Читать книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев - Страница 7
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Остаз
(Шәхес трагедиясе)
III
ОглавлениеХәзер мин, өлкән журналист Хәбиб ага Зәйнинең миңа язган мәгълүматларыннан китеп (дөрес, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Кудаш, И. Рәми материалларын да файдаландым), үзем күргәнне, үзем белгәнне язам. Мин бу училищега 1944 елның 1 октябрендә килдем. Аңарчы анда бертуган апам укый иде. Ул сөйли иде: 1944 елның 1 гыйнварыннан Интернационал урынына яңа гимн кертелгәч, училищедагы рус теле, әдәбияты дәресләрендә шул гимн текстын ятлауны программага керткәннәр. Хәлим Искәндәрев кыш буе һәр дәресен хор белән шуны укытып башлый торган булган. Кайвакытта аерым укучыны такта янына бастырып укыткан, билге куйган. Аның кулында укыган бер төркем студентларның сәләтен ул аерып алган: болар Арча районының данлыклы Сеҗе һәм шуның базасында үсеп киткән Сикертән мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр булган. Ул арада Сикертән җидееллык мәктәбен гел «биш»кә генә тәмамлап (хәер, бер «дүрт»лем бар), сынаусыз гына Хәлим Искәндәрев «кулына» мин дә барып кердем. Беренче дәрестә үк минем русчамның башкалар белән чагыштырганда әйбәтрәк икәнен чамалап алды да кайсы мәктәптән икәнемне сорады.
– Из Сикертанской школы, – дидем мин.
Шунда ул, күзлеген салып, тәрәзәгә таба борылды да татарча болай диде:
– Нинди мәктәпләр ул Сеҗе белән Сикертән, кемнәр укыта анда рус телен? – дип уйга калды. Аннан әйтте: – Бог даст, доживу до лета, пойду посмотрю, что это за школа. А речка у вас есть, рыбачить можно?
Мин Сикертән авылы аркылы Кесмәс елгасы акканын әйттем.
Алдагы дәресләрдә ул, күпме генә кул күтәрсәм дә, миннән сирәк сорады.
«Минем бурыч тегеләр («слабыйлар») белән эшләү, син миңа иң актык чутта гына ярдәм итәрсең», – дип әйтә иде. Шунда мин зур ихтирам белән Сикертән мәктәбендә үземне рус теленә өйрәткән укытучыларымны – өч бәхетсезне – тирән сагыш белән искә ала идем. Бишенче класста безне рус теленнән Җүәйрә Хәлилова дигән Казан кызы укытты. Зоя Хәлиловна дип йөртә идек. Чибәр, кап-кара ике озын толымлы, юеш кара карлыган төсле зур күзле. Бөтенебез, малайлар, аңа гашыйк. Бөтен өйрәнгәнебез – рус теле, рус әдәбияты. Татар әдәбиятының бер кызыгы юк, анда гел хәерчелек, фәкыйрьлек турында М. Гафури әсәрләре. Ә монда Бэла, Казбич, Азамат… «Кавказский пленник», «Прыжок» һ. б. Зоя Хәлиловна, бичара, шәһәрдәге әнисенә ярдәм итәсе килеп, Теләче районындагы бер МТСка учётчица булып китеп барды һәм шул җәйне үк трактор астында калып һәлак булды. Алтынчы класста безне Киевтан эвакуация белән кайткан кәтүк кадәр генә бер яһүд хатыны укытты. Зинаида Моисеевна Дрикерман. И тилмерде инде безнең белән. Бөтен класска нибары бер дәреслек иде, ул укый, тәрҗемә итә (текстларның астында кайбер гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итеп бирәләр иде). Хәтерлим: Пушкинның «Послание в Сибирь» шигырен укыганда, ун-унбиш минут тилмерде. Анда «скорбный труд» дигән сүзләр бар. Шуны бит беребез дә аңламый. Ә ул китабыннан карый да безгә әйтә: «Кайгыйлый хизмәт», – ди.
Ул юка киенгән, класс салкын, бөтен булганын бәрәңгегә алыштырып яши, дип сөйлиләр иде. Без рус телен, әдәбиятын аны кызгана-кызгана, тырышып өйрәндек. Безне бер ел укыткач, ул каядыр китеп барды. 1943 елның октябрендә класста безне рус теленнән яңа укытучы каршы алды: ире сугышта хәбәрсез югалган Александра Васильевна Михеева. Офицер хатыны. Арчадан. Үзе белән карт әнисен дә ияртеп алып килгән. Ачыгалар, күреп торабыз. Мәктәп подвалында безгә озын тәнәфестә берәр савыт баланда бирәләр. Бәрәңгеле, умачлы шулпа. Без дөбер-шатыр шуны ашыйбыз, чөмерәбез. Арада иң ач бала мин: сыерыбыз юк. Александра Васильевна еш кына шунда кизүлек итә, шул вакытта чиләк тотып аның әнисе килә һәм… почмактагы лаканнан бәрәңге кабыгы тутыра. Кызы аны бераз гына бездән каплап тора. Әмма класста иң «ехидный» (аның миңа биргән бәясе) – мин бар, берсендә аның карт әнисе бөкрәеп бәрәңге кабыгы тутырганда, иптәшләремә төртеп, теге карчык ягына ишарәләп, мин хихылдап көлдем. Шунда офицер хатыны, затлы кыска каракүл тун, башына кызыл беретка кигән, ачлыктан күзләре зураеп калган чибәр хатын, чын күңеленнән миңа рәнҗеде, һәм шул минутта аның күзләренә яшь килде:
– Ты что смеёшься, Магдеев, а? Что ты смеёшься, я тебя спрашиваю? Эх ты… – Һәм ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте.
Шул көннән соң мин рус теленнән гел «биш»ле генә алдым. Ләкин теге кара төен һич тә онытылмады…
Кырыс, «бас» тавышлы Хәлим Искәндәревкә мине әнә шулар әзерләде, һәм Искәндәрев безне «туный» башлады. Ноябрь аенда аның хатыны үлде, аңа тагын өйләнергә кирәк иде, сугыш чорында, җайсыз-уңайсыз посёлокта берүзең ничек көн итмәк кирәк? Һәм сөйли башладылар: училищеда җыештыручы булып эшләүче яшь бер марҗа апа Хәлим аганың да өенә яга, ашарына пешерә, керләрен юа икән, дип. Без моңа бик шатландык, әйдә, кунып та калсын…