Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 25
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ӘХЛАК САКЧЫСЫ – ХАКЫЙКАТЬ АЧКЫЧЫ
(Танылган язучыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинга – 70 яшь)
ОглавлениеУл әдәбиятыбызга озаклабрак, шул ук вакытта аның офыгын тагын да киңәйтебрәк, нурлырак итеп ачып керде. Беренче әсәрләреннән үк ул үзен әхлак сакчысы, димәк, гаделлек, хакыйкать ачкычы буларак танытты. Бу хакта танылган тәнкыйтьчебез Фоат Галимуллин болай ди: «Язучы, кеше һәм гражданин буларак, Мәгъсүм Насыйбуллинның хыялланганы, омтылганы бер – ул да булса кешеләрне игелекле, инсафлы, итагатьле һәм бәхетле итеп күрү».
Менә шушы нәрсә аның төп мәсләге, кыйбласы, иманы инде. Моңа ирешкән язучы, гомумән, танылу гына алып калмыйча, халыкның рух терәге дигән мактауга ирешә. Ул мөхтәрәм була, меңләгән укучысының юлдашына, остазына әйләнә.
Әгәр да каршыгызга мәгънәле карашлы, ачык йөзле, куе кашлы, мәһабәт буй-сынлы, әллә каян ерактан ук: «Исәнме! Хәлләр ничек?» – дип исәнләшкән берәү очраса, мәгълүмдер: бу Мәгъсүм ага Насыйбуллин булыр.
Ул – Кукмара төбәгендәге Байлангар дигән шанлы бер авыл егете. 1925 елның 15 октябрендә якты дөньяга килгән. Аның менә шушы туган көненең үзгә бер мәгънәсен тоеп, күреп алган Фоат Галимуллин сүзләренә илтифат итик әле: «…15 октябрь… Иске стиль белән 2 октябрь… Чү, бу татар халкы тормышында бик хәсрәтле көн түгелме соң? Әйе, нәкъ шушы көнне 442 ел элек (хәзер 443 ел инде. – Ә. Г.) Явыз Иван татар халкын канга батырган. Шуннан соң, Г. Тукай сүзләре белән әйтсәк, «күпме михнәт күргән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән». Мәгъсүм абый да, әби-бабайлардан ишетеп, безнең мескен хәлебез өчен кечкенәдән үк әрнеп үсә. Туган көненең таңы аттымы, аның йөрәге сыкрый, сагыш баса. Ата-бабалар рухындагы газаплар, ничә гасырлар аша үтеп, аның күңелен сызлата, әйтерсең лә, без кичергән фаҗигаләрне онытма, югалткан ирегебезне кире кайтару өчен көрәштән дә изгерәк нәрсәбез юк, дип искә төшереп торалар. Дөресрәге, тарихи чынлыкны, үз халкының хәлен, аның затлы асылын белгән Мәгъсүм Нәҗип улы үзе шулай уйлый, шулай хис итә».
Ачы хакыйкать. Шул ук вакытта бу – адәми затның үз кешелеге, яшәү максаты эчтәлеген котылгысыз, тайпылышсыз төстә аңлавы, кабул кылуы, шуңа гомер буена тугры калуы. Бүтәнчә булмый да торгандыр. Ата-анасының, әби-бабасы, дүрт энесенең җиде кат тир түгеп эшләүләренә карамастан, ачлык-ялангачлык кичерүен үз күзе белән күреп үскән малай гарьлекләрен гомер бакый онытмый. Җитмәсә, кеше арасына керердәй егет булып җитешкән, унҗиде яшеннән балалар укытырга керешкән Мәгъсүм үзе дә тәмуг газаплары кичерүгә дучар ителә: 1943 елның сентябрендә ул армиягә алына да туп-туры сугыш эченә кереп китә, түше белән карлы-бозлы җирдән шуышып, ут-су кичеп, ярты Европаны фашистлар афәтеннән азат итүдә катнаша. Әнә шунда күргәннәре, кичергәннәре аның җанына да төзәлмәс яра җөйләре иңдереп кала. Әйтергә генә ансат: 3 нче Белоруссия фронты бит. Ә аның командующие, хәлиткеч юнәлешләрдә һөҗүмгә күчкәндә, солдатларның, командирларның баш санын әллә ни санап, тиңсез югалтулардан тайчынып тормаган. Әнә шулай итеп, кече командир Мәгъ- сүм Насыйбуллин Литваны азат итү, Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсбергны алу сугышларында катнаша. Кёнигсберг кирмәне-крепосте исә тиңсез, чагыштыргысыз ныгытылган булып, анда күпме асыл егет, гаярь ирләр газиз башларын сала. Мәгъсүм абый, – әнә шундый дәһшәтне кичеп, исән-имин калу бәхетенә ия булган кешебез ул. Бу җәһәттән ул байтак әдипләребез язмышын, каһарманлыгын кабатлап, фәкать 1947 елның июлендә генә әйләнеп кайта ала. Әгәр дә без, кешеләр, аларның яшәү хакына тиңдәшсез батырлыкларын, шуннан соңгы гомер итү рәвешләрен бер генә мизгелгә онытып торабыз икән, без үзебезне гаять кимсетер, түбәнчелеккә төшерер идек.
Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, зур гыйлемгә ирешеп, юрист сыйфатында илнең яртысын гизеп эшли, үзен гадел, таләпчән прокурор итеп таныта. Свердловск, Казахстан, Башкортстан, Татарстан прокуратураларында хакыйкать тантанасы хакына фидакярлек үрнәге күрсәтә. Ә 50 нче еллар башыннан ук ул инде журналистика белән шөгыльләнә башлый. Төп темасы хокук оешмаларының эшен тасвирлаудан, җинаятьчелекнең кансыз, әшәке нигезен уяу фаш итүдән гыйбарәт. Бу хакта Хәсән Сарьян үз заманында болай дип язган булган: «Менә әдәби очерк дигәнебез тематик яктан тагы да киңәя төште – аңа Мәгъсүм Насыйбуллинның тикшерү һәм суд органнарында эшләүче кешеләребезне тасвир иткән китабы килеп кушылды… Ул тормыш фактын, хакыйкатьне аңга төртеп укымый, ә бәлки һәммәсен йөрәк аша үткәреп, күңелләрне тибрәтеп уздырырга тырыша». Хак сүзләр. Бу хаклыкны әдипне шуннан соңгы дистәләгән китаплары, алардагы мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары раслады. Шундыйлардан «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел», өстәп, русча дөнья күргән маҗаралы, детектив әсәрләре ничә буынның иң яратып укыла торган, киштәләрне бизәрлек, күңелләрне сафландырырдай, исәпләүләр дәлилләгәнчә, иң күп укыла торган китаплардан иде. Алар турында дистәләрчә рецензия чыккан, ничә каләмдәше Мәгъсүм Насыйбуллин иҗатына матур-матур бәяләмәләр биргән. Тәрбияви йогынты ясау, тәэсирләндерү, уйландыру җәһәтеннән аның иҗаты, чыннан да, кабатланмас үзенчәлеккә ия.
И гомер агышлары! Җиде дистә ел ул Җирнең Кояш тирәли җитмеш тапкыр әйләнеп чыгуы гына түгел шул. Ул – әдипнең бәгыре януы, йөрәгеннән, зиһененнән чыккан сүзләрен тезсәң, Җирдән Айга җитәрдәй булуы, иманының, ниятенең изгелеге дә ич әле. Шушы юлдагы йокысыз төннәре, фикер эзләүдәге фидакярлеге дә. Ошбу нисбәттән Мәгъсүм Насыйбуллин зур үрнәк күрсәткән шәхесләребездән. Аның татар халкы киләчәге турындагы игелекле чыгышлары, җөмһүриятебез бәйсезлеге хакына янып йөрүләре, – дөрестән дә, аксакаллар хикмәте ул. Дөньяны шулар тота да инде.
Афәрин, Мәгъсүм ага! Җирнең бер адәми затларыннан булып, син үзеңә төшкән кешелек бурычыңны әйбәт үтисең.
Бәхет шул ич инде. Тагын ни кирәк?
Кыскасы, синдәйләр барында яшибез әле, Алла теләсә. Халык сине үз догасыннан калдырмасын иде. Калдырмас та. Моңа синең исән-имин яшәвең, ялкынлы, аталарча рухлы ихтыярың шаһит!
Хакыйкать ачкычы барында, әхлак йозагы бикле тормас.
13 октябрь, 1995