Читать книгу Моабитские тетради - Муса Джалиль - Страница 34
Моабит дәфтәрләре
Кандала
ОглавлениеТөрмә күңелсез, анда тычканнар
Һәм сәке тулы кандала туе.
Кайвакыт шулай мин эч пошканнан
Кандала чүплим, ятып көн буе.
Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен
Ватасы иде, сүтәсе иде.
Кандала итеп хуҗаның үзен
Тотасы иде, сытасы иде.
Сентябрь (?), 1943