Читать книгу Кая бара бу дөнья? - Наиль Шарифуллин - Страница 7

Яңа мөгез, яки Зиһен йокысы һәм албастылар турында

Оглавление

Иртә уңмаган кич уңмас

Дөньяга бөек сәяхәтчеләрне, рәссам, язучыларны биргән халыкта – испаннарда – элек-электән үк килгән, кешеләрне уяу булырга өндәгән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар. «Зиһен йокысы албастылар тудыра» («Сон разума рождает чудовищ») дип атала ул. Данлыклы Франсиско Гойя үзенең билгеле гравюрасын да шулай дип исемләгән. Һәм бу мәкаль, әйтем, миңа калса, бүген дә бик актуаль булып, аерым кешеләргә генә түгел, ә күбрәк үз кадерләрен үзләре белмәгән, йокылы-уяулы һәм шуның аркасында бәхетсез язмышлы халыкларга, җәмгыятьләргә, милләтләргә, алар белән идарә иткән булдыксыз, дуамал яки тиран идарәчеләргә, албасты чиновникларга кагылмыймы икән?

Зиһен йокысы… Ил бүген дә йокыда әле. Үзенә бик тә лаек булган хакимиятләрне, тиран йә салмышбаш, булдыксыз яисә авторитар җитәкчеләрне ул әле бүген дә йокы аралаш үзе тудыра, тормышына сыйдыра, үз табагыннан тукландыра тора. Үзен кимсетергә күбесенчә үзе хәер-фатиха, рөхсәт бирә килә. Биредәге халыкның аяныч язмышы шул уянмаган зиһен, миңгерәүле халәт, җитлекмәгән аң, үзенә нәрсә кирәклекне үзе төгәл белмәү, яхшырак, гаделрәк тормыш теләмәү нәтиҗәсе, җимешедер дип аңларга кирәкмиме икән?

Репрессия елларында ил изелгәннәр каны, рәнҗеше белән каргалган. Ил өстендә авыр кара болыт булып асылынып торган ул каргышны куып таратырлык, алып ташларлык көч әле яралмаган. Һәм ул, ихтимал, мәңге яралмас та. Ә яшәргә, тормыш итәргә кирәк. Юньле тормышны ничек оештырырга? Гомумән, безнең шартларда аны төзеп, оештырып буламы? Өмет, киләчәк бармы, булса ниндирәк? Киләчәк дигәннән, без бит барыбыз да бүгенге көн белән яшәүчеләр. Киләчәк турында, якындагы 5–10 ел турында гавамның күпмесе ныклап уйлана, планнар кора? Бик азы. «Иртәгә өчен ишәк кайгырсын» – бездәге миллионерларның тормыш фәлсәфәсе. Руслар үзләре аны: «Будет день – будет и хлеб», – диләр. Хакимияттәге кайбер утопистларның киләчәкне фаразлавы, корган планнары да авыз балланмасмы дип, «хәлвә, хәлвә» дип кычкыруга гына охшаган. Реформалар дигән булып, алар декорацияләр алыштыралар. Киләчәк турында ныклап уйламаган илнең киләчәге дә юк, миңа калса. Ул йокы дигәнебез, гомумән, мәңгелек кома яки үлем йокысы түгелме?

Илнең йокы халәтен, бәхетсезлеген анализлаганда, төрлене фаразлыйлар. Уңмадык җитәкчеләрдән, диләр. Өлешчә дөрес бу. Әйе, киләләр, кыбырсыган булалар, күтәренке рухта җитди нотыклар тоталар, бәхет әнә кул сузымында гына, тиздән үрелеп алачакбыз, диләр. Ә хакимият дигән өстәл шундый бай, ымсындыргыч, нигъмәтләрдән сыгылып тора. Шуңа өстәп, минуты белән куштаннар үзләре теләп зомбилашканнар, «баш өсте» сүзен көненә җитмеш җиде тапкыр кабатлаучылар армиясе туа. Бераздан алар, начарны тирән яшереп, беренче кешегә яхшыны гына күрсәтә башлыйлар. Потёмкин авыллары төзиләр. Иллюзияләр туа башлый. Җитәкчеләрнең хәтсезе, киткәнче, шул әкият эчендә яшәп ала. Ул җитәкчеләр, килгәч тә, эшләгәндә дә, «Иң югары постка басам бит, булдыра алырмынмы?» дип, үз-үзләреннән сорамыйлар. Калын тире, тимер нервлар, үз-үзләренә абсолют ышанганлык аларның күбесендә. Булдыра, ерып чыга алмаслыкларына төшенгәч тә китимме әллә диючеләр сирәк. Куучы булмагач, нигә ашыгырга? Куучылар, чыннан да, юк шул.

Йокы – беренчел, албастылар – икенчел

Сүз баштан ук йокы, аңгы-миңгелек хакында иде бит. Сорауны тагын икенче якка борып карыйк әле. Әллә соң җитәкчеләр халыктан уңмыймы? Бәлки, җитәкчеләрне юкка тиргибездер? Сәясәттә бик катнашмаган кеше дә, бу җавап дөресрәк бит, димәсме? Халыкның күпчелеге өченче сортка да ярап бетмәгән соры массадан гыйбарәт дисәләр, кистереп «юк» дип әйтү дә, килешегез, кыен бит. Әйе, ул артык түзем, шуңа өстәп ялкау, кызыксынмаучан, хыялый. Сәясәт белән дә дуслыгы аз. Эчтән генә өстәгеләр бәхет китермәсме дип юана ул. Биргәнне көтә. Ә менә шешә белән иптәшлек аерылгысыз. Аракы – оныттыручы, башны комга тыктыручы, коткаручы биредә. Ул үзенә күрә бер мессия ролен үти.

Аттамы, тәртәдәме гаеп дип, күп тапкырлар үз-үзебездән сорарга, баш катырырга мөмкин. Тик сәбәп һәм нәтиҗәләрдә, миңа калса, барысы да ачык. Испан мәкале бу сорауга аек җавап бирә: «Йокы – беренчел, албастылар – икенчел». Әйе, махмырлы һәм миңгерәүле йокы – илдәге бөтен булган бәлаләрнең 90 процентына беренче сәбәпче.

Шушы урында яңа сорау туа. Уяну, айну кайчан да булса булачакмы? Туксанынчы елларда халык «ятагыннан тора» да башлаган иде кебек. Тик уяу, зиһенле, аңлы һәм аек ил белән идарә итү перспективасы җиңелгә өйрәнгән җитәкчеләрне пошаманга калдырды гына түгел, котларын да очырды. Алай барса, бераздан аяк очына гына басып йөрисе булмасмы? Иртәме, соңмы хакимият җәмгыять, халык контроленә калачак ич. Ә империягә ни-нәрсә булачак? Юк, болай ярамый, йоклатырга, яңадан урынга салырга, тирбәтергә халыкны. Һәм йоклаттылар да. Йокыга тиз бирешә торган кавем шул без. Кем әле ул, телевизор тикле телевизордан сәяси тапшырулар алып барып, халыкның күзен, зиһенен ачарга, карашын формалаштырырга омтылды? Куарга аны! Оппозиция үз урынын үзе беләме, «азмыймы»? Авызын томаларга! Һәм кирәк чакта, Көнбатыштагы абзыйларга алып күрсәтерлек кенә итеп, кулъяулыкка төреп, кесәгә салып куярга. Митинглар, төрле «килешмәүчеләр», гомумән, Русия өчен түгел – резин чукмарларны тулы хутка эшкә җигәргә! Һәм дә ошбу эштә бик тә тәвәккәл, тиз булу шарт. Тиз генә йокламасалар йә бөтенләй йокыдан баш тартсалар нишләрсең?

Уңмый Русия җитәкчеләрдән, диләр. Ә коллыкны бетергән Александр II? Ельцинның да тарихта аның белән янәшә басарга шанслары бар иде. Халык та уянып беткән, бераз ярдәм иткән булса. Чын сүз иреген без шул елларда аз-маз күреп калдык бит. Чын, ләкин кыска гомерле оппозиция дә шул дәвердә туды. Азчылык милләтләр дә берничә елга булса да суверенитет тәмен татып карадылар. Әмма… Абзый «чирләгән», гавам, авызын ачып, демократиягә сокланган араларда, шома яраннары башта ил гражданнарының кесәләрен (саклык кенәгәләрен) бик яхшылап чистарттылар, аннан соң шулар ук «гадел итеп, беркемне дә кыерсытмыйча» милек бүлделәр, олигарх дип аталучы «иң мөхтәрәм» кешеләрне тудырдылар. Хәрби вәзирләр, төрле «Паша-мерседес» лар (Павел Грачёвның шул вакыттагы кушаматы. – Авт.) да тик тормады – көньяк чикләрдә, тырышып-тырмашып, «Град» лар, бомбардировщиклар, танклар ярдәмендә ил бөтенлеген саклады. Ягъни бар булган демократияне соңыннан эт итеп сүгәрлек, себерке белән куарлык иттеләр. Тагын «не повезло».

Алдым-бирдем уены

Ул гына да түгел, шулай салгалап идарә итә-итә, өч бармаклы абзыебыз килеш-килбәте, кыяфәте белән сиксәненче еллар башындагы «Кадерле Леонид Ильич» рәвешенә калгач, китәргә карар кылды. Әмма китү генә түгел бит әле. Бөтенләй ахмак булмасаң, киткәнче, тәхетне тиешле кешегә калдыра белергә дә кирәк. Монысы иң җитдие инде аның. Бүген син тәхеттә, ә иртәгә тере килеш ләхеткә дә төшереп куюлары бар. Юк, халык түгел, хакимияткә сусаган ушлы сәяси конкурентлар. Властьны сине яраткан, үзең «кеше иткән» затка калдырмасаң, эш харап.

Менә, шулай итеп, бездә яңа институт, «яңа демократик форма», яңача мөгез чыгару, илдәге беренче постны тапшыру һәм кабул итү формасы – приемниклар институты туды.

Президент урыны ул берничек тә чабып барышлый гына бер-береңә «төртешле» эстафета таягы түгел бит. Бездәге андый «эстафета» ның төп максаты курстагы эзлеклелекне тәэмин итү түгел, ә киткән Олы абзый, аның якыннары, яраннары өчен куркынычсызлык гарантиясе булдыру икәнен аңлату урынсыз, миңа калса.

Мин Русияне монархиягә, монархия дип аталучы дәүләт төзелешенә кире кайтарырга теләүчеләрне хәзер бик аңлыйм. Ул күпкә аңлаешлы, үзенчә чиста максат. Һәм чиста хакимият. Күз буяп сайлаулар үткәрәсе, фарс оештырасы да юк. Хакимият өчен тарткалаш та юк. «Монарх үлде! Яшәсен монарх!» Ә хәзер олы абзыйлар, зурдан кубып, чырайларына җитдилек чыгарып, уен уйныйлар. Ә халык риза. Безнең йокы, мокытлык аларга теләсә ничек кыланырга, чикләнмәгән карт-бланш биреп тора. Лаек без, җәмәгать, бик лаек шундый идарәгә. Шундый язмышка.

Тагын шунысын да билгеләү дөрес булыр: күбрәк шул зиһен йокысы, мәнсезлек, битарафлык аркасында Русия белән идарә иткәннәрнең хәтсезе (күбесе булмаса) тарихка сәяси банкротлар булып кереп калдылар. Алар – йә кеше башларын миллионлап ашаган тиран, йә булмаса бер җебек. Уртакуллар, зирәкләр, акыллылар юк чутында булды. Егерменче гасырны гына алыйк. Илне Беренче бөтендөнья сугышына ташлаган, тәхеттән ваз кичеп, революцион чуалышларга, бөек тетрәнүләргә юл ачкан Николай II кем? Җавапсыз сәяси бер банкрот түгелме? (Тәртипне бар нәрсәдән өстен күргән алман каны ул кешедә кайда булгандыр?) Дөнья тарихында күрелмәгән-ишетелмәгән, бернинди тиңе булмаган 27 миллион корбан биреп, «Пирр җиңүе» яулаган, өч дистә ел илне дер селкетеп, асып, кисеп тоткан, үзебез тудырган тиран-албасты Сталин да – сәяси банкрот. Каш төзәтәм дип, күз чыгарган Горбачёв, Ельцин кем? Халыкта да, властьта да ниндидер амнезия. Сөйләнә торабыз, оныта торабыз. Эшкә ашмаган, барып чыкмаган милли проектларның, реформаларның, төрле оптимизацияләрнең санын бүген берәребез хәтерлиме?


Инде хәзер үзебезгә, татарларыбызга да кайтыйк. Зиһен йокысы без фәкыйрьләрдә, миңа калса, «өлкән туган» ныкына караганда да катырак, нәтиҗәләре күпкә фаҗигалерәк түгелме икән? Шулай булмаса, Тукаебыз да моннан йөз еллар ук элек «Татар йоклаган гынамы, әллә инде үлгәнме?» дигән риторик дип әйтерлек сорау бирмәгән булыр иде бит. Ул, әлбәттә инде, милли якны күбрәк истә тоткандыр. Әмма ләкин шунысын искәртергә кирәк: безнең йокы, ул халәт китергән аңгы-миңгелек, зиһеннәребездәге куе томан бездә бит, теге «туган тиешлебездән» аермалы буларак, ике катлы. Аның беренчесе – руслар белән уртак булган социаль булдыксызлык, гражданлык пассивлыгы булса, икенчесе – милли аңның, милли уяулыкның ифрат та зәгыйфьлеге, бетүгә таба баруы, ягъни милли нигилизм. Шуның аркасында безнең йокы ике тапкыр хәтәррәк. Социаль деградация акрынлап булса да барыбер кимүгә таба барачак, ә миллилекне югалта килү, милләт буларак бетү – күпчелек очракларда кире кайтмый торган процесс.

Ә төп банкротлар – барысына да юл куючы, килешүче, миңа калса, ихтыярсыз, горурлыксыз без үзебез. Хакимиятне контрольдә тотарга өйрәнә алмаган, теләмәгән битараф җәмгыять, үзен саклый алмаган милләт банкрот булмыйча нәрсә булсын.

Зиһен йокысы халыкка, милләтләргә ифрат та кыйммәткә, санап бетерә алмаслык бихисап хакка төшә тора.

2011

Кая бара бу дөнья?

Подняться наверх