Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 46
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
КИСЕЛГӘН ЧЫРШЫ
(Хушлашу сүзе)
ОглавлениеҺичшиксез, һәрбер китап укучыны тетрәндерү, иң кимендә сокландыру, аннары соң уйландыру көченә ия. Йә тәмам төшенкелеккә бирелдерү, бар булган ышанычыңнан ваз кичтерү көченә дә. Шулай да һәрбер китап – галәмдәге бер йолдыз ише нәрсә. Ырымдагыча, тәкъдир, җирдәге һәрбер кешегә атап, йолдыз элеп куйган, инде дә ул гаип булган сурәттә, фани дөньяга иңдерелгән гомер шәрифләрең дә бетә, имеш.
Тик шулай да аерым бер шәхескә, кавем, ыруг, тулаем бөтен кешелеккә яңа караш ачарга теләгән язучылар да бар. Алар, өч дистә ярым китап иҗат иткән Әбрар Кәримуллин ише, бик сирәк, күзгә бәрелеп тормаслар, ә бәлки читтә генә хәлдә, яңгыр арты яңгыр сыман, сораулар яудырып торырлар, ләкин белерләр: әйтик, йөз язучының мең соравына укучы бер җавап тапкан сурәттә, Киек Каз Юлы үз юнәлешеннән тайпылмас та, кеше үз иманын югалтмас.
Дөрес, ошбу кешелек дөньясы – һич тә әйбәтнең яхшырагы түгел. Ә каләм иясе, каләм куәсенә ия берәү, хәл кадәри ирешелгән камиллек тәмам аламага әйләнмәсен өчен, үз йөрәгеннән тамган кан белән «Алай түгел, болай ул» дип әйтә бел- гән шәттә, яшәү агачын суык сукмас, куырмас, көйдермәс.
Менә хәзер Әбрар ага хакында элегрәк язганымнан бер өлешен кабатлап китсәм, урынлы булырдыр.
Без – болгар-татар гавамы. Кешелек дөньясына мәңге җуелмас сут биргәнбез икән, шул яшәр сутлы агачның еллар әйләнәсендәге бер эз Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинныкы булыр. Әгәр дә аның хәзер барча төрки, ислам дөньясы хезмәтләрен булган, бар дип таный икән, моның хакына аның үз-үзен тереләй яндырганын белик тә теш казналарыбызны тагын да ныграк кысыйк әле. Корылыкта яңгырның һәр тамчысы кадерле. «Теге» корылык заманында Әбрар Кәримуллинның без татарларның кемлеге хакындагы, безнең кемлегебез, кем булырга тиешлегебез хакындагы һәр китабы озын-озак тышауда тотылган хыялларыбызны иркенгә – табигый җәйләүгә һау-һаулап җибәрүгә тиң булды. Ул, Әбрар Кәримуллин, моңарчыга тикле бар булган татар гыйлем, каләм ияләре сафын тулыландырып:
– Төпсез мичкәгә су ташу бетсен инде, җәмәгать. Югыйсә әнә тулган айдагы үги Зөһрә кыз хәлендә калмагаек, – дип кисәтте дә кисәтте, кисәтте дә кисәтте.
Аннары соң – без һич тә көтмәгәндә, ә бәгъзеләр зарыгыплар көткәнгәме соң – кинәт гаип булды.
Юк, юк хак түгел. Ул, хакыйкатьне белер, таныр, аны тирән коедан суырып чыгарыр өчен, гыйлеменең, гайрәтенең бөтен кан тамырлары чылбырын мәңге өзелмәслек итеп көрнәгән хәлдә, бәгъзе томаналарга (укымышлы сыйфатлы күкрәк киергәннәргә) каршы затлы кынындагы күгәрмәс хәнҗәрен ялтыратып күрсәтте дә – бакыйлыкка китте дә барды.
Ә нәрсә: кайгымыни? Һич юк. Югыйсә Атилла дип, Чыңгыз хан, Сөембикә дип кан еларга калганмыни? Һичнинди тетрәүләр дә селкетмәслек гаделлек телисең икән, иң элек тормышның һәммә хәшәрәтенә бармагың белән төртеп күрсәтә бел.
Ул, Әбрар Кәримуллин, белде. Чөнки хакыйкатьне соңгы Олы сугышта бөтен Ауропаны түше белән сукалап, буразналап эзләде.
Тапты, халкыбызны инандырырлык хакыйкатькә тап булды. Шушы хакыйкать исә аны, ахыр килеп, XX гасырдагы болгар-татар гавамының иң каһарманнарыннан тәкъсирле бер азат әһеле итте.
Шул килеш – бар булганынча китте. Авызлыксыз, тышаусыз, эшлиясез. Кигән камыты белән иңеннән алып ыргыткан ыңгырчагы гына калды. Ә безгә иңдергән рухи васыятенә җәяүләп җигелер пар ат – татар халкының йөрәгендә һич иярләнмәс азат көйдә. Хәзергә.
Туды, яшәде, үлде.
Сүзе калды. Мәгънәсе.
Миңа ачынып күрсәткәненчә, бакчасындагы ике зәңгәр чыршысының берсен зәмһәрирдә кисеп алып киткәннәр икән – булыр, булыр, дөнья бу. Башын гына түгел, ә бәлки рухына да үтмәс балта белән чапмакчылар заманы бар иде. Беттеләр.
Үзе калды. Кәгъбәсе.
Мең яшәгән имән чабылгач та, төбеннән яшел үсентеләр калка.
Хыялыңны тормышка ашырулары озакка сузылуын тою гына кыен, Әбрар ага. Калганы… Әнисенең имчәгеннән аерылган баланы бүтән һични куркытмый инде. Гүргә иңгән кеше җәсәденнән җирнең курыкмаганы шикелле.
Тагын аның фаҗигасе калды әле: үзен ахырынача танымаулары аянычы. Бусын киләчәк тарих үз бизмәненә салыр анысы.
Өстәп, татар халкының тигезлеге һәм тиңсезлеге хакындагы хыялы калды. Тик шул тигезлеккә, тиңсезлеккә лаек халык хакын ул, иң тугрылыклы нәселле, сакчы эт сыман, шәхсән үрнәк кыюлыгы белән саклады.
Ул татар халкының кайдан, кем, нинди икәнлеген, бишектәге бәбинең мәммә теләгәне сыман ачыгып, сусап, шуңа ирешкән сурәттә, теләсә нинди тауларны пыран-заран китерү риваятенә ихлас ышанып китте.
Денебезне сынар, саклар өчен шикелле. Шунысы бар: аның кисәтүле талчыбыгы – какшамас, сыгылмас рух матчасында гына.
Истә тотыйк. Югыйсә истән чыккан – искәрмәстән сугар.
22 сентябрь, 2000