Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 1
Җәһәннәмдә мәхәббәт һәм наз
ОглавлениеБу роман СССР таркалганнан бирле тәмам онытылган кебек тоелган әдәбият төренә карый. Бездә заманында ике мәдәниятле менә дигән язучылар төркеме бар иде. Алар, империянең үзендә яшәүче этносларның берсеннән булсалар да, рус телендә язды. Фазыл Искәндәр, Юрий Рытхэу, Анатолий Ким, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматов һәм башкалар шундыйлардан иде. Әлеге мәктәпнең традицияләре – милли материалны тирәнтен белү, үз халкын ярату, гамәлгә ашырылган дәрәҗә һәм башка милләт халкына ихтирамлы мөнәсәбәт, фольклорга игътибарлы һәм нәзакәтле якын килү. Бер караганда, моның дәвамы булмаячак кебек иде – юкка чыккан материк төсле. Ниһаять, сирәк була торган һәм шатлыклы вакыйга туды – яңа прозаик, яшь татар хатын-кызы Гүзәл Яхина әдәбият дөньясына килеп керде һәм җиңел генә әлеге язу осталары арасына басты.
«Зөләйха күзләрен ача» романы – язучының гаҗәеп оста язылган беренче әсәре. Ул чын әдәбиятның төп сыйфатына ия: турыдан-туры йөрәккә кадала. Төп герой – кулакларны сөрү чорында татар крестьян хатын-кызы – язмышы турындагы бу әсәр шундый тәэссоратлы яңгыраш тапты ки, бүгенге көн прозасының гаҗәеп зур агымында мондый романнар дистәләгән соңгы елларда еш очрый дип әйтеп булмый.
Бәян итүнең күпмедер дәрәҗәдә кинематография стиле вакыйганың драматизмын һәм образларның яктылыгын көчәйтә, халыкчанлык исә бәян итүнең дәрәҗәсен төшерми, киресенчә, романның абруен күтәрә. Автор укучыны төгәл күзәтү, нечкә психологиянең тел үзенчәлегенә кайтара. Сөюдән башка хәтта иң талантлы язучылар да заман чирләрен теркәп баручы салкын җаннарга әйләнгән булыр иде. Язучы шул олы мәхәббәтне оста тасвирлый. Иң мөһиме әнә шунда.
«Хатын-кыз әдәбияты» дигән сүзтезмә үзендә түбәнсетү төсмере йөртә – күп очракта ирләр тәнкыйте «мәрхәмәте» аркасында. Ә бит хатын-кызлар бары тик XX гасырда гына аңарчы ирләрнеке булып саналган табиблар, укытучылар, галимнәр һәм язучылар һөнәрен үзләштерде. Роман жанры гамәлдә булган чорларда ирләр тарафыннан начар романнар хатын-кызларга караганда күбрәк язылган. Бу факт белән бәхәсләшү бик авыр. Гүзәл Яхина әсәреннән, һичшиксез, хатын-кыз рухы бөркелә. Хатын-кызның көче һәм йомшаклыгы, ана булуы кешелекнең иң бөек явызларының берсе уйлап чыгарган хезмәт лагере, җәһәннәм газаплары фонында ачыла.
Минем өчен бер нәрсә табышмак булып кала: мондый яшь авторга ничек итеп җәһәннәмдә туган төрле мөнәсәбәтләр турында әсәр язу мөмкин булды икән?.. Мин авторны чын күңелемнән искиткеч матур премьерасы, ә укучыларны гаҗәеп оста язылган проза әсәре белән котлыйм! Бу – менә дигән старт!
Людмила Улицкая