Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев - Страница 13
Кеше китә – җыры кала
(Повесть)
Чоры шундый, бабай, аңла…
ОглавлениеУлибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр диярсең. Ни ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинаять эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чыкты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бербөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янындагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә бераздан кул сугыштылар…
Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмат китте, Тимерхан да Ташлытауда бюродан чыккач, парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты…
Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның… Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр… Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында он заты юк. Көзен бирелә торган уңыш елдан-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк. Йә, рота парторгы, тагын бер тапкыр ут эченә кереп чык…
Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде – Тимерхан кичен идарәгә картларны, өлкәннәрне җыйды. Алар килгәнче, Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. Карар ителде: колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә.
Киез катасын ышкый-ышкый атлап, янгын сараеннан Шәйхи карт килде. Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык-корык йөткеренгәләп, Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып, Борһан килде. Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләргә генә йөри иде. Тагын исемлектән әллә кайчан төшерелгән ике карт килде. Идарәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналар сары, мүкләр сары. И дөнья! И бу дөньяның колхоз идарәләре, аларның стеналары, аларның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр тукталалар иде. Бүлмә уртасындагы озын агач өстәлгә кырын ятып кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә генә булганга, горурланып шушы өстәлдә кырын яталар иде. Иренмәсәң – пәкеңне чыгар да өстәлнең бер җиренә чокып яз, истәлек булып калыр. Бәлки, син бүген үз гомереңдә беренче тапкыр җаның теләгән кызны үпкәнсеңдер… Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда, яшь кызның, жикет төймәләрен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торгансыңдыр. Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген… Хәер, өстәл өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз дошман лагерьларында тоткынлыкта, кайсыларыгызның инде сөякләре туфракка әйләнә? Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина, «Бүреләр – авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез» дип язганнар да үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле ботка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.
Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак.
Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак.
Көлсу һәм аз көчле кара туфрак.
Кара-кучкыл, соры урман туфрагы.
Соры урман туфрагы.
Көрән-соры, урман-дала туфрагы.
Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак.
Ачык соры урман туфрагы.
Кәзле көлсу туфрак.
Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-карбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде…
Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу – татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең…
Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.
Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты.
– Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит…
– Анысы синең эш түгел, – дип бүлдерде аны Тимерхан. – Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?
Борһан бирешмәде.
– Анысы, – диде ул, – хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да – өч йөз грамм, булмаса да – өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше…
Тимерхан аны туктатты.
– Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.
Тимерхан тавышын үзгәртте:
– Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә…
Борһан биреште:
– Ну, ярар, – диде ул, – мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә – мин партийный түгел, гулый баш – сам знаш…
Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс… Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс…
…Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк – ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.
– Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы?
Тимерхан да тәмәке кабызды.
– Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар, басу капкасыннан чыгып киткәндә, Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр… Анда борылырга бик җайсыз шул.
– Йә, дөресен әйт, кул беләнме?
– Ну, шту сез…
– Дөресен әйт, кул беләнме?
– Юк дим, юк. Сез нәрсә, ул хәтле минем башыма тай типкән дип белдегезме?
– Ну хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.
Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер… Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең…
Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч, чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә… Аңлашылды… Барысы да ачык. Тизерәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизерәк комиссия җибәрсеннәр… Зур җинаять… «Кара Чыршы» колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә…
Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.
– Юк, – ди Борһан иптәшенә, – синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык, – чут төймәсе шалт итте. – Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз – менә булдымы өченче ярты. – Ул чут төймәсен тагын шалт итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды. – Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бервакыт – Әбрар янәдән килеп…
Шулвакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идарәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Борһанның өченче яртыга салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде.
– Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без, – дип, яман сүгенү сүзе әйтте.
Картлар чәчрәп киттеләр дә шыпырт кына таю ягын карадылар. Борһан чутны үз урынына этеп куйды.
Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады:
– Йә, нәрсә, тотылдыңмы, разгильдяй?
– Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык: бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле.
– Район алдында ни дип җавап бирерсең?
– Халык алдында ни дип җавап бирсәм, район алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, җирне кысыр калдырсам – менә ул вакытта җавап бирүе кыен булыр иде. Ә җавапны, кирәк булса, бәлки, сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел.
Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның соңгы сүзләре Улибаеваны телсез калдырды. Чыннан да, үзең ни карадың? – диярләр. – Шәһәрдә идем, белмәдем. – Ә алдан нинди чаралар күрдең? – Берни дә… Бернинди… – Ә партбилетың барын онытмадыңмы? Колхозга без сине ни өчен җибәрдек?
Улибаева башлыгын салып куйды. Шул башлыгын салып куйса, тәмәке тартмаса, сүгенмәсә, уполномоченный булмаса, чибәр генә хатын булыр иде, каһәр.
Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте.
– Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Безнең юриспруденциядә болай була: гаепләнүче кеше судта «мин гаепле, фәлән-төгән» дип җебеп утырса, защита өчен бик кыен була. Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чурт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.
Тимерхан елмаеп тик утырды…
Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.
– Ә вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибёшь… Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу…
Улибаева, – гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда, Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга, үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач, ул, гомумән, өенә бик сирәк – тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана…
Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан, читкә караган килеш, акрын гына сүз башлады:
– Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр – көт тә тор.
Шәйхи карт дерелдәп китте.
– Ничек кайтыр? Озаккамы?
– Юк, бөтенләйгә.
Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.
– Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?
– Йә син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек… Бөтенләйгә котылып кайта и всё! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан…
Картның күзләре яшьләнде.
– Суң бит, кызым… Ни бит… – Аның борыны йомшады. – Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. – Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.
Прокурор авыр сулады.
– Син, – диде ул картка, – үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул-шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи – ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син миңа үпкәлисең…
Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде – әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды.
– Менә мин, – диде прокурор хатын, – шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез», – дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?
Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына, Улибаева урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Береткасын салып, чәчләрен рәтләде. Шәйхи карт шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гади бер хатын икәнлегенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.
Улибаева, аерылып китәр алдыннан, картны бөтенләй телсез калдырды.
– Мин, әгәр шул суд эскәмиясендә үз әнием утырса, – диде ул, – нәкъ шундый ук чыгыш ясар идем. Һәм бер дә икеләнмичә җәза бирүләрен сорар идем. Вакыты шундый, бабай… Аңла, кырыс чор – кырыс закон. Ну, ярый, озак сөйләштек. Өеңне җыештырып куй, карчыгың берәр атнадан кайтыр.
…Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры болытларны ишеп-ишеп авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тәмамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк… Яу, яңгыр, яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә-кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә Улибаева ишеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк, син, арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса, бөгел да туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң, шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды… Ә җавапка тарту… Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр…
Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. Вак яңгыр аның киемнәрен, чәчләрен чылатты. Җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава… Болай булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була…
Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады. Иртәнге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да, бер кич ял итеп карарга кирәк…
Ләкин идарәдә Улибаева быжгып йөри иде. Ул инде шундый кеше. Бөтен эшеңне көйләп бетердем дисәң дә, ул бер хикмәт эзләп таба. Бүген дә шулай булган.
…Кара Чыршы зиратыннан ярты чакрым түбәндәрәк, су буенда, ялгыз бер кабер тора. Чардуган эченә борынгы хәрефләр белән чокылган таш утыртылган. Ташның кайчан утыртылганын белгән кеше юк, Шәйхи картның бабасы да моны кем куйганын белмәгән. Халык археология белән шөгыльләнми, элек-электәннән бу каберне туп-туры изге кеше кабере дип килә. Шәйхи карт үзенең бабасы сөйләгән бер әкиятне хәтерли. Имеш, Кара Чыршы авылы борынгы замандагы зур бер авылның чиге генә икән. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. Бу базарлы авылда йорт-җир, капка-койма бик төзек булган. Яңа килгән яшь килен судан кайтканда йортын тапсын өчен, капкага кызыл башлы сөлге бәйләгәннәр. Әнә шул авылда бер байның Чуар бабай исемле хезмәтчесе булган. Шәфкатьсез бай бу хезмәтчене көн эшләткән, төн эшләткән. Калын кара урманнан бай моңа бүрәнә, утын ташыткан. Чуар бабай «ә» дигәнче йөген төйи дә кайта икән. Бай моның бу хикмәтеннән шикләнеп урманга шымчылар җибәргән. Тегеләр агачлар арасында качып торганнар да кайтып байга сөйләгәннәр.
– Без карап шаккаттык. Чуар бабай кулларын бөеренә таянган да басып тик тора, аның йөге үзе төялә, – дигәннәр.
Шул көнне Чуар бабай авырып киткән.
– Мине, – дигән, – барыбер Олы Кыр зиратына күммәссез, мин фәкыйрь кеше. Васыятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез…
Чуар бабайның васыятен үтәгәннәр. Шул заманнан бирле бу кабер изге булып исәпләнә. Читкә киткән егетләр элек-электән нәзер әйтәләр иде: баеп кайтсам, Чуар бабай каберенә чардуган ясар идем дип. Шулай итеп, бер яхшы чардуганны икенчесе алыштырды, кабер төзәтелгәләп торды. Сугыш вакытында бу кабергә килеп дога кылып утыручы картлар-карчыклар күренгәли башладылар. Чуар бабай, догамны кабул ит! Улым исән-сау кайтсын! Чуар бабай, сүземә колак сал! Балаларымның балаларына капчык асып илгә чыгарга язмасын! Сугыш тизерәк бетсен! Еллар имин булсын… Гитлер дөмексен… Чуар бабай боларның барысын да тыңлады.
Улибаева узып барышлый әнә шул кабер янында дога кылып утырган бер карчыкны тотып алды. Карчык, юеш үлән өстенә капчык җәеп, иреннәрен кыймылдатып утыра иде.
– Син, картлач, кайсы авылныкы? – дип, Улибаева папиросын кабызды.
Карчык сабыр гына як-ягына борылып сәлам бирде, намазын бүлде. Бер дә исе китмичә генә Улибаевага күтәрелеп карады.
– Синнән сорыйм: кайсы авылның бездельнигы син, карт тәре!
– Абау-абау норсыз, – дип мыгырданды карчык, – син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? Син үзең кем? Нәрсә дип син әле минем каршыда кәпрәясең, ә? Мин, бик беләсең килсә, Атҗабарның Камали хатыны булырмын…
– Йә, Камали хатыны, син монда нишлисең?
– Минме?! Мин менә монда нәрсәгә килдем. Минем улым Хисмәтулла сугышның өченче аенда – август числасының егерме сигезендә хәбәрсез югалды. Шуннан бирле бер хәбәр юк. Хисмәтулланың дүрт сабые бар. Әнә шул сабыйларның әтисенә дога укырга килдем мин. Исән булса – исәнлегенә, үлгән булса – рухына булсын, дидем. Менә белдеңме инде! Бүген килен өйдә тора, яңгырлы көн, бер барып дога кылыйм, дидем. Син, кызым, пуртәфиль тоттым дигәч тә, миңа җикеренмә, яме. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын… Мин, беләсең килсә, утыз өченче җылда калхузчылар съездына дилигәтке булып барган кеше. Син әле ул вакытта мич алдында күмер ашап утыргансыңдыр. Инде мин шушында килеп Хисмәтуллам белән бер сөйләшеп эчемне бушатам икән, мин аны берәүдән дә куркып эшләмим, белдеңме инде? Син теге, пуртәфиль тоттым дигәч тә…
Улибаева юньләп аны тыңламады, сүгенә-сүгенә язулы ташны урыныннан кузгатырга маташты. Карчык исә кызды. Урыныннан торып капчыгын җыештырды, яулыкларын, күлмәкләрен рәтләде, үзе дугага килгән кигәвендәй, Улибаеваның бер алдына, биш артына чыкты.
– Син нәрсә әле монда кәпитән куразы шикелле бүксәңне киереп торасың? Килер бер көн, боерган булса, менә шул сугышта шәһит киткән кешеләргә бөтенесенә зур бер ак таш куярлар. Минем кайгымны бер Чуар бабай гына тыңлап бетерә алмый хәзер, белдеңме шуны? Булыр бер көн, әнә шул зур таш янына килербез. Хисмәтуллам белән сөйләшергә килермен. Шулай, шулай диярмен, балаларың үсте, инде хатының да олыгаеп бара диярмен, һи-и-и… Арыслан күк егетләр әрәм була шул, арыслан күк. Югыйсә синең ише ирҗәнкәләрне басу түреннән үк уздырмас иде минем Хисмәтуллам…
Улибаева аны тыңлап бетермәде, кызу-кызу атлап авылга таба китте. Авыл кырына җиткәндә, камыл арасыннан ялгыз кабергә таба кызыл чәчәкле шәльяулык бөркәнгән тагын бер бөкре карчыкның атлаганын күрде.
Янгын сарае янына кайтып, Улибаева Борһанга ат җиктерде һәм, көрәк-лом салдырып, кабер янына алып барды. Чардуган янындагы ыгы-зыгыны авыл кырындагы яңа өй тәрәзәсеннән Васфикамал да күзәтеп тора иде. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зрәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә, юеш клевер басуын ярып, чардуган янына йөгерде.
Ул килеп җиткәндә, Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм дөньяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.
– Яле, яле, тилердеңме әллә? – дип елмаймакчы булды, әмма күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый, аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды: – Иреңә баш булдым дигәч тә… Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим… Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә… – дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.
Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр… Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.
– Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? – дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп. – Халык белән шаярырга ни хакың бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? – Васфикамал үкереп елап җибәрде. – Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син?.. – Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.
Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле, үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.
– Сеңлем, кызма әле син, кызма, – диде ул. – Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чём дело или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему, алай кадерле булгач, аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, понимаете ли…
Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:
– Суң менә үзең уйлап кара, – диде ул, күз яшенә буылып, – ирем ярты-йорты сәламәтлеге белән әле ун-унбиш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән… Их, син… Болай булса, син зиратны җимерергә дә күп сорамассың. Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе…
Васфикамал үзенең җиңүенә һич кенә дә шикләнмичә, кубарылган такталарны таш алып каккалый башлады. Елый-елый сөйләнде:
– Сиңа уч төбе хәтле кәгазь җитә… Икмәк җыюны оештырасы урында кабер сүтеп йөр, адәм көлкесе… Бәхетең, авылда ир-ат заты юк инде. Күрсәтерләр иде алар сиңа кабер сүтүнең нәрсә икәнен…
Улибаева, юеш клевер басуын ярып идарәгә кайтканда, әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан, үзенең, чыннан да, артык кызып киткәнлеген сизде: кабер җимереп йөрү, чыннан да, прокурор эше түгел. Икенчедән, тиктомалга шаһит алдында гап-гади бер хатыннан җиңелү шулай ук җитәкче иптәшкә хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул кичен идарәдә активистларны эт итеп сүкте.
– Борын төбегездә, колхоз басуыгызда хаҗ кылалар, ә сез күз йомып ятасыз, бездельниклар, – диде. – Үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, понимаете ли…
Моңа каршы Тимерхан берни дә әйтә алмады. Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. Бу Улибаеваның бер начар ягы бар: ул һәрвакыт кешенең җанын каһәрли. Карчыклар белән сугыша торган заманамы соң әле? Бер атнадан бәрәңге җирен бүлеп бирергә кирәк, кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә җыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтисе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Их, Улибаева, бер генә көн тынычлап хәл алырга мөмкинлек бирмәдең. Ни дип әйтсәң дә вай инде сиңа…