Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 3

Беренче бүлек
Җебегән тавык
Тәрәзә шакыдылар

Оглавление

«Мин үләрмен микәнни?»

Тышта карасу-зәңгәр буран улый. Зөләйха, тезләнеп, кылкыргыч (щётка) белән Мортазаның кафтанын чистарта. Кафтан – өйнең төп бизәге: киездән сырылган, бәрхет белән тышланган, көчле ир рухы бөркелеп торган, хуҗасы кебек гаять зур кием ул. Юан җиз кадакта эленеп, кабарып торган җиңнәре ялтырап тора, ул да үзенең итәген ябык тавык Зөләйхага, аякларында шуышып, чәчрәгән пычрактан арындырырга рөхсәт итә.

«Мин тиздән үләмме?»

Казан пычрагы майлы да, мәрхәмәтле дә. Зөләйханың анда булганы юк әле – Юлбаштан бер мәртәбә дә чыгып киткәне юк. Урманга яки зиратка гына йөри. Барасы килә үзе. Мортаза кайчан да булса үзе белән алырга вәгъдә бирде бирүен. Тик менә аның исенә төшерергә генә курка Зөләйха, бары тик юлга җыенганда гына каш астыннан һәрвакыт озак итеп карап тора, исенә төшмәсме икән дип. Ә ул, Сандугачка дирбия кидереп, аны тарттырып бәйләгәндә, үкчәсе белән шылдыр-былдыр килгән тәгәрмәчләрне типкәләп тикшереп йөргәндә дә, аның бу карашларын күрмәмешкә салыша иде.

«Үлеп китсәм, Казанны күрмичә дә каламмы?»

Зөләйха күзләрен Мортазага төбәде. Ул сәкедә камыт рәтләп утыра. Яшь имән кәүсәсе кебек каты һәм нык, көрән тырнаклы бармаклары агач нигездәге тишеккә шома күн каешны бик оста кертеп җибәрде. Әле генә шәһәрдән кайтты үзе – кулы гел эштә. Ни дисәң дә, әйбәт ир.

«Үлсәм, ул барыбер икенче хатынга өйләнәчәк».

Мортаза канәгатьләнеп тамак кырып куйды: әзер! Камытны үзенең нык, таза муенына киеп карады, ныклыгын тикшерде. Ярым түгәрәкләп бөгеп ясалган агач камыт астыннан муенының юан кан тамырлары бүртеп чыкты. Әйе, мондый ир өйләнер, бик тиз, озакка сузмыйча.

Убырлы карчык ялгышкан булса?

Кулындагы кылкыргыч шорх-шорх, шорх-шорх килә. Шәмсия – Фирүзә, Халидә – Сабидә. Беренчесе дә, икенчесе дә – кызлары. Өченчесе, дүртенчесе дә. Ул әлеге исемнәрне бик еш санап утыра, тәсбих тарткан кебек. Бу дүрт үлемне дә Убырлы алдан күреп әйткән иде. Зөләйха бер үк вакытта үзенең йөкле булуын да, туу белән баланың үләчәге турында да каенанасыннан белде. Карынында дүрт мәртәбә бала йөртте, ә йөрәгендә – өмет, бәлки, бу юлы Убырлы ялгышыр. Әмма карчыкның сүзләре һәр очракта да дөрес булып чыкты. Әле яңа гына әйткән сүзләре дә чынга ашар микәнни?

Эшлә, Зөләйха, эшлә! Әни нәрсә дия иде? «Эш борчу-хәсрәтне куа». Әй әни, әни! Минем хәсрәт синең әйтемнәреңә буйсынмый шул…

Кинәт шартлы тәртиптә тәрәзә шакыдылар: өч мәртәбә – тиз-тиз, икесе – ашыкмыйча. Зөләйха сискәнеп китте. Ялгыш ишеттемме? Шундук кабат шаку: өч мәртәбә – тиз-тиз, икесе – ашыкмыйча. Юк, ялгыш түгел, кабатлангач хата була алмый: шаку нәкъ шундый ук – элеккечә. Зөләйханың кулыннан кылкыргычы төшеп китте дә идән буйлап тәгәрәде. Күзләрен күтәреп караса, иренең авыр карашы белән очрашты. Алла сакласын, Мортаза, тагын шул хәл булыр микәнни?!

Мортаза ашыкмыйча гына муеныннан камытны алды да, җилкәсенә толыбын салып, аягына киез итекләрен киде. Артыннан шапылдап ишек ябылды.

Зөләйха тәрәзә янына йөгереп килде, бармаклары белән пыяладагы бәс сарган йөнтәс бизәкләрне эретеп, ачылып киткән җирдән барын да җентекләп күзәтә башлады. Менә Мортаза, дулый башлаган буран белән көрәшә-көрәшә, капканы ачты. Кара төстәге айгыр ябалак-ябалак ак кар өермәсеннән башын сузды, өстен-башын кар сарган җайдак, атына атланган килеш, Мортазага иелеп, колагына нидер пышылдады. Шундук буран эченә кереп тә югалды, әйтерсең ул монда бөтенләй булмаган. Ә Мортаза өйгә борылды.

Зөләйха тиз генә идәнгә барып ятты, кулыннан төшеп киткән кылкыргычын табып алды да борыны белән кафтан итәгенә төртелде – хатын-кызга артык кызыксынырга ярамый, хәтта мондый мизгелдә дә. Суык саф һава ургылып кергән ишектән сузып-сузып җил өрә. Иренең авыр адымнары акрын гына аның артыннан үтеп китте. Әйбәт адымнар түгел, салмак, арыган, авыр хәлгә дучар ителгән кебек.

Зөләйха күкрәге белән – салкын идәнгә, бите белән йомшак кафтанга иелде. Тавышсыз гына, тиз-тиз сулу ала. Мичтәге утның чатырдавы гына яңгырап ишетелә. Бераздан уй тулы башын җиңел генә иренә борып карады: Мортаза, толыбын да, карланган бүреген дә салмыйча, сәкедә утыра, калын кашлары борын төбенә җыерылган, аларга кунган эре ак кар бөртекләренең җемелдәве акрын гына сүнеп бара. Җыерчык, тирән чокыр булып, маңгайга аркылы яткан; күз карашы җансыз, бер ноктада туктап калган. Зөләйха бу халәттән барын да аңлады: әйе, бар да кабатланачак.

«И Аллам, бу юлы нәрсә булыр икән инде?» Күзләрен кысып, бер мизгелдә тирләп чыккан маңгаен салкын сайгакка терәде. Идәннең юешлеген сизеп алды – су? Мортаза киез итекләреннән кар эреп аккан да идән буйлап җәелгән.

Зөләйха, тиз генә чүпрәк алып, тезләнеп шуыша- шуыша, суны җыя башлады. Баш түбәсе белән иренең каты, әйтерсең лә тимердән ясалган аякларына килеп бәрелде. Башын күтәрергә дә кыймыйча, чүпрәге белән тирә-якка эреп аккан кар суын чапылдата-чапылдата җыя. Уң кулына зур киез итек китереп басты. Зөләйха кулын тартып алмакчы булды, тик киез итек аның бармакларын таш кебек сытты. Күзләрен күтәреп карады. Мортазаның сары күзләре аныкылар каршысында гына. Чия кебек зур бәбәкләрендә ут шәүләләре биешә.

– Бирмим, – дип ысылдады Мортаза. – Бу юлы бернәрсәмне дә бирмим.

Иренең әче сулышы Зөләйханың битен өтеп алды. Шуңа күрә ул читкә борылды. Шундук икенче киез итекнең сул кулына басканын тойды. Бармакларны гына измәсен – аларсыз ничек эшләрсең…

– Нәрсә булыр икән инде, Мортаза? – дип, йомшак кына әйтеп куйды Зөләйха. – Әйттеләрме? Быел икмәк тапшырыргамы? Әллә мал-туарнымы?

– Синең ни эшең бар монда, хатын? – дип ысылдады да Мортаза чәч толымнарын йодрыкларына урап алды. Зөләйханың күзләре – аның кайнар авызы тирәсендә. Тешләре арасындагы куе көрән ярыкларда төкерек тамчылары ялтырый. – Бәлки, яңа хакимияткә хатыннар җитмидер? Ашлыкны инде талап алдылар, терлекләрне шулай ук. Җирне тартып алырга җыеналардыр. Ә менә хатыннар белән бәла. – Мортазаның төкереге Зөләйханың йөзенә чәчрәп-чәчрәп ала. – Кызыл комиссарларга басар өчен беркем юктыр, бәлки. Ул Зөләйханың башын тезләре белән кыстырып куйды. Әй көчле дә соң иренең аяклары, чәчләре агарып беткән булса да, егәре бар. – Барлык хатыннарны җыеп, авыл Советына персидәтелгә илтергә кушылган. Кем тыңламый – калхузга язалар, ди. Гомерлеккә.

Зөләйха, ниһаять, иренең шаярып сөйләгәнен аңлады. Шунысын гына белми: җавап йөзеннән елмаерга кирәк микән?

Мортазаның авыр итеп кисәк тын алуыннан аңлап алды – юк, кирәкми.

Мортаза, ниһаять, Зөләйханың башын җибәрде. Киез итекләрен бармакларыннан алды. Торып басты да толыбының чабуын тартып әйбәтләп япты.

– Азык-төлекне һәрвакыттагыча яшер, – дип куйды. – Яшерен саклагычка иртән барырбыз, дип, сәкедән камытны алып чыгып китте.

Зөләйха тиз генә кадактан ачкычлар бәйләмен тартып алды да, керосин лампасын тотып, ишегалдына йөгереп чыкты.

Хәвефнең күптән булганы юк иде, шуңа күрә күп кеше азык-төлеген элеккечә – идән асларында, амбарларында саклады, беркемнән берни яшермәде. Дөрес эшләмәгәннәр икән шул.

Амбар бикле, зур гына, бүселгән йозакка кар йомрысы ябышкан. Зөләйха ачкычы белән йозак тишегенә кереп, бер мәртәбә борды, икенче мәртәбә – йозак, теләр-теләмәс буйсынып, авызын ачты.

Керосин лампасының сүрән уты тигез итеп юнылган бүрәнә стеналарга һәм биек түшәмгә төште (анда кара шакмак булып печәнлеккә керү юлы акаеп тора), әмма ерактагы караңгы почмакларга барып җитми – амбар киң, иркен, Мортаза хуҗалыгының каралты-курасы мәңгелек итеп эшләнгән. Стеналарга эш кораллары: ыржаеп торган ураклар һәм чалгыларның үткен пәкеләре, тешле пычкылар һәм тырмалар, авыр ышкылар, балта һәм өтерге-бораулар, тупыйк башлы агач чүкечләр, үткен очлы сәнәкләр һәм кадак суыргычлар эленгән. Шунда ук – ат җигәр өчен кирәк-яраклар, иске һәм яңа камытлар, күн йөгәннәр, күгәргән һәм яңа ясалган, май сөртеп ялтыратылган өзәңгеләр һәм дагалар. Берничә агач тәгәрмәч, чокып ясалган тагарак һәм сырлары ялтырап торган яңа җиз ләгән (Мортазага рәхмәт инде, ике ел элек шәһәрдән алып кайткан иде). Түшәмнән яргаланып беткән бишек асылынып тора. Суыкта катыланган ашлык һәм салкынча хуш исле тәмләткечләр сеңгән ит исе килә.

Зөләйха әле үткән заманнарны да хәтерли: ул чакларда дыңгычлап тутырылганга бүселеп торган капчыклар биредә түшәмгә кадәр өелеп тора иде. Мортаза алар арасында зур канәгатьлек белән елмаеп, рәхәтләнеп санап йөри иде. Юан хатын тәненә куйган кебек, учын һәр капчыкка куеп чыга иде. Хәзер алай түгел…

Зөләйха керосин лампасын идәнгә куйды. Капчыклар бармаклардан да азрак. Һәрберсе чирләшкә кебек ябык, ян-ягы шәлперәеп салынып төшкән. Бөртекле ашлыкны бер капчыктан берничәгә бүлеп бушатырга унтугызынчы елда ук өйрәнделәр. Ул чакта Юлбашка әле ни икәне беленмәгән, әмма ел саен албасты кебек куркыныч бернәрсәгә әйләнгән, дию пәрие кебек ачкүз, җалмавыз кебек туймас продразвёрстка килеп кергән генә иде. Тыгызлап тутырылган капчыкны яшерү авыр, таптылар исә, бөтен ашлык берьюлы китеп барачак. Берничә ярым буш капчык – бөтенләй башка нәрсә: яшереп куярга да җиңелрәк (төрле урынга берәрне), алып китсәләр дә, ул хәтле жәл түгел. Өстәвенә андый капчыкларны Зөләйха Мортаза ярдәменнән башка да күчереп йөртә ала: берәрне генә булса да, барыбер булдыра, Мортаза күршеләргә кереп хәлләрне белешеп йөргән арада, үзе яшереп куя.

Әгәр буран чыкмаса, авыл халкының күбесе бүген үк кич белән карурманга агылган булыр иде. Анда чыршы ботаклары һәм коры-сары, чыбык-чабыклар астында һәр эшлекле хуҗаның үз яшерен урыны булыр иде. Мортазаныкы да. Буранда кая барасың? Киеме генә дә ни тора. Ходай кушса, иртәнгә кадәр берәү дә килмәс, тикшеренеп йөрмәс әле.

Зөләйха ашлыкны һәм азык-төлекне яшерә башлады.

Ике капчыкны шунда ук, амбарда күмеп куйды (стена буендагы җир идәндә казылган баз аларга соңгы ун елда тугры хезмәт итте). Печәнлеккә илтергә курыкты – анда күп кеше яшерә. Чәчүлек орлыклар тутырылган һәм ак буяу белән билгеләнгән кыйммәтле капчыкларны мунчадагы корыч су багының яшерен төбенә кертеп куйды.

Хәзер ат ите чираты. Атның җыерчыклы бармакларга охшаган озын, куе кызыл хуш исле ите, тыгызлап тутырылган эчәкләре түшәмнән тәлгәшләнеп асылынып тора. Исләре нинди тәмле! Зөләйха казылыкның тозлы хуш исен рәхәтләнеп исни. Казылыкны исе килмәслек урынга яшерергә кирәк. Җәй көне булса, түбәгә менеп, төтен чыга торган торба эчендәге кирпеч чыгынтыларга тигез рәтләр белән тезеп чыккан булыр иде дә бит – иткә берни булмас иде, төтен исе сеңеп, тагын да тәмлерәк булыр иде. Хәзер үзе генә булдыра алмый шул: Мортазадан башка менә алмый: түбә бозланган. Өйдә, күселәрдән саклау өчен калын тимер тартмаларга томалап бикләп, идән тактасы астына куярга туры килә инде.

Хәзер – чикләвекләр. Чикләвек куакларының каты, тәгәрәп торган түгәрәк төшләре, меңләгән кечкенә агач шакылдавыклар кебек, кабыгы эчендә шакылдап тора. Озын тар капчыкларны амбардан кышкы абзарга ташып, яслеләр төбенә җәеп һәм өстенә печән таратып куймый торып, алар шакылдаудан туктамаячак. Сыер белән ат үзләренең утлыклары янындагы әлеге ыгы-зыгыга әллә ни исләре китмичә генә карап торалар. Колын исә әнисе Сандугачның корсагы астыннан хуҗабикәне кызыксынып күзәтә.

Тоз, борчак һәм кишер онын, идән астыннан янкорма түбәсе астына куелган киң киштәгә урнаштырып, өстенә такта каплады.

Шикәрләнгән юка чүпрәкләргә төрелгән зур агач рамнардагы кәрәзле балны чормага менгереп куйды. Анда әле түшәм такталары астында какланган каз һәм суыкта катыланган бер өем алма кагы да саклана.

Инде соңгыларын – туздан ясалган тартма төбеннән агарып күренеп торган һәм йомшак салам белән аралаштырып салынган биш дистә эре йомырканы яшерәсе калды.

Бәлки, килмәсләр әле?!

Һәр йортта үз өендәге кебек хуҗа булып йөргән, рөхсәтсез-нисез әлеге йорт хуҗаларының саклап тоткан соңгы азык-төлеген һәм, иң кыйммәтлесе, җентекләп сайлап тутырылган һәм киләчәк язда чәчү өчен махсус сакланган чәчүлек орлыкларны тартып алучы затсыз, рәхимсез кунаклар, уйлап та тормыйча китереп сугарга, штык белән кадарга, каршы төшкән һәркемне атып үтерергә дә әзер.

Куркыныч, хәвефле ундүрт ел эчендә Зөләйха, әлеге чакырылмаган кунаклардан хатын-кыз ягында яшеренеп, чаршау бөрмәләре аша бик күпләрне күзәтте: сакалы кырылмаган һәм пөхтә йөрүче, кап-кара булып кояшта янган һәм аксөякләр кебек ак тәнле, тимер тешләрен ялтыратып елмаючы һәм кырыс, тәкәллефле кыяфәтле, татарча да, русча, украинча да теле телгә йокмаган адәмнәрне, шулай ук атлаган саен Мортазаның борын төбенә төртергә тырышкан, бөкләнгән урыннары кыршылып беткән юка кәгазь битләрендә тигез хәрефләр белән сызгаланган шушы коточкыч чынбарлык турында һичкемгә сөйләргә, хәтта белдерергә дә теләмәүчеләрне күп күрде.

Бу адәмнәрнең исемнәре күптөрле: берсе икенчесеннән куркынычрак һәм аңлаешсыз иде: икмәк монополиясе, продразвёрстка, реквизиция, продналог, большевиклар, продотрядлар, Кызыл Армия, совет власте, ГубЧК, комсомоллар, ГПУ, коммунистлар, вәкаләтле вәкилләр…

Әүвәл икмәкне тартып алдылар. Аннары – бәрәңгене, итне. Ә менә Зур ачлык заманында – егерме беренче елларда – ашарга яраклы бөтен нәрсәне валчыгына кадәр җыеп китә башладылар. Кошлар да, терлек тә калмады. Өйдә ни тапсалар, барын да үзләштерделәр. Зөләйха нәкъ менә шул елларда бөртекле ашлыкны бер капчыктан берничә капчыкка бүлеп бушатырга өйрәнде.

Аларның күптән күренгәне юк иде. Юлбаш та тынычланып калды. Көлкеле исем – нэп дип аталган елларда крестьяннарга җирләрен тынычлап эшкәртергә мөмкинлек бирделәр, ялчылар ялларга да рөхсәт иттеләр. Бер караганда, коточкыч янтайган, кыйшайган тормыш яңадан турая, рәтләнә башлады кебек иде. Узган ел совет власте көтмәгәндә бөтен авыл кешесенә таныш, шуңа күрә әллә ни куркыныч булмаган яшәү рәвеше тудырды: авыл Советы рәисе итеп элекке батрак Мансур Шиһабетдиновны куйдылар. Читтән килгән кеше. Күрше кантоннан инде күптән үзе белән карт әнисен алып килгән иде. Аның белән буйдак булып яшәде. Зәһәр телләр аны күп чәйнәделәр: үз гомерендә әйбәт кәләш алырлык мал да әзерли алмаган, күрәсең; артыннан Тигәнәк Мансур дип атап йөрттеләр. Ул үзенең төркеменә берничә кешене агитлап йөрде. Алар белән кичләр саен очрашып, ни дә булса хәл итәр өчен фикер алышты. Җыелышлар уздырып, авыл халкын сәер һәм куркыныч исемле калхуз дигән ширкәткә керергә чакырды. Тик аны тыңлаучы бик аз булды – җыелышка бары тик үзе кебек ярлылар гына йөрде.

Менә тагын – авыру йөрәкнең тигезсез тибүе кебек, төн уртасында шартлы шакылдатуга, Зөләйха тәрәзәгә күз төшерде: күрше йортларда ут яна – Юлбаш йокламый, чакырылмаган кунакларның ажгырып килүенә әзерләнә…

Бу йомыркаларны кая яшерергә соң? Суыкта шартлап ярылачак – ни чормага, ни печәнлеккә, ни мунчага куеп булмый. Җылырак урынны табарга кирәк. Ирләр ягына ярамый – кызылармиячеләр анда бөтен нәрсәнең астын өскә китереп бетерәчәкләр. Мондый хәлләр бер генә булмады. Хатын-кызлар ягынадыр, бәлки? Бу затсыз сатлык җаннарның ояты юк: анда да бөтен нәрсәне актарып ташлаячаклар. Бәлки, Убырлы ягына кертергәдер? Чакырылмаган кунакларның Убырлы карчыкның усал сукыр карашыннан котлары алына, еш кына шуңа күрә аның бүлмәсендә тентү, эзләнүләр озакка сузылмый, тиз генә, ашык-пошык тәмамлана иде.

Зөләйха, сакланып кына авыр туз тартманы алып, өйалдына чыкты. Убырлы ишеге төбендә таптанып, керергә рөхсәт сорап торырга вакыт юк – ишекне ачып җибәреп, карчыкны күзәтеп алды: бугазыннан каты хырлау чыгарып һәм икегә аерылган ияген түшәмгә каратып, Убырлы йоклап ята. Түшәмдә челтәрле бизәк булып өч якты тап биешә – Мортаза бүген кичкә әнисе янына керергә уйласа дип, керосин лампалары яндырып куелган. Зөләйха биек бусаганы атлап үтте дә мич артына чумды.

Бигрәк матур инде бу бүлмәдәге мич! Өй шикелле биниһая зур, пыяла кебек ялтыравыклы чынаяк кирпечләр (кафель) белән тышланган (хәтта хатын-кызлар ягыннан), аңа ике зур казан куелган (беркайчан файдаланмасалар да тора: берсе – аш пешерү, икенчесе су кайнату өчен). Зөләйхада булсын иде болар! Гомер буе бер казан белән азаплана. Ул, йомыркалар салынган туз тартманы мич кырыена куеп, казан капкачын ачты. Хәзер йомыркаларны урнаштыра да өстенә салам җәя – шундук чыгып югала үз ягына. Беркем дә сизми кала…

Зөләйха соңгы йомырканы куйганда, шыгырдап ишек ачылып китте. Авыр гәүдәле кемдер бусаганы атлап керде, идән такталары басылып ыңгырашып куйды. Мортаза! Көтелмәгән хәлдән йомырка тоткан кулын кинәт көзән җыерды – йомырка кабыгы чатнап, салкын куе сыеклык бармаклар арасыннан әкрен генә шуып төшә башлады. Йөрәге дә, әле генә кулында сытылган йомырка кебек, үзле кесәлгә әйләнде һәм кабыргалар буйлап каядыр аска, суынып өлгергән корсагына таба агып китте.

Хәзер үк чыгаргамы? Каенанасы ягына рөхсәтсез кергәнен белдерергәме? Сытылган йомырка өчен гафу үтенергәме?

– Әни! – Мортазаның чын ирләрчә түбән тавышы яңгырады.

Карчыкның хырылдавы шундук өзелде. Тимердән эшләнгән карават челтәре сузып-сузып ыңгыраша – Убырлы, улының тавышын ишеткәндәй, үзенең зур авыр гәүдәсен күтәрде.

– Җаным, – диде йомшак кына, йокыдан айнымаган карлыккан тавыш белән. – Җаным, синме?

Карчык гәүдәсенең авыр гына күтәрелгән тавышы һәм Мортазаның тирән итеп алган сулышы дәвамлы тынлыкта асылынып калды.

Зөләйха, тын да алмыйча, йомыркадан лайлаланган учын казан кырыена сакланып кына сөртеп алды. Мичне кочып һәм һәр хәрәкәтеннән коты алынып, тавышсыз гына читкә берничә адым ясады. Яңакларын җылы чынаяк кирпечләргә терәп, чаршауны имән бармагы белән кырыйгарак этеп куйды. Хәзер чаршау ярыгыннан ул икесен дә – әнисе белән улын ап-ачык күрә: Убырлы, гәүдәсен гадәттәгечә төз тотып, аякларын идәнгә төшереп – үз караватында, Мортаза исә, тезләнеп, кырылган, чал кергән кыллары ялтырап күренеп торган башын әнисе итәгенә куеп һәм аның зур гәүдәсен кочагына алып утыра. Зөләйханың беркай- чан да Мортазаның тезләнгәнен күргәне юк иде. Әгәр хәзер яшеренгән урыннан чыкса, мәңге гафу итмәячәк.

– Улым, – дип, тынлыкны бозды Убырлы. – Сизеп торам, нидер булган, улым.

– Әйе, әни, булды, – диде Мортаза, әнисе гәүдәсеннән битен аера алмыйча, шуңа күрә аның тавышы да мендәр аша чыккан кебек әкрен ишетелде. – Күптән инде. Белсәң әгәр бездә ниләр булганын…

– Карт әниеңә бөтенесен дә сөйлә, улым минем, Мортазам. Ишетмәсәм дә, күрмәсәм дә, барын да сизеп торам бит мин. Сине тынычландыра да алам. – Убырлы улының бөтен аркасын, ярышлардан соң кайнарланган чабышкыларны тынычландырып назлаган кебек, сөеп сыйпап куйды.

– Ничек яшәргә инде, әни? Ничек яшәргә? – Мортаза маңгае белән әнисенең тезләренә сыенды. – Талыйлар, талыйлар, талыйлар! Бөтен нәрсәне җыеп алалар! Бернәрсәң дә калмаса, хет элгәрләребез янына китеп бар! – тынычландырырлар. Акылыңа килсәң, башыңны бераз күтәрсәң, яңадан талыйлар. Минем инде тәнемдә – хәлем, йөрәгемдә түземем калмады!

– Тормыш – авыр, катлаулы юл, улым. Катлаулы да, озын да. Кайчакларда юл читенә аякларны сузып утырасы килә, барысы да яныңнан узып китсен, хет җәһәннәмнең үзенә үк барып җитсен. Утыр, суз аякларыңны, рөхсәт! Син яныма шуның өчен кердең дә инде. Әйдә, утыр, янымда утырып тор, ял ит, хәл ал. – Карчык ашыкмыйча гына, идән сәгате теленең салмак кына тирбәлүе көенә дога укыган яки җырлаган кебек сузып сөйли. – Аннары торырсың да китәрсең. Ә хәзер мин синең арыганлыгыңны сизеп утырам. Бигрәк нык арыдың син, бәгырькәем!

– Бүген ирештерделәр – яңадан нидер әзерләнә. Иртә белән торасың да килмәс, валлаһи. Халык йә җирне, йә мал-туарны, йә бөтенесен берьюлы тартып ала башларлар дип уйлый. Чәчүлек орлыкларны яшердек яшерүен, әгәр җирсез калдырсалар, аннан ни мәгънә? Аларны кая чәчәм мин, бәрәңге бакчасынамы?! Үлсәм үләм, тешләрем белән ябышам – бирмәячәкмен. Кулак дип язсыннар, барыбер бирмим! Бар да минеке! – Мортаза йодрыгы белән карават кырыена бәреп алды, тегесе, җавап итеп, нечкә металл тавышы белән кызгандырып зыңлап куйды.

– Син ни дә булса уйлап табарсың, беләм мин. Хәзер янымда утырырсың, минем белән гәпләшерсең, нинди дә булса фикер туар, чыгу юлын табарсың. Мортаза, син көчле, кадерле улым минем. Көчле һәм акыллы, минем кебек. – Карчыкның тавышы җылы төсмер алып, яшәреп китте. – У-у-у-у, нинди идем мин… Әтиеңнең мине күрү белән селәгәе агып чыкты, биленә кадәр төште, хәтта сөртеп алырга да онытты. Мине йөгәнләргә иде исәбе. Сез, ирләр, тәкә кебек, үзегездән көчлерәкләрне күрсәгез, шундук сөзеп егарга, таптарга, җиңәргә тырышасыз. Тилеләр дә инде!

Ул елмаеп җибәрде, битендәге җыерчыклар челтәре калтырый, керосин лампасының саргылт яктысында уйный башлады. Мортазаның сулышы тигезләнде, тынычланды.

– Әйттем мин аңа: үзеңә тиң булмаган алманы өзәргә җыенасың, ябык сыйрак, тешләреңне сындырырсың, дидем. Ә ул миңа, минем тешләрем җитәрлек, тешсез калмам, диде. Мин исә, тормыш озын, җитмәскә дә мөмкин, саклан, дидем. Кая ул – айгырны котырттым гына… – Убырлы йөткергәндәй көлеп куйды. – Ул җәйдә кыз куу уенында Шакирҗан бары мине генә котыра-котыра куды, күрем вакытында ана этне ата эт куган кебек. Кыз куу көнендә кигән алъяпкычым Юлбашта иң матуры иде – кара бәрхеттән, сәйлән белән чигелгән чәчәкле (кыш буе чиктем). Ә күкрәктә – карчык буыннары бүселеп чыккан озын бармаклы кулын эчкә баткан күкрәгенә кысты, – ике рәтле тәңкә муенса. Әти миңа үзенең өч яшьлек аргамагын биргән иде: ияргә мендем исә, муенса тәңкәләре чыңлый, нәзакәтле итеп, егетләрне чакырып. Егетләр бары мине генә күрәләр иде. Ой-йя-а-а-а… Шакирҗан мине куып килә, айгыры күбекләнеп беткән, ә үзе явызланып кызарып чыккан – мине һаман куып тота алмый.

Мин ерактан чикләвек куаклыгын күреп алам да, тоттырган булып кыланып, аргамакның тизлеген бераз акрынайтам. Әтиең моны күреп алгач шатлана, котырынып айгырын куа, менә тотам, менә тотам дип уйлый. Ә мин инде куаклыкка килеп җитәм – хоп, үкчәләрне бәреп алам да аргамак уктай алга оча. Шакирҗанның бөтен битен тузан каплый. Төчкерә-төчкерә җенләнә. Ә мин инде куаклык яныннан борылып киләм, читек кунычыннан камчыны алам – хәзер минем чират! Камчым бит нык, берничә күн тасмадан үрелгән, әле авырттырып суксын өчен очына махсус төен төйнәдем. Аны куып җитеп, гадәт буенча шулай тиеш булганга, рәхәтләнеп камчылыйм: кызны куып тота алмадыңмы, менә хәзер кирәгеңне ал инде! Кычкырып көләм, хурлыйм… Бер генә мәртәбә дә куып тота алмады, ник бер мәртәбә куып тотсын! – Убырлы учының аркасы белән күз кырыйларыннан агып төшкән яшьләрен сөртеп алды. – Ул җәйдә эләкте дә инде миннән үзенә! Калган бөтен гомерендә аны онытмады: мине рәхәтләнеп, каты итеп кыйнап яшәде. Күп мәртәбәләр. Хәтта камчы белән. Очына йодрык хәтле төен ясап, гөрзи белән кыйнагандай өтте, ә мин аның йөзенә карап көләм: нәрсә, мин әйтәм, минем арттан кабатлыйсыңмы? Үзең башка нәрсә уйлап чыгара алмыйсыңмы: акылың җитмиме? Ул тагын да ныграк җенләнә, катырак кыйный башлый, хәтта тыны кысыла, йөрәген тота… Ни генә кыланса да, мине сындыра алмады. Менә хәзер кайда инде үзе? Ярты гасыр кортлар симертә. Ә мин аның ике гомерен яшәдем, өченчесен башладым менә. Көч-дәрман күктән төшә ул. – Убырлы ак төшкән күзләрен каплады. – Син, улкаем, миңа охшагансың. Бәгырем минем. Синең тамырларда минем кан ага. Итең астында – минем сөякләр. Көчең дә минеке: явыз, җиңә алмаслык.

– Әни, әни… – Мортаза, көрәшче – үзенең көрәштәшен, ә гашыйк ир үзенең сөяркәсенең тәнен нык итеп кысып алган кебек, әнисенең тәнен кысып кочты.

– Тугач та беренче күрүдә үк (тәнең кызыл, бармакларың җыерчыклы, күзләрең әле ачылмаган) синең минеке генә икәнеңне аңладым. Беркемнеке дә түгел, бары минеке генә. Ирем өчен унны таптым, ә соңгысын – үземә дип. Кендек бавы юкка гына кул калынлыгында булмагандыр. Әбиең аны пычак белән көчкә кисә алды. Улың синнән өзеләсе килми, диде. Ә син чынлап та теләмәдең, күкрәкләремне эләктереп алып, урман бете кебек ябыштың. Шуннан соң аерыла алмадың – өч ел буе бозау кебек мине эчтең, шуңа күкрәкләремнән капчыклар гына калды. Йоклавың да минем янда гына булды: үзең инде зур, авыр, сәкегә йолдыз булып җәелеп ятасың, ә кулың – минем күкрәктә, мин синнән беркая да китмәсен дип. Шакирҗанны миңа якын да җибәрмәдең, кистереп сугылган кебек акырдың. Әтиең исә зәһәрләнеп гел талашты, нык көнләде синнән. Ачлык елында ул сиңа нәрсә ашаткан булыр иде, әгәр минем күкрәкләрдә сөт булмаган булса?

– Әни, әни, – дип кабатлады Мортаза…

– Куркыныч, хәвефле вакыт иде. Сиңа инде өч яшь, зурлар кебек ашыйсың килә. Сыек сөтемне тамчысына кадәр суырып бетерәсең – ул сиңа җитми. Күкрәкләрне җенләнә-җенләнә йолкыйсың, изәсең, тешләрең белән чәйнисең, тагын кирәк, тагын кирәк! Ә алар инде бушап калган. Ипи сорыйсың: бир дә бир. Нинди ипи ул чакта? Җәй ахырына таба түбәгә ябылган бөтен саламны ашап бетердек, тирә-юньдәге барлык саранча безнең ризык иде, эт тигәнәге иң тәмлесе. Әле аны – эт тигәнәген – кайдан табасың? Кешеләр акылдан язып, шүрәле кебек урманда йөрделәр, тешләре белән агач кайрысын каерып алып ашадылар. Шакирҗан, яз җиткәч үк, шәһәргә акча эшләргә киткән иде, ә мин сезнең белән – дүрт балага берүзем калдым. Сиңа хет күкрәк сөте эләкте, ә синнән зурракларга – берни дә.

Мортаза, әнисенә сыенып, нидер мыгырдады, аңлап кына булмады. Убырлы аның башын кулларына алып күтәрде һәм улының йөзенә сукыр күзләре белән кырыс караш ташлады.

– Бу турыда уйларга да кыйма, ишетәсеңме? Мең мәртәбә әйттем бит инде сиңа, мең дә беренче кат әйтәм: мин аларны үтермәдем. Алар үзләре үлде. Ачлыктан.

Мортаза дәшми, шаулап һәм сызгыргалаган тавыш белән сулый гына.

– Аларны имезмәдем, анысы дөрес. Сөтемнең соңгы тамчысына кадәр сиңа калдыра идем. Алар башта сугышмакчы да иделәр – синнән күкрәкне көч белән тартып алмакчы булдылар. Алар синнән көчлерәк иде. Ә мин алардан көчлерәк. Шуңа сине кыйнатмадым, үпкәләттермәдем. Бераздан аларның көче дә бетте, ә син көчлерәккә әйләндең. Алар озак та тормый үлеп тә китте. Шуның белән тәмам. Башка берни дә булмады.

Убырлы, битендәге җыерчыкларын чытып, ияген борынына якынайтты, сукыр күз чокырларын бераз калтыранган куллары белән каплады, керосин лампаларының саргылт шәүләсе алтын йөзекләрендә тонык кына җемелди.

– Ишетәсеңме, улым? Без аларны ашамадык. Күмдек аларны. Үзебез, мулла чакырмыйча гына, төнлә. Син ул чакта кечкенә идең әле, шуңа оныткансыңдыр. Каберләре ни өчен булмаганны мин сиңа телем кибеп беткәнче аңлаткан идем бит инде: ул җәйдә барысын да аерым кабергә салмыйча гына күмдек. Зират өстендә кеше ашаучылар көтүләп йөрде, яңа гына күмелгәннәрне күрүгә, казып алып ашыйлар иде. Ышан син миңа, ышан. Ниһаять, ничә еллар үткән булса да. Безнең турыда мондый хәшәрәт сүзләрне таратучылар инде үзләре җиргә әйләнде. Ә без синең белән әле яшибез. Мөгаен, Ходам юкка гына безгә мондый мәрхәмәт-шәфкатьне җибәрмидер, ә?

– Әни, әни, – Мортаза аның күтәргән кулын үзенең кулларына алып үбә башлады.

– Шул-шул менә, – диде Убырлы улына таба иелеп, аны үзенең гәүдәсе, башы, куллары белән каплады. Нечкә, ак ике чәч толымы Мортазаның аркасына ятты, идәнгә кадәр шуып төште. – Син иң көчле кеше, Мортаза. Сине беркем җиңә дә, сындыра да алмас. Кичә төшем нәкъ шул турыда иде, үзең беләсең. Әгәр дә кемгә дә булса бу өйне яки бу дөньяны ташлап китәргә язган булса, син түгел. Синең вак тешле хатының сиңа малай таба алмады, тиздән җәһәннәмгә китеп барачак. Син әле яшь, үзеңнең нәселеңне дәвам итә аласың. Улың да булачак. Бернидән дә курыкма. Без синең белән бу йортта калачакбыз, бәгырем минем, һәм озак яшәрбез. Син яшь, ә мин, нык картайган булсам да, синең берүзеңне калдырып китә алмыйм.

Идән сәгатенең зур тартмасында шыгырдый торган таш йөрәкнең ничек итеп акрын гына һәм үз җае белән типкәне ачык ишетелә башлады.

– Рәхмәт сиңа, әни! – Мортаза авырлык белән тезләреннән күтәрелде. – Китәм инде.

Ул әнисенең битеннән, чәчләреннән сыйпады. Урынына яткырды, мендәрләрен кагып йомшартып, юрганын өстенә япты. Кулларын – әүвәл беләзек сөяген, аннары терсәген үпте. Филтәләрне борып сүндерде, шундук караңгыланып китте. Артыннан ишек ябылды.

Озак та үтми, күпереп торган мамык ястыклар һәм юрганнар җәелгән йомшак урынында яңадан тылсымлы һәм хыялый төшләр иленә йөзеп киткән карчыкның ярым йокылы мышнавы ишетелә башлады.

Зөләйха, йомырка кабыгы кисәкләре ябышкан учын тәненә кысып, тавышсыз-тынсыз гына карчык өеннән чыгып ычкынды.

* * *

Мортаза мич янында чүгәләп утырган да йомычкалар яра. Ялкынның сары күләгәләре балтаның үткен пәкесе буйлап әле аска, әле өскә, әле аска, әле өскә биешә. Зөләйха, үрдәк кебек алпан-тилпән килеп, азык-төлек яшерелгән урын өстендәге бәһасез идән такталары буйлап атлый: артык көчле шыгырдамыйлар микән?

– Тукта! – Иренең тавышы карлыккан, әйтерсең лә ярылган.

Зөләйха, куркып китеп, тәрәзә буена берсе өстенә берсе куелган сандыкларга килеп терәлде, кулы белән тиз генә челтәр япманы төзәтеп куйды (япмаларга бары тик кунаклар һәм ире генә утыра ала).

Ай-яй зәһәр ул бүген, нык ачулы, әйтерсең җен кереп утырган. Әнисе янына кереп чыкса да тынычланмаган. Кызылармиячеләрне көтә. Курка.

– Алар унбер ел эчендә безнең яшерен урыннарны яттан белеп өлгерделәр инде. – Мортазаның балтасы утын пүләнен май кискән кебек шундый йомшак телә. – Ният итсәләр, болар өйне бүрәнәләп сүтәрләр, ни кирәксә, шуны табарлар.

Мортаза янында ак йомычкалар тавы үсә бара. Бу кадәр йомычка ниемә кирәк соң? Атна буена да тотылып бетмәс.

– Шуны гына юрыйсы, беләсе кала: сыерны алырлармы, атнымы? – Мортаза, ниһаять, селтәнеп җибәрде дә балтасын бөтен көченә бүкәнгә батырып куйды.

– Тиздән җирләрне сөрү вакыты җитә, – уңайсызланып кына авыр сулап әйтеп куйды Зөләйха. – Сыерны алсыннар әнә.

– Сыерны? – диде ире, ут ялкыны өтеп алгандай, шундук башын күтәреп.

Сулавы авыр, кисәк-кисәк гыжлап та куя. Үзенең дошманына ыргылыр алдыннан үгез нәкъ шулай сулый.

Тезләнгән килеш, Мортаза Зөләйхага ташланды. Тегесе куркуыннан читкә тайпылды. Алла сакласын… Мортаза көчле җилкәсе белән сандыкларны җиңел генә этә-төртә башлады, каты кәгазьдән генә ясалган дип уйларсың. Ыңгырашкан идән тактасын тырнаклары белән тырный. Терсәгенә кадәр кулын дымлы салкын бәреп торган кара тишеккә тыкты, аннан яссы, зур тимер әрҗә тартып чыгарды. Суыктан салкынайган капкачы тонык кына шалтырап куйды. Мортаза ат итеннән ясалган казылыкның озын, кәкре бер таягын ашыга-ашыга авызына тутырды, ерткычларча чәйни баш- лады.

– Бирмим, – дип мөгрәде, ит тулы авызын көчкә ачып. – Бу юлы берни бирмәячәкмен. Мин – көчле кеше. Аларны җиңәрлек егәрем бар.

Ат итенең хуш исе бөтен бүлмәне тутырды. Зөләйханың авызы татлы төкерек белән тулып өрелде. Казылыкны ул соңгы тапкыр узган ел гына ашаган иде. Ул, мич авызыннан яңа пешкән икмәкне сузылып алып, иренә сузды, ипи белән аша, янәсе. Тегесе, кире кагып, башын чайкады. Аның теш казнасы шәп эшли – тиз һәм нык итеп, әйтерсең тегермән ташлары. Нык тешләре арасында ат ите сеңерләре шытырдавы ишетелә. Төкерекнең ялтыравык җепләре ачык авыздан иренең күлмәк якасына тама.

Мортаза, ат итен чәйни-чәйни, кулы белән әрҗәнең һәр почмагына кереп нидер эзли. Ниһаять, ярым караңгыда ап-ак булып агарып торган башлы шикәр табып алды. Аңа балта түтәсе белән бөтен көченә китереп сукты. Ярылган җирендә күзне чагылдырган зәңгәрсу очкыннар ялтыратып, зур бер кисәк кителеп төште. Аннан соң ул, сандыкларның берсенә тыгылып, анда кырлы пыяла флакон тапты – узган ел Казаннан алып кайткан күсе агуы. Шикәр кисәгенә шушы агуны тамызды.

– Аңладыңмы, хатын? – дип кычкырып көлеп җибәрде Мортаза.

Зөләйха, коты очып, стенага килеп терәлде. Мортаза агу тамып торган бу шикәр кисәген тәрәзә төбенә куйды. Шикәрле агуга чыланган учын корсагына сөртте. Күңеле булып, башын артка чөйде.

– Әгәр мин булмаганда мал-туарны алырга килсәләр, шуны сыер белән атка бирерсең. Аңладыңмы?

Зөләйха, бүселеп торган бүрәнә стенадан аерыла алмыйча, әкрен генә башын чайкап куйды.

– Аңладыңмы?!

Җавапны ишетмәгән Мортаза Зөләйханың чәч толымнарыннан эләктереп, бите белән тәрәзә төбенә төртте. Анда теге шикәр кисәге әче ис чыгарып торган агу белән кибә башлаган иде. Якыннан ул бераз эри башлаган боз кисәгенә охшап тора.

– Әйе, Мортаза, әйе!

Ул Зөләйханы җибәрде, бер канәгатьләнү белән көлеп куйды. Идәндә утырган килеш, казылыкны, балтасы белән кисәкләргә бүлгәләп, авызына тутырды.

– Ярый, күрербез… – диде Мортаза, авызын чапылдата-чапылдата. – Бирмим… Мин көчле. Мине беркем җиңә дә, сындыра да алмас…

«И Ходам, курку дигән бу нәрсә иремне нишләтеп бетерер икән инде?..» Зөләйха, үзе дә куркып каранып алды да үтергеч сыеклык салынган кырлы кечкенә шешәне сиздермичә алып яшереп куйды. Ачык идән тактасын үз урынына куеп, сандыклар белән каплады. Сандыклар өемен тәртип белән гадәти урыннарына яңадан тезеп куеп, өстендәге бизәкле япманың җыерылган сырларын рәтләп маташканда (әйтерсең лә берни булмаган), тәрәзә пыяласы, йөзләгән вак кисәкләргә ватылып, челпәрәмә килде. Ниндидер кечкенә, әмма шактый авыр бернәрсә, урамнан очып кереп, идәнгә шапылдап төште.

Зөләйха борылып карады. Тәрәзәдә күппочмаклы йолдыз булып зур тишек караеп тора, шул тишектән бүлмәгә акрын гына кар бөртекләре очып керә. Пыяланың вак кисәкләре әле һаман йомшак кына чылтырап идәнгә коела.

Мортаза авызы тулы итен чәйни-чәйни идәндә утыра. Аның як-якка җәеп куелган аяклары арасында калын ак кәгазьгә төрелгән таш ята. Хәйранга калган Мортаза, чәйнәвеннән туктамыйча, әлеге кәгазьне ачып карады. Бу плакат булып чыкты: гаять зур кара трактор эре тешле тәгәрмәчләре белән бөтен якка үрмәләп баручы җирәнгеч адәмчекләрне тараканнарны сыткан кебек изеп бара. Аларның берсе – Мортазага шактый охшаганы – тракторның корыч корпусына кәкре агач сәнәген коты очып кадап басып тора. Өстән авыр квадрат хәрефләр коела: «Уничтожим кулака как класс!» Зөләйха укый белми, русча бигрәк тә. Әмма язылган сүзләрнең мәгънәсен шундук аңлады: зур кара трактор тиздән кеп-кечкенә Мортазаны әкәмәт сәнәге белән бергә изеп китәчәк.

Мортаза авызындагы казылык кисәген сәкегә төкерде. Кулларын һәм иреннәрен бөгәрләнгән әлеге плакат белән әйбәтләп сөртте дә мичкә ыргытты. Трактор һәм җирәнгеч адәмчекләр, ялкынның кызгылт-сары телләрендә җыерылып килеп, бер мизгелдә көлгә әйләнде. Шуннан соң Мортаза, балтасын алып, урамга йөгерде.

Бөек Аллам, бар нәрсә синең ихтыярда! Зөләйха озын-озын чатнаулардан челтәрләнгән тәрәзәгә капланды. Мортаза ачык изүле күлмәктән һәм яланбаш килеш урамга чыкты. Дулап торган буранга балтасы белән янап, тирә-якка күз салды. Беркем дә күренми. Аллага шөкер, югыйсә чабып үтереп, җанына гөнаһ алган булыр иде.

Зөләйха сәкегә килеп утырды. Уттай кызган битен ватык тәрәзәдән кергән җилгә куйды. «Бу – Тигәнәк Мансур һәм аның ячейкасындагы хәерче бетләре эше, башкача була да алмый. Алар, атлаган саен һәр йортка кереп, калхузга агитлап йөрделәр, халык белән талаштылар. Бөтен Юлбашны плакатлар белән тутырдылар. Тәрәзәләрне ватып йөрергә җөрьәт итмәгәннәр иде әле. Ә менә хәзер анысына да килеп җиттек. Мөгаен, нидер булачагын белеп торалардыр. Шайтан алгырлары! Әле бит яңа пыяла сатып алу өчен күрше авылга барырга кирәк. Күпме чыгым булачак. Ватык тәрәзә белән өй бер төн эчендә суыначак бит, базга әйләнәчәк… Мортаза һаман кереп җитә алмый. Салкын тидермәсә ярый инде – урамга тун кимичә чыгып китте. Чынлап та җен оялаганмы әллә җанында…»

Кинәт туган шушы коточарлык уеннан Зөләйха сикереп куйды. Түр өйдән алгы өйгә атылып чыкты. Ишекне ачып җибәрде.

Мортаза белән Күбәләк, маңгайларын терәшеп, ишегалды уртасында басып торалар. Ул үзенең битенә ышаныч белән сыенган сыерның бөдрә башын назлап сыйпады. Аннары, балтасын биленнән алып, түбәсе белән Күбәләкнең озын керфекле зур дымлы күзләре арасына китереп сукты. Сыер, тыныч кына тирән сулап, үзе тирәли тыгыз кар болыты күтәреп, җиргә ауды.

Зөләйха, каты итеп кычкырып, болдыр баскычыннан Мортаза янына ыргылды. Тегесе, аңа карамыйча гына, йодрыгын күрсәтте. Ул аркасына килеп төште, болдыр баскычлары, кыйный-кыйный, кабыргаларын санап чыкты.

Балта сызгырып куйды. Зөләйханың битенә ниндидер кайнар бернәрсә чәчрәде – кан. Мортаза балтасы белән бик тиз һәм көч куеп, өзлексез эш итә. Балтаның үткен йөзе тигез ыңгырашу белән җылы тәнгә үтеп керде. Күбәләк үпкәләреннән бөелеп чыккан һава чыжылдый. Кан тамырларыннан гөбердәп былт-былт килеп кан сиптерә. Тыгыз алсу пар инде хәрәкәтсез яткан һәм тиз генә кисәкләргә бүленгән сыер түшкәсен уратып алган.

– Менә сезгә – уналтынчы ел реквизициясе! – дия- дия, сөякләрне агач ботакларын чапкан кебек җиңел чаба. – Унсигездәге азык-төлек армиясе! Унтугыздагы! Егерменче елдагы! Менә сезгә ашлык тапшыру! Менә сезгә продналог! Менә сезгә артып калган икмәк! Алыгыз! Булдыра алсагыз! Әгәр!

Абзар ишеге янында Сандугач моны күреп үрә басты. Йөрәк өзгеч тавыш белән кешни, шашкан күзләренең бәбәген акайтып, авыр тояклары белән һаваны кыйный. Колыны әнисенең аяк астында тегендә-монда чабып бәргәләнә.

Мортаза атка борылып карады: кызыл күлмәктән, якасы ачык – куе пар бөркелеп торган күкрәк, кулында – каннан караеп киткән балта. Зөләйха терсәгенә таянып күтәрелде, кабыргалары аркасын яндыра. Мортаза сыерның тешләре ыржайган һәм очлы, карасу-зәңгәр теле салынып төшкән башын атлап үтте дә Сандугачка таба китте.

– Җирне сөрергә! Нәрсә белән сөрерсең? – Зөләйха Мортазаның аркасына килеп ябышты. – Яз җитә ләбаса! Ачлыктан үләчәкбез!

Мортаза, аны муены төбеннән очырып төшермәкче булып, кулларын болгый башлады – уң кулына кысып тоткан балтасы сызгырып-сызгырып куя. Зөләйха тешләрен иренең җилкәсенә батырды. Ул кычкырып җибәрде һәм Зөләйханы үзе аша атып бәрде. Зөләйха очып бара, җир белән күкнең урыннары алмаша, аннары – тагын-тагын. Ниндидер зур, каты бернәрсә тырпаеп торган очлы почмаклары белән аның аркасына китереп төртте – болдыр мәллә? Ул, корсагына әйләнеп, күтәрелмичә, бозга каткан баскычлардан кулы һәм аяклары белән тиз-тиз үрмәләп, өйгә кереп чумды. Ире аның артыннан китте. Ишекләр, көтүче чыбыркысы бәргән кебек, кинәт бер-бер артлы шапылдап ябылды – берсе, икенчесе.

Зөләйха бүлмә буйлап йөгерә, аяк астында челпәрәмә килгән тәрәзә пыяласы чылтырый, сәкегә сикереп менде, өй почмагына сеңеп, кулына эләккән мендәр белән капланды. Мортаза инде янәшәсендә генә. Сакалыннан тир тама, күзләре акайган. Кулын селтәп җибәрде. Балта, сызгырып килеп, мендәр тышын һәм сүрүен ярды – мендәр кош мамыгыннан тузган болыт чыгарып шартлап ярылды. Кош мамыгы, шундук бөтен бүлмәне тутырып, һавада эленеп калды.

Мортаза, авыр сулап, балтасын очырды: Зөләйхага түгел, икенче якка. Балтаның үткен йөзе, һавада ялтырый-ялтырый очып, уйган бизәкле тәрәзә яңагына килеп кадалды.

Өстән салмак кына, җылы буран булып мамык коела. Мортаза көчкә сулый, ак мамык каплап алган пеләш башын сыпырып куйды. Зөләйхага күз салмыйча гына, балтаны тәрәзә яңагыннан тартып алды да чыгып китте. Аның авыр адымнары астында пыяла ватыклары февраль бозлавыгы кебек чытыр-чытыр килә.

Кар бөртекләре ватык тәрәзәдән һаман кереп тора, мендәр мамыгы белән кушылып оча. Өйдәге ак әйлән- бәйлән шундый матур, бәйрәм төсле. Зөләйха сакланып кына, кулларын кистермәскә тырышып, тәрәзәдәге тишеккә балта ярган мендәрне тыгып куйды. Сәкедә ат итеннән ясалган казылык кисәген күреп алып чәйнәп йотты. Бигрәк тәмле! Аллага шөкер, казылыкны кайчан ашар иде әле. Майланган тозлы бармакларын ялап алды да урамга чыгып китте.

Болдыр янындагы бөтен кар шикәр белән изелгән сусыл каен җиләге төсенә кергән.

Арырак почмакта, мунча кырыендагы түмгәктә Мортаза ит чаба. Колыны белән Сандугач күренми.

Зөләйха, сиздермәскә тырышып, абзарга кереп китте. Менә бит алар, икесе дә киртә абзарда. Сандугач үзенең балакаен озын, кытыршы теле белән ялап тора. Ходайга рәхмәт, исән-саулар! Зөләйха атның җылы, бәрхет башын сыйпый, колынның кытык китереп тырпаеп торган ялын тузгыта.

Ә ишегалдында меңләгән кар бөртеге кызыл кар өстенә ята, аны каплап, яңадан акка әйләндерә.

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Подняться наверх