Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 23
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ИКЕНЧЕ ТЕЛ – ИКЕНЧЕ ГОМЕР
(Тәрҗемәче Вил Ганиевнең иҗат портреты)
ОглавлениеКаюм Насыйриның Әбүгалисина кыйссасында гыйлем мәгарәсе хакындагы хикәят бар. Әбүгалисина үз иптәше Әбелхарис белән ел дәвамында бикләнеп ятып, гадәттән тыш, кешегә гайре табигый белемгә ия затларга әйләнәләр. Бөек мәгърифәтче Насыйри мәгарәне сурәтләми, гыйлем туплауны үтә бер сер дөньясы сурәтендә сурәтли. Кыйссаны укучы шул мәгарә тылсымы белән хыялланып, аның аңын гыйлемгә омтылу теләге белән ала, белем тылсымы күңеленең иң нечкә хисләрен канатландыра башлый. Мәгърифәт нуры караңгы мәгарәдә бикләнеп ята, инде шуңа ия булмаган шәттә якты дөньяның да шактый караңгы мәгарә икәнлеген сизенү укучының күзләрен ачып җибәрә, ул Әбүгалисина янәшәсендә һәртөрле томаналыкның кешене кимсетүче бер усал көч икәнлеген аңлап, кыйссаның күзгә күренмәс әйдәү көче тәэсирендә кала. Мәгърифәтче Каюм маҗара гына сөйләмәгән ләбаса, халыкка җаныннан чыккан өндәмә белән мөрәҗәгать иткән икән, халыкка дин сөреме ягылып каралган гыйлем тәрәзәсенә үзенең җан сулышын өреп чистарткан, үз дөньясын, яшәвен белемсез күз алдына да китермәгән татар халкының күңеленә якты өндәмә идеясе белән сугаруга өлеш керткән.
Гыйлем мәгарәсе. Бар вакытның, бөтен дөньяның белеме кайчандыр мәгарәгә тупланып, кеше күзеннән, күңеленнән яшереп, байлык ияләренең сагы астында бикләнеп тотылган, бүген исә илебезнең социалистик чынбарлыгы, совет халыкларының, совет кешесенең яшәү рәвеше кешелек дөньясы ирешкән иң күркәм һәм иң зур казаныш сыйфатында прогрессив дөнья яклаган, омтылган максат булып яктырып тора. Ул казаныш – илебездәге һәр халык, һәр кеше өчен уртак, Совет дәүләте ул казаныш рухы белән барлык прогрессив кешелекне коралландыра алу бәхете белән горур.
Бу рухи казаныш – совет халыкларының уртак хәзинәсе, кайчандыр самодержавие тарафыннан мәгарәләрдә тотылган гыйлем, әдәбият һәм мәдәниятенең азатлыкка чыгып чәчәк аткан гөлебезнең чәчәкләре – коммунистик идеябез, сугаручылары – формасы белән социалистик, эчтәлеге белән милли булган күпмилләтле халыкларыбыз, ә туфрагы – уртак Ватаныбыз.
Без уртак рухи әдәби хәзинәбезне кешелеккә ирештерүче арадашчы – рус теле булу белән бәхетле. Ә аның вәкаләтле илчеләре сыйфатында әсәрләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүчеләрне атыйсы килә. Мәсәлән, татар укучыларын М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясы өчен Гариф Ахунов белән Яхъя Халитовка рәхмәтле, ә башка халыклар укучылары исә Г. Тукайны, Һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Бәширов, К. Нәҗми, С. Хәкимне икенче телдә сөйләштергән русчага, ә аның аша башка бик күп телләргә тәрҗемә итүчеләрне хөрмәтли. Әйтик, М. Җәлил иҗатын бөтен дөнья укырлык итеп русчага тәрҗемә итүчеләр арасында без нинди генә олы шагыйрь затларын күрмибез! Тәрҗемә – игелекле шөгыль генә түгел, ә язучының ничәмә-ничә халык, аның әдәбияты һәм культурасы, рухи дөньясы, көндәлек тормышы алдындагы җаваплы миссиясе, рәхмәт әйтергә генә түгел, ә данлауга лаек хезмәте.
Шушы эшне исә көндәлек иҗатына, гомерлек бурычына санаган тәрҗемә әһелләренә без аерата мөкиббәнбез. Шуларның берсе төсендә СССР Язучылар союзының тәрҗе-мә Советы җитәкчесе Вил Ганиевне атыйсы килә. Аның бу эшкә бирелгәнлеге турыдан-туры вазифасы белән генә аңлатылмый.
СССР Язучылар союзының Л. Толстой һәйкәле торган ишегалдыннан сары бинасына кереп, текә баскычтан икенче катка күтәрелгәч, стеналары да, идәннәре дә – бар җире китап белән тулган бер бүлмә бар. Бары тик түшәм генә буш бугай. Китаплары гадәти генә түгел һәм бөтен бүлмәне китап буларак тутырып кына тормыйча, әллә ничә телдә сөйләшәләрдер дә кебек. Китапханәдән битәр бу бүлмә мәгарәне хәтерләтә, ләкин беркайчан да монда үзеңне ялгыз, бигрәк тә чит тоймыйсың, чөнки сине, тыйнак елмаеп, бүлмәнең хуҗасы – Вил Ганиев каршы ала. Биредә җылы, ә ул җылылык син кереп утырганчы ук кайный башлаган чәйдән битәр хуҗаның күзеннән сирпелә, киштәдәге җанга якын исемнәре белән тартып торган таныш китаплардан, татар халкының, төрки телләрнең, инглиз, француз сүзлекләреннән, тугандаш әдәбиятларның вәкилләре сыйфатында урын алган төрле китаплардан бөркелә. Әнә Г. Тукай, Һ. Такташ, М. Җәлил, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Рафаил Төхфәтуллин, Әхмәт Ерикәй, Хәсән Туфан… Татар, төрекмән поэзиясе антологиясе, башкорт, казах, кыргыз әдипләренең хуҗага рәхмәт сүзләре язылган китаплары… Кыскасы, биредә илебез халыкларының рухи хәзинәсе, туктаусыз хәрәкәттәге сүз сәнгатенең нурлы мәгарәсе, яшәү мәгънәсе. Ул менә шушында эшли, оештыра, халыклар дуслыгының әдәбиятта гәүдәләнешенә үз өлешен кертә, иҗат итә.
В. Ганиев русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мәскәү китап нәшриятлары өчен эчке рецензияләр яза, төрле язучыларның әсәрләрен редакцияли. Бу эшчәнлеккә инде утыз ел буена тугры.
Аның бу уңышлары, танылуы иң әүвәл Муса Җәлил исеме һәм иҗаты белән бәйле. 1955 елда, әле Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, Хатип Госман киңәше белән фольклор экспедициясенә чыгып киткәч, татар халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән татар теленең, халык иҗатының Муса Җәлил шигырьләрендә искиткеч югарылыкка ирешүе белән рухланган төстә Вил Ганиев җәйге челләләрдә ул шигырьләрнең үз күңелендә русча «сөйләшә» башлавын тоя.
1957 елны, Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдәге декадасы уңае белән, ул беренче тапкыр нурлы башкалага килә, киң дөнья сулышын тоеп кайта. Бу вакытта инде ул «Татар поэзиясе антологиясе»ндә басылган Мозаффария, Г. Кутуй, Г. Афзал кебек шагыйрьләрнең русчага тәрҗемәсе авторы. Беренче уңышлы тәҗрибәләр биргән илһам канатлары аны Тукай шигърияте дәрьясына якынайта.
Тукай – дөнья поэзиясе җәүһәрләренә үз балкышын, татар халкы рухының кабатланмас нурын биргән шагыйрь, иҗатының камиллеге, сугышчан эстетикасының бөеклеге белән халык рухының йөзек кашы булып танылган шәхес. Аның шигырьләрен тәрҗемә итү рус һәм бөтен дөнья шигърияте асылын тирәнтен белүне дәгъва итә. Бу – олы бурыч, зур таләп. Ганиевнең моңа омтылышы теоретик әзерлектән башлана. Мәскәүдәге дөнья әдәбияты һәм сәнгате институтында татар шигъриятен русчага тәрҗемә итүгә багышланган диссертациясе аны олы максатка якынайткан төпле нигез була. Тукай – төрки әдәбиятлары рухын үз сулышы белән баеткан шагыйрь, әнә шул рух нидән гыйбарәт – моны ачыклауга ул төрек шагыйрьләре Арабавы, Назыйм Хикмәт, төрекмән поэзиясенә нигез салучылардан берсе – Һиндстанда яшәп иҗат иткән Бәйрәмхан шигырьләрен иҗат итү аша якыная.
Шушындый ук иҗат алымын В. Ганиев Дәрдемәндне русчага тәрҗемә итүдә дә куллана. Аның бер генә шигырен дә кинәт кенә тәрҗемә итү мөмкин түгел, Дәрдемәнд рухын бар асылында тоюга ул Бабич, Туфан шигырьләрен үз күңеле һәм каләме аша үткәрү белән ирешә. Шушы ук алымны М. Гафурины тәрҗемә итүгә дә нигез итеп ала. Аныңча, М. Гафуриның иҗаты ниндидер демонлык асылы, гыйсъянчылык рухы белән Һ. Такташ иҗатына тәэсире бар кебек. Бу М. Җәлилнең беренче шигырьләренә дә хас. Аларның иҗатларындагы шушы уртак сыйфатны тәрҗемә иткәндә искә алу, чагылдыру М. Гафуриның русчада биргәндә дә ярдәм иткән. Шагыйрьләребезнең кайбер русча тәрҗемәләрдә сүлпән, шәхси үзенчәлекләрдән мәхрүм кыяфәттә яңгыравы, ниһаять, тиешле тану һәм данга ирешә алмыйча, гадәтилеккә дучар булуы шагыйрьләр иҗатының бер-берсенә карата диалектик үсешен, рухи традициясен, новаторлык сыйфатларының таяну ноктасын исәпкә алмаудан килә торган чир. Бу – тәрҗемә дигән иҗат эшчәнлегенең без тиз көндә игътибар һәм дәва кылырга тиеш проблемасы. Гомумән, шагыйрьләрнең бер-берсенә байый барган мирас рәвешендә күчә килгән уртак рухи, социаль эстетик һәм тел-стильдәге сыйфатларны үзара нисбәттә карау Вил Ганиев иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берседер. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын тәрҗемә иткәндә, ул Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясе рухын даими игътибарында тота. Чыннан да, К. Барскаяның «Муса Җәлил Пушкиннан өйрәнгән» дигән фикере бар. Мисал өчен, Хан Мәмәд монологы белән Борис Годунов монологы арасында ниндидер үзара һич кисешмәгән, әмма янәшә торган кызыл җеп берлеген сизми мөмкин түгел. Һәр ике монолог эчке сулышы, пульсы, рухы белән күңелдә бер үк тойгы уяталар, бер үк сыйфаттагы тәэсир көченә ияләр: «Достиг я высшей власти…», «Душа тревогой сумрачной объята…» Менә бу күзәтү тәрҗемәчегә әлеге монологны Пушкин интонациясендә тәрҗемә итү уе кузгата, шуңа эчке хокук бирә. Әлбәттә, алдында әсәрнең сүзгә сүз тәрҗемәсен – подстрочник тотып, нибары шуңа гына таянып эш итүче мондый гомумиләштерүдән, анализдан, тоемнан һәм эчке ышанычтан мәхрүм, ул иң әүвәл төп әсәрнең рухын саклаудан битәр, төп илтифатын һәм сәләтен иң әүвәл русча тәрҗемәнең «шомалыгына» сарыф итә. Табигый ки, сүзгә сүз тәрҗемә җирлегендә эшләгәндә төп әсәрдән тайпылу ихтималы зуррак. Оригиналсыз эчке интонацияне бирүе авыр. Ни өчен? Чөнки кемнеңдер сүзгә сүз тәрҗемәсен бердәнбер кулланма итү төп әсәр алдындагы җаваплылыкны югалттыра. М. Җәлилнең «Томаулы гыйшык» шигырендә кыз конторада эшләүче итеп бирелә. Тик бу русчада үз функциясен үтәми торган бер деталь генә булып кала. Автор ни әйтергә теләгән? Шуны ачыклап, русчада шуңа адекват яңгыраш табу Вил Ганиевнең бу шигырь тәрҗемәсен уңышлы иткән. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең бу шигырьне тупасрак рухта тәрҗемә итү мәсьүллеге хакында сүз кузгатканы бар, янәсе, ул солдатлар өчен мәзәк сыйфатында язылган. Әмма Вил Ганиев үз тәрҗемәсенең ачкычы итеп шигырьнең тоткынлыкта, үлем көтеп ятканда язылуын ала. Димәк, анда мәзәк үзмаксат түгел. Мәзәк сөйләмәк өчен төрмәдә богаулы кулга сөрмә очы һәм кәгазь ертыгы алу хаҗәт түгел. Югыйсә фашист төрмәсе тупас мәзәк урынымы? Томаулы гыйшык салган беркатлы борчуны төрмә чынбар- лыгы белән янәшә куеп, шагыйрь искиткеч гуманистик рух алга сөрә. Вил Ганиев тәрҗемәсендә әнә шул самими сагыну һәм коточкыч чынбарлык көрәше шигырьнең төзелешендә, образлылыгында, интонациясендә махсус гадилек, сөйләм теле белән бирелә.
Менә мондый эзләнүчән иҗат рухы В. Ганиевтә П. Антокольский, А. Тарковский, Вильгельм Левик үрнәгеннән, йогынтысыннан, өйрәтүеннән. Аның иҗатының чын асылын чагылдырырдай бер үрнәк төсендә М. Гафуриның «Мин – Ватанга» шигырен тәрҗемә итүне атыйсы килә. Балачактан билгеле шигырь, классика. Элеккеге русчасында исә гадәти генә эчтәлекне, таныш идеяне шигырь калыбына салган кебек, игътибардан читтә кала. Әдәбиятыбыз классигының һәр шигыренә ачыш бирердәй таләп белән карау В. Ганиевне бу юлы да тәрҗемә эшенең һәм авырлыгын, һәм ләззәтен татытты. Башкортстаннан В. Трубицын шаһит иткәнчә, М. Гафуриның ул шигыре тәрҗемәдә беренче тапкыр яңгырагандай төсмер бирде.
Аның иҗатының төп юлы – классика. Ни өчен? Чөнки анда әдипләр иҗатындагы соң чиктәге фикер тыгызлыгы, моң, сурәтләү чараларының гадилеге, сыгылмалы ритм, идея һәм аны бәян иткән стиль ачыклыгы бар. Яшьләрдә еш кына бу юк әле. Хәер, В. Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан, «күп беләмлек»тән азат. Хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре дә, тәрҗемә объекты буларак, аны иң әүвәл шушы җәһәттән җәлеп итә. Төрекмән поэзиясе антологиясе үрнәкләре, Тукай, Гафури, Җәлил, Туфан, Ә. Ерикәй, З. Нури шигырьләре аның күңел дәрьясында икенче тел алалар, яңа гомер белән яши башлыйлар.
Февраль, 1983