Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев - Страница 4
Кеше китә – җыры кала
(Повесть)
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән…
ОглавлениеУрамда адәм аякланмаслык пычрак.
Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.
Никадәр генә пычрак булмасын – Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.
Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар.
Очрадым таң җилләренә –
Бәрелде җиңнәремә.
Колхоз-совхозлар төзибез
СССР илләрендә.
Җырны бөтен халык күтәреп ала:
Ленинград – Москва –
Урамнары таш кына,
Яшь йөрәгем капиталны
Бетерергә ашкына.
Җиңенә кызыл бәйләгән кеше – авыл советы председателе – берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:
– Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин!
Бөтен халык «ура» кычкырды.
Аннан кызыл ситсылар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бернәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы – Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-төтек тавышлары ишетелде:
– Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли…
Торба кычкырттылар, барабан суктылар.
– Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде…
– Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идарәсе аны ике метр ситсы белән бүләкли…
Халык кул чаба. Бераздан яшүсмерләрне бүләкләү китте. Җәйге сезонда колхозда актив эшләгән мәктәп балалары арасында Нургали дә бар иде. Аны теш щеткасы белән бүләкләделәр.
…Авыр еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.
Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә, озакка сузылып, башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар – ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Ревкомиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр, һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып, ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.
Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:
Ударниклар тиз сизәләр
Әйле-шәйле кешене:
Кара такталардан төшми
Ялкауларның исеме.
Атлар төз лапас астына кереп буталдылар. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле телгә йокмый иде.
– Һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез, – дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды.
Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде:
Барын тар-мар китерик тә,
Сатып эчеп бетерик тә
Читкә таярбыз…
Кайгырма ла, Сәрбиҗамал,
Баш сау булса, малның җаен
Үзебез табарбыз…
Егетләр бераз каушап калдылар. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чәй чокыры белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла, бераз гына төшереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде – ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездә
Туя икмәк ашап булырмы?
Шундый матур сүзгә генә ышанып,
Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?
Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:
Хатын-кызлар уртак,
Маңгайларга…
Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга, ишегалдына кертеп бирегез дә чыгып китегез, диде. Башкасын ул әйтмәде. Нишләргә? Шулай уйланып торган арада, Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты. Чаршау ачылып киткән арада, морҗага ышыкланып качып торган кешене күреп, Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше – Васфикамалның әтисе – каенатай Заһри иде. Алай икән…
– Әйдә, сыйдан рәхим итегез, – дип, Борһан егетләрне сәке кырына утыртты. Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта… әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Иң башта Хәкимулла сикереп торды.
– Син, – диде ул, йодрыгын Борһанның борын тө-бенә терәп, – син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин синең… – Ул яман сүгенеп җибәрде.
Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына урынына төшерде. Мыскыллы елмайды.
– Йә, күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син аңа кул күтәрәсең. Кешегә кул күтәрү – хатын алыштыру түгел ул. Шту син…
Кызыл йөзлеләрнең берсе авыз тутырып елмаеп Хәкимуллага дәште:
– Йә син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, анамы?
Хәкимулланың күзләре урыныннан купкан иде.
– Ата, – диде ул, җиңеннән өстерәп маташкан Нургалине читкә этәреп. – Ата. Ну, ул синең ише ырвачларны беләсеңме нишләтә? – Хәкимулла бер сүз әйтте: – Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны! Мин сине нишләтәсен белермен…
Ишекне «дык» итеп ябып, егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыртына берәрне чиртеп, амбарга таба юырттылар.
Ул кичне эштән кайткач, Хәкимулла Васфикамал белән сөйләшмәде.