Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 6
Икенче бүлек
Кая?
Каһвә
ОглавлениеКечкенә фарфор чынаяклардан каһвә эчәргә кем яратмый?!
Вольф Карлович, йөзенә төшкән кояш нурларыннан качмакчы булып, йөзен юрган астына яшерде. Бер-ике мизгелгә күз йомып алырга да торырга кирәк. Эшләр сине көтеп тормый.
Бераздан кабинетка пар күтәрелеп торган кечкенә генә чынаяк куелган поднос тотып, Груня шаулап килеп керде. Иртән бары тик каһвә һәм зур булмаган шоколад кисәге; башка бернинди ризык кирәк түгел, күп ашасаң, уйлар да, гәүдә дә авырая. Урыныннан торып, иркен хәрәкәтләр белән тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәрде, бүлмә кояш нурларына күмелде. Груня урындык аркасындагы кияргә дип әзерләп элеп куелган зәңгәр мундирга игътибар белән карап алды, кыланчыкланып, аның җиңеннән булмаган чүпне алып аткандай итте (аның профессор киеменә мөкиббән китүе еллар үткән саен көчәя генә бара иде).
Шулай итеп, яңа көн туып килә: лекцияләр, имтиханнар, меңләгән студентның ашкын йөзләре…
Вольф Карлович юрганын идәнгә очырып төшерде, аяк бармаклары өйдә киеп йөри торган башмакларының шома, салкын күнен эзләп тапты. Тәрәзә пәрдәсе, шыштыр-шыштыр килеп, кырыйга шуып китте һәм аңа бала чагыннан ук таныш күренешне ачып җибәрде. Биек өч тәрәзәле эркер, әйтерсең лә тере триптих: анда – инде ничә еллардан бирле җәелеп үскән һәм, Черек күл көзгесендә чагылып, яшеллеккә, чәчәккә күмелеп, яфраклары тирә-якка очып таралып, бәсләнеп һәм кабат чәчәк атып утырган хәйран күп ботаклы, мәгърур карт юкә агачлары.
Хәзерге сәгатьтә аның тәрәзәләре бормалы-сырмалы юка боз бизәкләр белән капланган. «Januar» дигән булыр иде әтисе гадәтенчә. Кышның бу ае белән дусларча исәнләшкән кебек, һәр иртәдә горур карашын тәрәзә аша тышка юнәлтер иде.
Әлеге бүлмә элек әтисе кабинеты иде һәм кечкенә Вольфка анда керергә рөхсәт ителмәде. Яшеренеп, сиздермичә генә ул монда барыбер кергәләде һәм тәрәзә пәрдәсе артына качып, борынын салкын пыялага терәп, күл белән хозурлана иде.
Хәзер исә монда үзе утырып эшли. Хәтта ятып йокларга да ярата – әтисенең элекке секретеры янындагы каты диванда. Өстәлдә – кәгазь белән каләм. Акыллы уйлар төнлә килергә ярата бит. Башына килүгә, торып язып куя. Ул инде йокы бүлмәсендә соңгы тапкыр кайчан төн үткәрүен дә онытты. Мөгаен, ремонтка кадәр булгандыр.
Ремонт Груня җаваплылыгында, профессор яшәгән иске фатирдагы бөтен эш кебек. Баш тирәсенә чорнап куелган зур толымы – кулы юанлыгында, ә кулы – аягы юанлыгында. Груня бу өйгә егерме ел элек авыр солдат адымнары белән килеп керде дә Вольф Карловичны бер мизгелдә әсир итте, ул карусыз шатлыкка күмелеп, аңа үзенең зур булмаган хуҗалыгы белән идарә итүне тапшырды, үзе исә кеше тәненең серле сокландыргыч дөньясына башы белән кереп чумды.
Казан университетының өченче буын профессоры Вольф Карлович Лейбе практик хирург иде. Аның эше киң колачлы һәм уңай нәтиҗәле булганга, кешеләр аңа операциягә айлар буе чират торды. Һәр очракта да, пациентның йомшак ак тәненә скальпелен якын китерү белән, ул үзенең эчендә, кайдадыр тирәндә салкын бер тетрәнү тоя иде: янәсе, минем моңа хакым бармы? Үткен пәке тирене кисеп үтүгә, суык җылыга әйләнә, бөтен әгъзалар буйлап тарала иде, димәк, тырышып карамаска хакым юк. Тырышты да: тире япмасы, мускул һәм тоташтыргыч тукымалар белән эчтән фикерләшә-фикерләшә, максатына юл алды, эчке әгъзаларны хөрмәтләп сәламләде, кан тамырлары белән пышылдашты. Авырулар тәне белән скальпель ярдәмендә сөйләште. Алар да аңа җавап бирделәр. Үзенең мондый әңгәмәләре турында беркемгә дә сөйләмәде, читтән караганда, бу хәл психик авыру, акылы зәгыйфьләнгән кебек тоелырга мөмкин иде.
Вольф Карловичның икенче яшерен сере дә бар иде: аны хәтта бармак очларын түзә алмаслык дәрәҗәдә кычыттырып, чамадан тыш уйландырып, кешенең дөньяга килү сере дулкынландыра, кызыксындыра иде.
Яшь чагында, легендар профессор Феноменовның лекцияләре белән ләззәтләнеп, ул акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасында эшкә калырга да теләде. Әтисе тыйды, рөхсәт итмәде. («Гомерең буе крестьян хатыннарын бәбиләтәсең киләме?») Яшь Вольф әтисе сүзенә буйсынды – затлы хирургия кафедрасына китте.
Инде хирург булып алгач һәм шул ук вакытта анатомия театрында препаратор булгач, полиция участокларыннан уку әсбабы – дәреслек мәете сыйфатында китерелгән хәерчеләр һәм фахишәләрнең беркемгә дә кирәкмәгән, беркем дә эзләп килмәгән үле гәүдәләреннән ул кайчакта алар карынында кечкенә генә бала яралгысы тапкалый иде. Бу табышлар аны һәрвакыт шомлы дулкынлануга китерә иде. Ниндидер бер мәгънәсез фикер туа иде: җыерчыкланып беткән танаулы һәм карикатурадагы кебек кечкенә кул-аяклы әлеге гаҗәеп нәни җан иясе тере, исән булса?
Hic locus est ubi mors gaudet guccurrere vitae дип университетның анатомия театрының түгәрәк бинасы өстенә язылган бу язманың мәгънәсе: «Бу – яшәүгә үлем шатланып ярдәм итә торган урын». Шулай булып чыкты да. Көнләшүдән чәнчеп үтерелгән өстерәлчекләр һәм бандитларның үзара атышлары вакытында очраклы рәвештә үтерелгән себеркеләр карынында яралып тумый калганнар Вольф Карловичтан үзләренең кечкенә серләрен ачуын бик тә теләделәр, түземсезләнеп көттеләр – аларның нечкә, чәрелдәвек авазлары һәрдаим аның миендә казындылар, пышылдаштылар, мыгырдандылар, кайчакларда кычкырдылар.
Һәм ул моңа бирелде. Мең тугыз йөзенче елда, гасырлар чигендә, егерме биш яшьлегендә ул үзенең беренче гистеротомиясен ясады. Ул вакытка инде аның исәбендә берничә дистә ана карынын кисү операциясе бар иде, монысы (кесарь кисүе) да авырлык китермәде. Әмма аннан соң туган хис бөтенләй башка үзенчәлеккә ия иде: авыруның эченнән ниндидер бер шешнең лайлалы һәм канлы кисәген (шматын) кисеп алып ләгәнгә ташлау – бер нәрсә, ә менә тере, дерелдәп торган сабыйны карыннан алу – икенче нәрсә.
Операция уңышлы үтте. Аннары тагын бер, тагын… «Аллаһтан җибәрелгән» яшь хирургның даны бөтен Казан губернасына таралды. Тормышы шулай дәвам итте: клиник хирургия белән – әтисе хакына, гинекология белән (бераз уңайсызланып һәм дөньяга таратмыйча гына) үзе өчен шөгыльләнде.
Сүз уңаенда шуны да беләсе килде: ясаган соңгы операциясе кайчан булды соң әле? Вольф Карлович уйланып калды. Күптән түгел генә кебек, ә менә төгәл көнен яки операция предметын искә төшерү авыррак. Югары уку йортында укыту шундый мәшәкатьле – күп көч һәм шактый вакыт сорый, хәтта кайбер вакыйгалар, хәлләр хәтердән бөтенләй чыгып китә. Грунядан сорарга кирәк әле.
Вольф Карлович тәрәзә төбеннән сусипкечне алды да үзенең пальмасына су сибә башлады. Бу – Груняга рөхсәт ителми торган өйдәге бердәнбер эш. Пальмага су сибү – аерым ритуал, йола: профессор моны эшләгәндә тынычланып кала. Идәндәге агач кисмәктә үсеп утырган ялтыравыклы һәм симез яфраклы искиткеч зур агач – аның яшьтәше. Аның туган көнендә, илле биш ел элек, әтисе кисмәктәге туфракка пальма төше тыгып куйган. Бераздан бу турыда оныткан. Ә бер ай үткәч, туп-туры, нык тамырлы үсенте килеп чыкканын күреп гаҗәпкә калган. Пальма исә үсте дә үсте, акрын-акрын биек, мәһабәт агачка әйләнде, тик менә бер мәртәбә дә чәчәк атмады. Аның чәчәк аткан көне Вольф Карловичка зур бәйрәм булыр иде. Шуңа ул бу көнне көтте дә көтте.
Шакылдап ишек ачылып китте. Бүлмәгә, рельслар буйлап очып үткән паровоз кебек шаулап һәм үзен горур тотып, Груня килеп керде. «Хәерле иртә!» – диде аның кычкырып торган һәм иннек буялган тулы иреннәре. Болай булгач, иртә чынлап та хәерле. Көне дә шулай булыр.
Бүлмәгә суган салып пешерелгән карабодай боткасы исе таралды. Груня өстәл кырыена кечкенә фарфор чынаяк белән көмеш подносны китереп куйды.
– Зинһар өчен, эшчеләргә ыгы-зыгыларын соңрак башларга кушыгыз әле, – Вольф Карлович пальма янында баскан килеш сораулы елмаеп куйды. – Тынычлап эшлисем килә.
Груня, сүзсез генә ризалашып, калын толымнарыннан өеп куелган чәчен селкеде.
– Кайчан соң… – Вольф Карлович пальманың шома, салкынча яфракларын игътибар белән тикшереп, чирткәләп чыкты, – …озакка сузылган бу ремонт кайчан бетә соң?
– Тиздән, – диде Груня түбән тавыш белән, коридорга чыгып барганда. – Көтәргә күп калмады.
– Груня, тагын бер…
Тегесе ишек янында туктап калды, аңа таба борылды.
– Сез, алай-болай, хәтерләмисезме: мин соңгы тапкыр операцияне кайчан ясадым? Башымнан чыгып киткән…
Груня тар маңгаен җыерып куйды:
– Нәрсәгә ул Сезгә?
Вольф Карлович аның усал карашыннан уңайсызланып бөрешеп куйды.
– Үземнең биографиямдәге шундый гади фактны да исемә төшерә алмасам, үземне начар хис итәм.
– Искә төшереп килим әле, – Груня алдындагы һаваны сөзгәндәй катгый рәвештә башын селтәде дә чыгып китте.
Бераз гына ачык калган бүлмә ишегеннән савыт-саба шалтыравы, ярсу хатын-кыз тавышы, балалар елавы ишетелде.
– Мин бит тынычлык сорадым! – диде Вольф Карлович, газап белән учын маңгаена куйды.
* * *
Груня үзенә һәм Степанга иртәнге аш алырга кухняга китте.
Пәрдәләрсез генә зур өч тәрәзә. Кер эленгән баулар бушлыкны тигез булмаган ике өчпочмакка бүлә. Стена буена алты өстәл түгәрәкләп куелган. Өстәлләрдә – алты керосинка. Янә тулып бүселгән алты комод. Гомумән, фатирда җиде бүлмә, тик менә Вольф Карловичның гына үз өстәле юк. Димәк, керосинкасы да юк.
Ни турындадыр нык гәпләшкән хатыннар Груняны күреп алуга тынып калдылар, һәрберсе үз почмагына шылды. Кемнеңдер табасы чыжылдый. Груня, бауда эленеп торган чаршауларны гармун күреге кебек җыерып:
– Әйттем бит мин сезгә, минем якны биләмәскә дип, – түшәмгә карап усал гына әйтеп куйды.
– Син бит бүген кер юмыйсың, – диде җиңнәрен сызганган хатыннарның берсе, бөеренә таянып.
Груня сүзсез генә биленнән алъяпкычын салып бауда бушап калган урынга элеп куйды: менә шулай. Аннары буфетны ачты да ипи алды, яңадан ачкыч белән бикләде. Үзенең керосинкасыннан боткалы кәстрүлен алды һәм чыгу юлына юнәлде. Хатыннар күзләре белән озатып калдылар. Ләгәндә кайнап торган кер быгырдый. Кайнарга куелган сөт ташып чыкты.
Коридорда караңгы: газ лампалары инде ун еллап эшләми. Шкафлар белән сандыклар кайчандыр иркен булган коридорны тутырып тора – үтеп булмый хәтта. Менә ул коммуналка тормышы: караңгылык, кысанлык һәм кыздырылган суган исе. Элек ничек иде, ә?..
Груня симез арты белән ишекне этте дә бүлмәсенә керде.
– Нәрсә бик озак? – Өстәл янына майкадан килеп утырган Степан зур амбар йозагында шөреп боргыч белән казынып утыра. Кулларына кара май таплары сыланган.
– Аның соңгы тапкыр кайчан операция ясаганын беләсе килә. – Груня кәстрүлен өстәлгә куйды да эскәтердәге бизәкләрне уйга чумып караштыра башлады.
Степан шөреп боргычын читкә куйды һәм йозакны кулына алды. Чыңк! Йозак тоткасы явызланып шалт итеп бикләнде. Ир үз янында яткан ачкычны алды да, йозак тишегенә тыгып, җайлап кына борды. Йозак тоткасы буйсынып ачылды да куйды.
– Әзер, – диде, елмайган авызында тәмәке тартудан саргаеп беткән һәм әйлән-бәйлән биеп торган тешләре күренде.
– Ул соңгы тапкыр кайчан операция ясаганын белергә тели, – диде кычкырып кабатлап Груня. – Өстәвенә тагын нәрсәне дә булса исенә төшерергә теләсә?
– Син нәрсә? Бу бик җиңел дип уйлыйсыңмы: теләдем – исемә төшердем? Ун ел буе исенә төшмәде, ә хәзер тели, имеш. – Степан кулларын майкасына сөртте дә ипи сындырып алып чәйни башлады.
– Мин кайдан белим?! – Груня, аш чүмечен кулына алып, тәлинкәгә куе, пар күтәрелеп торган ботка салды.
– Син хатны кайчан җибәрдең? – Степан зур кашыгы белән әле һаман пар күтәрелеп торган карабодай боткасын ашарга кереште.
– Айдан артык инде.
– Димәк, тиздән киләчәкләр. Озак көтәргә калмады. Анда да кешеләр эшли бит, аны тикшерү өчен дә күпме вакыт кирәк. – Степан чәнти бармагы белән өске теш казнасында кысылып калган ярма бөртеген эзләп тапты да, казып алып, бармагын эскәтергә сөртеп куйды. Безнең вазифа – югалып калмаска! Во! – Ул өстәл яныннан торды, авыр йозагын һавада болгап алып, ишек янындагы кадакка элеп куйды. – Алар барысын да пичәтләп ябыштырачаклар, ә син шундук – шалт! Кәгазь өстенә йозакны элеп куясың. Берәрсе сораса, управдом кушты, диярсең.
Груня, утыргычта утырган килеш, башын селки-селки, ризалыгын белдерде.
– Управдом кире уйламасмы? – Груня Степанның яңадан өстәл янына утыруын һәм кашыгы белән тырыша-тырыша ашавын дәвам итүен каш астыннан гына карап тора; иңнәре буйлап мускуллары калкып-калкып китә.
– Курыкма. – Степан авызын ерып куйды. Теш араларында – карабодай ярмалары. Минем белән булганда, бернидән дә курыкма! Иртәләрен куфий эчәрсең, прохвессор бүлмәсендә, прохвессор чынаягыннан.
Груняның калын иреннәре уңайсызланып кына елмаеп, дерелдәп куйды. Аннары борчылудан авызы янә ачылып китте:
– Ни дисәң дә, мин аны жәллим. Шундый кеше иде…
Степан кашыгын әйбәтләп ялап алды. Аннары, Груня янына арттан килеп, тамырлары бүртеп торган кулларын аның йомры җилкәләренә куйды. Купшы күкрәкләре юа-юа юкарып беткән ситсы астыннан дер-дер килә һәм, мич өстендә торган чүпрәле камыр кебек, тирән сулыш алганда, акрын гына күтәрелеп куя.
– Нәрсәсен жәлләргә? – Иреннәре белән генә пышылдап әйтте бу сүзне Степан Груня колагына. – Бар иде – юк булды. – Степаннан карабодай һәм машина мае исе кушылган көчле ир рухы тарала. Груня, тезләрендә яткан кул бармакларын кысып-кысып алганга, күлмәге җыерылып тора.
– Син үзеңә тиешлесен эшләдең инде. Егерме ел эчендә… Хезмәтеңә күрә хөрмәте дигәндәй, боларга лаек син. Болай да аны һаман ашатасың, эчертәсең, керләрен юасың. Әле бит бушка, түләүсез. Харап икән, кайчандыр аңарда эшләгәнсең. Исең киткән икән, имеш, әллә кем булган. Син булмасаң, прохвессорың күптән үлгән булыр иде инде. Так что, бүгенге көнгә кадәр синең ярдәмең белән яшәгәненә рәхмәт әйтсен. – Степанның учлары Груня җилкәләрен кысып тотты. Стенага эленгән герле гади сәгатьнең йөргән тавышы бүлмәгә таралды. – Ә без синең белән аннан соң иркенлектә яшәрбез, менә күрерсең. Нәрсә, безгә гомер буе ике бүлмәчектә кысылып яшәргә дигәнмени?
Груня, күзләрен йомып, колагы белән иренең каты, йонлач кулларына сыенды. Аның бармаклары, муен тамырына таба хәрәкәтләнеп, аннары күлмәк уемына төшеп китте.
– Яле, Грушенька, – дип пышылдады акрын гына. – Яле, җимешем минем…
Ишек янындагы кыңгырау кинәт көчле итеп челтерәп куркытып җибәрде. Бер тапкыр, димәк, профессорга. Соң мәртәбә аның янына биш-алты ел элек килгәннәр иде: Мәскәүдән Себергә кайтып баручы ябык кына ниндидер бер карт (профессорны Томскига укытырга чакырды, әмма Лейбе баш тартты) килеп китте.
Груня сикереп торды. Күзләре Степанның киеренке карашы белән очрашты, кулы белән авызын каплады: алар микән әллә? Степан, ачуланып, ияге белән ишеккә төртте: ач, нәрсә катып калдың? Груня, коридорга йөгереп чыга-чыгышка, күлмәк якасындагы төймәләрен каптырып өлгерде. Степанның авыр карашын аркасы белән тойды. Йозак һәм чылбырлар белән озак маташты, ниһаять, бармаклары тынычланды, дулкынланмый башлады. Груня тирән сулыш алып, кулы белән нык авыр ишеккә төртте.
* * *
Илона, чәркә сыман үкчәләрендә әле бер аягына, әле икенчесенә күчеп, эшләпә читләрен күзләренә аскарак төшереп басып тора иде. Оят, Ходаем, ничек оят…
Тау хәтле хатын ишекне ачты. Аждаһа кебек тирән һәм куркыныч итеп сулый. Илонага бәбәкләрен акайтып карап тора, дәшми.
– Мин профессор Лейбе янына, – диде Илона йомшак кына.
Тау хатын, ияге белән һаваны сөзеп, ярым караңгы коридордагы ак ишеккә күрсәтте. Тик урыныннан кузгалмыйча, керү юлын каплап тора. Илона, яссы сумкасын калкан кебек күкрәгенә кысып, бу хатыннан килгән суган белән карабодайның кайнар исеннән исереп, яны белән фатирга үтәргә маташа. Ак ишектән кереп китмәкче дә иде, әмма бусаганы саклаучы усал хатын кулы белән керү юлын каплады. «Кереп әйтәм», – дип, бас тавыш белән явызланып әйтте Груня һәм бүлмәгә кереп китте. Илона караңгылы-яктылы, тынчу һавалы ал бүлмәдә берүзе басып калды.
Кайдадыр алда, бераз арырак, юылган кер һәм ризык исе килеп торган аш бүлмәсенә керү юлының якты турыпочмагында хатын-кыз тавышы гөрелтесе, балаларның чыркылдап көлүләре һәм велосипед кыңгыравының шалтыр-шолтыр килүе ишетелә. Коридор буйлап – биек, яртылаш кубып коелган ак буявының вак тәңкәләре каплап алган, караңгыда күренер-күренмәс бүлмә ишекләре. Илонага алар артында кемдер яшеренеп, күзәтеп тора кебек тоелды. Профессор ишеге, ниһаять, ачылып китте, һәм зур гәүдәле хатынның түбән тавышы аны чакырып алды, Илона, җиңеләеп, бүлмәгә узды.
«Вольф Карлович Лейбе, хатын-кыз авырулары буенча профессор, «Йолдыз!» Нәкъ менә шундый язуны Илона, әнисен күмеп кайткач, әйберләрен тәртипкә салганда, аның көндәлегендә күргән иде. «Йолдыз» дигән сүз астына ике кат сызылган. Әниемә бу профессор нигә кирәк булды икән дип, нидер сизенүдән кызарып китеп, битләре талып беткән әлеге көндәлекне антресольгә алып куйды. Бары тик берничә елдан соң гына, Иван ташлап киткәннән соң суына башлаган караватында йоклап китә алмыйча боргаланып һәм егерме биш яшькә кадәр җитеп, ни өчен бер мәртәбә дә балага… дигән уйлар белән газапланып ятканда гына, моны исенә төшерде. Аны ничек итеп әйтергә соң, итагатьлелек тә сакларга кирәк бит әле…
Аның ахирәтләре тулы, бай эчтәлекле комсомол тормышында яшәде: гашыйк булдылар, артларыннан илтифат күрсәтеп йөрүчеләре дә бар иде (комсомоллар, партия хезмәткәрләре, ахыр чиктә хезмәт алдынгылары), аларны алмаштырып тордылар, кияүгә чыктылар, аерылыштылар, абортларының да исәбен югалттылар. Кайберләре хәтта кеп-кечкенә, алсу төстәге, ямьсез тавыш белән кычкырып торган балалар тапты.
Илона хатын-кызлар язмышының барлык бу әйлән-бәйләннәрен, хәйләгә төрелгән тормыш юлын читтән күзәтеп торды.
Кечкенә конторда тормыш кайнавыннан җайлап кына һәм сиздермичә качып, иске, әмма мәрхәмәтле шушы «Ундервуд» төймәләренә өзлексез басканнан соң туктап торган арада күрде бу хәлләрне.
Үзе артыннан йөрүчеләр аз булды, кияүгә сорамадылар. Юк, бөтенләй булмады түгел, анысы. Кайчак хатын-кыз бәхетен дә бүләк иттеләр. Ул әлеге бәхетне тамчысына кадәр комсызланып эчте. Әмма балага узмады (нинди авыр сүз!). Аның карыны төпсез савыт булып чыкты: үзенә кергән бөтен нәрсәне кабул итсә дә, бу дөньяга бернәрсә дә бирә алмады. Ягымлы һәм сөйкемле, нык, базык гәүдәле, кара-кучкыл тәнле, бөдрә чәчле, кара күзле һәм мәңге аерылмас хатынлы милиционер Федорчук; иртә пеләшләнгән һәм чәчләре агарган, аның күкрәгенә ятып йокларга яраткан хисапчы Зельдович; Обида дигән көлке фамилияле һәм йөзендә һәрвакыт күңел төшенкелеге эзләре ярылып яткан студент-химик… Барысы да баш очында ялтырап торган шарлы тимер караваты һәм тормышы аша бернинди эз калдырмыйча үтеп китте. Бу адәмнәргә аның әллә ни исе дә китмәде.
Ә менә кинәт кенә каршына килеп чыккан Иван. Ваня… Әлеге озын буйлы, киң җилкәле, горур карашлы һәм ыспай, чибәр ир-егетне аның язу машинкасы ышанычлы саклап тоткан тузанлы тормышына нинди шаян җилләр кертеп бастырды икән? Илонаның агарып калган, машинка төймәләре белән һәрдаим көрәшә-көрәшә талчыккан бармаклары аңа чатырдап ябышты. Синематографта башын югары чөеп рәхәтләнеп көлде, кичке очрашуларга барганда, оятыннан кызара-кызара, әнисенең үтә күренмәле шифон блузкасын киде; төннәрен дәртле һәм мәңге арымас булып күренергә тырышты; аның гимнастёркасына ике сәдәф тегеп куйды, хәтта әбисенең ял көннәрендә пешерә торган коймаклар рецептын ныклап өйрәнде.
Күптән түгел генә ачуланышканда ул, кызып китеп, балаларны ярату турында күңелгә ятмаган ниндидер аңлаешсыз сүзләр ычкындырды – яңагына суккандай булды. Бу салкын соры күзле җитди хәрби чынлап та гаилә учагы һәм балалары булуын тели микәнни?
Әнисенең комод өстендә торган фотосурәте ялварып карап тора: бирешмә! Илона антресольнең тузанлы упкынына ташланган теге көндәлекне табып алды да дулкынланудан калтыранган бармагы белән саргаеп беткән битләр арасыннан кирәкле һәм кыйммәтле адресны тапты, тиз арада «хатын-кызлар буенча мед.профессоры»на юл тотты. Ваня балалар тели – ул аларны табып бирәчәк. Булдыра алса, билгеле.
«Йолдыз» профессор узган еллар эчендә практикасын япкан, адресын үзгәрткән, гади генә әйткәндә, картаеп үлеп киткән булырга да мөмкин бит әле. Әмма нинди зур, акылга сыймаслык бәхет! Ач аю карашлы тау хәтле хатын саклап, тәрбияләп торган затлы шәхес шунда ук яши икән бит.
Инде менә кыюсыз гына башын түбән игән Илона бүлмә уртасында басып тора, ә сәеррәк профессор, ашыга-ашыга, аңа таба килә: сырган атлас халатының итәге җилфердәп бара, тузгып тырпайган бөдрәләре, ярым боҗра булып (нимба кебек күренде) ялтыраган биек маңгаен урап, шундый ук шома баш артына китә. Илонаның оялудан бер мизгелдә кызарып чыккан кулына иреннәре белән кагылды (аның бармакларын әле беркем дә, беркайчан да үпкәне юк иде, хәтта хатын-кызны артык яратучан милиционер Федорчук та, болай гына, бигрәк тә чит кешеләр алдында гына үбеп ала иде).
– Рәхмәт, Груня, – диде профессор, көйләп кенә.
Аю гәүдәле хатын, канәгатьсезләнеп, зур күкрәге белән кирелеп сулыш алды да, акрын гына борылып, үзенең авыр, килбәтсез гәүдәсен бүлмәдән алып чыгып китте.
Профессор бөгеп ясалган агач аяклы, Горзиның кондитер ризыклары кибетендәге эклердай лакланган култыксалы урындыкка кипшенгән учы белән илтифатлы төртеп күрсәтте. Илона, әле һаман сөрмә буялганга авырайган керфекләрен күтәрергә җөрьәт итмичә, чәчәкле атлас белән тышланган утыргыч кырыена килеп утырды. Ниндидер кечкенә генә, очлы бернәрсә бот астын чәнчә башлады: әллә кадак инде? Ул, моны сиздермәскә тырышып, түзәргә карар кылды.
– Гафу итегез, зинһар, минем мондый гади кыяфәтем өчен, – дип әкрен генә әйтте Лейбе. – Гадәттә, мин төшке аштан соң кабул итәм. Килгәнсез икән, мин бик шат, чын күңелемнән шат! Сезне борчыган… м-м-м… мәсьәлә буенча хәзер фикер алышырбыз.
«Я Хода, оят бит, ничек оят!..» Илона җыелган төкереген йотып җибәрде дә күзләрен күтәрде. Затлы шәхес зур язу өстәле янына килеп утырды, аны каплаган ачык соры төстәге бәрхет өстенә кулларын куйды.
– Зур игътибар белән тыңлыйм сезне.
Профессорның мөлаем зәңгәрсу күзләре бик ягымлы. Ачылып киткән халаты астыннан күкрәгендәге батынкы урын һәм аннан кояш нурлары кебек як-якка таралган нечкә кабыргалары күренде. Илона карашын түбән төшерде. Мондый затларга күп нәрсә рөхсәт ителә, хәтта сәерлек тә, пациентларын менә шундый әкәмәт хәлдә кабул итәргә дә.
– М-м-м? – дип, Илонаны рухландырмакчы булды Лейбе.
– Минем балага узасым килә, – диде Илона, авыр сулап. – Ничек кенә булса да, тиз арада.
Әлеге сүзләрдән уйланып калган профессор, өстәлдә торган подностан көмеш кашыгын алып, кыландырып ясалган тоткалы, нәфис, юка, сөт кебек ак фарфор каһвә чынаягына суккалый башлады.
– Сез моны күптән телисезме?
– Юк, күптән түгел генә… Әмма күптән кирәк иде инде… Теоретик яктан, хәер, чынында да инде… – дип буталып бетте Илона, ияген күкрәгендәге ыспай бөрмәләргә терәп. – Җиде ел.
– Шулай итеп, сез җиде ел дәвамында ирләр белән якын мөнәсәбәттә торасыз. Бер мәртәбә дә балага узмадыгыз. Сез шуны әйтмәкче идегезме?
Илона башын җилкәләренә җыерды, әйе, нәкъ шул турыда. Утыргыч тышламасындагы кадак ботын нык, каты итеп чәнчә башлады. Илона боргаланырга да курка – күлмәге ертылып китсә нишләрсең?
– Алайса, сезне әүвәл карап тикшерергә, аннары медицина кәгазен тутырырга кирәк булыр. Шуннан соң гына аңлашылыр – ярдәм итә аламмы, юкмы? Ярдәм итәргә тырышып караргамы?
– Мин тикшерүгә әзер, – диде Илона, күкрәгендәге матур бөрмәләргә пышылдап.
– Сөеклем, мин әзер түгел бит әле! – дип көлде профессор. – Сезне кайда кабул итәргә кушасыз, шушы өстәлдәме? Әйе, мин өйдә дә практика үткәрәм, әмма хәзерге вакытта фатирымда ремонт бара. Коточкыч, озакка сузылган ремонт! Ашханә, кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, китапханә, пациентны тикшерү, кабул итү бүлмәләре – барысын да әлегә көннәр буе туктаусыз шаулашкан эшчеләр биләп алды. Алар миңа уйларга, эшләргә, яшәргә комачаулыйлар. Шул гына кала инде: алар төнлә чиге күренмәгән шау-шулы ыгы-зыгыларын туктатканнан гына соң, тыныч сәгатьләр табып эшләргә туры килә. Уйлап кына карагыз: үз өемдә лампа яктысында төнлә генә эшләп утырырга мәҗбүрмен. Тычкан кебек! – Ул, башын селтәп, алдында яткан кәгазь битенә күрсәтте. – Бәхеткә, бу коточкыч нәрсә тиздән бетәчәк. Груня сүз бирде: көтәргә күп калмады, диде.
– Груня? – Илона һаман аңлап җиткерә алмый, нәрсә соң бу: затлы «Йолдыз» булышырга теләмиме әллә?
Утыргыч кадагы тәненә шундый итеп кадалды, шампурга утырган кебек булып китте.
– Груня барысын да белә, – профессор, өстәлдән чынаягын алып, авызына китерде, эчәр алдыннан иреннәрен чәпелдәтте. – Минем саклап тотучы фәрештәм ул, аннан башка мин юкка чыккан булыр идем. Аннан сорагыз әле, бу мәхшәр кайчан бетә – бер атнаданмы, бер айданмы – шунда килерсез.
Оялудан һәм аңлап җиткермәүдән тәмам тилмереп беткән Илона күзләрен күтәреп карады:
– Мин озак көтә алмыйм, профессор.
– Алай булгач… – ул, югалып калып, чынаягын һавада болгап алды да, – …минем янга клиникага килегез. Анда мин пәнҗешәмбе яки җомга саен кабул итәм. Грунядан сорашып, төгәл көнен белегез.
Илона утыргычыннан (дөресрәге, кадактан) сикереп торды да профессор өстәле алдына тезләнде.
– Кире какмагыз, профессор! Ярдәм итегез, зинһар! Сез минем соңгы өметем!
– Юк-юк, – дип, көтмәгәндә нечкә тавыш белән кычкырып җибәрде Лейбе. – Мин берни белмим! Груня гына белә! Барыгыз, Грунядан сорагыз!
– Сез генә коткара аласыз мине! Сез бит даһи! Йолдыз!
Илона тезләнгән килеш өстәл янына шуышып килде, сызлый башлаган кулларын өстәл өстенә куйды. Куллары астыннан ачык соры төстәге тузан өермәсе күтәрелде дә өстәл тышламасының ачык яшел төстә икәне күренде. Тузан бөтен нәрсәне күмеп китте: өстәл өстен генә түгел, язу приборларын да, төбендә кипкән кара табы яткан кара савытын, ап-ак кәгазь битен һәм аның өстендә яткан сынык очлы каурыйны да каплады.
Куркудан читкә тайпылып киткән профессор каһвә чынаягын алга сузды, әйтерсең аның белән генә сакланып була. Чынаяк чатнаган, эче буш.
– Гафу итегез, зинһар, Ходай Тәгалә өчен, – Илона тезләрендә килеш акрын гына кирегә шуышты.
Өч бүлемтекле тәрәзәдәге пычрак таплар аша бүлмәгә кояш нурлары керде һәм профессорның пеләше тирәсендәге йомшак бөдрә боҗра ачык алтын төскә күмелде. Ул чынаягын подноска куйды, сулышы тигезләнде. Аннары өстәл яныннан торып, әле һаман Илонага куркулы һәм сак карашын төбәп, кулына зур, калай сусипкечне алды. Су тишекле авыздан зур агач кисмәккә шаулап акты. Бу кисмәктә ботаклары корыган кәкре таяк – күптән җан тәслим кылган агач скелеты тырпаеп тора иде.
– Гафу итегез мине, Ходай өчен гафу итегез! – дип пышылдады да Илона тезләреннән күтәрелеп басты һәм күлмәген каккалап алды. – Гафу итегез, гафу итегез!..
– Яхшымы? – профессор уңайсызланып елмайды һәм сынык озын тырнаклы бармагын сырлы агач кәүсәсе буйлап йөртте. Соклана-соклана, арткарак китеп карады. Киң учлары белән күптән коелып беткән яфракларын (әйтерсең үсеп утыралар) сыйпап чыкты.
– Изге теләкләр сезгә! – Илона ишеккә юнәлде.
– Сезне клиникада көтәм. – Лейбе саубуллашып баш какты, күзләрен барыбер пальмасыннан аера алмады.
Ишек Илона төрткәнче бер секундка алданрак ачылып китте. Ишек уемында – Груняның таза гәүдәсе. Ул Илонага пальтосын һәм эшләпәсен сузды. Аңлашыла: сиздермичә тыңлап торган.
– Профессор Лейбе клиникада пәнҗешәмбе көнне кабул итә икән, дөресме? – дип сорады Илона, караңгы коридорга чыккач.
– Вольф Карловичның үз бүлмәсеннән инде ун еллап чыкканы юк, – дип җавап бирде Груня.
* * *
Даһи.
Вольф Карлович башын селки. Һәрвакыт пациентлардан һәм студентлардан мондый искитмәле эпитетларны ишетү аңа читен, уңайсыз.
Йолдыз.
Кая инде ул?.. Океан ярында басып торган кечкенә малай – менә кем итеп сизә үзен фән өлкәсендә. Моны ул кафедрадан укучыларының зур итеп ачылган күзләренә карап танырга да читенсенми.
Бары тик сез генә коткара аласыз, диләр.
Кызганыч: монысы да дөрес түгел. Пациент организмы үз-үзен коткара. Ә табиб бары тик ярдәм генә итә, аның көчен тиешле юлдан җибәрә, кайчакларда кирәкмәгәнне, артып киткәнне һәм искергәнне алып ата. Сәламәтләнү юлын табиб белән авыру кулга-кул тотынып үтә, әмма төп партия, хәлиткеч гамәл һәрвакыт пациентта, аның тормышка ихтыярыннан, организмының көченнән тора. Инде фармацевтика серләренә төшенгән һәм җилкәсендә ике элементар хирургия операциясе булган югары курс студентлары кайчакта аның белән бу турыда бәхәскә керәләр. Канатланып килгән сөйкемле кошчыклар…
Университетка барырга вакыт җитмәгән микән әле? Ярсу халәттәге кызның аңа килүе аны гадәти тормыш сукмагыннан читкә этеп чыгарды, һәм Вольф Карлович шуңа күрә каушап калды, зиһене чуалды. Бүген аның беренче лекциясе ничәдә соң әле? Бүгенге лекциясе атнаның кайсы көне булуына бәйле.
Чынлап та, бүген кайсы көне соң атнаның?
Лейбе сәгатькә карап алды, аның уклары циферблат өстендә хәрәкәтсез ята.
Ул урындык аркасыннан профессор мундирын салдырып алды. Караса, бу әтисенең иске халаты икән бит. Мундир кайда соң? Куе зәңгәр төстәге калын постаудан тегелгән, форма сәдәфләре белән. Һәр сәдәфтә ике башлы кырыс бөркет канатларын җәеп тора – шул мундир кайда? Ул гына да түгел, әле күкрәк өлешендә ап-ак эмаль белән капланган тар ромб – Казан университеты профессоры билгесе дә бар. Көн саен, һәр иртәдә Груня тузанын да кагып тора әле. Ә-ә-ә, ул аны чистартырга алып китте ич.