Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 39
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
АЙ БАТКАЧ
(Язучы Габделхәй Сабитовның тууына – 70 ел)
ОглавлениеУл Минзәлә төбәгендәге Югары Тәкермән авылында 1931 елның 23 июнендә дөньяга килгән. Күзкәй дигән авылның урта мәктәбен тәмамлаган. Татар халкының рухи дөньясында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Үлемсез Акылгали» дигән хикәяләре, әкиятләре, «Кичерелмәс гөнаһ», «Гарасат», «Ай сукмагы» дигән пьесалары белән танылып калды. 1976 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. «Тармаклы яшен» атлы китабы аның гомер, иҗат йомгагы булды бугай.
Хәтер дигән нәрсә язгы инештәй ургып ташучан. Бу хәл без адәми затларның язмышына язган, күрәмсең. Әле кар яуганы, әле яшен яшьнәгәне шикелле. Шуның кебек, кайчан гына Фатих Хөснинең, бер учма чал чәчен сыпырып алганы соңында, өйгә ут капкандагы чагындагыча ялкынланып сөйләгәннәре истә. Хәсән Туфан чыкса, җан учагы дөрләп китәр. Хәсән Сарьян әйткәндә, тынычлык, сабырлык килер булды. Габделхәй Сабитовның тыйнак кына итеп сөйләвеннән җылылык иңәр иде.
Габделхәй Сабитовның яшәп дөнья куймышыннан соң әллә күпме вакыт үткән дә киткән икән инде. Тик аның әтиләребез кулындагы тугызлы чалгы, әниләребезнең җанын кыйган уракмы ише бераз бөкрерәк гәүдәсе, болгарларча җирән чәч, мыек-сакалы искә төшкәндә, ул тере, сау сурәттә күз алдына килә дә баса.
Күңелгә «Нәрсә юк әле соң?» дигән уй кергән мәлләрдә, кемдер белән хәл-әхвәл белешүләрнең ихласлыгын теләгән шәтләрдә, ул – Габделхәй Сабитов җитми сыман булып киткәли. Язучыга арадашчы, аркадаш кирәк. Ошбу җәһәттән аны алыштырыр. Мәгънә сүзле Мәгъсүм Хуҗин белән, әйтик, Рәис Даутов, Наис Гамбәр кебекләр бар барын. Боларга узып барышлый гына булса да ихлас сәлам иңдерү, аларның «вәгаләйкем» дип әйтүен хуш кабул кылу әйбәт. Шулай да, шулай да, шулай да… Габделхәй Сабитовның:
– Ни майтарыш? Нишлисең? Мин мондый бер хикәя язганыем әле, малай, – дип эчтәлек сөйләүләре – үзе бер гомер иде ул. Кайдадыр сине ашыккан җирең, ашкынган эшең көтеп тора; тик аны бүлдерү, сүзенә колак салмау, үз мәнфәгатеңне уйлау аның янында иманыңнан бер мизгелгә ваз кичүгә тиң иде шикелле. Әйтә белде, тыңлаттыра белде. Бүтәннәр, гадәттә, ашыгучан, кабаланучан, дөнья куучан. Болары рәтендә Габделхәй Сабитовның рухы тансыклаган җиргә ут күреп яуган яңгыр сыман кирәкле, сүзе җанга шифалы иде.
Каударланмады, чәпчемәде, гайбәт сөйләмәде, сорамады, таләп итмәде. Үз үсәрен белеп үскән юа, үз пешәрен белеп пешкән каен, җир, кура җиләге, үз өлгерәсен белеп өлгергән чикләвек, үз җитәсен белеп җитешкән бәрәңге кебек.
Татар мәдәниятенә хәл кадәре көч куеп, үткәнебездән киләчәгебезне барлау җәһәтеннән, һәрбер татар язучысына хас рәвештә, теш казнасын кан чыкканчыга хәтле кысып түзгәннәрдән берсе шул иде инде – Габделхәй Сабитов. Талпынган кош. Үз оясыннан гөмбәзенәчә менә алмый калган тургай йә керәшә баласы. Үз йөрәген тегермән ташыдай теши алса да, йодрыгын учлап, дөнья өстәленә дөбердәтеп суга алмады.
Хәер, аның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында әйбәт режиссёрларыбыздан берсе Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган «Гарасат» дигән трагедиясе тормыш-көнкүреш галәмәтләре, фаҗигасе бугазына мең чылбыр буган татар халкының, ни аяныч хәлдә калып та, һичкайчан билен бирмәс рухын тантана итү рәвешендә кабул кылынган иде. Бу әсәрне Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы белән генә янәшә куярлык. 1912 елгы вакыйга. Үз иленнән авылы белән сөрелеп, Лена елгасы төбәгендә үз-үзләрен сәясәт кендеге итә белгән татар кавеме. В. М. Ульяновның «Ленин» дигән кушаматы әлеге шул вакыйгалар тәэсиреннән, кичерешеннән алынган. Димәк, җаннары гөнаһсыз кыелган татарлар рухыннан да, тикмәгә түгел. Шуңа күрә дә «Гарасат» спектакле, бигрәк тә анда яңгыраган җыр соңында тамашачыларның, бер-берсеннән уңайсызланмыйча, күзләренә яшь килә торган иде.
Язучының үз халкы данлаган бер әсәре булсын да кереп ятарга уңайсызланмастай, оялмастай кабере булсын ул. Габделхәй Сабитовча.
Бу яктан аның дача төзеп керү кыйссасы хикмәтле. Имеш, зур бер ташлама ясап, эттән сөяккә димәктәй, бер дә бер заманны Татарстан язучыларына бакчачылык ширкәте бүлеп бирмешләре. Васильево бистәсеннән ары уң кул тарафтан, җәяүләп ярты сәгать юллык урыннан. Шундагы кирпеч заводы, шагыйрь Шамил Мәннаф әйтмешли, яүҗүҗ-мәэҗүҗдәй умырып алганның соңында калган кызыл, үзле балчыклы урыннан. Габделхәй Сабитов хатыны Фәтхия ханым белән, йорт төзү мәшәкатьләрен, маҗараларын Сират күперен кичкәндәй итеп, үз йортлары тирәсен, җирен гөлбакча иттеләр. Яшелчә, җиләк-җимеш дип түгел. Чәчәкләр үстереп. Мәгънәле. Габделхәй Сабитов, җирдә казынып, гүрдәгедәй үзле балчыкны да татар болай итә ала ул дигәндәй, үрнәк күрсәтте. Үрнәк кенә түгел шул. 1975 ел бит. Татарга әз генә мөмкинлек бир, аркалыгын төшер, тышавын чиш – ул ташта да чәчәк үстерер. Ул менә шушыны сүзсез дәлилләде, раслады да күрсәтте.
Ул Фәтхия апа белән үзләре үстергән чәчәкләренең орлыкларын, бүлбеләрен тирә-күршедәге язучыларга, димәк, халыкка өләшә иде. Әгәренки аларның түреннән узган чакта Габделхәй абыйның сәламен ишетмәсәң, ни кояшлы көн дә сүрән тоела сыман иде.
Берзаманны, Габделхәй абыйның вафатыннан соң, аларның дачасы каршысыннан узып барышлый, Фәтхия апа:
– Әхәт, монда кереп кит әле, – дип эндәште, асыл, пөхтә бакчалары сукмагыннан түргә узгач, ул: – Габделхәй абыең сиңа дип кызыл карлыган үрчеткән иде. Казып алып биримме? – диде.
– Аннары, Фәтхия апа, аннары, – дидем.
Шунда – ул утыртып, үстереп куйган җирдә калды. Үссен.
Кеше васыятен җан туфрагыннан күчереп булмый, ярамый, кушылмый. Истәлеге җимешеннән кадерлерәк.
Кадер һәрчак истә.
Шуңа күрә истәгеләр исән-саулыгы дәвамында кадерле дә.
Күпме чакырып, дәшеп йөрүенә карамастан, өенә (фатирына) кермәдем. Мондый гамәлне холык-фигылем тартмый. Ә Илдар Юзеев әйтмешли, «напрасны». Кирәк булгандыр, шәт. Хәер, үкенечле түгел, аның, Габделхәй абыйның, үз улы хәрби кеше Булат турында, музыкант кызы Зөлфия хакында тыйнак кына, сөенеп, җәелеп сөйләгәннәре, дөнья болай ул, энем, дип, миңа үзем дә хәттин ашып белгәннәрне аңлатырга теләве – боларның һәммәсен онытырлык түгел. Үзем дә беләм, янәмәсе. Ә югыйсә өлкәннәрне тыңлау, бигрәк тә гаилә тоту турындагыларын тыңлау, аңлау, кабул итү һичкемгә ни артык, ни зыян түгел ләбаса. Кемнеңдер үз зарын, эшен, мәсләген, күрәзәлеген, йомышын, киңәшен тыңламаган, күңеленә алмаган, бәгыренә салмаган зат язучы була алмый.
Ул исә була да, булдыра да алды. Чөнки үзеннән уздырган каләм ияләрен дә яратты. Ул мәктәп укытучысы да иде шул. Ә һәрбер мөгаллим, үз шәкертенең үзенә караганда гыйлемлерәк булганы сурәттә генә, яшәвенең төп асылына ирешүе белән горур, ахыр чиктә мәгърур.
Үземнән ике дистә ел чамасы өлкәнрәк булып, язмышым күперендә ары таба барышлыймы, капма-каршы килешлиме очрашкан Габделхәй Вәли улы Сабитов хакында фәкать менә шушылай гына язарга җөрьәт иттем. Чөнки ул – хәтернең умырзая төсендәге, юкә чәчәге исендәге, арыш серкә очырган мәлендәге, инеш яры буендагы ташларга кырау төшкәндәге, яшьтәш, өлкән, вафат язучыларның киштәләрендәге китапларын күреп, тотып, укып карагандагы чакта һәрвакыт яныбызда, янәшәбездә генә кебек.
Тулган айга караган вакытта адәм баласын уй баса. Татар халкының Габделхәй Сабитовтай тыйнак язу осталарын барлаган, искә алган мизгелләрдә ай яктырыбрак, тик моңсуланыбрак китә төсле. Аны дөньяга китергән Минзәлә тарафындагы юкә агачларының алтынланып, ахакланып чәчәк атканы шикелле.
Тормыш итү, гаилә кайгырту кебек, татар гавамындагы баштан ашкан мәгълүм мәшәкать, ыгы-зыгы, кытлык, ихтыяҗ аңа Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кодрәте белән иңдерелгән язу куәтен, куәсен, тышауланган атның, ычкыныплар торып, тугайларга, болыннарга, кырларга ашкынганы сыман итеп, көнләшер дәрәҗәдә иреккә чыгартырга юл бирмәде. Югыйсә дистәләгән гүзәл хикәяләре, берничә пьесасы белән генә телгә кермичә, романнар язу ихтималы да бар иде ич. Насыйп итмәгәндер инде. Әйтик, «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары» (Эрих Распе), «Мэри Поппинс» (П. Трэверс), башка тәрҗемәләре – болар Г. Сабитовның тамак хакына эшләгән эшләредер. Шул ук вакытта бу – аның дөнья әдәбияты белән таныш булганы, шуны татар халкына җиткерергә теләве, күбрәккә ирешергә, югарырак менәргә, менгерергә теләве дә иде.
Ай калка да бата, батар да калкыр…
июнь, 2001