Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 38
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ЭНҖЕЛЕ МИЗГЕЛ
ОглавлениеӘгәр дә бүген чиксез озын Идел, Чулман елгаларының юеш комлы, очлы ташлы яры буйлата авыр йөк көймәсе, корабы тартып барган татар бурлаклары килеп чыкса, алар, көчәнә-көчәнә, чиләнгән ләмкеләре кызу-кызу тыннарына ирек биргәне кадәрле сузып-сузып:
Без биш бала үстек – бер йодырык,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта, ай… –
дигән көйне җырлап барырлар иде шикелле.
Хәер, азат болгар-татар дәүләтләре үз халыкларын бурлак итеп тотмаган, ләмкене аңа соңрак бүтәннәр, тик ләмкегез алтын булыр дип салганнар.
А-а, алтын ләмке?! Рәхәтләнеп, ур-ра! Алга!
Ә алтын ләмке, тәнне кисеп үтеп, җанны телгәли ул.
Шулай итеп, тиңсез Сара Садыйкова, бүген иң күп җырлана торган көйгә салган шигыре белән Роберт Миңнуллин татар халкы язмышын, әнкәй аша ил язмышын күрсәтә. Шагыйрь кешеләргә әллә ни бирми дә кебек. Ләкин сорыйлар бит, алалар.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Сай, тар Сөн инеше тыныч кына агып килә, агып китә дә, милли сәхнәбездән, радио, телевидениебездән ташып, ургып чыккач, көч-гайрәтле Чулман, Идел сурәтендә халык җаны дәрьясына барып кушыла…
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
…ә кушылганның соңында без, адәм балалары, әнкәй янында гына түгел, бәлки фани дөньяда да кунак кына икәнлегебезне тагын бер тапкыр искәртеп куябыз. Озакламый шуны яңадан онытып җибәргәләвебез генә кызганыч.
Әлеге иҗат үрнәге хакында мондый ук фәлсәфәгә бирелүне кемдер урынсызлыкка, арттырыбрак әйтүгә санар. Һич юк. Әйбәт, тәэсирле шигырь чәчәккә тиң. Ә ул укучыдан үзен күңел күзе белән, яратып кабул итүне дә сорый әле. Шушыңа ирешсә, әлеге чәчәккә иртәнге чык тамчысы куна да, ул тагын да матуррак, гүзәлрәк төс ала. Әлеге сыйфат Робертның шигырь үрнәкләренә дә хас. Шул чакны аның, ямьсез кабырчык ачылып, эчендә ахак энҗе җемелдәп киткәне сыман, гаҗәеп бер үзенчәлеге балкып куя. Теге таң чыгы кинәт кенә укучының күзеннән тамып төшкән күз яшенә тиң күренешкә әйләнә. Менә бер өлге. Ул озын итеп – «Кечкенә бер авылдагы бер башлангыч мәктәптә укучы кечкенә малайлар турында моңсу шигырь» дип атала. Бөтенләе белән укыйк әле.
Беләсезме ничәү без?
Бөтенебез бишәү без!
Биш партада – бишебез,
Мәктәптә биш кеше без.
Беренчедә – Ким, Хәлим,
Икенчедә – Рим, Сәлим,
Өченчедә – Мирсәлим.
Юк ла, алтау икән бит
Укытучы белән без!
Барыбер күңелсез шул –
Үзебез дә беләбез.
Тәнәфескә чыксак та,
Шау-гөр, чыр-чу киләбез,
Башка малайлар кебек
Елмаймыйбыз, көлмибез.
Сез ник моңсу дисезме? –
Анысын без белмибез.
Без бик аз бит мәктәптә –
Бәлки, шуңа күрәдер?
Нишләп без күп түгел соң?
Бәлки, зурлар беләдер?!
Биредә баягы күз яше соңгы ике юлдан саркып чыга. Малайлар үзләренең бишәү генә икәнлегенә моңаешып утыра. Бу аларның бүгенге көннәре хакында гына уйланышуы түгел. Алар үзләренең иртәгесе өчен кайгырыша, каңгыраша. Ахыр килеп, Илнең, хәтта дөньяның ук киләчәк бөтенлеге өчен. Җитмәсә, араларында тансыкка чәч толымыннан тартырлык бер кыз да юк.
Дөрестән дә, Миңнуллинның иҗатын тоташлый гөлбакча гына тәшкил итми. Язын сокланган чәчәкләрен көзен, сулгач, таптап йөрүчеләр бар. Шагыйрь әлегедәйләрне кайта-кайта искәртә. Шуңа күрә аның шигырьләре вакыты-вакыты белән нәфис, нәзберек бакча чәчәкләрен хәтерләтсә дә, алар иң әүвәл шул ук бакчадагы гөлчәчәккә йә урмандагы, кырдагы, тирән чокырлардагы гөләпкә тартым. Күз явын алырдай булсалар да чәнчәләр. Бармакны да, йөрәкне дә. Өлкәннәргә аталган әсәрләрендә генә түгел. Тормышның, яшәүнең матурлыктан әүвәл авырлык та икәнлеген балалар өчен язылган шигырьләрендә дә тоеп, бармакка шырпы кадалгандагыча, сискәнеп киткәнеңне сизми дә калырлык. «Арбада барганда» әсәре шул җәһәттән сәер. Болай ди:
Нин-ди юл бул-ды соң… бу?
Чо-кыр-мы, юл-мы соң бу?
…Һәр а-дым-да си-кәл-тә
Һәм та-гын да си-кәл-тә…
Бер караганда сүз уйнату, күз камаштыру гына ише. Әмма төптән уйланган исәптә аң киңлегендә, күңел түрендә, оясыз калган кош хәлендәге кебек, сагаю, пошыну, борчылу, сискәнү хисе чәбәләнергә, чәпәләнергә керешә. Туктале, бу нинди юл? Без ата-бабаларыбызны, әби-әниләребез, үзебез, тоташлые белән халкыбыз, милләтебез, гомумән, үткәнебез, бүгенгебез, хәтта киләчәгебезне үк әүвәлге, хәзерге «сусаниннар» шундый чокыр-чакырлы, сикәлтәле, сикертмәле юлга кертеп адаштырдылар, изаладылар түгелме соң?! Менә сиңа балалар шигыре!
Шагыйрь, әнә шулай итеп, йомшак җәя дә катыга утырта. Ахырда ул, оран салгандай, туры, тигез, ышанычлы юл күрсәткәндәй, бердәнбер хакыйкате тарафына әйдәгәндәй, эре хәрефләр белән нәтиҗә ясый: Юк, болай булмый бу, төшик тә җәяү генә барыйк әле рәхәтләнеп!
Ягъни, үзебезчә, үз юлыбыздан баруы хәерлерәк, диюе. Чәнечкеләр гүзәл гөлчәчәкне чәнчүдән курыкмый.
Әлеге рәвешчә, күңеле түрендәге сурәт кошын шагыйрь үз укучысының фикер киңлегенә очыртып җибәрә. Фикере үзәктән киңлеккә омтылыш көченә корылган алымы белән Р. Миңнуллин әле генә фараз кылынган гөлчәчәкне хәтта татарник сурәтендә күз алдына китерерлек дәрәҗәгә ирешә. Хәтерлисезме?
Ексалар да тора да баса,
Турая да чәчкә ата бит
Лев Толстой агабызны да
Сокландырган чая татарник.
Бу – Хәсән Туфанның вафатыннан соң җыеп нәшер ителгән «Гүзәл гамь» җыентыгындагы «Тик сәлам бу» шигыреннән1.
Шушы сыйфаты белән Роберт Миңнуллинның иҗаты һичбер татар шагыйрьләренекенә охшамаган. Хәер, шагыйрьләр, А. Блок язганча, бер-берсенә охшаш булуларыннан битәр бер-берсеннән аерылып торулары белән кызыклы. Ошбу җәһәттән бакканда, Роберт – шагыйрьләр гөлбакчасында әнә шул чыдам татарниклыгы белән чын татардыр ул.
Меңьеллык болгар-татар шигърияте тарихта сикәлтәле, каргышлы, тик туры, гөнаһсыз юл үткән икән, аңа фәкать әлеге юл читендәге чыдам, горур татарник кына какшамас рух, чиксез илһам биреп торгандыр шикелле.
Үткәннәрне эзли, тыңлый күңел
Ерак калган еллар авазын.
Ә җанымда Болгарстан күргән
Һәлакәтнең тоям газабын…
Газап тойган, кичергән кеше генә алдагы һәлакәтне кисәтә ала… Кисәтә, димәк, дәвасын анык белгәнгә күрә кисәтә. Роберт – дәвамлы, якты иҗат әһеле, тарафдары. Аны укыйлар, җырлыйлар. Күпләр күпне булдыра. Тик һичкемнең яратмаган язучыны көчләп укыту кулыннан килгәне юк әле. Аның балаларга атап язганнары Шәһрезадә әкиятләренә тиңдәш төстә өзлексез дәвам итә, тормыш һәлакәтен көн саен чигерә бара, шуның белән яшәүнең мәңгелеген, әлеге мәңгелекнең өзлексез яшәү рәхәте, шатлыгы, бәхете икәнен дәгъвалый, раслый. Ул – шифалы җан иясе. Куркудан котылырга теләгән бала караңгыда үз-үзенә җырлаган сыман, Миңнуллин мәңгелек чоңгылы читенә кисәткеч шәм кабызып куюны һичкайчан онытмый.
Кыш зәмһәрирендә кояш тирәли – салават күпере, ә иң хәтәрендә – ян-ягында тагын ике кояш барлыкка килә. Шул чакны туңган тән җылынып китә, күңел яхшыга ымсынып куя. Робертның иҗат өлгеләре дә җылыта, яктырта, нур, иман сеңдерә. Аның шигырьләрендә табигать фасыллары, балалар ише, кулга-кул тотынышып, тезелешеп бара. Болытлы көнне салават күпере булмый. Ә балалар Роберт абыйлары шигырьләре бәйләмендә аларны һәрчак күрә. Ул бала күңелендә аң, зиһен, акыл, хыял җимеше өлгертү хакына иң әүвәл үз җаны чәчәгенең таҗ яфракларын коя. Кызыл чия бирер өчен, туфрак чәчәк коелуын сорый. Шуңа күрә Р. Миңнуллинның шигырьләре нәфис кенә түгел, ә бәлки көчле дә.
…Болай булмый дип,
Күпме баш ватам,
Нәрсәдә икән
Дип минем хатам? –
Кояшка карап,
Кояшта ятам!
Әкәмәт инде. Ә метаморфозамы? Юк. Мәгънә! Кояшта яткан килеш кояшка карыйсың икән, димәк, күк, дөнья, галәм чиксез; әнә бала тагын бер кояш тапкан, бу юлы – үзенекен!
Шулай, кешеләргә ошыйсың килсә, аларның аңын, җанын бәһали бел.
Кыскасы, 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш төбәгендә дөньяга килеп, инде җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать әшлеклесе, М. Җәлил бүләге, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара мактаулы диплом иясе шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган «Күчтәнәч» атлы китабы быел Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
Үз эшенең, осталыгының мәсләген, иманын кешеләр бәхете хакына кол итә белгән иҗат әһеле – мәңгелек азат ул. Ә мәңгелекнең һәр мизгеле билгеләп куелырга лаек.
1
Тупланмамда аның яшел белән язылган кулъязмасы саклана. «Наҗарга» дип аталган. Аннары ул бу шигырен багышламасыз гына киңәйтеп язган. Искәрмәсе бар: «Татарник – Л. Толстойның «Хаҗиморат» романында (повестенда. – Ә. Г.) чаялык, чыдамлык мисалы итеп алынган үсемлек». Татарник, безнеңчә, каты билчән инде. Энәләре кактусныкы ише. Җәйдән көзгәчә чәчәк ата. Ә чәчәге мәк башы хәтле, төсе кәсәдәге кучкыл кандай. Иелеп иснәсәң, француз хушбуйлары аның татлы, нәфис исенә җитәме соң? Ул – ат көтүе таптап үтсә дә тураеп баса алу каһарманлыгына ия үсемлек.