Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 31
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ДОГАЛЫ ЕЛЛАРНЫ САГЫНУ
Оглавление«Догалы еллар» китабы күренекле татар язучысы Марсель Галиевнең күңел дөньясын, уй-гамен, әрнү-шатлыкларын чагылдырган хезмәт сыйфатында җәмәгатьчелек, укучылар игътибарына барып иреште. Ул әлеге китабында чор, заман, тарихыбыз хакында фәлсәфи уй йөртә, татар халкының мәшһүр иҗат шәхесләре турында үзенә генә хас ташламасыз, ихлас, яратып сүз әйтә. Безнең әдәбиятыбызда иҗат шәхесләре хакында күп язылды, языла, язылыр. Ә М. Галиевнең «Догалы еллар»ы татар теленең һәммә байлык-хәзинәсен кулланып, милләтебезнең атаклы уллары, кызлары хәл-әхвәлен кирәксә җор, кирәксә кырыс итеп сурәтләве белән кыйммәт. Ахыр килеп, М. Галиев әлеге хезмәтендә үзен заман фәлсәфәчесе итеп күрсәтте. Бу китапны язу барышында, аның күпме йокысыз төннәр, ваемлы көннәр кичерүен аңлавы авыр түгел.
* * *
Бер дә берчакны Казаннан көтүебез белән язучыдыр, галим-голәмә, артистлардыр Мәскәүгә килеп төштек тә ду китереп «чара» үткәреп аттык. Ул чагындамы? И, ул чагында! «Татарлар килгән!» дигән хәбәр чыкса, бөтен Мәскәү шау килә торган иде.
Шундый бер тамашабыз соңында югары әдәби курста укучы Марсель Галиевкә телеграмма килеп төште: атасы Баян ага вафат булган икән. Аның бит мышык-мышык яшь сыктавы да көлгәне сыман. Сер бирми. Соң, моның эчкән чәе – ут та, баскан җире язгы ташу икәнен бик яхшы беләбез ләбаса. Ярар. Казанга кайтып төштек. Минем Әлмәттәге «сөрген» чорым иде. Казандагы фатирыма кереп торуның хаҗәте юк. Ә Марсельгә, тиз тотып, Азнакайга – авылы Балтачка барып төшү кирәк. Өлгерергә… өлгерергә…
Яшь чагым гына түгел, халык депутаты да вакытым ич. Апкиттем моны аэропортка. «Тиешле» җиргә кердем, җеген җеккә сөйләштем. Очкычны Бөгелмәгә ике сәгатьтән диделәр.
Ә бу, җүләр… Сарманга очты да китте. Ялгызым тордым да калдым. Шул миннән аерылуы сәбәпле, атасы Баян аганы җирләргә өлгерми калган бит, түземсез!..
Икенче көнне иртүк теләсә нинди пычракта да йөрердәй машина алдым да, хәләлем Фәридәне утыртып, Марсельнең Азнакай районындагы шул Балтач авылына юл тоттык.
Яз, гөрләвекләр ага. Авыл, үзегез беләсездер инде, шәрехләп тору артык. Өйләрен белешеп таптык, капкалары бикле. Инде кайту ягына кузгалабыз дигәндә… «Су буеннан әнкәй кайтып килә». Таныдым. Әнкәсе. Исемен белми идем – Икълимә апа икән. Килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен, хәл-әхвәлен әйтеп тормыйм – бөтенебезнең әнкәләре нәкъ шундый: итагатьле, сабыр, иңендә – чиләк-көянтә. Зарланмады. Нык икән. Бәлки, шулай тоелгандыр гына. Исәнлек, хәл-әхвәл белешеп, кайгы-хәсрәтен уртаклаштым…
– Апа, – мәйтәм, – Марселең кая соң әле? – дип сорадым.
– Азнакайга киткәние әле, – диде ул. – Киленне Казанга озатырга дип…
Чаттан борылып, түбәнтенгә таба юнәлгән генә идек, Марсель менеп килә. Безне йорт-кура артына алып чыкты да:
– Әнә безнең таллар! – диде. – Аумаслар шикелле иде дә бит… Авалар икән, авалар…
Теге – повестендагы карт өянке сыкрап ауган ише. Шуны аударып күрсәтеп, ул әдәбиятка үтә тирән, нык, егәрле тамыр җибәрде.
* * *
Заманында халкыбызның язучысы Гариф абый Ахуновка чылтыраткан идем. Минем казна эшендә – гәҗиттә эшләп ятмышым – бөтенесе хакында язып бетерә алмыйм.
– Марсель турында яз әле, Гариф ага, – дип гозерләндем.
– Яздым ич инде. «Ерак урман авазы» дип. Әйтергә теләгәнемне төшереп калдырмадым шикелле. Кабатласам – кабатлау килеп чыга.
– Алайса, сүзеңне әйт: кем ул?
– Яз: Марсель Галиев – шагыйрь, чәчмә әсәрләр, пьеса, җырлар авторы, кабатланмас төстәге иҗади шәхесләрне сурәтләп бирүче шәп әдип, диген. Өстәп куй: ул – татар теленең җелегенә төшеп язучы.
– Җелегенә төшеп? Сөяк кимерә-кимерәме?
– Әйе, тормышның, яшәүнең мәгънә сөяген кимереп.
Гариф агага өстәп, тагын ни әйтим ди инде? И-и, Марсель Галиев турында язарга тотынсаңмы?..
Ә нигә язарга? Язучыны укырга кирәк аны, укырга! Һәм аңларга. Аңлагач кабул кылырга. Кабул кылгач – яратырга. Яраткач – онытмаска.
Ул Тукай бүләгенә лаек. Әнә үзе яратмаган төстәге кызыл тышлы итеп дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Ә бу Тукай бүләгенә хуплап тәкъдим ителгән «Догалы еллар» китабын, үзе әйтмешли, егылып укырлык. Хәтта сәҗдәгә китеп. Халык яратты, үзе хакындагы елъязма сурәтендә кабул кылды. Кабул кылынгач саваплы ул, хәерле. Иманы таза каләм иясе халыкка каза язмас.
Марсель Галиев – шагыйрь, ул – чәчмә әсәрләр иясе, ул – публицист. Тукаебыз сүзе белән әйткәндә, моңлы да, зур да шәхесебез, җөмһүриятебезнең атказанган сәнгать эшлеклесе. Без аның шундый булганы, шундый була белгәне белән дә бәхетлебездер әле.
Ул – ундүрт китап иясе. Әйтергә кирәк, «Еллар чалымы», «Апрель кызы», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» ише шигырь китаплары, «Ул чакта», «Ерак урман авазы», «Сиңа мин кирәк», «Алтын тотка» кебек хикәя, повесть мәҗмугалары белән Марсель Галиев үзен чын татар язучысы дәрәҗәсендә танытты.
Әнә ил буена Марсель кайтып килә, үз халкына таба барышы.
13 апрель, 2001