пуля кергән биленә.

Пуля кергән дә биленә,

Кайта алмаган иленә.


Икенче берсе башлый:

Сандугачлар оя ясый

Алмагачның ботагының

Тишегенең эченә;

Бу хатымны сиңа салам,

Сиңа атап, батыр егет,

Сәлам язам эченә.


«Ялкын» дигән гадәттән тыш моң тулы бер җыр авылга бәреп керде дә кырык бишенче елга кадәр җаннарны тетрәтеп яшәде. Озын, хәсрәтле, күз яшьле җыр.

Сүнмәс утлар, сүнмәс утлар,

Сүнмәс утлар кабынган шул,

Синең исмең йөрәгемә

Ялкын булып язылган.


Моны җырлаганда, аулак өйдә күз яшен чыгармый калган хатын-кыз булмагандыр. Кырык дүртенче елда исә аулак өйгә кинәт кенә «Мәдинәм, гөлкәем» килеп керде. Бу җырдан сугыш, аерылышу, кавыша алмау фаҗигасе ургылып чыга иде.

Сандугачым, мескенкәем

Гөлгә салган күкәен;

Мәдинәм, гөлкәем,

Гөлгә салган күкәен, бәгырькәем.

Ул да минем күк ялгызы

Үткәрә гомеркәен.

Мәдинәм, гөлкәем,

Үткәрә гомеркәен, бәгырькәем.


Миңа уналты яшь. Сугыш беткәнгә бер ел. Яшьлек канатлана, тыныч күктә тургайлар сайрый, басу уртасындагы тасма юлдан трофей велосипедларга атланган, гимнастёркаларына орден-медальләр таккан фронтовиклар очып уза. Кичләрен су буенда түгәрәк уеннар. Илленче елга кадәр авылда өч-дүрт җыр патшалык итә: бу җырларда – яшьлек дәрте, тыныч тормыш кадере, колхозларның баеп китүенә, тамак туюга өмет, ышаныч. Җырлар: «Уяна таңы илемнең…», «Фазыл чишмәсе» (С. Хәким); «Шомыртым», «Әтнә». «Әтнә» инде бөтенләй саташтырып бетерде: аларда муллык, туклык икән, аларда «җыр белән хезмәтне кушып, шат яши колхозчылар». Җыр бит ул морфий шикелле: без шул җырга алданган, Сталин җитәкчелектә торганда, колхозларның һичшиксез упкынга таба тәгәрәүләрен, чәнечкеле тимерчыбыклы лагерьларның тагы да артачагын без уйлап та карамыйбыз.

«Әтнә» белән «Уяна таңы илемнең…» безнең буынны хәрби хезмәткә озатып калды. Хәрби хезмәттә исә мин көннәремне, атна, айларымны куәтле флот җырлары белән билгеләп, санап бардым. Бу җырлар – рус җырлары иде. Минем бер генә милләт җырлары белән тәрбияләнгән күңелем тагы да баеп китте. Кичке прогулкаларда, аврал вакытларында, строй белән культпоходларга барганда, безгә «Варяг», «Плещут холодные волны», «Ой, ты Северное море», «Якорь поднят, вымпел алый» кебек җырларны җырлаталар иде.

Краснодар казагы, җиденче елын хезмәт иткән (сугыш чорындагы хезмәт еллары исәпләнми, ә болай биш ел кирәк) главстаршина Филоновны онытасым юк. Туган өен сагынуны ул җыр белән баса иде. Кичләрен кубрикка керә дә:

– Ну, салаги, давайте споём, – дип, безнең янга утыра. Һәм күзләреннән гадәттән тыш сагыш, моң агызып бас белән башлый:

Ой, при лу`жку, при лужке,

При широком поле,

При спокойном табуне

Конь гулял на воле.


Моңа тенор белән беренче статьялы старшина Орлов кушыла:

Ты гуляй, гуляй, мой конь,

Пока не споймаю…


Без дә сыек тавыш белән кушылабыз:

А споймаю, зануздаю

Шёлковой уздою.

Э-эх!

А споймаю, зануздаю

Шёлковой уздою.


Отделение командиры Орлов – моңлы бала. Флотка «комсомол наборы» белән килгән дә инде ничәнче ел хезмәт иткәнен дә оныткан. Аңа хәзер бик күп нәрсә барыбер. Озак хезмәт иткән егетләрнең бер-ике сыйфаты була. Болар бик аз ашыйлар. Орловның, мари егете Уткинның (җиденче елы) иртән ашаулары: троллейбус билеты кадәр ипи өстенә чыпчык борыны кадәр атланмай сөртеп, чәйгә бер шакмак шикәр салалар да шуның яртысын эчеп, торып китәләр. Без моны аңламыйбыз, без – бүре. Савытын, кружкасын, кашыгын йотарлык аппетит бар бездә. Икенче сыйфатлары: боларның барысында да калын-калын җыр дәфтәрләре бар, һәм кичләрен алар бер-берсеннән җыр күчерәләр. Боларда сагыш шулкадәр көчле – моны аңлатырлык каләм, сүз байлыгы миндә юк. Әнә шуңа күрә Орлов безне кая гына алып бармасын, стройга тезүгә «запевай» дип команда бирә, һәм без тартынып торганда, җырны үзе башлый. Яраткан җыры бу:

Не любите, девки, море,


3

Баргузин – Байкал тирәсендә исә торган җилнең исеме.

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5

Подняться наверх