Читать книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев - Страница 7
Без – кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Йокы килә
ОглавлениеАвылдан училищега кадәр нәкъ унике чакрым. Тулай торакка кичтән барып кунасы килми. Ял көнне анда салкын, шыксыз була. Болай, ичмасам, атна кыскара: биш кич кунсаң, атна тәмамлана. Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы – әҗәл. Кемдер: «Дүшәмбе – авыр көн», – дип әйткән, имеш. Ул кеше моны инде дүшәмбе көн иртән йокыдан торуны искә алып әйткәндер.
Тышта әле караңгы. Утлар алынмаган. Буран себереп тора. Менә Рәдифләр тәрәзәсе. Ут юк. Рәдиф сигезенчене бетергәч прицепщик булып эшли башлады да менә кышкы төндә рәхәтләнеп йоклый. Алар өендә йокы аеруча тәмле. Менә киң чиста идән. Анда тәгәрәшеп Рәдифнең энеләре йоклый. Аска толып, тун җәйгәннәр. Чәбәләнеп беткәннәр. Бер энесенең аягы икенче бер энесенең муенына салынган. Ә иң кечкенәсе, ике яшьтәгесе, мүкәләгән килеш капланып яткан. Аларда һәр төнне шулай. Их, нигә генә укып йөрергә, нигә прицепка гына утырылмаган соң?
Авыл артта калды. Алда кара-кучкыл урман. Анда буран юк, бүрекнең колакларын ычкындырасың. Тып-тын, җылы. Менә аланда печән кибәннәре. Ул кибәннең астында бик рәхәттер. Анда берәр җәнлекнең оясы бардыр. Алар, әтисе, әнисе, балалары бергә җыелышып, җир җиләге исе килеп торган печәндә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Их, нигә безнең заманда могҗиза булмый икән? Булсын иде менә шулай: синең каршыңа бер кеше килеп чыга. Ул сине таный. Болай ди:
– Энекәш, бүген уку төштән соң бит…
Менә шуннан, нәкъ шушы турыдан печән кибәннәре янына кереп китәр идең дә астына ук кереп йоклар идең. Озак итеп, рәхәтләнеп йокларга иде. Ләкин теге кеше чыкмый… Кибәннәр инде артта калдылар.
Яктыра башлады. Урман да бетте. Кырда салкынча, себерә торган буран. Иртәнге сорылыкта урман кырындагы училище бинасы күренә. Бер катлы агач йорт, урман буена сыя алмыйча, кырдагы кар диңгезенә таба сузылып таралып ята.
Класста җылы. Морҗа исе, башка тия торган зәңгәр ис. Бөтен буыннар талып кала, тар парта арасында тик утыруы шундый рәхәт… Ләкин күзгә нәрсәдер өелә, нәрсәдер укытучы өстәле яныннан очып килә, туп-туры синең күзеңне каплый, баш аска төшеп китә… Юк, бу әйбер бинокль икән. Әнә шуның ике трубасы эченә йокы тутырылган. Тыгызлап. Шул бинокль кара тактадан ычкына да, салмак кына тирбәлеп, синең күзеңә килеп терәлә. Менә труба эчендәге төтен сыман әйбер чыгып, синең күзләреңне каплый. Баш кисәк кенә аска сыгылып китүгә, бинокль юк була.
Әллә каян укытучы тавышы ишетелә:
– Баш килеш: Буран
Иялек килеш: Буранның
Юнәлеш килеш: Буранга, –
дип нәрсәдер сөйли. Шул арада бу сүзләр барысы да вак кисәкләр булып оча башлыйлар. Аларның һәрберсе бер кисәк йокы икән. Алар күзгә килеп керәләр, башны авырайталар. Баш тула. «Буран, буранның, буранга… Буран, буранның, буранга…» Өстәл янында басып торган апа да һич тә укытучы түгел. Ул теге, печән кибәннәре янында очрарга тиешле кеше икән. Ул кеше дә түгел, әллә нинди мамык сыман төтеннән оешкан бер гәүдә икән. Ул үзе йокы икән. Менә ул аз-азлап йокы очырта икән.
– Буран, буранның, буранга…
Буран, буранның, буранга…
Мамык сыман гәүдә бөтенләй таралып беткәч, барлык укучыларга башларын өстәлгә салып теләгәнчә йокларга рөхсәт ителәчәк икән… Юк, алай түгел, монда парталар юк, бу – печән кибәне төбендә икән. Менә хуш исле печәнне тишеп кергәннәр дә, йомшак тәпиләренә башларын салып, ике куян йоклап ята. Ул куяннарның берсе – баш килеш, икенчесе иялек килеш икән. Ә кибәннең бу ягын өстән зур итеп казыганнар. Анда Рәдиф үзенең энеләре белән йоклап ята. Кечкенә энесенең аяк бармагы Рәдифнең авызына ук тиеп тора, барысы да күкрәкләрен селкетә-селкетә мышныйлар. Шунда ук кибән төбендә бер патефон әйләнеп утыра. Пластинкадан бию такмагы ишетелә:
– Буран, буранның, буранга…
Шул көйгә кибән арасында бер олы апа бии. Үзе бии, үзенең күзләре йомык, рәхәтләнеп йоклый. Әһә, ул таныш кеше татар теле укытучысы Рабига апа икән. Куяннар да, Рәдиф тә, аның энеләре дә, Рабига апа да рәхәт чигәләр… Тик сине генә ниндидер ачы тавыш бүлдерә. Ул кыңгырау тавышы икән.
Грамматика дәресе тәмам.
Өйгә эш: «Чиләк» сүзен, һәр ике санда төрләндереп, дәфтәргә язып килергә…
Рабига апа җәнлек тиресеннән теккән соры тунының җиңеннән кулларын чыгара. Аның дәресе дүшәмбедә беренче сәгать булганлыктан, соңга калучылар да, йоклап утыручылар да була. Йоклаган укучыларга ул ачуланмый. Тик дәресеңне генә белеп кил.
– Сезнең каныгыз азайган, – ди ул. – Менә сугыш бетәр, теләгәнчә шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш ашарсыз. Йоклау – кан азлыктан ул…
Шулай да йокы – рәхәт эш.