Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 47
XX ГАСЫР УЛЛАРЫ
СӘФӘР АХЫРЫ
(Хушлашу сүзе)
ОглавлениеҮз-үзләрен шундый да ярата торган адәми затлар бар ки, аларга үз гомерләрен тәкәбберлектә, бүтәннәргә караганда өстенлектә үткәрү генә җитми, аларга ничек тә үз үлемнәреннән соң да җеназаларын күмүне күрсәтмәле, ялтыравыклы итеп үткәрү хаҗәт. Дөрес, бу мәлдә алар һични тоймый инде тоюын, вәләкин исән-сау чакларында ук алар үз хыялларында шул чактагы купшылыкны күз алларына китереп тантана итәләр.
Эразм Роттердамский
Урта гасырда иҗат итеп, кешелекнең киләчәген еллап, көнләп күзаллаган ошбу затның әйткәннәрен безгә белдермәделәр, укытмадылар. Ә без дөньяга килдек, үсә тордык, гыйлем алдык. Хәзер бездән яшерерлек һични калмады кебек. Инкыйлабтан соң «яңа тәртип» вакытындагы ни вәхшәт кылынганы һәркемгә мәгълүмдер. Ә мәгълүм ителү тиешле нәрсәгә киртә куючыларга каршы төшкән кешеләр һәрчак кыерсытылды, рәнҗетелде.
Әнә Ибраһим агабыз Салахов та вафат. Ул риваятькә тиң шәхес иде… Килер ки бер вакытмы, заманмы: ул кичергән михнәтләрнең кыңгыравы киләчәктә җан авазыдай зыңлап та, йөрәгебездәй кагып-кагып та торыр да, барчабызны – олугын, кечесен, оныкларының оныкларын – өзлексез кисәтер дә кисәтер: «Сак булыгыз. Вәхшәткә юл куймагыз. Инде дә каһәрле тәкъдиргә дучар ителгәнсез икән, – үз-үзегезне бу хактагы бердәнбер шаһит сыйфатында кабул кылып, бар дөньяга яманлыкны, явызлыкны фаш итүче, гуаһ торучы булырга әзерләгез».
Ачылыр-ачылмас чәчәкне өзмиләр әле, өлгерер-өлгермәс җиләк-җимешне җыймыйлар, офыкта ялтыраган аҗаган – яшен түгел… Ә Ибраһим Салаховны, башлар-башламас шигъри аһәңеннән аерып, ГУЛАГ җәһәннәменә илткәннәр дә тыкканнар. Чөнки ул бик «гаепле» булган: үз халкына, милләтенә киләчәктә бәхет теләп җырлыйсы килгән икән…
Ә дөнья, кешелек, аеруча советларча яшәргә дучар ителгән адәми затлар үзләренә караганда аһәңлерәк рәвештә җырлаганнарны өнәмәү генә түгел, ә бәлки күрә үк алмауга өйрәтелгән. Кеше бугазына ябышырга күнектерелгән зәһәр этләр кебек.
Ә ул исә – Ибраһим Салахов – шәрыктагычага табынган булган: этләр өрә торыр – кәрван бара торыр. Моңа советларның җавабы бер генә: ну-ка, әзрәк урман-фәлән кисеп, таш-фәлән чыгарып кайт әле, туган…
Ибраһим ага исә, советларның мең тәмугыннан исән-имин хәлдә котылганның соңында, боларның һәммәсенә «Нюрнберг хөкеме» чыгарып, үзенең атаклы «Колыма хикәяләре»н татар халкына гына түгел, ә бәлки бөтен төрки дөньясына атап язып, бар кешелек гавамына васыяте рәвешендә аваз салырга теләде: сак булыгыз, алданмагыз, үзегезчә яшәргә омтылыгыз. Инде дә кемнеңдер табан астына эләккәнсез икән, үзегезнең кеше икәнлегегез хисен һичкайчан кемнеңдер табан астына салмагыз…
Татар халкы, бүтән халыкларның вәкилләре белән беррәттән, тәмугның җиде катын чиккән үз улларының берсе булган Ибраһим Салаховны һичкайчан онытмаслыгына, инде дә исеннән, хәтереннән җуйган шәттә, үзен ни көтәсен белгәненә барчабыз инаныйк әле. Бүген! Иртәгә соң булмагае…
Без мәгърур фәкыйрьләрне гүргә иңдергәннәр, бар дип тә санамыйча, кайберәүләрнең, үзләрен дөбердәтеп җирләнәселәрен белмәстән, безгә тәкәббер төстә карап торулары, шуның белән тантана кылулары ихтимал.
Юк, көтмәсеннәр әле!
Фанилык белән бакыйлык арасын инде син дә, Ибраһим ага, кичкәнсең икән, Ходайның барча калган адәми затларына берүк киләчәккә өмет багларга язсын.
Хуш, Ибраһим ага. Җәһәннәмнән җәннәткә сәфәр кылышлый безләрне дә онытмавыңа өмет кылып, ошбу дөньяның бер фәкыйре Әхәт Гаффар.
июль, 1998