Читать книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев - Страница 5
Без – кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Зарифуллин калырга булды
ОглавлениеИке атна чамасы вакыт үтте.
Дәрес бара.
Бүген томанлы һава, басу түрендәге кибәннәр күренми. Хәер, аларны инде ындыр табагына ташый башлаганнар иде. Авыл басуындагы шул кибәннәргә карасаң, ничектер җанга рәхәт булып китә иде, инде алар да югалып бара.
– Ян Амос Коменский, – ди кылыч борынлы педагогика укытучысы, – баланың дөрес тәрәккый итүе өчен дүрт шартны нигез итеп ала. Бу турыда сез беләсез. Менә хәзер Коменскийның «Бөек дидактика» дигән хезмәте турында кем миңа сөйләп бирер. Ягез әле, ягез!
Укытучының бусы да күзлекле. Тик монысының күзлеге зәңгәр һәм бик калын. Шуңа күрә ул җанга салкынлык өрә. Укытучының бармагы журналдагы исемлек буенча түбән төшә. Бармак «А» хәрефен узды. Абдуллинның авызы ерыла. Ул елмаеп артка карый. Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала – бармак «Б» хәрефеннән дә узып китте. Гыйззәтуллинның бите ап-ак киндергә әйләнә: зәңгәр күзлекнең бармагы шул фамилия тирәсендә туктап кала.
– Моны безгә әйтеп бирер… Хәзер моны безгә әйтер… безгә әйтер…
Йа Хода! Нигә дип шулай газаплыйсың! Әйт, тизрәк әйт фамилиясен, кем булса да булыр, тик болай газаплама гына!
– Моны безгә хәзер бик яхшы итеп сөйләп бирер… Зарифуллин.
Кинәт кенә Гыйззәтуллинны очкылык тота башлады. Педагогика дәресе аның өчен ул кадәр куркыныч түгел, ләкин ул һәрвакыт «педагогика» сүзен әйтә алмыйча иза чигә. Педагогика расписание буенча беренче дәрес булып керә, гомуми торактан училищега килеп җиткәнче, салкында авызлар күшегеп бетә… Туңган авыз белән «педагогика» дип әйтүе, әлбәттә, уен-муен түгел. Монда теләсә кем буталырга мөмкин. Гыйззәтуллин – әгәр аны педагогика дәресендә бастырып куйсалар – бер дә исе китмичә генә «федәикә» дип сөйли бирә. Булмастаен белгәч, ул инде бөтенләй башын ватмый… Бәхетсез Зарифуллин исә Коменскийның «Бөек дидактика»сы турында сөйләргә дип басты. Сипкелле яңагын зәңгәр бишмәтенең сап-сары мех якасына яшерде. Өметсезлек белән күзләрен тәрәзәгә төбәде. Анда кыеклап яңгыр ява, мондый көнне колхозда эш булмый. Каравыл өенә җыелып тәмәке төреп, күргән-белгәнне сөйләп яту никадәр рәхәт була иде.
– Йә, йә, Зарифуллин… Аны сөйләргә кыенсынсаң, Иоганн Генрих Песталоцци карашларына туктал. Бөек швейцар педагогының баланы тәрәккый иттерү турындагы карашлары нидән гыйбарәт?
Үтерде. Суйды. Ах, ике-өч йөз ел элек Коменский белән Песталоцци туганчы укуы бик җиңел булгандыр. Зарифуллинның күз аллары караңгылана, аның алдында ниндидер боҗралар очып йөри башлый. Ул тузып юкәсе чыккан чабатасын берөзлексез идәнгә ышкый. Кичә урамда эт тизәгенә басылган булырга тиеш. Юкәне харап итә инде ул. Авылга кайтканчы таралып китсә, нишлисе булыр? Ах, тукта әле, нинди юкә. Песталоцци бит әле. Ә зәңгәр күзлек әйтерсең тырнак астына энә тыга…
– Йәле, йәле, сөйләп җибәр әле. Ә? Әллә кыенмы? Уйла, уйла яхшылап.
Зарифуллин бүген үк училищедан качарга карар бирде. Аның кашлары, керфекләре тирләде. Шул минутта ул үзенең баш миен бик сыек хәлдә итеп күз алдына китерде. Баш мие шулпаланган! Тизрәк качарга кирәк! Тизрәк авылга, үҗәт, каты муенлы үгезләр арасына, җылы ат абзары тирәсенә! Ул барысын да күтәрер, өстерәр, ындырга төнге сменага чыгар, тик менә бу Коменский белән Песталоццидан гына коткарыгыз…
– Песталоцциның педагогик идеяләрен кем дәвам иттергән? Яле, яле, Зарифуллин.
Сыекланган ми чайпалып алды.
– Дистервег, – диде Зарифуллин шатлыксыз гына. Аңа хәзер барыбер иде.
– Ого, ого, молодец! Менә молодец, Зарифуллин. Яхшы, бик яхшы бу.
Зарифуллинга тагын кайгы төште. «Бик яхшы» дип торганда ничек итеп училищедан качарга инде?
Дистервег турында Әлтафи сөйләде. Әлтафи класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. Аның кесәсе әллә ничә җирдән янып тишелгән. Ләкин ул телгә оста.
– Дистервег бөек педагог булган, – дип күз дә йоммыйча алып китте ул. – Ул бик күп китаплар язган. Аның китаплары бик зур әһәмияткә ия. Ул анда балаларны яхшы тәрәккый иттерергә кушкан. Шулай итеп, Дистервег бик зур әһәмияткә ия булып тора.
Әлтафи «бишле» алды…
Тәнәфес вакытында Зарифуллин белән Гыйззәтуллин коридор башына барып нәрсәдер сөйләшеп тордылар, йөзләрендә шатлык дигәннең әсәре дә калмаган иде. Зарифуллин ябыгып киткән, педагогика дәресе аның итен суырган кебек иде. Класс бүлмәсенә ул тәртә арасына җигелергә кергән үҗәт үгез кебек авыр керде. Аның артыннан ук Мәскәү татары күренде. Үтүкләнгән чалбардан, ефәк шнурлы, ялтыравыклы кап-кара ботинкалардан, ап-ак күлмәктән. Шул ук хәрәкәтләр: зур тарагы белән озын чәчләрен янга сибелдереп рәтләде, күзлеген сөртте, көмеш чылбырлы куен сәгатен чыгарып өстәлгә куйды… Класста көр тавыш яңгырады.
– Узган дәрестә, ребятки, без сезнең белән «Слово о полку Игореве» әсәрен өйрәнә башладык. Мин бүген тагын үзем укыйм. Сез тыңлап кына утырыгыз. Рус теленең байлыгына, әсәрнең көенә игътибар итегез. Борынгы шагыйрь менә ничек язган: «Трубы трубят в Новгороде, стоят боевые знамена в Путивле. Игорь ждёт милого брата Всеволода. И сказал ему Всеволод: «Один брат, один свет, светлый ты, Игорь!..»
Тигез, көчле, яңгыравыклы тавыш. Бу тавыш безнең хыялларны әллә кайларга алып китә. Без үгезләрне, кибәннәрне онытабыз. Дөньяның чиге безнең авыл басуындагы кибәннәр янында гына түгел икән. Дөньяның яратылышы да күптәннән икән. Тарих бик карт, бик тәҗрибәле икән. Ә без тарихны нибары сугыш – кырык беренче елгы сугыш башланган көннән генә башлана дип уйлый идек.
Мәскәү татары күзлеген сала да кия, сала да кия. Безнең туң миләребез үзеннән-үзе кыймылдый, без инде хыялыбызда кыпчаклар, славяннар арасында йөрибез. Менә өермәдәй кыпчак гаскәре… Менә тимер алкалы җиләннәр, авыр шлемнар кигән, чукмар тоткан славяннар. Зур тояклы атларына атланып алар далада баралар. Атларының аяк астында җир селкенә… Гомер буе походларда йөргән, баш астына ияр салып йоклый торган сугышчылар…
«А мои куряне – опытные воины, под трубами пеленаны, под шлемами взлелеяны, с конца копья вскормлены, дороги им известны, овраги знакомы, луки у них натянуты, колчаны открыты, сабли заострены; сами скачут – словно серые волки в поле, ища себе чести, а князю славы…»
Бераздан без моны хор белән укыйбыз. Мәскәү татары безнең тигез тавышыбызны ишетеп шатлана, күзлеген сала-кия:
– Во! Во-во! – дип нишләргә белми. Шул хәлдә тәнәфесне бүлдереп кыңгырау чылтырый…
– Калырга! – дип хәл итте Зарифуллин. – Калырга, тырышып карарга кирәк.