Читать книгу Кая бара бу дөнья? - Наиль Шарифуллин - Страница 10
Коелмаган һәйкәлләр, яки Тарихлы тарихсызлык
ОглавлениеТатар холкы, аңы, бүгенгечә итеп әйткәндә, менталитеты… Бу турыда сүз инде күп сөйләнде бугай. Таркаулык, хөсетлек, тарлык, ваклык, масштабсызлык. Аздан канәгать булу. Зур проектларга алына, тоткан җирдән умыра белмәү. Боларга, һич икеләнми, тарихыбызга булган битарафлыкны да өстәп булыр иде…
Архивларда тарих өйрәнмәгән, ләкин үз милләтен чын-чынлап яраткан гади татар улы – мин фәкыйрегез – халкыбыздагы шушы саналып үтелгән начар сыйфатларның сәбәбен дүрт гасыр ярым барган кире селекция, асу-кисү, чукындыру, икенче сортлы ясарга тырышу нәтиҗәседер дип уйлый идем. Анысы да бардыр, әлбәттә. Тик менә «Казан утлары» нда Әхмәт абый Рәшитнең язмасын укып, Казанны алганда, Явыз Иван ягында 50 мең татар сугышчысы сугышканын белдем. Юк, андый ук надан дип уйламагыз, Казанны алганда сатлык җан татарларның хәтсез булуын белә идем. Ләкин ул кадәр икәнен… 50 мең бит – ул заман өчен бик тә зур сан. Автор бераз ялгышкан дип уйлап, яртылаш киметкәндә, 20–30 меңе дә аның шактый ич. Ни өчен шулай килеп чыккан, руслар татарның шактый олы өлешен нәрсәгә, ничек сатып ала алганнар? Димәк, ул вакыттагы холык-менталитет та бүгенгедән аз аерылган булып чыга түгелме? Аңлашылмый. Бөек төрки халыкның бер өлеше булган татарларда андый сатлык җанлык генетик яссылыкта ята алмый ич инде?
Моның ише һәм күпкә гадирәк башка сорауларга җавап эзләп тә таба алмаган вакытларда, кәеф кырыла, үзеңне тарихсыз, нәсел-ырусыз зат итеп сизә башлыйсың. Бер мин генә микән андый халәттә калучы? Уртакул татар кешесе үз милләтенең тарихын ни дәрәҗәдә белә? Миңа калса, гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз белә. Академик журналлар чыгарып кына, милләтне тарихлы итеп булмый шул. Бу юнәлештә күпкә киңрәк, масштаблырак эш кирәклеге ачык ич. Андый гыйлемнең, аңлатуларның белем бирүдән тыш олы тәрбияви көчкә ия булачагы да бәхәссез. Халык китап, журнал укымаган бу четерекле заманда тарихыбызны популярлаштыруда телевидение зур роль уйный алыр иде дә бит. Әмма бөтен бәла да шунда: юк андый тапшырулар. Сәбәбе дә аңлаешсыз. Кем комачаулый тарихи-популяр тапшырулар оештырырга, даими алып барырга? Мәскәүдән шүрлибезме, әллә күптәнге гадәт буенча үзебезгә үзебез аяк чалабызмы? Икенчесе дөресрәк төсле. Һаман да шул каһәр төшкән сыек менталитетмы, тарлыкмы? Үзебезне, тарихыбызны бүтәннәргә, башка милләтләргә күрсәтүне әйткән дә юк, үз халкыбызга булса да өйрәтәсе иде бит. Юк, булдыра алмыйбыз. Юнәлешсез, сүлпән «Кара-каршы» ны да тарихи тапшыру дип әйтеп булмый. Кемгә кирәк соң халыкны мондый наданлыкта тоту? Иманым камил, татарның үзенә түгел. Әмма татарны шушы халәттә тотучы татар үзе.
Тарихны, үз тарихыңны тирәнтен белү – милләтнең затлылык күрсәткече ул. Бу – аксиома. Без, тарихыбызга битараф булып, үз-үзебезне затсызлыкка куып кертәбез. Инкыйраз килә дип лаф орабыз. Килер инде, килмичә, гади генә проблемаларны да чишә белмәгәч. Кая безнең мондый эшне күтәрергә, күз уңында тотарга тиеш чын зыялыларыбыз?Әллә аларның күбесе Казанда юбилейлар үткәреп йөрергә, милләт өчен туй генераллары булырга, шапырынырга гына хирысмы? Милләтнең бөтен эчке бәлаләре шул сыйфатлы, затлы зыялыларыбыз азлыгыннанмы соң әллә?
Татар тарихында күпмедер сай йөзүем, гуманитар булып җитә алмаган технарьлыгым, үземнән генә тормаган «наданлыгым» аркасында, сыртка таяк алган чаклар да булгалады. «Ватаным Татарстан» газетасында «Печелгәнлек бәласе» исеме белән чыккан, татардагы бөек шәхесләр, фидакярләр дефициты хакындагы язмам өчен язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовадан ярыйсы гына эләккән дә иде үземә. «Үз тарихыңны белергә кирәк» дип атала иде ул мәкалә. Андагы тәнкыйть белән мин килештем дә, килешмәдем дә. Һәм менә 50 меңле сатлык җаннар армиясе, аның килеп чыгышы хакындагы сүз, сорау тагын шул язманы искә төшерде, һәм мин, шактый соңга калып булса да, теманың актуальлеген искә алып, ул язмага, андагы кайбер аргументларга ныграк тукталырга булдым.
Фәүзия ханым ул мәкаләсендә без аз белгән, әмма белергә тиеш булган Батырша, Җангалиләрне, Хәсән Карачуриннарны санап чыга. Аларны милләтнең үткәндәге фидакяр шәхесләре итеп күрсәтә. Килешәм. Үзендә күпмедер татарлыкны саклаган уртакул татар кешесе, Батырша каһарман турында Җәмит Рәхимовның романын укып, азмы-күпме хәбәрдар була аладыр, анысы. Әмма урамга чыгып, ун татардан «Кем ул Батырша?» дип сорасаң, берсенең булса да ачык һәм аңлаешлы итеп җавап бирүе бик шикле. Ә башка шәхесләр, мәсәлән, автор күрсәтеп үткән Җангали хакында? Язмада урын алган шәхесләр хакында тарих галимнәреннән гайре белүчеләр, гомумән, юк дисәк тә дөрес булыр. Тик татар җанлы табиб, инженер, укытучылар, бик кызыксынган очракта да, тарих журналлары алдырта, әллә кайдагы үзәк архивларга барып, үз бабаларыбызның үткәнен, татардагы милли азатлык хәрәкәтенең үзенчәлекләрен өйрәнеп ята алмый. Шунсыз белә дә алмый. Чөнки, әйткәнемчә, көндәлек матбугатта киң һәм популяр мәгълүмат юк хисабында. Монысы бер яктан. Икенче яктан, шул ук Батырша хәзрәткә, Фәүзия ханым язганча, милли каһарманга, мәркәзебездә ни өчен бүгенге көнгә кадәр бер генә һәйкәл, аның туган төбәгендә музее юк дип, мин сорамыйм да инде. Халкыбызның, җитәкчеләребезнең холык-фигылен яхшы белгәнгә күрә. Һәйкәлне, күпме сөйләнеп йөреп тә, без әле Казанны алганда шәһит киткән сугышчыларыбызга да куя алмыйбыз. Бу – без толерантлык дип атаган куркаклык, «өлкән агайның» ачуы берүк чыга күрмәсен дип койрыкны бот арасына кыстырып йөрү, мескенлек түгелме? Казан урамнарының бер-икесе Батырша яки Хәсән Карачурин исемен йөртә алыр иде бит. Әмма йөртми. Моңа үзебез, булдыксызлыгыбыз, бүгенге «печелгәнлегебез» гаепле түгелмени?
Конец ознакомительного фрагмента. Купить книгу