Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 43
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ҖАН ХӘТЕРЕ
ОглавлениеМәскәүдә яшәүче татар язучысы Ямил (Җәмил) Мостафин иҗаты турында сүз әйтергә керешкәнче, Ленин бүләге иясе Мариэтта Шагинянның язганын телгә алам. Әдибә «Ямил Мостафин – авыр тормыш мәктәбе үткән кеше, 1927 елда Башкортстанда крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, ул тимерче, слесарь, токарь булып эшләгән. Авторның хикәяләрендә эшче халкы гаҗәеп төгәллек белән һәм чиста тасвирлана. Укып чыкканнан соң, аның әсәрләрен озын-озак оныта алмыйсың, ә иң мөһиме, алар язучының кешеләрне ниндидер нәфис һәм күркәм яратуы белән яктырып тора», – дип язган иде. Ул Я. Мостафинның табигать һәм җәнлекләр турында ифрат тасвирлы, шигъри язуын да билгеләп үтә. Аның әсәрләрендәге мәсьәләләр киңлеге, тормышны хәл кадәре үз асылында чагылдыру омтылышы, кешеләрне тирәнтен, үз итеп, яратып язу хисе хакында күренекле әдипләр С. Залыгин, С. Антонов, В. Астафьев, В. Поволяев әйткән сүзләрне дә китерергә булыр иде. Алар барысы да Я. Мостафин иҗатына тирән хөрмәт белән сугарылган. Хикәяләрендә булсын, повестьларында, романнарында булсын, Я. Мостафин «җан хәтере» белән яза, ә бу хәтер аның әсәрләрендә халык хәтере сыйфатында чагыла.
Алай да Ямил Мостафин иҗатының төп асылын нәрсә тәшкил итә соң? Иң әүвәл – бердәм гаилә хисе. Аның әсәрләрен укып чыкканнан соң, аерым-аерым алып тикшерсәң дә, тулаем күз алдына китерсәң дә, бер үзенчәлек хакында уйланасың. Ул да булса – язучының төрле милләт вәкилләренең холык-табигатен тирәнтен белеп чагылдыруы, аларга хас рух бөтенлеген, омтылышлар бөеклеген, максат чисталыгын төгәл гәүдәләндереп, уртак, гомуми мәгънә дәрәҗәсенә җиткерүе. Аның БАМ төзүчеләре турындагы «Күпер» дигән повестен укыйсыңмы, яисә Себердәге мәһабәт үзгәрешләрне эпик киңлектә сурәтләгән «Юл» романын укыйсыңмы, анда бер фикер уяна, күңелне бер хис били: Я. Мостафин, кайсы гына милләт вәкилләренең яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен сурәтләсә дә, ахыр нәүбәттә киләчәктәгеләрнең шәхес буларак үзкыйммәтен, кабатланмас икәнлеген дәлилли, раслый. Ахыр килеп, әлеге раслауда какшамас бер ныклык – кешелеклелек тантанасын, уртак бәхетне дәгъвалау шәрран ярылып ята. Аның әсәрләрендә каһарманлык, рухи матурлык тантана итә. Эштә кешеләр үзләренең үлемсезлеген раслый.
Язучы иҗатын фәлсәфи югарылыкта карарга мөмкинлек биргән «Күпер» повестенда да, «Юл» романында да каһарманнарның дөньяны тарихи танып белүе, шушы максат белән яшәве укучыда күтәренке хис уята. Бу әсәрләрдәге каһарманнар – безнең заман кешеләре, заманча кешеләр, язмышлары үтә гыйбрәтле. «Юл» романында ул тасвирлаган кешеләрнең язмышлары бөтен тирәнлегендә ачыла, кичерешләренең кайнарлыгы укучыны биләп ала, әсәр катлаулы вакыйгаларга бай, фәлсәфи уй-фикерләр белән тулып, ташып тора. Язучы үз каһарманнарын һәрчак көрәшче итеп тасвирлый, ул көрәштә Я. Мостафинның тормыштагы үз көрәше ап-ачык чагылып то- ра. Прораб Пётр Новгородов, бетончы Иван Шпак, юл монтёры Клава Варфоломеева, 30 нчы елларда сөргенгә сөрелеп, шунда төпләнеп калган татар хатыны Рабига – һәркайсында ул кешеләрнең үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен сурәтләп күрсәтә. Рабига түти, әйтик, сугышта ире, ике улы һәлак булып, япа-ялгызы калса да, рух ныклыгын, сабырлыгын, чит кеше кайгысын җаны-тәне белән үзенеке кебек кабул кылуын бөтен гомере буена инанган Коръәне тәкбиредәй дәвам иттерә. Бу сурәт, тасвирлама Г. Бәширов, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев кебек әдипләр иҗат иткән татар хатын-кызлары шәрәфендә күренекле бер урын тота. Рабига түти образы, Я. Мостафин әсәрләрендәге башка бихисап каһарманнарның әхлагына үзенә күрә бер ачкыч буларак, онытылмаслык рәвештә истә кала. Һичнинди үгет-нәсыйхәтсез, ул кешеләрнең үзара дуслыгына, туганлыгына хаклы төстә дан җырлый. Авырлыклардан качып яшәгән Иван Шпак үз хезмәттәшләренең күңел җылысы аркасында яшәү мәгънәсен таба, үз-үзенә кырыс хөкем чыгара: «Тормышны кәкре күрсәтә торган көзгедәгечә күрә идем. Ә яшәү кәкре көзгеләрне кире кага икән. Андый көзге пыяласы артында кешеләрнең язмышлары, агач тамырлары кебек, үзара берегә, һәм алар никадәр тирәнрәк булса, шулкадәр көчлерәк, озак яшәүчәнрәк».
Ошбу сыйфат – язучының иҗатында, иҗтиһатының асылында. Ул – киң җәмәгатьчелектә фикерләр кузгаткан бик күп мәкаләләр авторы да. Язучы Я. Мостафин – әүвәлге СССР Язучылар берлегенең кыргыз әдәбияты советы әгъзасы, Мәскәүдәге Ворошилов районы Советы депутаты, РСФСР Әдәбият фондының президиум әгъзасы иде. Әллә күпме милли язучыларның әсәрләрен, урысчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдәге газета-журналларда, нәшриятларда да чыгарды ул. Алар арасында татар язучыларының әсәрләре аеруча күп. Ямил ага татар әдәбияты, Татарстан белән даими элемтәдә тора, әледән-әле Казанга килә, әдипләребез белән очраша, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Горурлана.
Чынлыкта, ул сурәтләгән каһарманнарда – Я. Мостафинның үз язмышы. Әдип – олы тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Чын мәгънәсендәге көрәшче шәхес. Әсәрләренең һәркайсы ышандыра, алар уйлап чыгарылмаган, алар аның яшәү үрнәге белән сугарылган. Язучының «җан хәтере» менә шунда инде. Әлеге хәтер йомгагының очсыз-кырыйсыз, озын җепләре Я. Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи дөньясы белән дә тоташтыра. Аның әсәрләре заманында СССР, дөнья халыкларының күп кенә телләрендә нәшер ителде.
Шомырт, чия, алмагачлар чәчәк ата торган май аенда күренекле язучы Ямил Мостафа улы Мостафинга 85 яшь тула. Без каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, үз укучыларын үз йөрәге хәтере тирәсенә чакырып торган учак төсле җыюын телибез.
1 июнь, 2012