Читать книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев - Страница 9
Без – кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Онегин су алырга чират тора
ОглавлениеЯлтыравыклы ак чынаяк таш белән тышланган мич. Өске ягында бизәкле ташлар. Җиз капкачлы куышлар. Мичтә, шарт-шорт килеп, ак чыршы яна. Тәрәзәләр зәп-зәңгәр булып каткан, төнге буран, үзенә бер корбан сорагандай, түбәне чытырдата. Элекке заманда бу йорт зур алпавытның дачасы булган. Шәһәрләшкән алпавыт җәйләрен шушы мәһабәт агач йортта, сирень бакчасы эчендә яшәгән. Нибары егерме биш ел элек әле шулай булган. Әлбәттә, алар үзләренең нәзек бармаклы, ак чырайлы курсистка кызлары белән бу йортта гәпләшеп чәй эчкәннәрдер, асраулар подносларга салып аларга ширбәт ташыганнардыр…
Ә бүген бу йортта мич каршында без утырабыз. Мәскәү татары мич яктысында тез башына минем сочинениене куйган да тикшереп утыра. Хата турында сүз озын булмый: «Ничек кирәк иде?» – дип кенә сорый да дөресен әйткәч төзәтеп куя. Ә менә дөрес язылган урыннардан баруы бик авыр. «Ни өчен болай яздың? Нинди кагыйдәгә нигезләп? Ә ни өчен алай түгел?» Шулай сорый да күзлек өстеннән карап куя. «Так, так, так…»
Шуннан ул торып өстәленә бара. Анда аның төреп куйган тәмәкесе була. Шуны алып килә дә мундштугына киертә, мичтән кыскыч белән күмер ала, тәмәкесенә ут кабыза. Тирән итеп бер суыра да, күзлек өстеннән карап:
– Давай закурим, – ди.
Мин каушап китәм, борын йомшый. Бер сүз дә дәшмим. Ә ул тәмләп бер суыра да болай ди:
– Мин сиңа болай, шаярып кына әйтәм, кызык өчен генә. Син тартма әле аны. Менә актык курскача миндә русча укысаң – югалмассың. Сине тормышта зур эшләр көтә. Бервакыт син зур, хөрмәтле кеше булырсың да минем янга, миңа рәхмәт әйтергә килерсең. Шул вакытта син миңа «Давай закурим» диярсең. Миңа бик яхшы сортлы папирос тәкъдим итәрсең. Ул вакытта сугыш беткән булыр, мин дә Мәскәүдә булырмын…
– Ә беләсеңме, «мундштук» каян алынган? «Мунд» – немец сүзе, авыз дигән сүз. «Штук» – әйбер дигән сүз. Авызга каба торган әйбер. Галстук та шулай бит. Немецча муен яулыгы дигән сүз.
– Ә син татарның классик әдәбиятын беләсеңме? Русча әлегә берни дә укымаганыңны беләм. Ләкин син бик күп нәрсә белерсең. Карл Бишенче: «Испан теле – Алла белән, француз теле – дуслар белән, немец теле – дошман белән, итальян теле хатын-кыз белән сөйләшү өчен уңайлы», – дип әйтә торган булган. Ләкин мәшһүр Ломоносов болай дип өстәгән: «Әгәр дә император җәнаплары рус теле белән дә таныш булса, ул телдә боларның һәркайсы белән дә сөйләшү мөмкинлеген күргән булыр иде. Ә татар телендә роман язучылардан кемнәрне беләсең? Шәриф Камалны гынамы? Башка кешене ишеткәнең юкмы? Башка зур язучылар булмаганмы? «Казакъ кызы» дигән әсәрне ишеткәнең бармы?
Ул мичкә утын өсти. Минем тез башларым җылына, чабатадан парлы юкә исе күтәрелә. Укытучы пиджагын сала, жилеткадан гына кала, ләкин галстугын салмый. Ул шкафыннан кара күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китап күтәреп килә.
– Менә бу 1898 елгы басма, – ди ул, бик саклык белән генә китапны ачып. – Икенче курста без моны узарбыз. Бу, брат, бөтен китапларга китап. «Евгений Онегин»… Моны яратмаган кеше рус телен белә алмый. Бу әсәр – бөтен рус теленең амбары. Татьяна нинди гүзәл кыз, ә?
Не спится, няня: здесь так душно…
Ул, күзлеген сала-кия, күңелдән укып китте.
– Ничек диләр, Евгений Онегин – артык кеше, дип укыталармы? Юк, алай гына түгел шул. Монда бөтен бер заманның фәлсәфәсе, теле, сулышы. Әгәр син шушы әсәрне ярата алсаң – рус әдәбиятын үзләштерә алырсың… – Һәм ул Онегин турында укып китте.
Тышта буран һаман улый. Сугыш кырында да шундый зәһәр буран булса, анда бу төнне күпме кеше катып үләр…
…Карт укытучы җылы өеннән мине соң гына озатты. Мин киез итек, чабата исе килеп торган тулай торакка кайтып йокларга яттым. Зарифуллин тешен шыгырдата, Гыйззәтуллин авызын чап-чоп китереп саташып нәрсәдер ашый иде.
Минем төшемә төнлә Евгений Онегин керде. Ул кап-кара ялтыравыклы цилиндрдан, ак перчаткалардан һәм бер саплы күзлектән иде. Имеш, иртәнге якта ашханәдә кайнар су алырга аның белән бергә чират торабыз, икебезнең дә кулда немец солдатының котелоклары, Онегинның да аягында чабата.
…Ул кышны, сочинение язган саен, һәрберебез укытучының мич каршында әдәбияттан өстәмә дәрес алып кайттык.