Читать книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар - Страница 48
ТЕАТР –ЗАМАН КӨЗГЕСЕ
ОглавлениеЙӨРӘКНЕҢ СҮНМӘС УТЫ
Үзе азатның гына сүзе азат.
Мостай Кәрим
Кешелек яшәгәндә, аны Прометей образы һәрчак дулкынландырачак. Борынгы грекларның мифларына караганда, ул, имеш, кешелекне барлыкка китергән. Алай гына да түгел, ул кешелеккә мәңге сүнмәс ут биргән. Шуның белән бергә җирдә үзгәртеп кору рухы өргән зат.
…Җирдә ут ярала.
Шушы ут тәненә күкләрдәге
Илаһи ут җанын кушамын да
Кешеләргә бирәм. Ул
яктылык
Кемгә төшсә, шул үлемсез булыр.
…Әйе, мин хәл иттем, Зевс утын
Җирдәге ут белән кавыштырып,
Заманның асылын үзгәртергә.
Мостай Кәрим, Прометей турындагы мәңгелек темага алынып, бу идеянең революцион башлангычын шушы сүзләр белән ачып бирә. 2500 еллар элек Эсхил тарафыннан язылып, шуннан соң ничәмә-ничә буын язучылары дәвам иткән бу темага драматургның яңадан алынуын зур иҗат кыюлыгы дип карарга кирәк. Аның тагын бер (һәм бусы иң зурысы) кыюлыгы – теманы гаять заманча ачуында, Прометей образын һәм аның идеясен заманның, бүгенге көннең иң актуаль сәяси, социаль һәм әхлак проблемаларына аваздаш итеп ачуында.
СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында заманчалыкка бик турылыклы төстә сәхнәләштерелгән. Бу спектакльнең идеясен һәм куелу формасын кыска гына итеп әйтергә кирәк булса, М. Горькийның «Минем өчен революционер… Прометей утын йөртүче» дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Театрның әлеге спектакль белән СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең III Бөтенроссия фестивалендә катнашуы да бик үзенчәлекле, бөтен асылы белән аңа ябышып тора.
Мостай Кәримнең иҗат куәсе бу әсәрендә яңа бер көч белән күренә, һәм бу иң элек аның әлеге трагедиясендәге идеянең, образларга салынган фикерләрнең, әйткәнебезчә, заман таләпләренә аваздаш булуында. Эсхил да шулай язган. Ә М. Кәрим бу темага үзенчә, яңача – диалектик якын килә. Бу нәрсә спектакльнең режиссёры – БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең трагедияне сәхнәгә кую рәвешенә дә хас.
Спектакль үзенчәлекле булуы белән безнең сәхнәбезгә яңалык та алып килә бугай. Шунысы да бар: безнең татар тамашачысы моны кабул итәргә әзер. Бу сезонда гына Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе һәм М. Кәримнең бу трагедиясе нигезендә эшләнгән спектакльләр әнә шул яңача куелу рәвешләре белән үзенчәлекле. Димәк, театр – үсеш юлында. Ә «Ташлама утны, Прометей!» спектакле – бу юлда яңа бер үр.
Кешелекне һәрчак биләп алырлык һәм аны мәңгелек кызыксындырачак фикерләрне М. Кәрим образларга һәм тасвирлау чараларына оста сала. Зевс һәм Прометей образлары бәрелешендә золым белән яхшылык көрәшә. Бу – трагедиянең бер юнәлеше. Икенче бер сүз юнәлеше – һәм бусы драматург өчен трагедиядә иң төп, мөһим идея – Прометей белән Адәмшаһ, Прометей белән кешеләр багланышына салынган. Прометей белән Адәмшаһ арасындагы каршылыкка һәм көрәшкә дөньяны үзгәртеп коруга багышланган идеянең кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүе турындагы фәлсәфә салына. Ә тормыш диалектикасы шуны күрсәтә: бу – гаять каршылыклы процесс. Кайчак иң рәхим-шәфкатьле идеяне дә кешеләр тарихи сәбәпләр аркасында соңлабрак кабул итүчән. Көрәшнең җиңеп чыгуындагы даһилык – шунда.
Гомумән, трагедиядә хәзерге тормышның төрле өлкәсенә кагылышлы бик күп фикер, проблема алынган, һәм алар сәнгатьчә югарылыкта чишелеш тапкан. Аның драматургия нигезе шуның белән үзенчәлекле һәм кызыклы. Бу исә режиссурага да, сәхнә бизәлешенә, актёрлар уенына да зур бурыч йөкли, шул ук вакытта зур мөмкинлекләр дә бирә. Режиссёр Лек Вәлиев, рәссам Әхәт Закиров, музыка эшләнешен башкарган Фуат Әбүбәкеров әлеге бурычны һәм мөмкинлекләрне драматургия материалына турылыклы, лаеклы үтәп чыккан. Сәхнәнең һәр карышы әсәр идеясен ачуга хезмәт итәрлек файдаланыла, һәрбер актёр диярлек образларның характерына, аңарга салынган фикергә туры китереп сайлап алынган.
Актёрларның уены турында гомуми фикер йөртсәң, аларга күп мәгънәлелек, бурычны фәлсәфи җирлектә ачарга омтылыш хас. Әсәрнең эчтәлегеннән чыгып һәм чынбарлыкны күздә тотып, режиссёр алар уенында театральлек белән табигыйлекне бергә бәйләп алып бара. Әйтик, Зевс образын РСФСРның атказанган артисты Әзһәр Шакиров күтәренке рухта чишә икән, Прометей образын РСФСРның атказанган артисты Ринат Таҗетдинов бик «җирләштереп» бирә. Образлар чишелешендәге капма-каршылык ТАССРның атказанган артисты Хәлим Җәләловның Гермес ролен, ТАССРның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның Агазия ролен уйнавында чагыла.
Әгәр ТАССРның атказанган артисты Наил Дунаев Гефест Алла образын җир кешесенә хас гаять кешелекле трагедия кичерешләрен салып, аларны тышка чыгарып уйнаса, ТАССРның атказанган артисты Равил Шәрәфиев Адәмшаһ образындагы трагедиялелекне күтәренке, романтик сәнгатьчәлек белән, фәлсәфи җирлектә күрсәтә. Шушыңа якын янәшәлекне Афродитаны уйнаган Рузия Мотыйгуллина уены белән Фемида ролендәге ТАССРның атказанган артисткасы Нәҗибә Ихсанова уены арасына да куеп була.
Мостай Кәрим образларының үзенчәлекле сыйфатлары – аларның гадилегендә, максатчанлыгында, саллылыгында һәм, шул ук вакытта, сурәтләгән каһарманнарының тирән яткан каршылыгында. Бу исә режиссёрга, артистларга динамикалы, үстерелештә ачыла торган тарихи холык-фигыльләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Драматург, мәсәлән, үз-үзеннән гаять канәгать булган каты бәгырьле тиран Зевсны бик кырыс буяулар белән тасвирлый. Әзһәр Шакиров әлеге образны шул рәвешчә һәм образның каршылыклы эчке дөньясына басым ясап иҗат иткән. Бу образ идеясендә артист бүгенге фашизмга, хәрби диктаторларга, империализм фәлсәфәсенә хас янәшәлек күрә һәм, аны сатирик рәвештә фаш итеп, тиранның эчке фаҗигасен ачып биреп уйный.
Әзһәр Шакиров әлеге образны эшләгәндә, башлыча трагик тасвирлау чараларына мөрәҗәгать итсә, шушы ук рольдә уйнаган РСФСРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исә аны көндәлек җирлеккә бик якынайтуга игътибар итә. Аның Зевсы – иң элек, үз тиранлыгын тирәнтен аңлаган һәм аны котылгысыз кирәк дип кабул иткән реаль властька таянган көч. Ш. Биктимеров иҗат иткән бу образның сәнгатьчә көче шунда: тамашачы аның сурәтләнүе аша кеше хокукын ничек кирәк шулай таптаган империалистик идеологиягә нәфрәтләнә, аңында, җанында аңа каршы аяусыз көрәш ача. Әле күптән түгел генә Әлмәндәр кебек комик образны гаҗәеп осталык белән гәүдәләндергән артистның инде капма-каршы амплуада күренүе һәм үз бурычын үтәве, шиксез, сокландыра. Татар дәүләт академия театрындагы актёрлык сәнгатенең көче шунда тагын бер кат чагыла да инде.
Ринат Таҗетдинов Прометей образына лирик җылылык биргән, әмма эчке ныклыкны, какшамаслыкны ул куе буяулар белән, басым ясап күрсәтә. Аның Прометеен тирән ихтирам белән кабул кылып карыйсың. Бу, мөгаен, драматург, шагыйрь Мостай Кәримнең үз каһарманын инкыйлаби рухка охшатып тасвирлавыннандыр. Р. Таҗетдинов башкаруындагы образ халык өчен көрәшче, һәртөрле изүгә һәм каты бәгырьле булуга каршы чыгучы, һичнинди килешүне кабул итмәс кеше булып килеп баса. Ул гәүдәләндергән Прометей үзенең бөек идеясен тормышка ашыру һәм кешеләр бәхете хакына аңлы рәвештә һәлакәткә бара. Бөек яңарышчылар рухында тәрбияләнгән Җәлилләр, Карбышевлар, Матросов-Мөхәммәтҗановлар, Газинурлар рухында көрәшкән һәм җиңгән, шулар үрнәге рухында яңа җәмгыять төзүче буынны бу бик ышандыра, һәм Р. Таҗетдинов иҗат иткән бу образ фикере белән аңны били, тәэсире белән йөрәкнең сүнмәс утына әйләнә.
Образны чишү ягыннан Равил Шәрәфиев уены үзенчәлекле. Адәмшаһны М. Кәрим, төп идеясенә нисбәтле рәвештә, Прометейга капма-каршы куя. Прометей утының кешеләргә ни китерәсен белгән тәкъдирдә, ул аңа каршы чыга. Чөнки, драматург фикеренчә, ул кешеләр арасында тоткан урыны белән җирдәге Зевс булуга – тиранлыкка якынлашып килә. «Инде горурлыгын җуйса, кеше – кеше түгел, бер хәшәрәт, имгәк», – ди Зевс кешеләр турында. Адәмшаһка, үз хакимлеген саклар өчен, шушы кирәк тә инде – кешеләрнең үз фаҗигале халәтләре белән килешүләре.
Үзе азатның гына сүзе
азат –
Ә азат сүз исә куркыныч –
Ирексездән сүзе утсыз
төтен,
Колның теле барыбер
богаулы, –
ди Зевс.
Адәмшаһка шушы кирәк – кешеләрнең караңгылыкта йокымсыравы. Прометей аңлы рәвештә һәлакәткә барса, Адәмшаһ кан-кардәшләренә аңлы рәвештә хыянәт итә. Бу хыянәтне финал күренешендә актёр үтә оста күрсәтә. Образның әхлакый сукырлык нәтиҗәсендә җиңелүе бик ышандыра.
Трагедиядә, асылда, лирик башлангыч өстенлек итә. Бу тамашачыны бөтен вакыйганың фаҗигаи чишелешенә әзерли, аның үзгә рухын билгели. Җир кызы Агазия шулай сурәтләнә. Наилә Гәрәева һәм Алсу Гайнуллина бу образны җылылык, нечкә хисләр җирлегендә хәл итә. Шуңа күрә Прометей белән Агазия күренешен Р. Таҗетдинов белән Н. Гәрәева балеттагы шикелле хәрәкәтчән җиңеллектә, гаять рухланып уйныйлар, һәм шуның белән алар спектакльнең иң матур, иң камил урыннары буларак күңелдә калалар да. Кеше матурлыгы, кеше горурлыгы, кеше даһилыгы Наилә Гәрәева белән Алсу Гайнуллина уенында гүзәл, кабатланмас бер ягы белән ачыла.
РСФСРның атказанган артисткасы Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән артистка Фирдәвес Әхтәмова, ТАССРның атказанган артисткасы Гөлсем Исәнгулова, ТАССРның халык артисты Һидаят Солтанов, артист Роберт Әбүлмәмбәтов һәм башкаларның уенына характерларны эчке яктан җентекләп тикшереп, спектакль идеясен тирәнтен аңлап уйнау хас. Шулай ук режиссёрның халык күренешләрендә уйнаган артистлар алдына куйган таләбе, идеясе һәм аның тормышка ашуы үзенчәлекле. Яшь аллалар ролендә чыгыш ясаган Г. Шәрәфиев, Р. Галиәкбәров, С. Мифтахов, мойралар ролендә уйнаган ТАССРның халык артисткасы Г. Камалова, ТАССРның атказанган артисткалары А. Харисова, Р. Әхмәрова, шулай ук халык күренешләрендә истә калырлык, кыска-кыска мизгелләрдә дә портрет-образлар иҗат иткән Р. Шамкаев, Г. Җамалиева, ТАССРның халык артисты Г. Фәтхуллин, ТАССРның атказанган артисты Н. Әюпов, артист И. Хайруллинның иҗатлары ихтирамга лаек.
Билгеле, спектакльдә ахырынача хәл ителеп җителмәгән кебек тоелган урыннар, детальләр дә бар. Ләкин аларның кайберләре драматургия материалы (мәсәлән, беренче бүлекнең беркадәр таркаулыгы), кайберләре режиссёр бурычы, кайберләре тамашачының кабул итү үзенчәлекләренә бәйле. Костюмнар бик тәэсирле, әсәр рухына туры килә. Алай да, аларны әсәрдә сөйләнелгән ил җирлегенә тагын да якынлаштырырга мөмкин. Шулай ук спектакльнең алдагы эшләнеше дәверендә драматургия материалының татар теле ягыннан да кабат-кабат каралырга кирәклеген искәртәсе килә.
Трагедиянең академия театрында куелуы башкорт һәм татар сәнгате арасындагы үзара элемтә, үзара баетышу тарихына нәүбәттәге бер сәхифә булып язылыр. Ә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының баш режиссёры Лек Вәлиевнең бу спектакльне килеп куюы әлеге элемтәне яңартып җибәрүе белән бик истәлекле буларак кабул ителә.
1 апрель, 1977
ХХ ГАСЫР УЛЛАРЫ
Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.
М. Җәлил. Безнең гасырның 42 нче елы.
Җәлил һәм анык көрәштәшләре халкыбыз аңында шулкадәр дә тере икән ки, без аларны хәтта үлемнәренә дә кул чабып озата алабыз икән. Моңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Моңлы бер җыр» дигән спектакле дәлил. Үз улларының үлеменә сокланган һәм аларны үлемсезлеккә алкышлап озаткан халык бәхетле, шуңа күрә үзе дә үлемсез инде ул.