Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 35

Шигъри Әсәрләр
Рүзәл Мөхәммәтшин
1945 елның 6 августында Хиросима шәһәренә ташланган «Сабый» бомбасының 45 секунд эчендә кичергән уйлары

Оглавление

Бушанганда интекмәде

Анам —

Җиңел тудым.

Сәлам, дөнья!

Тугыз чакрым —

Аска тормыш юлым.


Тирем – тимер,

Каным – уран,

Һәр атом – ут төше…

Тэнноның[1] ач яңагына

Йодрык булып төшеп,


Нокта куярмын сугышка!

Җитәр моңа көчем.

Мин тынычлык өчен үләм,

Мин тынычлык өчен!

Пентагонда[2] сабыр гына

Гомеремне санап,

Тәмәкегә эленәсе

Шырпы уты яна…


Шәйлим бугазымны кыскан

Биеклектән үк мин:

Ике яшьлек япон кызы

Кәгазь торна бөкли…


Мин – соңгысы!

Кеше кат-кат

Шулай дип ант эчте…

Мин уйнаштан тудым, беләм,

Тудым үләр өчен.


Миннән соң яхшырыр тормыш,

Яңа чорга үтеп!

Җаным тыныч, шуңа күрә

Сәлам, дөнья, дим!..

Дөп.


1

Тэнно – Япония башлыгының титулы.

2

Пентагон – Америка Кушма Штатларының Саклану министрлыгы урнашкан бина.

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх