Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 40
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
ХАЛКЫБЫЗ УЛЫ
ОглавлениеБу көннәрдә Казан һәм республикабыз, Ватаныбызның барлык халыклары белән бергәләп, бөек язучы Максим Горькийның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Ул үзе болай дип язган: «Мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи як- тан – Казанда». Шуңа күрә без аны үзебезнең якташыбыз дип йөртәбез. Ул – халык язучысы. Каләмен үз халкының маңгай тиренә һәм канына манып язган язучы. Горький шундыйлардан. «Кеше – горур яңгырый!» – аның бу тәгъбире азатлык, хөррият, инкыйлаб (революция) көрәшчеләренә, халыкка эчәр су кебек иң кирәк чагында әйтелгән.
Казан – гаҗәеп шәһәр. Сүз уңаеннан «Безнең шәһәребездән күпме революционер чыкканлыгын беләсезме?» дип сорыйсы килә. Әлбәттә, беләсез булыр. Ә менә ник шулай икәнен беләсезме соң? Шушы хакта уйлаганыгыз бармы икән?
Безнең ата-бабаларыбыз сулаган һавада иреккә сусау рухы һәрвакыт күп микъдарлы булганга, дип әйтергә мөмкин. Ул Пугачёв белән Бәхтияр Канкаев, Салават Юлаев восстаниесенә кадәр үк җыела башлаган. Моңа кадәр өч дистә еллар элек үк (аңарчы да байтак) Акай һәм Килмәк, Карасакал һәм Батырша батырларның баш күтәрүләре ду килгән. 1735–1740 елларда гына восстаниегә кушылган 696 татар-башкорт авылы яндырылган, 16893 кеше үтерелгән, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка сатылган, 3236 кеше каторгага җибәрелгән. Казан губернасында гына да 536 мәчетнең 418 ен җимереп ташлаганнар. Ә аларның һәркайсы янында берәр-икешәр милли мәктәп, мәдрәсә дә булган бит. Халыклар социаль һәм милли изүне күтәрә, күрә алмаган. Декабристлар восстаниесендә дә дистәләрчә якташларыбыз катнашкан.
Казан шәһәренең Ватаныбыздагы беренче марксист Николай Федосеев, народниклар Вера Фигнер, Николай Кибальчич, большевиклар В. И. Ленин, Н. Э. Бауман, X. Ямашев, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, М. Вахитов, А. И. Рыков (Лениннан соң совнарком председателе) исемнәре белән бәйле икәнен без яхшы беләбез һәм моның белән горурланабыз. Алар арасында кешеләрне горур булырга өндәгән Алексей Максимович Горькийны да атау бик куанычлы. Ул инде Казанка, Кама һәм Идел елгалары өстендәге акчарлаклар гына ирекле булуын, ә кешеләрнең тормыш төбендә яшәгәнен бик яхшы белгән. Һәм «Кеше – горур яңгырый!» дип, «Лачын турында җыр», «Давыл хәбәрчесе турында җыр» язып, патша белән аның ялчыларына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән. Бу җырларны ул «Балачак» һәм «Малайлыкта» дигән әсәрендә тасвирлаган газап-михнәтләрне башыннан кичергәч, Казанда тормыш университеты үткәч язган.
Дөньяны тамырдан үзгәрткән Ленин – әле Владимир Ульянов чагында, тормышны төптән аңлаган Горький – әле Алексей Пешков вакытта, Казанның Державин бакчасында кайчандыр эленеп торган «Этләр белән татарларга керү тыела!» дигән шакшы язуның ни икәнен белмәгәннәрме соң?! Алар соңыннан, бергә очрашкан вакытларында, революция турында чиксез күп әңгәмә корганнар, бәхәсләшкәннәр. Шунда, ихтимал, Казанны, заманында Алексей Максимович пешергән икмәкләрне, милли күмәч-калачларны да искә төшерми калмаганнардыр. Һәр икесе дә – Идел бөркетләре ләбаса, һәр икесе Казанда үз университетларын үткәннәр. Ленин студентларның данлы сходкасында катнашкан, сөргенгә сөрелгән Горький листовкалар басуга, таратуга булышкан, төрмәгә ябылган.
Чын интернационалистлар булган бу даһилар безнең яхшы күңелле, тыйнак, көчле рухлы, чиста уйлы халкыбызны яратканнар, хөрмәт иткәннәр, аның борынгы тарихын, мәдәниятен яхшы белгәннәр. Ленин татар милләтенең белемле, грамоталы икәнен язган. Ә Горький аңа мондый бәя биргән: «Аек акыллы, чиста, эш сөючән, күңел йомшаклыгын максатка ирешүдәге тырышлык белән бәйли ала торган татар халкын мин бала чагымнан ук белеп киләм».
Ленин да, Горький да рухи һәм көрәш көзгебез Габдулла Тукайның тормышын, язмышын һәм иҗатын яхшы белгәннәр. Ленинның Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декретка кул куюы азатлык, бәхет һәм үлемсезлек мәгънәсенә ия. Ә Горький язучыларның Бөтенсоюз съездына үзен Татарстан язучылар оешмасыннан делегат итеп сайлауларын теләгән, революциягә кадәр дә, аннан соң да татар язучылары белән хатлар алышкан, әсәрләрен русча чыгарырга булышкан.
Шуңа күрә халкыбыз аларга рәхмәт хисләрен йөрәгендә йөртә һәм бу хисләрне үз язмышыннан һичкайчан төшереп калдырмас.
М. Горькийга багышланган тантанага без яңа революцион башлангычлар һәм рухи омтылышлар – үзгәртеп кору, җәмгыятьне демократияләштерү шаһитлары, тарафдарлары, шуңа булышучылар буларак катнашабыз. Ленин идеяләре һәм Горький хыяллары яңа көч белән яңгырый. Ленин «Вайтер, вайтер, вайтер!» – «Алгарак, алгарак, алгарак!» дигән сүзләрне кабатларга яраткан. Горький да алга барырга һәм алда безне ни көткәннән курыкмаска өндәгән, җиңүебезгә ышанган. Үзгәртеп кору– ленинчыл кырыс ихтыяҗ ул. Горькийның совет кешеләрен дөньяны үзгәртеп кору пионерлары итеп данлавы бу ихтыяҗның чынга ашасына ышандыра.
Алексей Максимович Горькийның зур язмышлы тормыш юлы һәм үлемсез иҗаты безнең катлаулы омтылышларыбызга, җиңел булмаган көндәлек эшләребезгә, чын кешеләр – горур совет кешеләре булып үсүебезгә көч-куәт бирсен.
26 март, 1988