Читать книгу Кая бара бу дөнья? - Наиль Шарифуллин - Страница 6
«Печелгәнлек» бәласе, яки Татарда шәхесләр булырмы?
ОглавлениеКими, позицияләребезне югалта барабыз. Һаман акрын-акрын гына чигенәбез. Шул акрынлык, руслашуга «йомшак керү», «эзлекле чигенү» аркасында, халыкның күбесендә милләт алдында торган фаҗигане тоемлау сәләте дә тәмам юкка чыкты бугай. Халык бу процессны ниндидер бер эволюция, кояш баешы кебек үк котылгысыз хәл дип кабул итеп килә башлады түгелме?
Көндәлек матбугатта милләтебезнең бүгенге мөшкел хәле, киләчәге турында кайгыртып, җан атып, кайчакларда йөрәктән кан тамызып язылган язмалар шактый күренгәли. Язучылар, журналистлар чаң кагып ала, сәнгать әһелләре, галимнәребезнең кайберләре канәгатьсезлек күрсәтә, бик сирәк кенә башка һөнәр вәкилләре дә үз сүзләрен әйтеп куялар. (Хакимияткә рәхмәт, тыймый, без мәхлукларга олы ташлама ясый: сөйләнсеннәр шунда, тавышланган булсыннар, хәзер халык газета укыймыни. Яки чебеннең дулап кайчан тәрәзә ватканы бар?)
Матбугатның мөмкинлекләре бүген шактый чикле. Милләт өчен ачынып язган ул язмалар халыкның бер 10 процентына барып җитә микән? Барып җиткәннәрнең милләтебезнең аяныч язмышыннан йөрәкләре кысылып куямы? Әллә күпчелек өчен, «ике дөнья, бер морҗа» дигәндәй, барыберме? Миңа калса, хәл, бераз гадиләштереп әйткәндә, милли җанлы зыялыларыбызның күбрәк бер-берсенең мәкаләләрен укудан әллә ни ерак китми төсле.
Сафларыбыз, ни кызганыч, артмый. Реаль эффект юк чутында. Сүзләр, борчылу, ут йоту бар, гамәлләр юк. Конкрет эшләрсез бөтен моң-зарыбыз ниндидер бер сукрану, стенага борчак ату гына булып кала. Шунлыктан хакимиятнең дә зыялыларыбызныкы белән бергә сызларга тиеш, ләкин шушы көнгә кадәр сызлап карамаган башында, бу яктан алганда, бер проблема да юк. «Эт өрә, кәрван бара». Гәрчә, элекке гадәт буенча, халыкның күбесе конкрет эшләрне башкалардан бигрәк җитәкчеләребездән, хакимияттән көтсә дә, дүрт күз белән алар авызына карап торса да…
Уртакул татар кешесенең йокымсырап яткан милли хисләрен уятуда электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләребезгә караганда күбрәк эшләргә дә сәләтле югыйсә. Тик күпчелек халык көн дә чекерәеп карый торган телевидениедән, бигрәк тә үзебезнеке, милләтнеке саналган «Яңа гасыр» каналыннан, бу темага сыңар тапшыру да күренми. Гүя андый проблема бөтенләй юк. Нишлисең, ил масштабында булсын, республикада булсын, телеканаллар власть контроле астында. Гражданлык җәмгыяте юклыктан, безнең пассивлыктан файдаланып, югары җитәкчелек иң үтемле мәгълүмат чарасын инде күптән үз ихтыяҗларыннан чыгып узурпацияләгән. Күрәсең, халыкның караңгылыгы, манкортлыгы, тамак колы булуы – безнең җитәкчеләр өчен дә бал өстенә май.
Русларның үзләрендә, ярар, милли проблема юк. Булганы да демократияне, сүз иреген күпсенүдән. Ә бездә? Ни өчен бездә, телевидениедә, тәфсилле, үтемле итеп, кирәк икән башлыкларыбызны да чакырып, бүгенге милли вазгыять турында ачыктан-ачык сөйләшмәскә? Дөреслекне милләткә ярып салмаска? Айдар Хәлим кебек, ачынып: «Сез беләмсез кая барганны?» – дип сорамаска. Җитәкчеләребез дә бит – милләт уллары. Татарның киләчәген алар яңадан илле, йөз елдан нинди итеп күрәләр? Килсәләр, җавап бирсәләр яхшы буласы да бит. Әмма килмиләр, башкаларны да бик сөйләтмиләр. Нигә власть милләтне якламый? Җитәкчелек республика өчен генә түгел, милләт өчен дә җаваплы булырга тиештер бит.
Без заманында икетеллелек дип, рус теле белән татар телен тигез итәбез, шуның аша телебезне, милләтебезне саклыйбыз дип чәчрәп чыктык. Конституциябезгә дә шулай дип язып куйдык. Булдырган очракта, үз-үзебезне саклауның иң нәтиҗәле, иң үтемле ысулы иде бу. Әмма ләкин бу гамәлне тормышка ашыруның конкрет механизмын төземәдек, курыктык. Кая ул, «титульный милләткә» кыен булачак ич. Бар чиновникларның котын алып килгән административ рычаг бу очракта эшсез калды. Ә бүген ул турыда бөтенләй оныттык, төп законыбыздагы маддә бер фикция, ишарә генә булып калды. Хәтта хакимият органнарында да эш кәгазьләре элеккечә рус телендә генә алып барыла. Башка өлкәләрне, хуҗалык субъектларындагы «канцелярия» ләрне әйткән дә юк инде. Бу очракта да телебезгә ихтыяҗ, шуның белән бергә, аңа кадер-хөрмәт, милләтебезгә ихтирам тудыра алмадык без. Сүзләр, декларатив гамәлләр белән чикләндек. Күптәнге гадәт буенча һаман да икътисад, сәнәгать, башкасы дип кыбырсыган булдык.
Әйе, барыбызның да тамагыбыз да бер туяр, өстебез дә бөтенәер. Тик ул арада милләткә ни булыр? Татарның үзаңын бер генә баскычка булса да югарырак күтәрергә, илһам, ышаныч, дәрт-дәрман өстәп җибәрергә җитәкчеләребезнең бер кәлимә сүзе, бер күрсәтмәсе җитәр иде ич. Тик юк ул сүз. Күпләрнең, милләт турында уйламыйча, «Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын» дип яшәвеннән хакимият нәрсә ота? Әйе, алай тынычрак, «олы туган» ны борчыйсы, «пожалуйста, немного подвинься» диясе булмый. Әйе, Мәскәү дә баштан сыйпамаячак, күптәннән килгән кәнәфигә ябышу гадәте дә бар.
Ләкин тарих та бар бит әле. Тарих өчен, анда калачак изге исем өчен тырышырга иде аларга. Татарда бик матур сүз бар, фидакярлек дип атала ул. Бездә менә шул фидакярләргә кытлык бүген. Җитәкчеләр генә түгел, зыялыларыбыз арасында да күбрәк матди якны күздә тотучы, үз мәнфәгатьләрен ныграк кайгыртучы артык салкын канлы прагматиклар шактый. Милләт исәнлеге өчен көрәшне мактаулы исемнәргә, регалияләргә алыштырып, яшәп калырга ашыгалар. Прагматик булмаганнары «тешсез» һәм юаш. Менә бүгенге шартларда милләт өчен амбразурага ташланучы гыйсъянчы татар уллары, кайда соң сез? Үзе исән чакта гына мактанылган түгел, үлгәч тә байрак итеп, милләт символы итеп күтәрерлек илаһи затларыбыз кайда алар?
Мондый сорау куярга җирлек бар. Безнеке кебек шактый таркау, үз-үзен ихтирам итеп бетермәгән милләтне бары тик лидер, абруйлы, фидакяр, харизматик шәхес кенә берләштерә, күтәрә, коткара алачак, миңа калса.
Күреп торабыз: «эволюция» безнең файдага түгел. Уяну, милли кыйммәтләрнең бәясенә ахырынача төшенү, аларны яңадан карап чыгу, аңлау өчен, бер эмоциональ тетрәнү кирәктер татарга. Бүгеннән, хәзер үк түгелдер, бәлки. Әмма соңару да – үлем белән бер. Вакытын, моментын белеп эш итәргәдер. Момент тудымы, азатлык байрагы булып барыбыз да күрерлек биеклеккә күтәрелергә сәләтле, татарны битарафлыктан уятып, үзе артыннан ияртә алырлык фидакяр шәхес, аның калкуы кирәктер безгә.
Булырмы ул, тарих безгә шанс, өмет бирерме? Барысы да үзебездән тора. Ходай насыйп итсә булыр. Моңарчы булган бөтен бәхетсезлекләребезнең дә сәбәбе шул көрәшчеләр, каһарманнар, лидерлар кытлыгыннан ич.
Ике әйбер мөһим: момент һәм лидер. Икесенең берсе генә юк икән, нәтиҗә дә булмаячак.
Туксанынчы еллар башында моментны тотып ала белдек без. Әмма кире чигенмәслек позицияләр генә яулый алмадык. Көрәш байрагына тиң чын милли лидерыбыз булмау сәбәпле, ярты-йорты гамәлләр белән генә чикләндек. Халыкның күбесе йокыда килеш калды. Югыйсә «Суверенитетны йота алган чаклы алыгыз» дип тә әйттеләр. Кая ул йоту, без ул суверенитетны тешләп кенә карадык та, кыенсынып һәм оялып, учыбыз белән авызыбызны капладык. Моментны кулдан ычкындырдык. Саклый ала идекме без шул вакытта кабул ителгән, яртылаш булса да хөрлек вәгъдә иткән Төп законыбызны? Барыбыз да бик теләгәндә, халыкка, милли хәрәкәтләргә таянганда, аларны кысасы урында киресенчә рухландырып, көчәйтеп җибәргәндә саклый алган булыр идек. Монысын да ныклап теләмәдек.
Бу очракта да көрәшчеләр, фидакярләр кирәк, азатлык, ирек дип җан атучы оешкан милли авангард кирәк. Һәм инде иң беренчесе, әйткәнебезчә, теләк, омтылыш кирәк.
Безнең татарда «Дәрт бар, дәрман юк» дигән сүз бар. Начар халәтне, ниндидер «печелгәнлекне» (сөннәтне түгел) аңлата ул. Татарның бүгенге чарасызлыгына күпмедер тәңгәл дә килә, халыкка да кагыла әлеге билгеләмә. Без фәкыйрьләрдәге ярты-йортылык, шаһгалилек һаман өстен чыгып килгәндә, көрәшчеләр тәрбияли алмаганда, башкаларга түгел, үз-үзебезгә генә үпкәлисе кала түгелме?
2007