Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 41
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ИҖАТ ЧИШМӘСЕ
(Каләмдәшем хакында сүз)
ОглавлениеБер дә бер заманны иртәнге якта Татарстан радиосын тыңлап утыра идем. Бик тә таныш бер дус егетнең хикәясен укый башладылар. Кәефем күтәрелеп китте. Карале, мәйтәм, күпме аралашып та, арабызда шәп, яңа язучы өлгереп җиткәнлеген белми йөргәнбез икән.
Ничек яза бит әле: «Көзге җил агачлардан сары яфракларны йолкып ала да очыртып китә, яфраклар җиргә төшкәч тә, аларны юл һәм сукмакларга бәргәләп йөртә. Аны да язмыш шулай бәргәләп йөртте» («Әй язмыш, язмыш…» хикәясе).
Яисә менә тагын: «Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли» («Уйлану»).
Башта ук шуны искәртеп үтим әле: әлеге юллар – хикәяләрнең башламы. Чагыштырып карасаң, нәкъ чишмә кебек инде: җырлап, тыелгысыз төстә ургып чыга да хисләреңне үзенә ияртеп алып китә. Фирдәвес Зарифның хикәяләре, челтерәп аккан инеш сыман, сүздән-сүзгә, юлдан-юлга йөгерекләнә бара, ары таба һаман саллылана, аннары мул сулы, тирән чоңгыл шикелле бөтереп ала, һәм менә шул мизгелдә кешенең язмыш дәрьясы ачылып киткәндәй була. Бу – язучының осталыгы, табигый осталыгы инде. Шундый башламнардан соң укымый кара син ул әсәрләрне!
Әлбәттә, бу – бик куанычлы хәл, язучының күркәм сыйфаты. Ул сыйфатка ия зат – татар әдәбияты дигән олы дәрьяда иркен, ышанычлы йөзәрлек, үз җилкәнен киереп җибәргән Фирдәвес Зариф. Әгәр дә аны урамда-фәлән очрата калсагыз, шаять, танып алырсыздыр – аның болгар ата-бабаларыбыз кавеменнән икәнлеген бөтен йөз-кыяфәте, холкы кычкырып әйтеп тора: зәңгәр күз, җирәнсу сакал-мыек, җыйнак сүз, тыйнак, әмма төпле фикер иясе.
Дөрестән дә, ул тумышы белән Яшел Үзән – элеккеге Норлат төбәгендәге Күгеш авылыннан. Ә ул авыл, риваятьләргә караганда, тарихи болгар заманнарыннан ук яшәп-торып килә икән. Әлеге төбәктә Болгар дәүләтенең терәкләреннән берсе саналган Кирмән каласының урыны хәзер дә аермачык диярлек беленеп тора әле. Һәрхәлдә, археолог галимнәребезгә Болгар тарихының мондый манзаралары шик-шөбһәсез. Инде дә килеп, ул борынгы авылдан ничек итеп бер каләм иясе килеп чыкмасын ди?! Ә язучы булыр өчен, аеруча аның да чәчмә әсәрләр дип аталганына – чын-чынлап каторга эшенә тиң төп өлешенә кереп китәр өчен, бигрәк тә шунда үз-үзеңне танытыр өчен, ай-һай, нинди тормыш, яшәү мәктәбе үтәргә, әлеге «мәктәп»тә гаять тә катлаулы сынау алырга кирәк ул. Әле миннән чагыштырмача яшьрәк каләм иясе булса да, Фирдәвес Зарифның язганнарында акыл ияләренекенә тиң фикер агышы җәйрәп ята.
Ничектер бервакыт, үтә барышлый дигәндәй, ул миңа үзенең элек шахтёр егет булуы турында әйткән иде. Аның какча буй-сынына карап:
– Синме? Шахтёр егетме?! – дип гаҗәпләнгән идем.
Ул, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп:
– И-и, Әхәт абый… – дип кенә куйган иде.
Аның шушы «и-и» диюендә шактый авырлык кичергәнлеге сизелеп, бөркелеп киткәндәй тоелган иде.
Карасана, күз тимәсен: Фирдәвес – автохуҗалыкта, химия заводында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ары таба Кузбасста (Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре) – шахтёр, басмаханәдә – басмачы, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубы директоры, Татарстан радиосындагы музыка редакциясенең һәм әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең әдәби мөхәррире баскычларыннан үтәргә өлгергән. Хәзер исә ул «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.
Ә шул арада, бактың исә, кеше-карага сиздермичә генә, саллы-саллы әдәби әсәрләр иҗат итеп ята икән ләбаса!
Һәм нинди әсәрләр әле!
Без инде, «тере классиклар», дөньяның ачысын-төчесен татыган дигәндәй, көне-төне яза-яза, каләмне, кәгазьне күралмас дәрәҗәгә җиткән, әзме-күпме дөнья гизгән, укый-укый күзебезне чирләштереп бетергән; хәзер ис китәр нәрсәләребез, шәхесләребез дә калмагандыр кебек.
Юк икән шул. Яшиселәребез алда икән әле, алда. Сөенердәй нәрсәләребез – сулган чәчәк, йә булмаса күзе тибүдән туктаган чишмә түгел икән әле. Тормыш Фирдәвес йөзендә дә безне сокланудан мәхрүм итмәгән икән.
Илтифатыгызны менә тагын бер өземтәгә юнәлтим әле: «Яр буенда дулкын кагып, комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни?..
Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде…
Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе?» («Пар дулкын»).
Фирдәвес Зариф әнә шулай Табигать белән Кешене янәшә куеп тасвирлауны, гәүдәләндерүне үз итә, тормышның капма-каршылыкларын фәйләсүфләрчә үтә сизгер тоя, яшәүнең мәңгелектән мәңгелеккә рәхәт тә, михнәтле дә сәфәр икәнлеген раслый, кире каккысыз рәвештә дәлилли.
Шуның өстенә ошбу каләм иясенең иҗатында, алыштырып, бутап булмастай үтә дә миллилек хисе көчле. Ул ана телебез- нең егәрен, халык язучысы Гариф Ахунов әйтмешли, «җелегенә төшеп» белә дә, куллана да. Бу сәләте бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләрендә (ә аларны укуы өлкәннәргә дә сабак, гыйбрәт бирерлек) бигрәк тә күркәм, затлы булып чагыла. Гомумән, аның язганнары, әйтик, түбәтәй чигү остасының бер сәйләнне икенчесенә җөпләп-җөпләп тезгәне сыман, хәрефне хәрефкә, сүзне сүзгә, җөмләне җөмләгә шартын китерергә омтылып, татар теленең бар нечкәлекләрен файдаланырга тырышу, шуңа ирешә алу белән сугарылган: «Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды» («Эшче кырмыскалар»). Тойдыгызмы икән? Бу – кеп-кечкенә бер кырмысканың зур бер дөньядагы халәте! Без дә шундый.
Моның ише үрнәкләрне Фирдәвес Зариф иҗатыннан кинәнеп чүпләп утырырга (мул итеп!) мөмкин булыр иде. Хикмәт каләм иясенең осталыгын исбатларга тырышудамыни? Хикмәт – ошбу очракта мондый исбатлауның һич кенә дә хаҗәте булмауда!
Фирдәвес Зарифның иҗатына адәм балаларына, кирәксә, соклану хисе белән карау, кирәксә, аларга чиксез кызганып багу хас. Кыскача әйткәндә, ул әсәрдәге образларны берьяклы итеп түгел, ә уңай һәм тискәре сыйфатлары да булган затлар итеп сурәтли.
Әлбәттә инде, ниятенә керешкән шәттә, аның әсәрләрендә дә «тырнак астыннан кер тапмаслык» түгел. Хәзер исә ниятем – моннан тайчанып тору. Хикәяләре моңа тулы хокук бирә. Бусын, күзгә-күз карап, үзенә дә әйтеп була аның. Ул – тыңлаучан, киң күңелле, ачык йөзле егет. Инде дә илһам җилкәнен киереп, әдәбият атлы дәрьяга мөстәкыйль чыгып китәргә җөрьәт иткән икән, аңа хәерле юл, уңайга искән җил телик әле. Калганы исә – үз эше. Иң мөһиме, ул әдәбиятның җиңел кәсеп булмыйча, ә бәлки кәйлә белән күмер чабу икәнлегенә тәмам төшенеп җиткән инде. Безгә, укучыларга исә, аның күңеле, аң учагы тирәсендә ялгызыбызмы, бергә җыйналышыпмы утыру, ниһаять, рух бөтенлегенә ирешү бик юанычлы, шифалы булыр! Әлхасыйл, без татар рухының сулмас чишмәләрен шушы Фирдәвес Зариф кебек иҗат, иҗтиһат кешеләре тотып тора да инде.