Читать книгу Моабитские тетради - Муса Джалиль - Страница 30
Моабит дәфтәрләре
Мәхкүм[1]
ОглавлениеХөкем булды бүген, аны үлем
Җәзасына хөкем иттеләр.
Ул еламый, соңгы күз яшьләре
Күптән инде агып киптеләр…
Төрмә тып-тын; моңсу караш белән
Күктән карый тулган ай гына.
Ә ул, мескен, балам – йөрәк парәм
Ятим үсә, диеп кайгыра.
Сентябрь, 1943