Читать книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев - Страница 5
Кеше китә – җыры кала
(Повесть)
Йомры башлы, кәкре аяклы ир бала
ОглавлениеИнде ул көннәр артта калдылар.
Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә Сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде.
Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын… Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабан туена чакырырга дип, әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың-дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә ачы бал исе тулды. Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күрше-күләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә дә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, көтмәгәндә үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады.
…Шәйхи солдат әсирлектән кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде – әтисенең җыйган акчасын чәлдереп, Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар – Шәйхи солдат, төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде.
– Кайда йөрдең, дуңгыз? – диде әтисе.
– Мин, – диде Шәйхи, – нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны алып, Теләчедән кара бия алып кайттым.
– Борчактыр инде синең, – диде әтисе мәрхүм.
– Борчакмы, брохмы, – диде Шәйхи, – чыгып кара әле.
Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып кара бия басып тора.
– Ну задур егет икәнсең, – дип, карт нишләргә белми сөенде.
Ә икенче көнне егет, кара бияне җигеп, күрше авылга китте. Анда әсирлектә бергә булган дус егете Әхмәдулла бар иде. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кыз килгән иде – Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңлесе чайрап йоклап яталар.
– Кайсы синеке? – диде Әхмәдулла шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде…
– Менә, – диде Шәйхи, – шушысы.
Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр.
Яшь чакта Шәйхи хәлфә бик күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак, каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда, хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде. Шәйхи дә эчкәрәк шыкаймакчы иде – салам кыштырдады. Шуннан син күр дә, мин күр. Теге явыз сикереп тә торды:
– Бу кемнәр була тагын, оятсызлар? – дип тавыш чыгарды.
Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты…
Шулай да әсирлектән кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул вакытта андый фонарь юк – кешегә күрсәтсәң, аны җен дип беләләр. Чоланда качып торды – исәбе тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе, кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый, комганын алып чоланга чыгуы булды – Шәйхинең аягына сөртенде.
– Каравыл! – дип кычкырып та җибәрде. Шәйхи дә, аңышмастан, тегенең күзенә электрик фонарен гына төбәде… Мәрхүмә ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркулыклар койдырды.
Ачы балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шуларны сөйләде.
– Ә минем яшь чакта андый хәлләр аз булмады, – диде ул, кызып. – Уникенче елны җәй көне укудан кайттым, карт хәзерәт авырып ята – әле берсенең ире еракка китә, әле берсенең баласы туа. Хәзерәтнең дога кылып сәдака алырлык та чамасы юк. Менә бервакыт хәбәр тарала: Кәлимулла малае, – янәсе, мин – зур укыган кеше, дип сөйли башлыйлар. Менә бер карчык бер тәлинкә ясмык оны күтәреп килә – сыеры чирләгән. Икенче берсе тегүгә чыга – юл сәдакасына тагын бер тәлинкә ясмык оны. Мин авырсынып кына дога күндерәм – анысы була, әмма егет кеше бит, миңа ясмык оны ни чуртыма. Атна-ун көн узмый, төшереп алган яшьтәшләр бер базарда сүз ыргыталар.
– Без, – диләр, – сине туйдырабыз, сорыкорт син, – диләр.
Миңа шул җитә калды. Кызган баштан чатыр чабып, атны күбеккә батырып, авылга кайтып кердем дә урам уртасында тавыш чыгардым. – Кемгә бер тәлинкә ясмык оны бирәсем бар, килеп алыгыз, – дип, базарда бодай саткан акчаны урамга бич чәчеп бетердем.
Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. Әти дә бик тәртипле крәстиян иде, аннан соң мин – авылда бердәнбер укымышлы кеше. Унөченче елда Кара Чыршыда балалар укытып йөрдем. Безнең халык бик кара иде – мин балаларны бер ел эчендә әдрис язарга, хат язарга өйрәтмәкче булдым. Картлардан бер-ике куштан каршы килә генә бит. Берсе – Гайфулла куштан иде – Ташлытау базарыннан кайтышлый, мәктәп ишеген кагып, мине чакырып чыгара. Толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора.
– Синме, – ди, – минем малайга хәрендәш алып килергә куштың?
– Әйе, – дим, – мин куштым.
– Ә аңа хәрендәш нәрсәгә?
– Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш – шуңа.
– Аңа нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән кешегә хәрендәш нәрсәгә?
– Соң бит, – дим, – әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк.
Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдеңме?» – дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син исерек баштан килеп монда мәптекне мыскыл итмәкче буласыңмы? Толып якасыннан учлап тотып, үземә таба суырып алдым да, ярабби, берне ияк астына җиббәрдем… Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. Икенче вакыт авыл җыенында миңа бәйләнеп ята: беләм мин сезне, ди, укыган кеше – чукынган кеше ул, ди. Сез, ди, үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчеп ятасыз, безнең кара халык шикелле түгел, ди.
– Менә, – мин әйтәм, – ту-ты, шул, – дим, – сез дә менә тегенди-мондый кирәге, җае булганда шулай чәйнек борыныннан гына эчә торган булыгыз, – дип сүгәм тегене.
Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук башлады.
– Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиян хезмәтендә булдым, Кара Чыршы колхозында лабогрейканы миннән башка берегез дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән? Ә мин күпне күргән кеше… Әйе. Әсирлектән кайтышлый, мин сиңайтим, Мәскәүнең Саломанский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Әсирләрне җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Ибраһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде. Ул да сөйләде. «Сезнең, – диде ул, – теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз: хөкүмәт үзебезнеке, хезмәт ияләренеке, – диде. – Менә, – диде, – шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк…» – Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз.
Бераздан тальянын күтәреп Миңлегали килеп керде. Миңлегали – Шәяхмәтнең апасы Фәхерниса малае, яшьли әтисез калып, һәрвакытта да нәселдә ирләр мәҗлесе булганда олылар чутыннан йөрде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, карт-корыны җыр дөньясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәяхмәт, кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады. Зәйнәб җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте, һәм тамагын кырып әкрен генә ул да җырлап җибәрде:
«Мохтасар»ның дәресендә
Караганым «Җамигый».
Сезнең белән мөгамәләм
Булса иде даими.
Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде, чират үзенә җиткәч кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең җыры тәмам булуга, ул: «Әйт шуны, кода», – дип күтәреп алды да елтыр кара күзләрен бит җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап җибәрде.
Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман да әле тез башына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә сиптерәләр иде.
Шәфәкъ алсу нурга төренгәндә, унлы лампа гөлт-гөлт килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады – Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер ходлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабантуйга барырга әзерләп тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән исе, ат, сыер абзары исе белән аралашып ниндидер башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде.
Кызарып кояш чыкканда, барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. Арба кырыена башын асылындырып, Хәкимулла ыңгыраша-ыңгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер йомры башлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде – шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен дөнья, аның бөтен кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер дөньяда бернәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык дөньяда бөтенләй юк сыман иде…
Йә, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкмаса, шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда аралыкка, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды.
– Ах-ха-ха, – дип кешнәде шул чакта Борһан, – ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң, беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә… Ах-ха-ха!
Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп, үксеп-үксеп елый иде.
…Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар… Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!
Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, адәм балалары, – диде ул гүя, – йоклагыз! Бу – сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз – бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!»
Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолётлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.