Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев - Страница 15
Кеше китә – җыры кала
(Повесть)
Шәһитләр каны – изге кан…
ОглавлениеТашлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.
Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:
– Ту-ту-ту-тууу!
Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы, яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларёк эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар… Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.
Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастёрка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.
…Кырык беренче елгы мутлыклары Нургалигә гомерлек сабак булды. Бәрелешеп алган көнне кич белән Шәяхмәт карт ат җигеп кайтты. Төн уртасында гына Ташлытау юлына сәфәр чыктылар. Райком секретаре Искәндәрев төнге уятуларга, чакыруларга инде күнегеп беткән иде, шуңа күрә капка төбенә ат бәйләп яткан кешене күреп гаҗәпләнмәде. Таң аткан иде. Ишегалдына «Кара Чыршы» колхозы председателе Шәяхмәт карт килеп керде. Янында киңчә гәүдәле бер егет тә күренде. Карт сәлам бирде.
– Авыр вакытта үземә килерсең дип әйткәнең бар иде, менә килдем әле, иптәш Искәндәрев, – диде.
– Йә, ни булды, бабай? – диде секретарь, свитерын кия-кия. – Янгын-фәлән булмагандыр бит? Мин төн уртасында гына өлкә комитетыннан кайттым.
– Колхоз исән-имин әлегә. Әмма ләкин үземнең эшләр хөрти. – Карт, кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөрткәләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты.
Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте, сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.
– Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. – Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем.
Нургалинең ФЗӨдән качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча «Кара Чыршы» колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.
– Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә ФЗӨдән качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк…
Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара-турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды…
Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.
…Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.
Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.
Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы, станцияне яңгыратып, урманда йотылды:
– По ва-һо-на-а-м!
Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде, һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. Каршы яктан килгән состав озын иде, шуңа күрә ул баскычлы вагон аркылы чыгу исәбе белән әле бер якка, әле икенче якка кабаланып йөрде. Ләкин баскыч очрамады. Нургали брезент ябылган платформага сикереп менмәкче булды, әмма брезент өстендә карабинын кочаклап утырган кызыл погонлы, кысык күзле кара егет:
– Әй, әй, ни падхади! – дип сикереп торды һәм карабинын күтәрде.
Ул арада дивизия төялгән эшелон кузгалды, Нургали паровозның ухылдаганын ишетте. Аңа нибары бер секунд кирәк иде, һәм ул брезентлы платформа астына ыргылып керде. Ләкин кай төшедер нәрсәгәдер бәрелде, һәм нәкъ шул секундтан, буферларын чаңгылдатып, авыр состав кузгалды. Буферлар тавышы состав буенча барып эссе һавада еракка тәгәрәде. Кемнәрдер солдатлар төялгән эшелонның туктату кранына бастылар. Вагоннардан шашкан кыяфәттә солдатлар коелды, нәрсәгәдер зарланган сыман паровоз сузып-сузып кычкыртты, пошкырып тормозларын уйнатты. Нәрсәдер булды, нидер булды, сөйләп бетергесез хәвефле хәл туды! Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.
Шәяхмәт карт шпал өстендәге мәһабәт солдат янына килеп тезләнде. Гаҗәп! Ата шатланып куйды: бу бит Нургали! Менә ул хәзер аңына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. Йә, кай төшеңне бәрдең, улым? Ач күзеңне, ач! Ачмый… Тукта, бусы нәрсә тагын? Нургалинең орденнары, медальләре канлы. Карт хәвефләнеп улының башын кочаклады. Аның борынына одеколон исе, таза, сәламәт ир кеше исе бәрелде. Ләкин бу кан нәрсә? Малай дәшмәде, авыр итеп бер ыңгырашты да күн итек үкчәсе белән шпал арасындагы шлакка тирән итеп сызды һәм тынып калды. Кинәт… күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды, һава бөркүләнде, суларга һава бетте. Юк, һава бетмәгән, менә бугазга бер төен утырган икән. Хәзер шул ычкындырса, рәхәт-рәхәт булачак. Хәзер, солдат, хәзер, әнә шул төен ычкындырса, синең әтиең торыр, аннан сез бергәләп печәнле арбага утырып авылга кайтып килерсез. Командирыңны да чәйгә чакыр, әниең каймаклы катык белән сыйлар икегезне дә… хәзер, хәзер.
…Вокзал бакчасындагы кызыл балчык өеме өстенә гвардияче ун солдат менеп басты. Автоматларын күккә караттылар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. Җир шары яралганнан бирле, бәлки, бу урында мондый ят тавышның ишетелгәне булмагандыр. Каешын, фуражкасын салган старшина Шәяхмәт картны кабер яныннан читкә алып китте. Ләкин шулвакыт:
– Тимәгез… Улы белән хушлашсын атакай. Җибәрегез! – дигән калтыравыклы тавыш ишетелде. Бу – эшелон начальнигы, карчыга борынлы, юан гәүдәле, ак чәчле, алтын йолдыз таккан полковник иде. Аның бер күзе пыяла, ул берөзлексез ап-ак кулъяулык белән күзен сөртә. Әллә пыяла күздән коела ул яшь, әллә сәламәт күздән… Агарынган станция начальнигы өченче мәртәбә инде аның янына йөгереп килде, аның кулында бу юлы да радиограмма. Мәскәү ашыктыра, хәрби составны тоткарлаган өчен полковникны инде кисәтәләр иде.
Тагын биш минут – һәм бакча эчендәге сирень куаклары төбендәге кызыл балчык өеме өстендә бер такта хасил булды. Күз яшьләренә буылган яшь солдат, борынын тарта-тарта, карандаш очын теленә тидергәләп тактага нәрсәдер язды, шулвакыт өзек-өзек итеп тагын паровоз сызгыртты. Челтәрле тәрәзәле вагоннар таккан состав көнбатышка таба кузгалды, брезентлы платформа өстендә кысык күзле солдат берни булмагандай басып тора иде. Тагын ярты минуттан бер солдатка кимегән дивизия дә көнчыгышка таба кузгалды. Паровоз соңгы мәртәбә сузып-сузып кычкыртты, бу тавыш басулар аркылы Кара Чыршыга килеп җитте, улын көткән Зәйнәб җиңги самавырына күмер өстәде, үзенең һаман да уң кашы тартты, нәрсәгәдер шатлык катыш шомланды.
Дивизия төялгән эшелон чыгып китүгә, аның артыннан ук бастырып станциягә танклар төялгән авыр состав шуышып керде. Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар киертелгән, бөтен платформаларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр көнчыгышта ниндидер зур вакыйгалар булырга тора, Җир шарының кайсыдыр почмагы кан сорый. Җир шарында әле тынычлык урнашып бетмәгән, Җир үзенең улларын әнә шунда чакыра. Ул үзенең куенына әле генә килеп кергән бер улын йоклату белән мәшгуль. Станция аркылы көнчыгышка таба узган авыр вагоннар тыкылдавы көенә Җир үзенең улын тирбәтә.
– Йокла, бала, йокла… Син барыбер шәһит киттең. Шәһитләр каны – изге кан, – ди. – Җир-ана яңа кабер турысыннан бер вагон узган саен бу сүзне кабатлый:
– Изге кан!
Изге кан!!
Изге кан!!! – ди.