Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 34
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
СОҢГЫ ҖЫРЫ РӘВЕШЕНДӘ
ОглавлениеҺәрберебезнең үз вакыты бар. Вакыт учак кебек яна. Ә учакта безнең гомер дөрли, тормыш…
Бәхеткә, шунысы бар тагын: һәркем үз учагын үзенчә яга. Кайберәүләрнең учагы үзен генә җылытырга җитә. Икенче берәүнең якканы үзеннән соң да дөрләп кала. Күпме кеше күңелен җылылыгы, нуры белән еллар аша дәшеп тора.
Ул учаклар – кешенең эше, күңел көзгесе.
Минем кулда – шундый бер күңел көзгесе. Гази Кашшафның гомере буе ялкынланып, дулкынланып яшәгән йөрәгенең соңгы учагы. Ул – тәнкыйтьченең татар совет театрына, аның көндәлек тормышын чагылдыруга караган мәкаләләре җыентыгы. «Күңел көзгесе» дип аталышы бик мәгънәле.
Бу хезмәтне дикъкать белән, бирелеп, дөресрәге, кызыксынып укыйсың. Кайбер китаплар бер-ике бите белән үк туйдыра. Ә бу исә, битен ачкан, укыган саен, зиһенне ныграк били. Син танып белү могҗизасы белән күзгә-күз очрашасың. Тыгыз фикер, гади юллар арасындагы зур идея белән байый барасың. Еллар үтәр, менә шушы могҗиза, фикер, идея, фәлсәфә буыннарның зиһен, аң, күңел иләге аша исән-имин үтәр дә киләчәккә атлар. Мин моны Гази Кашшафның 1940 ел- ның августыннан алып 1974 елның апреленә кадәр язылып, шушы җыентыкка тупланган мәкалә-рецензияләре чагыштырмасына, дөресрәге, шуларда сөйләнгәннәрнең бүгенге көнебез идеяләре белән тәңгәл килүенә карап әйтәм. Г. Кашшафның чирек гасыр дәвамында татар театры турында язганнары заманыбызга хас яңгырый. Димәк, ул ялгышмаган, театр елъязмачысы буларак, кичәгене язганда да иртәгәне күздә тоткан. Драматургиянең, театрның, артистның хезмәтен иҗтимагый тормыш дөреслеге белән чагыштырып бәяләгән.
Кереш сүзендә автор болай ди: «Мин актёр да, режиссёр да, драматург та түгел, ләкин, драматик әсәрләргә килеп тотынуга, мин актёр да, режиссёр да, драматург та булам». Бу сүзләрендә мин аның үз иҗтимагый бурычын тирәнтен сиземләвен һәм аңлавын, яңа кеше тәрбияләүдә иң мөһим урыннарның берсен биләгән театр сәнгатен тикшерүченең нык принципиальлеген күрәм.
Каян килә бу ышаныч һәм көч?
«Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле повесте – иң көчле реалистик әсәрләрнең берсе. Әдипнең каләм көче бөек Толстойның художниклык көчен хәтерләтә. Ул шундый киң, эпик вакыйгаларны бер фокуска туплап, бер кеше язмышында бөтен бер катлау язмышын сурәтли белә, бер төркем персонажлары омтылышларында халыкның тарихи хәрәкәтен күз алдына бастыра ала. Социаль типларны ювелир осталыгы белән эшкәртә белгән бөек әдипнең иҗат мирасында дистәләрчә характерлар бар. Аларның күбесе үзләренең социаль җирлекләре белән артта, еракта калганнар, дөресрәге, аларның социаль җирлеге юкка чыккан, ләкин аларны әле онытырга ярамый. Бүгенге көннән героик бөеклеген, романтик югарылыгын без, узган көннәргә күз салсак, тагын да ачыграк күрәбез, ныграк тоябыз».
Менә кайдан. Гази Кашшаф татар халкының әдәбияты урынын, драматургиясе, театры уңышын рус һәм дөнья әдәбияты, рус һәм дөнья сәхнә сәнгате арасында эзли, таба. Аның әйткәннәре буш кырдагы ялгыз агач түгел. Аның агачы урманда, бүтән сылулар арасында. Ул аның ныклыгын бүтән агачлар ныклыгы янәшәсенә куеп чагыштыра, сыный, тиеш таба икән – һәрьяклап тиңли, шуның белән соклана: «Пушкинның «Моцарт һәм Сальери» исемле нәни трагедиясендә Моцарт: даһилык белән явызлык бергә кушыла алмыйлар, ди. Шуңа охшатып әйтсәк, «Нәркәс» трагедиясенең төп конфликты да даһилык белән явызлыкның бәрелешенә, яхшылык белән юлбасарлыкның бергә сыеша алмауларына корылган… Әсәрнең сюжет, композиция җепләре борынгы классикага килеп тоташа шикелле. Ырулар көрәшенең ямьсез һәм кыргый күренешләрен сурәтләү ягыннан Мохтар Ауэзов трагедияләрен хәтерләргә була. Ләкин Илшат Йомагулов мәхәббәт кебек мәңгелек теманың үз моңын, башкорт колоритын тапкан, борынгы вакыйгаларны бүгенге көн проблемалары аша күрә белгән».
Ә кимчелекләр бар икән, автор, табиб кебек сак кына, тыныч кына итеп, аның «авыруын» билгели, «дәва» юлын күрсәтә:
«Шаһвәли образы турында да бер фикер әйтәсе килә. Галимҗан Ибраһимов аны карт ялчы – батрак итеп сурәтли. X. Сәлимҗанов исә аның батраклыгына тимерче һөнәрен өсти. Җитмәсә, шушы тимерченең хатыны ачтан үлгән итеп бирелә (моны бөтенесе кабатлый, чамадан тыш күпертеп, мелодрамага авыштырып сөйлиләр, бу – ярамый). Халыкта бер мәкаль бар: «Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс». Шуңа күрә Шаһвәлинең карчыгы ачтан үлгән булуына ышанасы килми… Кулыннан эш килә торган һөнәрче – Шаһвәли түгел, ул таза тормышлы кеше, Шаһвәли исә батрак, аны шулай калдыру табигыйрәк булыр».
Режиссёрның әсәргә керткән кечкенә генә «үзе». Бактың исә, хаталырак, хилафлырак чыккан. Тоясызмы рецензентның табиблыгын? Ул, алай тиеш түгел, болай кирәк дип, кайбер тәнкыйтьчеләр кебек, хатаны тотып алуына куанмый. Бәлки, эчке бер күңел борчылуы белән, тормыш дөреслеге, халык яшәеше белән чагыштырып күрсәтә. Менә кайда күрәм мин Г. Кашшафның «күңел көзгесе»н. Ул үз күңеле, үз аңы, үз фикеренең хакыйкатькә ничаклы якын торуын коммунизм идеяләре, халык тормышы, олы сәнгать принциплары «көзгесе» каршына куеп карый.
Гази Кашшаф – Муса Җәлил тормышын һәм иҗатын, татар матбугаты тарихын тирәнтен өйрәнгән галим, язучы, күпкырлы тәнкыйтьче. Һәм әдип, һәм укытучы. Аның иҗат юлын өйрәнергә, аңларга омтылыш ясаган хәлдә, иң әүвәл бу кешене укытучы дип олылар идем. Бу исәп аның эшчәнлеге, язганнары белән дә, шуларга өстәп ничек язуы белән дә акланыр, дәлилләнер иде. Сурәтләү чаралары бай. Гомумиләштерү, тикшерү көче тыгыз, сыгылмалы.
Кыскасы, теле гаять җанлы, тәэсирле, гаҗәеп гадилеге белән үтемле. «Гөлбану кебек поэтик табигатьле, яхшы күңелле кызны якларлык кем бар? Гөлбануның сөйгән егете Лотфимы?! Ләкин… Лотфи үзен тудырган патриархаль кыргыйлыктан югары күтәрелә алмый… Гөлбануны коллыктан коткара алырлык көч түгел! Юк, бары Гөлбануның фаҗигасен тирәнәйтергә генә сәләтле. Шулай булгач, юл бер генә кала – шул черегән тормышны төбе-тамыры белән үзгәртү! Бу фикерне Г. Ибраһимов үзе әйтми, укучыдан әйттерә, спектакль исә тамашачыны шундый нәтиҗә ясарга куша! Шул рәвешчә, персонажның язмышы социаль вакыйга булып әверелә», – дип яза ул «Татар хатыны ниләр күрми» спектакле хакында.
Шушы юлларны укыганда, мин А. Островскийның «Гроза»сындагы Катерина белән Г. Ибраһимовның Гөлбануы, Г. Каш- шаф белән Н. Добролюбов арасына тигезлек билгесе куям. Чөнки бу ике әдәбиятның дүрт кешесе иҗатларыннан бер нәтиҗә килеп чыга! Инде килеп, үзе әйтмәсә дә, Г. Кашшаф укучысына, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повестен куеп, сәхнә сәнгатебезне бай традицияле рус театры белән якынлаштырган, янәшә куйган икән дигән нәтиҗә чыгарырга куша. Шул рәвешчә, бу спектакльнең куелуы тарихи бер вакыйга итеп бәяләнә.
Менә аның укытучылыгы, театрның бөтен бурычын белеп, актёрлар уенын бөтен нечкәлекләре белән кабул итүе!
Китапта 27 мәкалә, рецензия, театр артистлары турындагы язма урын алган. Бер караганда, 25 ел өчен аз шикелле – елга берәр туры килә. Нәкъ менә шушында мин Г. Кашшафның тагын бер сыйфатына сокланам. Бүтән иҗат кешеләре иҗатына таләпчән бәя бирү белән бергә, ул үз-үзенә карата да гаять таләпчән каләм иясе булган икән ләбаса! Театрыбыз тарихының җанлы бер елъязмасы буларак, китап киштәләребезнең иң түрендә урын алырдай бу соңгы китабына ул өлгергән, дөнья күрергә лаек дип санаган иң яхшы әсәрләрен генә туплаган. Ул әсәрләрне укыгач, без татар совет театрының үсеш маяклары, бай традициясе, асылы, үсеш үзенчәлекләре белән танышабыз. Китапның эстетик кыйммәте шушында. Ул, аккошның иң соңгы җыры булган шикелле, Г. Кашшафның да соңгы җыры рәвешендә күңелгә якын кабул ителә.
22 март, 1976