Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев - Страница 16
Кеше китә – җыры кала
(Повесть)
Әхмәтзариф кызыл утызлык чыгарып бирде
ОглавлениеСугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән сөйләшергә ничектер сүз тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйләшеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит кеше итеп сизә иде. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый. Шәйхи кода әйтә иде: дөнья куласа ул, әйләнә дә бер баса дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз тузды. Аларның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бертөрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигалка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп җибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз дигән булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка гына таянып йөри, һавадан козгын-фәлән узса да, туктап, кулын каш өстенә куя һәм:
– Әссәламегаләйкем, хәерле хәбәр! – дип кала.
Зират тирәсенә бозау арканларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә килеп таяна да:
– Әссәламегаләйкем, дарелкаумен мөэминин4! – дип сәлам бирә.
Тәкъва Заһри шулай итеп фани дөнья белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды. Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк эчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы… Моны искә алырга бераз гына уңайсызрак иде. Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәламәтлегеңне тапшырдың… Син бит инде яңа шартларда да Заһрича яшәргә җай тапкан идең. Йә, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч эшләрең чуалды, ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит! Йә, ярар, сугыш башланып эшне бозды, ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Берәр ат җиктереп складка кием-салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер-ике медаль тагып бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәламәтлек белән аяк өстерәп җир йөзендә йөрүеңнән ни файда? Казан арты базарларында җир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы… Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге – Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе – йөрәге сәламәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый.
…Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыт эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда Шәйхи карт читтән тыңлап тора да:
– Туктатыгыз әле, – дип, барабанщикка ишарә ясый иде һәм беркем дә сизмәгән бер көйсезлекне эзләп табып рәтли иде.
Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Ләкин бу – молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак. Болай ук кистереп әйтүче юк, әмма Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап шаккатты.
– Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, моңа дәва шул гына, – диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады…
Ләкин чыкмаган җанда өмет бар, ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки, бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул?
Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Йә давыл чыгарга, йә яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Борһан, керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип урамга чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Борһанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды.
– Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә, кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз, – дип, Заһрины кибеткә алып керде.
Чүлмәкләр, сүс баулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды.
– Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул, – диде. – Теге вакытларда ярады. – Ул авыр сулап куйды. – Һәй Алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм… Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды…
Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына, гомумән, шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә кереп китте.
– Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофёр салып чыкты, – диде ул. – Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу, аннан көт тә тор бер хәлне, йә ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза, йә үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу. Йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз илле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне, акчаны йөз илледән алам. Нәкъ ул дигәнчә. Йә, нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең! Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә өч ай дигәндә әйләнеп кайттым. Анысы – минем эш. Синең кияү кайтып үлде. Анысы – аның эше. Әйе… Менә мич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның…
…Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә гөрселдәп агач караватына барып егылды.
Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте: аның күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде.
Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә «Йөрәк параличыннан үлгән» дип язылган иде.
Заһрины бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде, һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде.
…Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт – генералмыни! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шофёры «студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде – Заһриларның капка төбенә машина килеп туктауга, халык җыелды. Авыр чемоданнарны, сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофёр кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куеп торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына җыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шофёрга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да боҗралы, хуш исле төтен сибеп сөйләнә башлады.
– Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык – особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде…
Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча, тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да калтырап елый башлады.
Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.
– Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим, – диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет кайтты.
Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.
4
Мөселманнар кавеме яши торган йортка сәлам.