Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 36
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ЭЗТАБАР
(Күренекле язучы Рафаэль Мостафинга – 70 яшь)
ОглавлениеӘгәр дә узган гасыр башында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дигән икән, каләм ияләренең кемлеген моннан да уздырып әйтеп булмастыр, шәт. Өстәвенә Муса Җәлилнең исән-имин килеш үк «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турында сөйләячәкләр, язачаклар» дигән сүзләре бар.
Әнә шул энәсе, җебе, яшәве, төптән уйлаганда, Рафаэль Мостафин кулындадыр шикелле. Язучының йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. Дөрес, әлбәттә. Ә каләм иясенең йөгәне барыбер аны үз иткән халык кулында ул. Язучы белән халык арасын тәртәдәге тәҗе кебек нык, юнәлешле көйләп баручы Р. Мостафин кебек галимнәрдә, тәнкыйтьчеләрдә. Габдулла Тукай кыйссасы, Муса Җәлил хикмәте, Хәсән Туфан язмышы, Кол Галидән башлап Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Шәехзадә Бабич, Гамил Афзаллар аша Мөдәррис Әгьләмовка кадәрге барча затларыбыз аның көндәлек һәрдаим игътибар, күңел түрендә. Татар әдәбиятында җемелдәп торган бу йолдызларны бер гөмбәзгә туплап, барлап торучылардан иң өлгере, алгырысы, эзтабары, маяклар салып баручысы, рәхмәтлесе әлеге дә баягы Р. Мостафиндыр. Кайбер чакны сәерсенеп, гаҗәпсенеп, хәтта тынып каласың, тукта әле дисең, бу ни икән дип уйлап куясың, карале, язучылар, әдипләр, аларның иҗат эше хакында бар белгәннәрен барчага җиткерә башлаудан алып соңра гомерләрен үзләре дә халык язучылары сыйфатында тәмам иткән Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебекләребез бар. Нәкъ шулар янәшәсендәме, уртасындамы нигә әле Рафаэль Мостафин юк икән дисең. Әнә ич Тәлгат Галиуллин татар, дөнья әдәбияты, каләм ияләре турында язды-язды да, үзе үк шул даирәгә кереп китте. Әлбәттә, Р. Мостафин да нәкъ шушы кавемнән, даирәдән, мәсләктән. Аның көн күрмеш, яшәү турында йөзләрчә чәчмә, тезмә әсәрләрен әледән-әле укып белеп, «Карале, ә!» дип сокланып торабыз. Тик…
Тик барыбер аны фәкать күңел, җан, аң, тәэсир иң әүвәл Муса Җәлил янәшәсенә китерә дә куя, китерә дә куя. Татар халкының бөтен дөнья, ил, Ватан тарихында кем, нинди икәнлеген җаны-тәне белән белгән, аңлаган Сергей Смирнов, Константин Симонов – тагын бихисаплар! – М. Җәлилне Байрон, Лорка дәрәҗәсендә яд иткәннәр икән, бүгенге Рәсәйдәге безне танырга теләмәү өмете, идеясе җил искәндә күзгә эләккән чүп кенә ләбаса ул. Монда инде Рафаэль абыйның Казык йолдызы какшамас. Мәңгегә үз урынында. Әнә ич: татар халкы, гомумән, бөтен төрки гавамы үзенең кем, нинди икәнлеген фәкать Тукай белән аңлый, аңлата ала. Сөембикәләребез, Кол Шәрифләребез, Ядкәр ханнарыбыз бар. Аллага шөкер. Маяклар күп. С. Максуди, М. Вахитов, М. Солтангалиев… Шунда – Муса Җәлил. Идел-Урал штаты дигән дәүләти татлы хыялын Коръән тотып Плетцензее төрмәсендәге гильотина пычагы астындагы каны белән яд иткән шәхесләребездән ич.
Әлбәттә, М. Җәлил эзләре буенча татар әдәбияты дигән дәрьяга кереп киткән Р. Мостафин боларның чын асылын хәзер – ошбу дөньяда җитмеш ел гомер кичүе дәверендә тәмам белә инде. Тарихны, халыкларның, адәми затларның яшәү рәвешен һичкайсы – патша, император, президент – үз указлары бүреге белән каплый алмый. Бүрене кулга ияләштерергә мөмкин. Ләкин, Хемингуэй әйткәнчә, кешене юкка чыгарып була, тик аны җиңү мөмкин түгел. Рафаэль Мостафин – мәшһүр Гази Кашшаф дәвамчысы – Муса Җәлилнең нибарысы 38 яшьлек гомер кичүе, иҗаты мисалында татар халкының мәңгелек яшәүчәнлеген раслаган, дәлилләгән гаять илтифатлы затларыбызның алыштыргысыз берседер ул. Кем ул дип сораган сурәтләрендә аны, язучылар, рәссамнар хакына көнен-төнен кызганмый иҗат иткән Ирвинг Стоун кебек дияргә кирәк. Идегәебез булган. Ләкин халык аның хакында дастан иҗат итмәсә – ул кем? Онытылыр идедер. Шанлы Тукай бар, тик аны халкыбыз данламаса – ул кем? Бөек Җәлил һәлагеннән соң да исән. Әмма шәүкәтләрлек халык, бөтенебез, ахыр килеп, берәү булмаса – без кем?
Әгәр дә куш учка сыярлык бәләкәй Җир шарында гомер сөрүче адәми затлар бүген илаһи бер татар халкы яши, яшәячәк икәнлеген белергә, танырга, әңгәмә корырга, сәүдә итәргә тели икән яисә теләми икән, үз ихтыярларында. Сөбханалла, туфрагыбыз сукаланган, орлык чәчелгән, рухыбыз Тукайча, Җәлилчә, моны әйтүебез, белдерүебез Мостафиннарча. Тыйнак кына. Ипләп, сипләмичә. Ашыкмыйча, артык ашкынмыйча. Энәне кая кадап, җебен ничек йөртәсе икәнен анык белеп. Гөнаһыбызны танып, савабыбызны табып.
Шулай итеп, уртак мәсләгебез, өммәтебез, иманыбыз исән-сау икән, Рафаэль Мостафиннарыбызны онытмаслык итик әле. Хәлемнән килгән сурәттә шәхсән аны «Татарстанның халык язучысы» дип атар идем. Имзамны рәхәтләнеп, ихластан куеп. Мөһерен, тыннарын өреп, тиешлеләр – без сайлаганнар басарлардыр, шәт.
Әнә генә бит ул. Йөри. Күңеле күтәренке, әйткәннәре сабыр, мәгънәле. Димәк, яши. Яши икән, гел яза инде. Ак итеп, пакь итеп, Иман шарты белән. Елмаеп. Халкыбызга, һәммә кешегә саулык, мәдәт теләп.
Без Рафаэль ага Мостафиннарыбыз булу белән дә бәхетле әле. Чөнки бәрәкәтле Баулы төбәгендә 1931 елның 14 маенда дөньяга килеп, хәзергәчә егерме тугыз китап нәшер иткән бу затлы кешебезне җөмһүриятебезнең бар тарафында да олысы-кечесе кадерләп каршы ала, олылап озатып кала. Язуы, иҗаты, фәнни, җәмәгать эшчәнлеге белән әүвәлге бөтен илебездә танылган, әсәрләре дөнья халыкларының дистәдән артык теленә тәрҗемә ителеп чыккан, төрле газета-журнал, оешмаларның дәрәҗәле премияләренә, дипломнарына, ахыр килеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «М. Җәлил бүләге иясе» дигән исемгә лаек булган.
Үзе язганнары гына түгел, ә бәлки аның хакында язылган бихисап мәкаләләр, хезмәтләр дә гаять гыйбрәтле, хәтеребезгә, күңелебезгә, каныбызга шифалы сурәттә сеңеп калган. Ошбу нәрсә каләм иясе өчен үтә дә газиз, истәлекле фигыль.
Кеше гомере әүвәл-әүвәлтеннән фасыллар дәвамы, яшәлгән яшь белән түгел, эшләгән эш, кылган гамәл белән дә үлчәнеп килә. Бу җәһәттән караганда Р. Мостафин һичкайчан гаҗиз булмады, нәүмиз калмады. Шул инде: эш аты сукада, буразнада, чабышта сыналса, ир-егет туган халкының рух көзгесендә ни рәвешле чагылуында сынала. Ә ул исә беркайчан да, бәгъзеләр әйтмешли, «ачка үлсәм үләем, бәрәңге өяргә иелмәем» дигән шикелле булмады. Әйтик, Болак, Кабан күле кебек, мәркәзебезнең йөзек кашы саналырдай изге урыннарны яңартырга, мәңгелек итәргә омтылу хисе, фикере белән мөлдерәмә тулы мәкаләләре, китаплары үзләре генә дә асыл мәсләк, мәгърур максат нияте, ахырында, бизмәне бит.
Һәрхәлдә, татар халкының мәңгелек чылбыры тарихын, бүгенгесен, булачагын тәшкил иткән һәрбер мизгелгә Рафаэль Мостафинның фәкать игелек кенә кылу нияте белән сугарылган гомере, иҗаты күпләргә үрнәк, күпләргә маяк. Ә маяклылар адашмас, һәрвакыт алга гына барыр, уйлаган юл очына җитү бәхетен татыр.