Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 26
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
МОНЫ БЕЛҮ ИСӘННӘРГӘ КИРӘК
ОглавлениеБатырлар үлмиләр. Алар хакындагы язмалар, документлар архивларда саклана. Кайсылары «Мәңге сакларга» дигән мөһер сугылган килеш тора.
Каһарманнар үлмиләр, алар яшәүләрен мәңге дәвам итәләр. Архивларда, истәлекләрдә…
Иң зур архив – халык йөрәге.
Бөек каһарманлыкның, батырлыкның асылы нидән гыйбарәт соң? Ни өчен гомерләренең билгеле бер өлешендә батырлар яшәү белән үлем арасыннан үлемне сайлап ала? Башкаларның яшәве хакына үзеңне корбан итү ни соң ул?
Һәлак булган каһарманнарга моны белү кирәк түгел. Моны белү исәннәргә кирәк.
Ни өчен соң? Яшәр өчен. Исәннәрнең бурычы каһарманнар күрсәткән батырлыклар кабатлану ихтималын булдырмас өчен көрәшүдән гыйбарәт. Ачыклап әйткәндә, Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин үз күкрәкләре белән каплап сүндергән пулемёт ояларының бүтән телгә килмәве өчен көрәшү – исәннәрнең максаты һәм бурычы менә шул.
Ә төп максат – яшәү, тормышны дәвам иттерү.
Шамил Рәкыйповның совет халкының Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән данлы уллары һәм кызларына багышланган китапларын, бик күп язмаларын мин шушы изге максат өчен көрәшүче тере җан ияләре итеп күз алдыма китерәм. Аларның һәммәсенең төп максаты – җирдә җыр тынмасын, сугыш булмасын дию. Аларның һәммәсенең төп максаты – һәлак булган каһарманнарга алмашка яңа көрәшчеләр тәрбияләү, һәлак булган каһарманнарны исән көрәшчеләр сафына кайтару һәм корбаннар, корбаннар, корбаннар турында искәртү… Әнә ич, Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин белән Иван Чернопятко язучының үзеннән һәм аның китабын укучылардан: «Таңнар һаман матурмы?» – дип сорыйлар. Аларның тынган йөрәкләре бүгенге матур таңнарда «Кипарислар җыры»н тыңлап сөенәдер… Күгебезгә карыйк әле, кадерле балалар. Безнең бүгенге һәм киләчәк юлларыбызны яктыртып, Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфирова дигән йолдызлар яктыртып тормыймыни? «Кайда син, Жан?» – дип сорыйбыз без. Ә Иван Кабушкин яки Барый Шәвәлиев безгә: «Ул хакта чәчәкләрдән сорагыз, чәчәкләр сөйли белә», – дип җавап бирәләр… – Ничәү алар – Шамил Рәкыйповның китапларында яңадан телгә килгән, яшәгән, көрәшкән геройлар? Безнең аларның берсен дә онытырга хакыбыз юк. Фашизм кешелеккә үлем карары чыгарып яткан Рейхстагның түбәсенә иң беренче Кызыл байракны менгереп элүчеләрнең берсе булган Гази Заһитов: «Безне мәңге онытмагыз», – дия сыман. Бу авазны иң беренче булып Шамил Рәкыйпов ишетә һәм, архивтагы «Мәңге сакларга» дигән папканы ачып, укучыларын «Мәңге онытмаска» өнди.
Язучыга кушылабыз. Чөнки без аның геройларын яратабыз. Ә без йөрәккә ятышлы, күңелгә якын, җаныбызны биләгән кешеләрне генә яратабыз. Язучы Шамил Рәкыйпов иҗатының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүен мин аның әсәрләренең китап укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу дип кабул итәм. Халыкның тарихы, язмышы турындагы елъязмалар гасырлар буе сакланган. Ул халыкның каһарманнары турындагы язмалар да шулай сакланырга тиеш. Архивларда, китап киштәләрендә генә түгел, ә бәлки халык күңелендә һәм кешеләр йөрәгендә сакланырга. Чөнки ул язган тере геройлар, тере образлар шуңа лаек.
Язмышлар, сугышчан юллар… Эзтабар Шамил Рәкыйпов үзенең геройлары батальонына яңадан-яңа көрәшчеләр туплый. Халыкның бәхете өчен корбан булган каһарманнар батальоны. Ә язучы каләме аша китапларга күчкәч, ул каһарманнарның һәркайсы үзе бер батальонга торырлык әдәби геройга әверелә. Аларның һәркайсы үзе артыннан йөзләгән, меңләгән укучыны ияртеп бара. Ахыр килеп, алар – бөтен бер халыкны башка халыкларга күрсәтә торган намус, Ватанны ярату, идеалларга бирелгәнлек хисләренең лаеклы вәкилләре.
Шундый вәкилләрне күрсәтә алган язучы бәхетле. Ул укучыларын елата да, шатландыра да, дулкынландыра да. Иң мөһиме – Шамил Рәкыйповның инде чал чәчле укучысы да, тормыш хакында, үткән тарих турында яңа гына уйлана башлаган яшь укучысы да һәрчак җиңүче булып кала. Алар җиңү яулаган каһарманнар эзеннән атлыйлар. Һәлак булган егерме миллион совет кешесе эзеннән. Егерме миллион корбан, егерме миллион җиңүче. Шамил Рәкыйпов әнә шул җиңүчеләр һәм алар эзеннән алга барган яңадан-яңа буыннар исеменнән сөйли.
Һәм сез дә, балалар! Тарихны тыңлыйк та аның һәр тибешен йөрәкләребез аша үткәрик. Шамил абыегыз шуңа өнди.
14 апрель, 1980