Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 2
Беренче бүлек
Җебегән тавык
Бер көн
ОглавлениеЗөләйха күзләрен ачып җибәрде. Баздагы кебек караңгы. Юка пәрдә артында казлар йокымсырап утыра. Бер айлык тай, әнисенең имчәкләрен эзләп, иреннәрен шапылдата. Тәрәзәдән гыйнвар буранының дулап ыңгырашуы ишетелә. Ярый әле, тәрәзә ярыкларыннан өреп тормый – Мортазага рәхмәт: салкыннар башланганчы ук, тәрәзәләрне ябыштырып, ярыкларын томалап куйды. Мортаза – әйбәт хуҗа. Әйбәт ир дә әле. Ул, гөрелдәтеп һәм шактый көчле яңгыратып, ирләр ягында гырлап ята. Йокла, катырак йокла, таң йокысы – иң тирән һәм татлы йокы.
Инде вакыт. Йа Аллам, уйлаган уемны гамәлгә ашырырга ярдәм итсәңче – беркем дә йокысыннан уянмасын әлегә.
Зөләйха әкрен генә, тавышсыз гына әүвәл – бер аягын, аннан икенчесен идәнгә төшерде, каушаудан егылып китмәс өчен, мичкә тотынып торып басты. Төн чыкканчы, мич суынып та өлгергән, үтә салкын идән аяк табаннарын өтеп ала. Аякка ни дә булса кияргә ярамый – киез ката белән тавышсыз гына йөреп китеп булмый, кайсы да булса идән тактасының шыгырдавы бар. Зыян юк, Зөләйха аңа гына түзәр. Кулы белән кытыршы мич яңагына тотына-тотына, үз бүлмәсеннән чыга башлады. Монда бик тар һәм кысан, шулай булса да ул һәр почмакны, һәр чыгынтыны бик яхшы белә – ярты гомере көннәр буе сәгать теле кебек тегендә-монда «тирбәлеп» үтте: казан яныннан кайнар аш белән тулы савытларын күтәреп ирләр ягына йөгерде, аннары кирегә – бушап калган һәм суынган савытларны ирләр ягыннан казан янына ташыды.
Инде ничә ел кияүдә? Утыз яшенең унбиш елы бугай. Бу, мөгаен, гомеренең яртысыннан да артыграктыр. Мортазадан сорарга кирәк әле, кәефе күтәренке булганда. Санап бирер.
Идән паласына сөртенеп егылмаса ярый инде. Стена буендагы тимер белән тышланган сандыкка яланаяк килеп бәрелмәсен тагы. Мич почмагындагы шыгырдавык тактаны атлап үтәргә туры килер. Хатын-кызлар ягын ирләрнекеннән аерып тора торган ситсы чаршау артына да тавышсыз-тынсыз гына үтәргә кирәк булыр… Ишек тә якында гына.
Мортаза гырлавы да янәшәдә генә. Йокла, йокла, зинһар, йокла, Ходай өчен! Хатын иреннән яшеренеп йөрергә тиеш түгел дә бит, нишлисең – туры килә инде.
Хәзер иң мөһиме – терлекләрне уятмау. Гадәттә, алар абзарда йоклый, әмма кышкы нык салкыннарда Мортаза яшь терлекләрне, кош-кортны өйгә, аерым бүлмәгә кертергә куша. Казлар селкенми әле, тай исә тоягы белән бәреп алды да башын чайкап куйды, шайтан алгыры, уянды бит. Әйбәт ат булачак, сизгер. Зөләйха, чаршау читеннән кулын сузып, тайның йомшак, шома танавына кагылып алды: тынычлан, янәсе, үз кеше. Тегесе, рәхмәтле булып, аның учына борын тишекләрен киереп пошкырып тора – таныды, инде борчылмас. Зөләйха юешләнгән бармакларын эчке күлмәгенә сөртте дә сакланып кына җилкәсе белән ишекне этте. Кышка киез белән тышланган ишек тыгыз, авыр ачыла. Ярыктан зәһәр суык болыты бөркелде. Биек бусаганы атлап чыкты: әле ярый хәзер бусагага басмый калды, явыз рухларны борчыган булыр иде, тфү-тфү! Ниһаять, өйалды. Ишекне кысып куйды да аркасы белән аңа терәлеп басты.
Аллага шөкер, юлның бер өлешен тыныч кына үтте.
Өйалдында урамдагы кебек салкын – тәнне чеметтерә, эчке күлмәк җылытмый. Боздай салкын һава агымы идән ярыкларыннан кереп яланаякларны кыздыра. Монысы әле куркыныч түгел.
Куркынычы – каршы яктагы ишек артында.
Убырлы карчык. Зөләйха аны эчтән генә шулай дип атый. Бөек Ходайга рәхмәт: каенана алар белән бер якта яшәми. Мортазаның өе бик иркен, уртак өйалды белән тоташкан ике яктан тора. Кырык биш яшьлек Мортаза өенә унбиш яшьлек Зөләйханы алып кайткан көндә Убырлы карчык йөзенә чыккан газаплы көенече белән үзенең исәпсез-хисапсыз сандыкларын, төенчекләрен, савыт-сабаларын олы якка ташыды һәм аны тулаем биләп үзенеке генә итте. Улы ярдәм итәргә дип янына килгәч, «Кагылма!» дип зәһәрләнеп һәм куркыныч авазлар чыгарып кычкырды. Шуннан соң улы белән ике ай сөйләшмәде. Шул ук елны бик тиз һәм бернинди өмет калдырмыйча сукырая, ә бераз вакыттан соң чукраклана башлады. Ике елдан дөм сукыр һәм чукракка әйләнде. Аның каравы хәзер бытылдавыннан туктатып булмый.
Аңа чынында ничә яшь икәнен беркем дә белми. Үзе, йөз яшь, ди. Мортаза исәпләргә утырган иде, озак маташты. Шулай да әнисенең сүзе дөрес булып чыкты, чыннан да, йөзгә якын икән. Булыр да. Ул бит соң туган бала, ә хәзер инде үзенә дә байтак яшь – карт бабай диярлек.
Убырлы карчык бөтенесеннән дә иртәрәк тора һәм өйалдына үзенең кадерләп саклап тоткан зиннәтен – бер ягына нәфис зәңгәр күкчәчәк төшерелгән һәм хикмәтле капкачлы сөттәй ак фарфордан ясалган төнге чүлмәген чыгарып куя. Аны кайчандыр Мортаза Казаннан алып кайткан иде. Инде Зөләйхага каенанасы эндәшүгә сикереп торып чыгарга һәм әлеге кыйммәтле савытны бушатырга, саклык белән генә юып чистартырга кирәк була. Бу – аның иң беренче эше. Шуннан соң гына мичкә ягарга, камыр куярга һәм сыерны көтүгә куарга! Әгәр дә бу иртәнге вазифасын онытып йоклап ятса, бик авыр буласын көт тә тор! Унбиш ел эчендә Зөләйха бары тик ике мәртәбә генә йоклап калды – үзенә аннан нәрсә булганын искә алуны да тыйды.
Ишек артында әлегә тыныч. Әйдә инде, Зөләйха, җебегән тавык, ашык. «Җебегән тавык» дип аңа беренче мәртәбә Убырлы карчык әйтте. Бераз вакыттан Зөләйха, үзе дә сизмичә, үзен шулай атый башлады.
Ул шыпырт кына өйалды түренә, чормага менә торган баскыч янына үтте. Кулы белән шома култыксаларны капшап алды. Баскыч басмалары бик текә, зәһәр суыкта каткан такталар әкрен генә ыңгырашкалап ала. Өстән бераз гына туңган агач, тузан, кипкән үләннәр һәм какланган каз исе аңкып китә. Зөләйха инде баскычтан күтәрелеп килә. Буран улавы колакны яра, көчле җил, түбәгә килеп бәрелеп, почмакларда үкерә.
Чорма буйлап ул мүкәләп үтәргә булды. Әгәр атлап барсаң, йоклап яткан Мортазаның нәкъ баш өстендәге такталар шыгырдый башлаячак. Мүкәләп бик тиз үтәчәк – авырлыгы чүп кенә. Мортаза аны бәрән күтәргән кебек бер кулы белән генә күтәреп йөртә. Ул эчке күлмәген, тузанга буялмасын дип, күкрәгенә кадәр бөтереп китерде дә, очын авызына алып, тешләре белән кысты. Тартмалар, әрҗәләр, агач кораллар арасыннан капшана-капшана гына үтеп, аркылы өрлекләрне җиңел генә атлап чыкты да маңгае белән стенага килеп төртелде. Ниһаять!
Күтәрелеп, чорманың кечкенә генә тәрәзәсенә күз салды. Юлбашның кар сарган өйләре таң алдындагы карасу-соры караңгылыкта шәүлә кебек кенә күренә. Мортаза ничектер бер санап чыккан иде – йөздән артык хуҗалык бар икән бу авылда. Сүз дә юк: авыл кечкенә түгел. Авыл юлы салмак кына бормаланып, елга кебек агып, офык артына кереп югала. Кайбер өйләрнең тәрәзәләрендә инде ут яна. Зөләйха, тизрәк, тизрәк!
Ул, торып басуга, өскә үрелә. Учларга ниндидер авыр, шома, эре төерләр ябышкан бер әйбер – какланган каз килеп кагыла. Ашказаны, шундук сискәнеп, каздан берәр кисәк таләп итеп үкерә башлый. Юк-юк, казны алырга ярамый. Каз түшкәсен ычкындырып, башка әйбер эзли Зөләйха. Менә! Чорма тәрәзәсеннән сул якта зур гына һәм шактый авыр, суыкта катып киткән төенчекләр эленеп тора, алардан җимеш исе килә.
Әһә, бу бит алма кагы. Мичтә ныклап кайнатылган, киң такталарга тигез итеп, юка гына җәеп салын-ган, түбәдә киптерелгән, эссе август кояшын һәм салкынча сентябрь җилләрен сеңдергән ризык битбу. Аны, әз-әзләп кабып, әчкелтем кисәкне аңкаубуйлап тәгәрәтә-тәгәрәтә озак итеп суырырга йә авыз тутырып кабып чәйнәргә, сирәк кенә килеп чыккан алма төшләрен учка төкереп, шушы тыгыз массаны чәйнәргә дә чәйнәргә… Авыз шундук селәгәй белән тула.
Зөләйха, баудан бер-ике җәймәне өзеп алып, тыгызлап бөтергәч, култык астына кыстырды. Калганнарын кулы белән сыпырып алды – күп, бик күп кала әле. Мортаза сизмәскә тиеш, сизелерлек түгел бит.
Ә хәзер – кире юлга.
Ул, тезләнеп, баскычка таба шуышып китте. Как җәймәләре бөтереге тиз хәрәкәтләнергә комачаулый. Менә бит, чыннан да җебегән тавык, үзе белән нинди дә булса торба алырга башына да килмәгән. Баскычтан әкрен генә төште: аяклары сизми – шакырдап катты, оеган табаннарны яны белән куеп атларга туры килә инде. Соңгы басмага җиткәч, Убырлы карчык ягындагы ишек шыгырдап ачылып китеп, караңгы ишек уемында сизелер-сизелмәс якты шәүлә пәйда булды. Идәнне кәкре башлы авыр таяк тукылдата башлады.
– Кем бар? – дип сорады Убырлы карчык, ирләр тавышы белән.
Зөләйха катып калды. Йөрәк сикерә, корсак бозлы төер булып җыерылып килде. Өлгермәде. Култык астындагы как эри, җеби, йомшара башлады.
Убырлы карчык бер адым алга атлады. Сукыраеп унбиш ел яшәгәнгә, өйне тулысынча өйрәнеп бетте – яттан белә дисәң дә була; өйдә иркенләп, бернидән шикләнмичә, ышанычлы адымнар белән йөри.
Зөләйха, инде йомшарып беткән какны терсәге белән ныграк кысып, өскәрәк үрмәләде.
Карчык ияген әле бер якка, әле икенче якка боргалый. Бернәрсә ишетмәсә дә, күрмәсә дә сизә бит карт убыр. «Убырлы карчык» дигән исеме генә дә ни тора. Кәкре башлы таягы каты тукылдап якыная да якыная. Әй-й, Мортазаны уята бит инде…
Зөләйха тагын тиз генә баскыч буенча өскәрәк күтәрелде. Култыксаларга ябышып, кипкән иреннәрен ялап алды.
Ак шәүлә инде баскыч янына килеп басты. Карчыкның иснәнүенә кадәр ишетелә: борын тишекләре белән һаваны шаулатып суырып ала. Зөләйха учларын битенә якын китерде, дөрестән дә, каз ите һәм алмалар исе аңкып тора. Кинәт Убырлы карчык җитез генә алга үтте дә, кәкре башлы озын таягы белән кизәнеп, бар көченә баскычка сугып җибәрде, әйтерсең лә кылыч белән урталай кисеп ата. Таякның очы янәшәдән сызгырып үтте дә, Зөләйханың ялан табаныннан ярты бармак тирәсе ара калдырып, тактага чыңлап килеп кадалды. Әгәр карт убыр тагын бер мәртәбә сукса… Убырлы карчык, үз эченнән генә нидер мыгырдап, таягын тартып алды. Караңгы төнге чүлмәге тонык кына шалтырап куйды.
– Зөләйха! – Улы йоклап яткан якка карап, каты итеп кычкырып җибәрде карчык.
Гадәттә, өйдә иртә шулай башлана.
Зөләйха кипкән тамагы белән куе төкерек төерен йотып җибәрде. Ходаем, әллә котылдым инде! Аякларын җайлап куя-куя, баскычтан төшеп басты. Берничә мизгел үткәреп җибәрде.
– Зө-ләй-ха-а!
Менә хәзер – вакыт. Каенана өчәр тапкыр кабатларга яратмый. Зөләйха Убырлы карчыкның янына ук килеп, «Очтым, очтым, әни!» дип, аның кулыннан ябышкак җылы пар белән томаланган авыр чүлмәкне алды. Моны ул һәр көн эшли.
– Килдеңме, җебегән тавык? – дип мыгырданды каенана. – Йокы чүлмәге. Торгызып булмый хәтта. Хөрәсән ялкавы…
Мортаза бу тавышка, мөгаен, уянгандыр. Өйалдына чыгуы да ихтимал. Зөләйха култык астындагы какны кысып тотып (төшереп калдырмыйм тагы!), идәндә яткан кемнеңдер киез итеген аягы белән эзләп табып, урамга йөгерде. Буран күкрәккә бәрә, баскан җирдән очыртып алып китәргә тырышып бөтереп ала. Эчке күлмәге кыңгырау кебек җәелде. Төн эчендә болдыр кар өеменә әйләнгән.
Зөләйха, кар күмгән болдыр баскычын аяклары белән капшап таба-таба, аска төште. Тездән диярлек карга чумып, бәдрәфкә таба китте. Ишекне җилгә каршы этеп ачарга тырышты. Чүлмәктәге нәрсәләрне бозланып каткан тишеккә ташлады. Өйгә керсә, Убырлы карчык юк – үзенә кереп киткән, ахры.
Бусагада әле йокысыннан айнымаган Мортаза каршы алды. Кулында – керосин лампасы. Куе кашлары җыерылган, йокыдан айнымаган чыраендагы җыерчыклары тагын да тирәнәйгән, әйтерсең лә пычак белән ярып чыкканнар.
– Шаштың мәллә, хатын? Буранда ялангач кем йөри?
– Мин әнинең төнге чүлмәген генә чыгарып түктем. Йөгереп кердем…
– Ярты кыш буе тагын чирләп ятасың киләме? Бөтен өй эшен миңа тагып…
– Син нәрсә инде, Мортаза! Мин бит туңмадым. Кара менә! – Зөләйха, терсәкләрен биленә нык итеп кысып (култык астында алма кагы бит), кып-кызыл учларын сузып күрсәтте. Эчке күлмәк астыннан төргәк күренеп тормый микән? Күлмәк карда чыланып, тәнгә ябышып тора.
Ярый әле, Мортаза аңа карамыйча гына ачулана. Читкә төкереп куйды да кырылган шома башын тырпайган учы белән сыйпап алды, тузгыган сакалын сыпырды.
– Ашарга бир, хатын. Ишегалдын себергәч җыенып куй, утынга барабыз.
Зөләйха, «ярар» дигәндәй, башын иеп алды да чаршау артына кереп китте.
Булды бит, әй! Булды! Теләгәнемә ирештем! Әй Зөләйха, әй җебегән тавык! Менә ул минем табышым: нык төрелеп, бер-беренә ябышып беткән ике кисәк – искиткеч тәмле алма кагы. Бүген үк илтеп бирә алырмы икән? Бу байлыкны кайда яшереп тотарга? Өйдә калдырырга ярамый: алар өйдә булмаганда, Убырлы бөтен әйберне актарып бетерә. Үзе белән йөртергә туры киләчәк инде. Куркыныч, әлбәттә. Бүген Ходай аның ягында кебек, эшләр уңарга тиеш.
Зөләйха алма кагын, озын тастымалга ныклап төреп, бил тирәли чорнап, бәйләп куйды. Өстеннән эчке күлмәге белән каплады. Тагын бер күлмәк, шараварын (киң балаклы чалбар) киеп куйды. Чәчләрен үреп алгач, яулыгын бәйләде.
Сәке башындагы тәрәзә тышында ярымкараңгылык сыеклана башлады, сүрән кыш иртәсенең зәгыйфь яктысы белән кушылды. Зөләйха тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды – караңгыда эшләгәнче, болай яхшырак. Мичнең бер почмагында торган керосин лампасы хатын-кыз ягына да бераз кыйгач яктылык җибәрә, әмма сакчыл Мортаза филтәне шундый итеп кысып куйган, ут яктысы бөтенләй күренми диярлек. Берни түгел: Зөләйха бит бөтен эшне хәтта күзләре бәйләнгән килеш тә эшли ала.
* * *
Яңа көн туды.
Иртәнге буран төш алдыннан тынып калды, аязып киткән күк йөзеннән кояш карады. Утынга кузгалдылар.
Зөләйха, чана очында Мортазага аркасы белән утырган килеш, акрын-акрын ерагая барган Юлбаш йортларына карап бара. Яшел, сары, куе зәңгәрсу булып күренгән бу өйләр кар көртләре астыннан матур гөмбәләр булып күренәләр. Морҗа авызыннан өскә ыргылган төтеннәр күк зәңгәрлегендә эреп югала. Чана табаннары астында кар тәмләп шыгырдый. Салкыннан дәртләнеп киткән Сандугач вакыт-вакыт пошкырып, ялын чайкап ала. Зөләйха астына җәелгән иске сарык тиресе аңа җылы биреп тора. Корсак өстендәге яшерен хәзинә шулай ук җылыта. Бүген үк, бары тик бүген илтеп биреп булса иде…
Куллары һәм аркасы сызлый башлады: төнлә кар ишеп-ишеп яуды бит. Зөләйха, шушы кар көртләрен көрәк белән умырып-умырып алып, киң юллар ачты: болдырдан – зур амбарга, кечесенә, бәдрәфкә, кышкы абзарга, арттагы ишегалдына. Мондый җәфалы эштән соң салмак кына тирбәлеп барган чанада изрәп бару нинди рәхәт: җайлап кына утырасың, таныш ис аңкып торган толыпка чумып төренәсең, иягеңне күкрәгеңә куясың да күзләреңне йомып йокыга китәсең…
– Хатын, уян, килеп җиттек.
Чананы биек-биек агачлар урап алган. Кар мендәре чыршы төпләрен каплаган, наратларның тузгак башларына, җәенке ябалдашларына менеп яткан. Хатын-кыз чәчедәй нечкә һәм озын каен ботакларын бәс сарган, юан-юан буй өемнәр булып көртләр тезелешеп киткән. Тирә-юньдә шактый чакрымнарга тынлык таралган.
Мортаза, кардан батмыйча шуып барыр өчен, үреп ясалган табан-чаңгысын киез итекләренә бәйләп куйды. Чанадан сикереп төште дә аркасына мылтыгын асты, билбавына зур балтасын кыстырды. Терәк-таякларын кулына алып, борылып та карамыйча, ныклы һәм ышанычлы адымнар белән куе чытырманлыкка сукмак салды. Ә Зөләйха аның артыннан атлады.
Юлбаш янындагы бу урман бик матур, бай да әле. Җәй көне авыл халкын эре каен җиләге, татлы һәм бөртекләнеп торган кура җиләге, ә көзен тәмле исле гөмбәләр белән тукландыра. Кыргый җәнлекләр дә байтак. Урман куеныннан татлы сулы чишмә чыга. Аның үтә күренмәле саф суында елгыр балыклар һәм салмак хәрәкәтле кыслалар йөзеп йөри. Яз җиткәч, аның дулап аккан көчле агымы кар сулары һәм ләм белән болгана. Күп төбәкне биләп алган ачлык елларында бары тик алар гына – урман һәм чишмә елгасы гына саклап калды халыкны. Ходай ярдәме белән дә, әлбәттә.
Бүген Мортаза эчкәрәк керде, урман юлының ахырына кадәр диярлек барып җитте. Бу юл әүвәл заманнарда ук салынган һәм урман аланына кадәр илтә. Аннан соң тугызлап кәкре нарат белән камалган Кырый аланга килеп терәлә дә шунда өзелә. Аннары юл юк. Сирәк урман бетә – куе карурман, ауган агачлар баскан чытырман, кыргый җәнлекләр, урман ияләре, төрле җен-пәриләр оясы башлана. Сөңгегә охшаган очлы башлы йөзьяшәр кара чыршылар куелыгыннан атлар да үтеп китә алмый. Ә ачык төстәге агачлар – җирән наратлар, кара таплы ак каеннар, соры имәннәр – анда бөтенләй очрамый.
Карурман аша мари җирләренә чыгып була дип сөйлиләр иде: тик рәттән берничә көн барсаң гына. Акылы булган нинди кеше моны эшләсен? Хәтта Зур ачлык заманында да авыл халкы Кырый алан чиген үтәргә базмады: агач кайрыларын ашап, имән чикләвекләрен тарттырып, ашлык бөртекләре булмасмы дип, тычкан ояларын актарып яшәде – карурманга гына йөрмәде. Барган кеше исә әйләнеп кайтмады.
Зөләйха бер мизгелгә туктап калды – чыбык-чабык тутыру өчен, зур кәрзинен кар өстенә куйды. Тынычсызланып, тирә-якка күз салды – ни дисәң дә, Мортаза юкка артык эчкә кергән.
– Мортаза, еракмы соң әле? Мин инде Сандугачны агачлар аша күрми дә башладым.
Ире җавап бирмәде, көртләргә озын таяклары белән этенә-төртенә һәм шыгырдап торган карны үреп ясалган киң чаңгылары белән изеп, биленә кадәр кар ерып алга атлый. Бары тик суык пар болыты гына әледән-әле баш очына күтәрелә. Ниһаять, төз, биек кәүсәсенә гөмбә үскән каен янында туктап калды Мортаза. Каен кәүсәсен хуплап чәбәкләп алды да: «Менә моны», – диде.
Әүвәл агач тирәсендәге карны таптап чыгарга кирәк. Аннары Мортаза толыбын салып куйды да, кулына кәкре балтасын ныклап тотып, агачлар арасындагы ачык урынга төртеп күрсәтте (янәсе, шунда аударабыз), агачны чаба башлады.
Балта йөзе, кояшта ялтырап алып, кыска гына яңгырап куйган «чах» дигән тавыш чыгарып, каен кәүсәсенә кыеклап керде. «Ах! Ах!» дип, шундук кайтаваз таралды. Балта әүвәл калын, кара төерләр белән бизәкләнеп беткән кайрыны юнып алды, аннан нәфис алсу төстәге агач йомшагына килеп керде. Йомычкалар күз яше кебек төрле якка чәчрәде. Кайтаваз исә бөтен урманны яңгыратты.
«Урманда да ишетелә бит инде», – дип борчылып уйлап алды Зөләйха. Ул Мортазадан читтәрәк, билдән карга чумып, кәрзинен кочаклап баскан килеш, иренең агач чапканын карап тора. Мортаза, бераз каерылып, бар көченә селтәнде дә, тыгыз гәүдәсе белән бөгелә-сыгыла, агачның ян-ягындагы инде йомычкаланган ачык ярыкка балтасын төзәп җибәрде. Көчле ир шул, гаярь ир. Эшли дә белә. Аңа Ходай әйбәт ир насыйп иткән, бер дә зарланырлык түгел, гөнаһ булыр. Үзе бит әнә нинди кечкенә, вак сөякле, Мортазаның җилкәсенә генә дә көчкә җитә.
Озак та үтми, каен көчлерәк дерелди һәм чайкала, катырак ыңгыраша башлады. Кәүсәсендә балта чабудан барлыкка килгән яра кычкырырга ачылып киткән авызга охшап калган. Мортаза, балтасын ташлап, җилкәсеннән ботак-йомычкаларны кагып төшерде дә Зөләйхага баш какты – ярдәм ит, янәсе. Алар, җилкәләре белән кытыршы кәүсәгә терәлеп, икәүләп этә башладылар – көчлерәк итеп, тагын да көчлерәк итеп… Каен шартлап сынды, тирә-юньгә яңгыраган авыр ыңгырашу белән күккә кар тузаны күтәреп, җиргә ауды.
Ир җиңелгән агачка атланып алды да юан ботакларны чабып төшерергә кереште. Ә хатыны, нечкә ботакларны сындыргалап, коры-сары белән бергә кәрзингә тутыра башлады. Озак тырыштылар. Хәтта бер-беренә сүз дә әйтмичә, шактый озак эшләделәр. Бил сызлый, иңбашлары алҗудан оеп-оеп китә. Хәтта бияләйле куллар да туңа.
– Мортаза, әйт әле, әниең яшь чакта берничә көнгә урманга барган һәм аннан исән-сау килеш кайткан диләр, дөресме? – Зөләйха шул арада билен языйм дип, тураеп-бөгелеп алды. – Миңа абыстай сөйләгән иде, ә аңа – әбисе.
Ире янә җавап бирмәде. Ул балтасын кәүсәдән тырпаеп торган кәкре, буынтыклы ботакка төзәп тора иде.
– Мин әгәр анда булган булсам, куркудан үләр идем. Мөгаен, минем аякларым шундук йөрмәс булыр иде. Җиргә ятып, күзләремне йомып, телем әйләнүдән туктаганчы, берөзлексез дога укыган булыр идем.
Мортазаның селтәнеп чабуыннан кәкре ботак, сызгырып-калтыранып, сиртмә кебек сикергәләп читкә очты.
– Ни дисәң дә, карурманда догалардан файда юк, диләр. Укыйсыңмы-укымыйсыңмы, барыбер һәлак булачаксың… Ничек уйлыйсың, – Зөләйха тавышын бераз киметте, – җир йөзендә Аллаһы Тәгалә күзе төшмәгән урын бармы?
Мортаза кизәнеп китеп селтәнде дә суыкта зеңгелдәп торган агачка балтасын батырды. Бүреген салып атты, кызарып чыккан, эссе бөркелеп торган кыркылган башын учы белән сөртеп, аяк астына лач итеп төкерде дә яңадан эшкә тотынды.
Тиздән кәрзин дә коры-сары белән тулачак, аны күтәреп тә булмас инде, өстерәп кенә барырсың. Каен ботаклардан арынды, берничә кисәккә бүленде. Озын ботаклары, әйбәтләп җыелып, янәшәдәге көртләр өстендә бәйләм-бәйләм булып өелде.
Караңгы төшә башлавын да сизми калдылар. Зөләйха күзләрен күккә күтәреп караса, кояш өзек- өзек болытлар артына кереп качкан. Шул арада көчле җил чыкты, сызгыра-сызгыра, җәяүле буран бөтерелә башлады.
– Әйдә, кайтыйк инде, Мортаза, тагын буран күтәрелә бит.
Калын утын бәйләмен бау белән чорнавын дәвам иткән ире дәшми. Соңгы бәйләм әзер булуга, агачлар арасыннан бүре кебек сузып-сузып һәм явызланып буран улый башлады.
Мортаза йон бияләе белән бүрәнәләргә төртеп күрсәтте:
– Әүвәл боларны чанага илтеп салабыз.
Киселгән дүрт бүрәнәнең һәрберсе Зөләйхадан да озынрак. Мортаза тамагын кырып куйды һәм иң юан бүрәнәнең бер башын җирдән күтәреп алды. Зөләйхага икенче башы калды. Тиз генә күтәрә алмады ул, юан һәм бирчәйгән агачка җайлашып, озак маташты.
– Тиз бул! – дип, түземсезләнеп кычкырды Мортаза. – Хатын!
Ниһаять, булдырды Зөләйха. Бүрәнәне ике кулы белән кочаклап, әле генә киселгән, озын, очлы йомычкалар белән ыржаеп торган агачның алсу-ак үзәгенә күкрәге белән сыланып, көчкә күтәреп алды.
Чанага таба киттеләр. Әкрен генә баралар. Куллары калтырый. «Ычкындырып җибәрмәсәм генә ярый инде. Ходаем, ярдәм ит, ычкындыра күрмим! Аякка килеп төшсә, гомерлек гарип булып каласың». Эссе булып китте – аркасы, корсагы буйлап кайнар тир ага. «Күкрәк астына яшереп бәйләнгән алма кагы үтәли җеби – тозланып бетә инде. Анысы куркыныч түгел, тик бүген үк илтеп бирәсе иде…»
Сандугач, ялкау гына тыпырчынып, шул ук урында тора. Быел бүреләр аз, сөбханалла, шуңа күрә Мортаза атын берүзен озаклап калдырырга курыкмый.
Бүрәнәне чанага илтеп салгач, Зөләйха бүрәнә янәшәсенә хәлсезләнеп барып ятты. Бияләйләрен салып, муеныннан яулыгын чишеп җибәрде. Сулыш алу авыр, әйтерсең лә авылның бер башыннан икенчесенә кадәр туктаусыз йөгереп үткән.
Мортаза, бер сүз дә әйтмичә, калган бүрәнәләргә таба кире китте. Зөләйха, чанадан шуып төшеп, аның артыннан атлады. Калган бүрәнәләрне дә чанага китереп салдылар. Аннары – юан ботаклар бәйләмнәрен, соңыннан – нечкә ботак бәйләмнәрен.
Утыннарны чанага урнаштырып бетергәндә, урман инде кышкы куе эңгер-меңгергә чумды. Яңа гына киселгән каен төбендә бары тик Зөләйханың кәрзине генә калган иде.
– Чыбык-чабыкны үзең алып килерсең, – диде Мортаза коры гына, утыннарны ныгытып бәйли башлады.
Җил котыра, алар салган эзләрне күмеп китеп, кар болытларын төрле якка очыра башлады. Зөләйха, бияләйләрен күкрәгенә кысып тоткан килеш, инде күренер-күренмәс сукмактан урман караңгылыгына йөгерде.
Таныш агач төбенә барып җиткәнче, чыбык-чабык тутырылган кәрзинне кар күмеп киткән иде инде. Зөләйха куактан бер ботак сындырып алды, аның белән карга төртә-төртә, шул тирәне әйләнеп чыкты. Әгәр тапмаса, нык эләгәчәк үзенә. Мортаза ачуланыр да тынар, ә менә Убырлы карчык туйганчы эт итәчәк; зәһәрен чәчеп, әлеге кәрзинне үзе үлгәнче исенә төшереп кирәген бирәчәк.
Менә ич, табылды бит, Аллага шөкер! Утыра мине көтеп! Зөләйха авыр кәрзинне көрт астыннан көчкә сөйрәп чыгарды. Җиңел сулап куйды. Тизрәк китәргә кирәк. Кай якка китәргә соң әле? Зөләйханы һәм тирә-юньне тирәләп, рәхимсез буран котыра. Зөләйханы урап, чолгап алган ак карның ак агымы һавага бер күтәрелә, бер төшә. Коточкыч зур соры капчык сыман болытлар чыршыларның тырпаеп торган очлы башлары арасында эленеп калды. Агачлар караңгылыкка төренде, шәүләләр кебек бер-беренә охшап калды.
Сукмак юкка чыкты.
– Мортаза! – дип кычкырып җибәрде Зөләйха, авызына кар тулды. – Мортаза-а-а!
Аңа, җырлап, сызгырып, чәрелдәп, буран гына җавап бирде.
Тән хәлсезләнеп, аяклар йомшарып китте, әйтерсең лә алар да кардан ясалган. Зөләйха, бер кулы белән кәрзинне, икенче кулы белән толып якасын тотып, җилгә аркасын куеп, агач төбенә килеп утырды. Моннан китәргә ярамый, адашуы ихтимал. Шул урында көтү яхшырак. Мортаза аны урманда ташлап калдырмасмы? Убырлы әй шатланыр иде… Ходаем, күпме көч куеп тапкан алма кагы нишли инде? Бер дә юкка тырышты булып чыгамы?..
– Мортаза-а-а!
Кар болыт эченнән колакчын бүрек кигән зур кара сын килеп чыкты. Хатынының җиңеннән ныклап эләктереп, Мортаза аны буран аша үз артыннан алып китте.
Чанага утырырга рөхсәт итмәде – утын күп, атның тартыр көче җитмәячәк. Җәяүләп киттеләр: Мортаза, Сандугачны йөгәненнән тотып, – алдан, ә Зөләйха, аякларын көчкә атлап, чана артына тотына-тотына, эзенә басып бара. Киез итекләренә кар тулды. Салып кагарга көч юк. «Әлегә атлап өлгерергә кирәк, адымнарын дөрес ясарга: әле уң аяк, әле сул аяк, әле уң аяк, әле сул аяк… Йә инде, Зөләйха, җебегән тавык, атла, атла, әйдә. Үзең беләсең: чанадан аерылып артта калсаң – бетәчәксең. Мортаза сизми дә калачак. Урманда катып үләчәксең.
Ни дисәң дә, нинди яхшы кеше бит ул – аны эзләп килде, тапты. Урман эчендә калдырып та китә ала иде – кемдә кемнең ни эше бар: исәнме ул, юкмы. «Урманда адашып калды, тапмадым», – дияр. Бер көннән соң аны беркем дә искә алмаган булыр иде.
Карале, күзне йомган килеш тә атлап була икән бит. Болай җайлырак та – аяклар йөри, күзләр ял итә. Иң мөһиме – чанага ныклап ябышырга, бармакларны ычкындырмаска…»
Кар битне авырттырып бәрә, борынга, авызга тула. Зөләйха, башын бераз күтәрә төшеп, карларын какты да җиргә килеп төште, алда – ераклаша барган чана, әйләнә-тирәдә өзлексез кар бөтерелә. Сикереп торып, чананы куып җитте дә куллары белән ябышып ятты. Өенә кайтып җиткәнче күзен ачмаска карар кылды.
* * *
Ишегалдына инде караңгы төшкәч кайтып керделәр. Утынны әрдәнә янына бушаттылар (Мортаза иртәгә ярачак), Сандугачны тугарып, чананы каплап куйдылар.
Убырлы карчык ягындагы калын бәс каплаган тәрәзәдә ут юк. Зөләйха барыбер белә: каенана аларның кайтып кергәнен шундук сизде. Менә хәзерге минутта ук тәрәзә янында идән такталары селкенүенә игътибар итеп тора ул: ишек шапылдавыннан бу такталар башта ничек итеп сискәнеп китәрләр, ә аннары хуҗаның авыр адымнарыннан шыгырдый башларлар. Мортаза чишенеп юынгач, әнисе ягына кереп китәчәк. Ул моны «кичке сөйләшү» дип атый. Чукрак карчык белән ни турында, ничек сөйләшеп була инде? Зөләйха моны һич аңламый. Шулай булса да бу сөйләшүләр шактый озакка, хәтта сәгатьләр буена сузыла. Мортаза әнисе яныннан тынычланып, канәгать булып чыга, хәтта елмаерга, шаяртып алырга да мөмкин.
Аларның бүгенге кичке «сөйләшүләре» Зөләйха өчен бик кулай булды әле. Ире, чиста күлмәген киеп, Убырлы янына кереп китүгә, Зөләйха әле кибеп тә өлгермәгән толыбын җилкәсенә салып, өйдән чыгып чапты.
Буран Юлбашны эре бөртекле каты кар белән каплаган. Зөләйха, башын дога укыгандагы кебек аска иеп, җилгә каршы урам буйлап бара. Өйләрнең керосин лампаларыннан төшкән сары яктылыктан ямь биреп җемелдәп торган кечкенә тәрәзәләре караңгыда бик күренми дә.
Менә басу капкасына да килеп җитте. Биредә, соңгы өйнең коймасы астында басу капкасы иясе яши. Зөләйханың аны күргәне юк, әмма аны нык ачулы, мыгырдавык диләр. Ничек инде башкача булсын? Эше шундый бит: авылдан явыз рухларны куарга, аларны басу капкасыннан авылга үткәрмәскә, әгәр инде авыл халкының урман ияләренә дә үтенечләре туа икән – ярдәм итәргә, арадашчы булырга. Җитди эш бу, күңел ачып йөрү түгел.
Зөләйха толыбын ачты да, күлмәк бөрмәләрендә озаклап казынып, биленә чорнаган күчтәнәчле дымлы чүпрәкне сүтте.
– Гафу ит еш борчыганым өчен, – диде Зөләйха буранга. – Син бүген дә ярдәм ит, зинһар, кире какма.
Ияләргә ярау җиңел, гади эш түгел. Кайсы иянең нәрсә яратканын белергә кирәк. Өйалдында яшәүче бичура, мәсәлән, талымсыз. Аңа юылмаган, бераз ботка яки аш калган ике тәлинкә куеп калдырсаң, төнлә аларны ялап бетерә дә шуның белән канәгать кала. Мунча бичурасы таләпчәнрәк – аңа чикләвек яки көнбагыш бир. Абзар иясе – камыр ашын, капка иясе төйгән йомырка кабыгын ярата. Ә менә басу капкасы иясе – баллыны. Әнисе шулай өйрәтте аны.
Зөләйха беренче мәртәбә аңа үтенеч белән – кызлары каберләрен карап торуын, кыш көне туңып ятмасыннар дип, карны калынрак итеп ябуын, явыз, кара рухларны куып торуын сорап, зират иясе белән сөйләшсен дип, конфетлар китергән иде. Аннары балда болгатылган чикләвекләр, таралып торган кош теле, киптерелгән җиләк-җимеш алып килде. Алма кагын әле беренче генә китерүе. Яратыр микән?
Какның ябышкан кисәкләрен аерып, берәм-берәм үз алдына ташлады. Җил, аларны эләктереп алып, каядыр кырга очыртып алып китте дә, әйләндерә-бөтерә, басу капкасы иясе оясына китереп салды.
Бер генә кисәк тә Зөләйханың үзенә очып кайтмады: димәк, басу капкасы иясе аларны кабул итте. Болай булгач, Зөләйха үтенечен гамәлгә ашырачак: зират иясе белән үзенчә сөйләшәчәк, аны күндерәчәк. Кызлары язга кадәр җылыда, тынычлыкта ятачак. Зөләйха зират иясе белән турыдан-туры сөйләшергә курыкты, ни дисәң дә, ул бит гади хатын, өшкерүче түгел.
Ул, басу капкасы иясенә рәхмәтен белдереп, караңгылыкка баш иеп, өенә ашыкты. Тизрәк, тизрәк, Мортаза Убырлы карчыктан чыкканчы кайтып җитәргә кирәк. Өйалдына килеп кергәндә, Мортаза әнисе янында иде әле. Ул, Бөек Аллаһка рәхмәтен белдереп, учлары белән битен сыпырып куйды. Әйе, бүген ул чынлап та Зөләйха яклы.
Җылыга керү белән, ару-талчыгу биләп алды. Кул-аяклар чуен төсле каткан, баш мамыкка әйләнгән. Тән исә бер генә нәрсәне сорый – тынычлык, ял. Ул тиз генә иртән үк суынган мичкә ягып җибәрде. Сәкедә Мортаза өчен табын әзерләде, аңа ризыклар тезеп куйды. Кышкы абзарга кереп, андагы мичкә якты. Терлекләргә ашарларына салып, асларын чистартты. Тайны, кичке имезү вакыты җиткәнгә, Сандугач янына кертте. Күбәләкне савып, сөтне сөзеп куйды. Биек киштәдән алып иренең мендәрен күпертте (Мортаза биек мендәрдә йокларга ярата). Ниһаять, үз ягына керергә дә мөмкин, мич артына.
Гадәттә, сандык өстендә балалар йоклый, ә хатыннарга сәкенең ирләр ягыннан калын чыбылдык белән аерылып торган әллә ни зур булмаган өлеше тияргә тиеш. Тик менә унбиш яшьлек Зөләйха Мортаза өенә килгәндә шундый кечкенә буйлы иде, беренче көндә үк Убырлы, әле ул чакта күрер күзләрен килененә текәп: «Бу чәнти бармак буе кечкентәй сандыктан да егылып төшмәс», – диде. Һәм Зөләйханы калайлар белән тышланган, кадаклары тырпаеп торган зур иске сандык өстенә урнаштырдылар. Шуннан бирле ул үсмәде – аны кая да булса күчерергә кирәк түгел иде. Сәкене Мортаза тулысынча үзе биләде.
Зөләйха, сандык өстенә киез, юрган җәеп, күлмәген салды да чәчләрен сүтә башлады. Бармаклар тыңламый, баш күкрәккә салынып төшә. Ярым йокылы хәлдә ишетә – ишек шапылдап ябылды: Мортаза үз урынына кайта.
– Хатын, син мондамы? – дигән сүзләр ишетелде ирләр ягыннан. – Мунчаны ягып җибәр әле, әнинең юынасы килә.
Зөләйха учлары белән битен каплады. Мунчаны ягар өчен күпме вакыт кирәк бит. Өстәвенә карчыкны юындырырга… Көч-дәрманны каян алырга? Хет тагын бер-ике мизгел генә булса да шулай селкенмичә утырырга иде. Көч тә килер, ул да торыр, мунчасын да ягар…
– Йоклыйсы иттең мәллә? Чанада йоклыйсың, өйдә йоклыйсың. Әни хаклы: ялкауның ялкавы син!
Зөләйха сикереп торды.
Мортаза аның сандыгы янына килеп баскан: кулында – филтәсе тигезле-тигезсез янып торган керосин лампасы, тирән чокырлы киң ияге ачудан киеренкеләнгән. Иренең калтырап торган күләгәсе мичнең яртысын каплый.
– Йөгерәм, йөгерәм, Мортаза, – диде дә карлыккан тавыш белән Зөләйха йөгереп тә китте.
Бу бит җиңел эш түгел: әүвәл мунчага илтә торган кар баскан юлны чистартырга кирәк (иртән чистартмады, ягылыр дип уйламаган иде). Аннары коедан су ташырга – егерме чиләк, Убырлы суны күп тотып юынырга ярата. Мичен ягып җибәрергә. Бичурага шукланмасын, әдәпсезләнмәсен, мичне сүндермәсен, сөрем чыгармасын, чабынырга комачауламасын өчен, эскәмия артына чикләвек сибәргә. Идәнен юарга. Себеркене җебетеп, пешерергә куярга. Чормадан кипкән үләннәр алып төшәргә: эт тигәнәге – хатын-кыз һәм ирләрнең яшерен җирләрен юар өчен, бөтнек – хуш исле бу чыксын өчен, әле аларны кайнатып алырга. Мунча алды идәненә чиста палас җәяргә. Убырлы карчык өчен дә, Мортаза һәм үзе өчен дә чиста кием китереп куярга. Мендәр һәм эчә торган салкын су тутырылган кувшинны да онытмаска. Уф, ничек өлгерер?!
Мунчаны Мортаза ишегалдының бер почмагына, амбар белән абзар артына салып куйды. Мичен заманча ысул белән чыгарды. Казаннан алып кайткан журналдагы сызымнар белән озак интекте: бернинди аваз чыгармыйча, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, журналның сары битләре буйлап киң тырнагын шудырып йөртә-йөртә, барын да төгәл аңларга тырышып, шактый маташты; рәсем-сызымнар белән һәрдаим чагыштырып, берничә көн кирпечләрне өйде. Казандагы Пруссия фабриканты Дизе заводында, үлчәмнәрен биреп, корыч кисмәк ясатты, аны билгеләнгән текә чыгынтыга төгәл итеп урнаштырды, шома итеп балчык белән сылап куйды. Мондый мич мунчаны да, суны да бик тиз җылыта – утыныңны өстәргә генә өлгер – гади мич кенә түгел бу, сокландыргыч бер нәрсә. Мулла-хәзрәт тә килеп карап китте, аннары үзенә дә шундый мич чыгартты.
Бу эшләр белән йөгереп йөргәндә, арыганлык каядыр еракка кереп качты да яшеренде, йомгакка әйләнде – әллә баш артында, әллә умырткада шунда. Тиздән бәреп чыгачак, әлбәттә, тыгыз дулкын булып каплаячак, аяктан егып батырып үтерәчәк. Кайчан буласы гына билгесез. Менә инде мунча җылынды, Убырлы карчыкны юынырга чакырырга да була.
* * *
Мортаза әнисе янына ишек шакымыйча керә, ә Зөләйхага, ишеккә кагылганчы, аның алдындагы идәндә аяклары белән озак һәм каты итеп таптанып торырга кирәк – явыз карчык аның керүенә әзер булып торырга тиеш. Убырлы уяу булса, идән такталары шыгырдавын сизеп, киленен сукыр күзләрен усал акайтып каршы ала. Ә инде йоклаган булса, Зөләйха шундук чыгып китәргә һәм соңрак керергә тиеш.
«Бәлки, йоклагандыр!» – дип өметләнеп уйлап алды каенанасы ишеге төбендә тырыша-тырыша таптанып торган Зөләйха. Ишекне бераз ачып, шушы ярыкка башын тыгып карады.
Калайдан челтәрләп эшләнгән аскуймадагы өч зур керосин лампасы иркен бүлмәне нык яктыртып утыра (Убырлы карчык аларны кичен Мортаза керер алдыннан гел кабызып куя). Юка, үткен пычак белән кырылган һәм елга комы белән алтынсу төскә кергәнче ышкылган идәннәр (Зөләйха җәй көне боларны эшләгәндә бармаклары тиресен сыдырып бетергән иде); тәрәзәләрдә кулларны кисәрлек итеп крахмалланган ап-ак челтәрләр; тәрәзәләр арасындагы стенада – бик матур кызгылт-яшел тастымал һәм озынча түгәрәк көзге. Ул шулкадәр зур, әгәр Зөләйха шул көзге каршына басса, баш түбәсеннән аякларына кадәр күренер иде. Гаять зур идән сәгатенең гәрәбә төсендәге лагы ялтырый, асылма җиз теле вакытны ашыкмый гына, үз җае белән, әмма төгәл күрсәтә. Чынаяк кирпеч белән тышланган биек мичтә саргылт ут чытырдый (бу мичкә Мортаза үзе яга, Зөләйхага кагылырга да рөхсәт юк). Түшәмнән стена буйлап эленгән челтәр кебек юка ефәк кашага кыйммәтле каймадай бөтен бүлмәне биләп алган.
Мактаулы һәм хөрмәтле урында – түр башында – бизәкләп коеп эшләнгән аркалы зур тимер караватта, күпертелгән ястык-мендәрләр өеменә чумып, кортка җәелеп утыра. Аяклары – идәндә, төсле тасма белән чигеп эшләнгән сөт төсендәге йомшак киез катада. Калын кашларына кадәр карчыкларча төшереп, озын, ак яулык бәйләнгән башы капчык кебек асылынып төшкән муенында туры һәм нык утыра. Күз кабакларының ян-яктан кыегаеп салынып төшүеннән өчпочмакланган кысык күзләрен биек һәм киң яңак сөякләре терәтеп тора.
– Синең мунчаны ягып өлгерткәнеңне көтә-көтә үлеп китәргә мөмкин, – диде тыныч кына каенана.
Авызы карт каз арты кебек эчкә баткан һәм җыерчыкланган, тешләре төшеп беткән диярлек, шулай булса да сөйләве аңлаешлы һәм төгәл.
«Үләрсең, ди, хәзер, – дип уйлап алды Зөләйха, бүлмәгә кергәндә. – Әле мине җирләгәндә минем турында әллә нинди шакшы сүзләр сөйләрсең».
– Үлемемне көтмә дә, өметләнмә дә, мин әле озак яшәргә җыенам, – диде карчык. Яшмадан ясалган тәсбихын бер читкә куйды да вакыттан каралып беткән кәкре башлы таягын яныннан капшап тапты. – Без Мортаза белән барыгыздан да озаграк яшәрбез, без нык тамырлы, яхшы токымлы агачтан үскәнбез.
«Хәзер мине черек тамырдан дип әйтәчәк инде», – дип борчылып, авыр сулап куйды Зөләйха, карчыкка эт тиресеннән халат кебек тегелгән озын тунын, мех калпагын һәм киез итекләрен китереп бирде.
– Без синең кебек сыек канлы, җебегән түгел, – диде карчык, үзенең сөяккә калган аягын алга сузып. Зөләйха, сак кына аның аягыннан мамык кебек йомшак катасын салдырып, биек кунычлы каты киез итек кидерде. – Ни буең, ни кыяфәтең юк. Бәлки, синең бот арасындагы нәмәрсәңә яшь чагында бал сыланган булгандыр. Ә бит ул җирең дә бик сәламәт булып чыкмады, ә? Гел кызлар гына таптың, әле аларның да ник берсе исән калсын.
Зөләйха икенче киез катаны ныграк тартты булса кирәк, карчык авыртудан кычкырып җибәрде.
– Әй кызый, саграк кылан, кисәк тартма! Мин сиңа дөресен әйтәм, үзең дә беләсең. Сезнең нәсел – коры сөяк, бетә, корый. Ул дөрес тә: черек тамырга – череп бетәргә, сәламәт тамырга – яшәп китәргә һәм яшәргә дә яшәргә!
Убырлы, таягына таянып, караватыннан торды һәм шундук Зөләйхадан бер башка биек булды. Тоякка охшаган киң ияген күккә чөеп, ак күзләрен түшәмгә текәде:
– Бөек Аллам бүген миңа бу турыда төш иңдерде.
Зөләйха Убырлы җилкәсенә җиңел тунын салды да, мех калпагын кидереп, муенын йомшак шәл белән урады.
Ходаем, тагын төш! Каенана төшләрне сирәк күрә, әмма төшенә кергәннәр күрәзә булып чыга: сәер, кайчакта куркыныч, әйтелеп бетмәгән кинаяле фикерләр җиткерүче шәүләләр күренә; аларда киләчәк тормыш тонык, кыек көзгедәге кебек томанлы һәм бозылып, нык үзгәреп чагыла. Хәтта Убырлы карчык үзе дә аларның мәгънәсен һәрчак аңлата алмый. Бер-ике атна яки берәр ай үткәч, сер барыбер ачыла – ни дә булса була; еш кына начары, сирәк кенә яхшысы, әмма һәрчак – ул вакытка инде ярым онытылган төштәге күренешне төгәллек белән кабатлый торган мөһим нәрсә.
Карт убыр беркайчан да ялгышмый. Мең тугыз йөз унбишенче елда, улының туеннан соң ук, кызыл чәчәкләр арасында адашып йөргән Мортазаны төштә күрә. Төшне юрый алмыйлар, әмма тиздән хуҗалыкта янгын чыгып, амбар белән иске мунча нигезенә кадәр янып бетә – шулай итеп төшнең сере ачыла. Ике айдан соң карчык төнлә тау булып өелгән, зур мөгезләре тырпаеп торган сары баш сөякләрен күрә һәм Юлбаш авылында бөтен терлекне кырып салачак ящур (тилчә) эпидемиясе киләчәген әйтә. Шулай була да. Алдагы ун елда бары тик куркыныч һәм кайгы китергән төшләр генә керә: елга буйлап берәм-берәм аккан бала күлмәкләре, икегә ярык бишекләр, канга баткан чебешләр… Бу вакыт эчендә Зөләйха дүрт кыз таба, кызганыч, туу белән дүртесен дә җирлиләр. Егерме беренче елда Зур ачлык турында күргән төше тагын да куркынычрак була: каенана төшенә корым кебек кап-кара һава болыты керә, кешеләр шунда суда йөзгән кебек йөзеп йөриләр һәм, бер-бер артлы аяк-кулларын, башларын югалтып, акрын-акрын юкка чыга баралар.
– Без монда озак утырачакбызмы тирләп? – Карчык, түземсезләнеп, таягы белән идәнгә бәреп алды да беренче булып ишеккә юнәлде. – Урамга чыгар алдыннан, мине тирләтеп салкын тидертмәкче буласыңмы?!
Зөләйха тиз генә керосин лампаларының филтәсен борып сүндерде дә аның артыннан элдерде.
Болдырга чыккач, Убырлы туктап калды – урамга берүзе чыкмый. Зөләйха каенанасын терсәгеннән тотып алды, ә тегесе озын, буыннары бүлтәйгән бармаклары белән Зөләйхага ябышты – мунчага алып китте. Баткак йомшак кардан сакланып кына атлап, әкрен генә баралар. Буран һаман туктамаган, сукмакны яңадан яртылаш кар каплаган.
– Ишегалдын кардан син чистарттың мәллә? – диде Убырлы, мунчаның албүлмәсендә авыз кырые белән мыскыллы көлемсерәп, бер үк вакытта үзеннән кар сарган тунын салдырырга рөхсәт итеп. – Шулайдыр шул, күренеп тора.
Башын чайкап, калпагын идәнгә төшерде (Зөләйха тиз генә үрелеп алды), ишекне капшап табып, чишенү бүлмәсенә үзе кереп китте.
Мунчада кайнар суда пешерелгән каен себеркесе яфраклары, эт тигәнәге һәм юеш агач исе аңкый. Убырлы стена буендагы озын сәкегә барып утырды, дәшми тора: үзен чишендерүен көтә. Зөләйха башта авыр эре сәйлән төймәләре тагылган ак яулыгын, аннары алдан бизәкле каптырма куелган киң бәрхет камзулын салдырды. Аннан соң – мәрҗән, энҗе, затлы пыяладан тезелгән, вакыт узудан каралып чыккан авыр муенсаны, калын тукымадан тегелгән өске күлмәген, юка эчке күлмәген, киез итекләрен, бөрмәле ыштанын – әле берсен, әле икенчесен; мамык оекбашын, йон оекбашын, гади оекбашын. Җыерчыкланып беткән колагыннан зур, ярымай алкаларын да салдырмакчы булган иде, тегесе: «Кагылма! Югалтасың… яки югалттым дип әйтерсең…» – дип кычкырды. Җыерылган тиреле бармакларындагы тонык сары төстәге йөзекләренә Зөләйха шулай ук кагылмаска булды.
Убырлының катгый билгеләнгән тәртиптә төреп куелган киемнәре бөтен сәкене биләде – бер стенадан икенчесенә кадәр. Каенана игътибар белән барлык киемен капшап чыкты, канәгатьсезлек күрсәтеп, иреннәрен кысты, кайберләрен рәтләп, тигезләп куйды. Зөләйха үзенең киемнәрен ишек төбендә торган кер кәрзиненә тиз генә ташлады да карчыкны чабыну бүлмәсенә алып кереп китте.
Ишекне бераз гына ачып җибәргәннәр иде, аларны кайнар һава, кызган ташларның һәм җебетелгән юкә кабыгының хуш исе төреп алды. Бите һәм аркасы буйлап тир ага башлады.
– Мунчаны әйбәтләп ягарга ялкауландыңмы? Мунча җылынмаган… – диде карчык, ян-ягын ышкый-ышкый, теш арасыннан гына. Иң биек ләүкәгә менеп, түшәмгә карап ятты, күзләрен йомды – тирләргә кирәк.
Зөләйха, алдан әзерләп куелган ләгәннәр янына чүгәләп, чылатылган себеркеләрне йомшартырга кереште.
– Начар йомшартасың, – дип мыгырдавын дәвам итте Убырлы. – Күрмәсәм дә сизеп торам: начар, начар! Син аларны, кашык белән аш болгаткан кебек, ләгәндә тегендә-монда йөртәсең, аларны камыр баскан кебек басарга кирәк… Мортаза сине, булдыксыз бер бәндәне, ник сайлады икән, ә? Бот арасындагы бал белән генә гомер буе тук булмыйсың бит…
Зөләйха, тезләнеп, себеркеләрне карчык өйрәткәнчә баса башлады. Тәне кызды, бите һәм күкрәге буйлап тир агып төште.
– Ә-ә, белдеңме инде, – дигән тавыш ишетелде биек ләүкәдән. – Мине каты себеркеләр белән чабарга җыенган идеңме, эшлексез? Мин үземне кимсеттермәм. Мортазамны да бирмәм. Аллаһ миңа шуның өчен озын гомер бүләк иткән, аны синнән саклау өчен… Миннән башка аны кем сакласын? Син аны яратмыйсың, кадерен дә белмисең, кыланасың гына. Салкын, кыланчык, җансыз – менә кем син. Мин синең кем икәнеңне сизәм, ничек кенә сизәм әле…
Ә төш турында берни дә әйтмәде.
Явыз карчык кич буе җанны ашаячак инде. Зөләйханың бу турыда ишетәсе килүен, түземсезләнеп көтүен белә. Әйтми, газаплый.
Зөләйха яшькелт суы агып торган ике себеркене алды да Убырлы янына ләүкәгә менде. Башы түшәмдә җыелып көйдереп ала торган эссегә эләкте дә шаулый башлады. Күзләренә төрле төстәге ком бөртекләре күренеп-күренеп китә, очалар, дулкын булып тирбәләләр.
Менә ул, Убырлы, янәшәдә генә: киң басу кебек, стенадан стенага кадәр җәелеп яткан. Буыннары, тырпаеп торган карт сөякләре өскә карап акаеп тора, йөзьеллык тәне сәер калкулыклар кебек алар арасына таралган, тиресе исә салынып төшкән. Менә шул тигезле-тигезсез, әле ерганаклар белән бүлгәләнгән, әле кабарынып күтәрелгән үзәнлекләр буйлап җем-җем килеп тир елгачыклары бормаланып ага.
Убырлыны корсагыннан башлап ике куллап чабарга кирәк. Бу мәҗбүри. Зөләйха әүвәл, аның тиресен әзерләп, себеркене тәне буйлап сак кына йөртеп чыкты, аннары ике себеркене чиратлаштырып чаба башлады. Карчыкның тәнендә шундук кызыл таплар килеп чыкты, каен яфраклары төрле якка сибелде.
– Чаба да белмисең бит, хәчтерүш. Ничә ел өйрәтәм бит инде мин сине… – диде, озакка сузылган себерке чапкан тавышны басар өчен үз тавышын күтәреп. – Чап катырак! Яле, яле, җебегән тавык! Минем карт сөякләремне җылыт!.. Усалрак эшлә, хөрәсән ялкавы. Үзеңнең сыек каныңны куып җибәр, бәлки, куерыр! Мондый җебегән булгач, иреңне төннәр буе ничек яратасың соң син, ә? Китәр, китәр Мортаза, икенче хатынга китәр, каты итеп себерке белән чаба һәм ярата белгәнне табар да!.. Мин дә синнән катырак чаба алам. Яхшы итеп парландыр, югыйсә сугып җибәрәм. Чәчләреңнән эләктереп алырмын да ничек эшләргә икәнен күрсәтермен! Мин Мортаза түгел, теләсә ни кыланырга юл куймам! Көчең, дәрманың кайда соң синең, җебегән тавык! Син үлмәгән бит әле. Әллә үлдеңме? – дип, зәһәреннән кыегаеп киткән йөзен түшәмгә таба күтәреп, тамагын ертып кычкыра башлады карчык.
Зөләйха, Убырлының болай кимсетүенә чыдый алмыйча, булдыра алуын күрсәтергә тырышып, ике себеркене дә нык тотып бөтен көченә селтәнеп, аның куәтле парда җемелдәп торган тәнен балта белән чапкандай чаба башлады. Һаваны ярып, себерке чыбыклары выжлый – карчык сикереп-сикереп китә, корсагы һәм күкрәге буйлап алсу төстәге киң сызыклар йөгерешә, аларда, кара бөртекләр булып, кан тамчылары бүртеп-бүртеп чыга.
– Ниһаять, – диде Убырлы, авыр сулап, башын яңадан ләүкәгә куеп.
Күзләре томалана башлаган Зөләйха ләүкә баскычыннан салкын, тайгак идәнгә төште. Тыны кысыла, куллары калтырый.
– Тагын пар өстә дә аркамны чап, – дип боерды Убырлы.
Ходайга шөкер, карчык идәндә юынырга ярата. Кырыена кадәр су тутырылган гаять зур агач ләгәнгә кереп утыра, аңа җайлап кына озын аякларын, кендегенә кадәр салынып төшкән буш капчыктай күкрәкләрен салып куя да, Зөләйхага шәфкать белән карап, бер-бер артлы кулларын, аякларын суза. Ә тегесе, аларны кайнар суда җебетелгән юкә мунчаласы белән ышкып, тәненнән чыккан керләрен идәнгә юып төшерә.
Инде башны юарга кирәк: ботына кадәр җиткән, көмешләнгән юка ике чәч толымын әүвәл сүтәргә, сабынларга, асылмалы зур ярымай алкаларга кагылмыйча һәм сукыр күзләренә су кертмичә юып төшерергә.
Берничә чиләк салкын су белән коенып алгач, Убырлы әзер булды. Зөләйха аны чишенү-киенү бүлмәсенә алып чыкты, сөлгеләр белән чәчләрен, тәннәрен сөртеп киптерә башлады. Карчык серле төше турында берәр сүз әйтмәс микән, дип уйлап куйды. Бүген улына бу турыда сөйләгән булуына Зөләйха шикләнми, ул аңа барысын да шундук җиткереп тора.
Кинәт Убырлы алга сузган сөяк бармагы белән Зөләйханың янтыгына каты итеп, авырттырып төртеп алды. Зөләйха «ай» дип кычкырып җибәрде һәм читкә тайпылды. Карчык тагын бер кат төртте. Өченче һәм дүртенче… ни булган моңа? Әллә артык парланды микән? Зөләйха сикереп торды да стена янына басты.
Бер-ике мизгелдән каенана тынычланды. Инде гадәтенчә боерып кулын сузып, түземсезләнеп бармакларын уйнатты. Зөләйха аңа алдан ук эчә торган су салып әзерләп куелган чүлмәкне тоттырды. Карчык комсызланып эчә башлады, су тамчылары тирән буразналар буйлап авыз кырыеннан иягенә агып төште. Аннары карчык, селтәнеп торып, савытны бар көченә стенага бәрде. Балчык чүлмәк кисәкләргә бүленеп чәлпәрәмә килде, бүрәнәләр буйлап корымлы су таплары агып төште.
Зөләйха, иреннәрен кыймылдатып, тавышсыз гына кыска дога укып алды. «Йа Аллам, бу Убырлы белән ни булган бүген? Менә бит ничек котыра. Яшенә ияреп акылы да китте микән әллә?» Зөләйха бераз көтеп торды да, аннары сак кына каенанасы янына килеп, киендерүен дәвам итте.
– Ә-ә, дәш-ми-сең-ме? – диде карчык, гаепләп һәм үзенә чиста эчке күлмәк, бөрмәле ыштанын кидерергә рөхсәт итеп. – Һәрвакыт дәшмисең, телсез… Әгәр кем дә булса әле генә мин эшләгәннәрне эшләсә, үтергән булыр идем мин аны.
Зөләйха туктап калды.
– Ә син берни дә булдыра алмыйсың: ни суга, ни үтерә, ни ярата белмисең. Синең явызлыгың, зәһәрең бик тирәндә ята, инде уянмас та; явызлыктан башка нинди тормыш, ди? Юк, син беркайчан да кешечә яши алмаячаксың. Үзең дә бит син тавык, җебегән тавык… Тормышың да синең тавыкныкы кебек, – дип дәвам итте Убырлы, рәхәт-ләззәт белән сулу алып, стенага терәлеп утырды. – Минем тормыш менә дигән булды. Инде сукырайсам да, чукраклансам да, һаман яшим бит, миңа ошый болай яшәвем. Ә син яшәмисең, яши дә белмисең. Шуңа күрә сине кызганасы да килми, жәлләмим дә.
Зөләйха, карчыкның киез итекләрен күкрәгенә кысып тоткан килеш, үзен мәсхәрәләгән, йөрәгенә төшкән шушы сүзләрне тыңлап басып тора.
– Үләчәксең син тиздән, төштә күрдем. Без Мортаза белән өйдә калачакбыз, ә сине утлы өч фәрештә, очып килеп, турыдан-туры тәмугка алып китәчәк. Ничек бар, шулай күрдем: ничек итеп сине култыклап алуларын да, ничек итеп зур тәгәрмәчле арбага илтеп бәргәннәрен дә, ничек итеп упкынга алып киткәннәрен дә. Мин болдырда баскан килеш барысын да күреп тордым. Син шунда да берни дәшмәдең, бер сүз дә ычкындырмадың. Акылдан язгандай, яшел күзләреңне миңа акайтып торасың. Фәрештәләр көлә, үзләре сине ныклап тотканнар. Камчы шартлатуга, җир убылып китте, шул ярыктан чаткылар белән төтен ургылды. Тагын бер камчы шартлаудан, барыгыз да шунда очып киттегез һәм шул төтен эчендә югалдыгыз…
Зөләйханың аяклары хәлсезләнде, басып торыр рәте калмады: кулындагы киез итекләрне төшереп җибәреп, стенага килеп терәлде, идән суыгыннан бераз саклап торган юка паласка акрын гына шуып төште.
– Бәлки әле, тиз генә булмас, – диде Убырлы, авызын тәмләп һәм зур итеп ачты. – Үзең дә беләсең: кайсы төш бик тиз тормышка аша, ә кайсы – берничә айдан, мин аларны ул чакта оныта да башлыйм…
Зөләйханың куллары тыңламый: карчыкны көчкә киендерде. Убырлы аның бу халәтен сизде, билгеле, имансызланып көлемсерәп куйды. Аннары сәкегә утырды да кәкре башлы таягына таянды:
– Бүген мунчадан синең белән кайтмыйм. Бәлки әле, ишеткән бу сүзләрдән акылың зәгыйфьләнеп киткәндер. Кем белгән башыңа ниләр килгәнен. Әйдә, чакыр Мортазаны, өйгә мине ул алып керсен дә йокларга яткырсын.
Зөләйха парланган ялангач тәненә толыбын әйбәтләп киде дә чыгып чапты, өйдән ирен алып килде. Тегесе яланбаш, киез итекләреннән карны да какмыйча, чишенү бүлмәсенә чабып керде.
– Ни булды, әни?
Әнисе янына йөгереп килеп, кулларыннан тотып алды.
– Кузгала да алмыйм… – Кинәт, улының күкрәгенә башын салып, хәлсез тавыш белән әкрен генә әйтте Убырлы. – Башка түзәр хәлем калмады…
– Нәрсә, нәрсә? – Мортаза, идәнгә тезләнеп, әнисенең башын, муен, җилкәләрен капшарга тотынды.
Карчык калтыранган куллары белән күлмәгенең күкрәк турысындагы изү бауларын көчкә чишеп җибәрде, якасыннан тартты. Ачылып киткән изүдән тәненең чиста ак өчпочмагында эре бөртекләр булып укмашкан кан таплары каралып тора. Күлмәгенең ачык җирендә генә түгел, корсагына таба тиресе сыдырылып, шундый ук кан таплары белән капланган да.
– Нәрсә өчен инде бу, ә? – Убырлы, авызын кәкре көянтә рәвешенә китереп, күзләреннән ялтырап торган ике яшь бөртеге кысып чыгарды, һәм алар яңакларындагы бераз дерелдәп торган җыерчыкларга кереп югалды. – Мин бит аңа бернинди начарлык эшләмәдем…
Мортаза бу сүзләрдән соң сикереп торып басты.
– Син?! – дип үкерде Мортаза, артык көчәнмичә генә, Зөләйханы күзләре белән тишеп һәм янәшәсендәге стенаны куллары белән капшап. Кулына киптерелгән үлән, мунчала бәйләмнәре эләкте, өзеп алды да читкә атты. Ниһаять, учына каты саплы урам себеркесе килеп керде. Ул, аны ныклап тотып, бар көченә кизәнде.
– Мин аны кыйнамадым! – дип пышылдап әйтте Зөләйха, тәрәзә янына сикереп. – Беркайчан да, хәтта бармагымны да тидергәнем юк! Ул үзе сорады бит…
– Мортаза, улыкаем, кыйнама син аны, жәллә. – Почмактан Убырлының калтырап чыккан тавышы ишетелде. – Ул мине жәлләмәде, ә син аны жәллә…
Мортаза себеркене турылап атты. Сабы Зөләйханың җилкәсен авырттырып үтте, өстендәге толыбы идәнгә шуып төште. Ул киез итекләрен салды да чабыну бүлмәсенә очты. Аның артыннан ишек шапылдап ябылды, келәсе шалтырап куйды – ире аны тышкы яктан бикләп калдырды.
Зөләйха парланган кечкенә тәрәзәгә кайнар бите белән ябышып, биешеп торган кар пәрдәсе аша ире белән каенанасының ике биек шәүлә булып өйгә таба йөзеп баруын, Убырлы карчык бүлмәсе тәрәзәләрендә ут кабынуын һәм сүнүен, Мортазаның авыр гына атлап кире мунчага килүен күреп торды.
Зөләйха, зур чүмечне кулына алып, мич өстендә торган кайнар сулы ләгәнгә тыгып алды – өерелеп чыккан пар өскә күтәрелде.
Ишек келәсе тагын шалтырады: Мортаза ишек уемында эчке күлмәктән басып тора, ә кулында – шул ук урам себеркесе. Алга бер адым атлап, артыннан ишеген ябып куйды.
– Кайнар су бәр! Хәзер үк, ни буласын көтеп утырма!
Зөләйха, еш-еш сулап һәм кулындагы кайнар сулы зур чүмечен алга сузып, артка чигенде, калак сөякләре белән бәрелеп, аркасы белән стенага килеп төртелде.
Мортаза тагын бер адым ясады да Зөләйха кулындагы зур чүмечне себерке сабы белән сугып төшерде. Янына килеп, аны түбән ләүкәгә күтәреп бәрде – Зөләйха тезләре белән нык бәрелеп, алар сызлавына түзә алмыйча, ләүкәгә сузылып ятты.
– Селкенмичә ят, хатын, – диде, усал итеп. Һәм шундук кыйный башлады.
Урам себеркесе белән арканы кыйнау түзәрлек әле. Мунча себеркесе белән чапкан кебек кенә. Зөләйха, ире кушканча, кузгалмыйча ята, суккан саен сискәнеп-сискәнеп куя һәм тырнаклары белән ләүкәне тырный.
Шуңа күрә ире озак кыйнамады. Тиз суынды. Ни дисәң дә, аңа әйбәт ир эләкте шул.
Шуннан соң Зөләйха аны юды, себерке белән чапты. Мортаза чишенү бүлмәсенә суынырга чыккач, салган киемнәрне юып куйды. Үзенә әйбәтләп юынырга хәле калмады – арыганлык уянды, күз кабаклары авырайды, башы томаланды: мунчала белән ян-якларын көчкә ышкып алды да чәчләрен чайкады. Мунча идәнен юарга гына кала – аннары йокларга, йокларга…
Идәнне тезләнеп юарга бала чактан өйрәттеләр. «Билдән бөгелеп яки чүгәләп бары тик ата ялкаулар гына эшли», – дия иде әнисе. Зөләйха үзен ялкауга санамый – менә хәзер корсагы һәм күкрәкләре белән идәнгә ятып, чуен кебек авыр башын иеп, артын югары күтәреп, кәлтә кебек шуыша-шуыша тайгак, карасу төстәге идән паласларын, ышкып чистарта. Гәүдәсен җыеп тота алмыйча, айкалып-чайкалып куя.
Чабыну бүлмәсен бик тиз юып чыкты. Чишенү бүлмәсендәге түшәм асты киштәсенә юеш паласларны элеп куйды – кипсеннәр. Убырлы бәреп ваткан чүлмәк кыйпылчыкларын җыеп алды да идәнне кырып юарга кереште.
Мортаза әле һаман киенмәгән, ак җәймәгә төренгән килеш сәкедә ял итеп ята. Иренең күз карашы Зөләйханы әйбәтрәк, тырышыбрак, тизрәк эшләргә мәҗбүр итә – аның, буе кечкенә булса да, начар хатын түгеллеген күрсен. Менә хәзер дә, бөтен көчен җыеп һәм идәнгә җәелеп ятып, инде чиста такталар буйлап чүпрәген тегендә-монда, тегендә-монда ышкый, юеш, җыелмаган чәчләре тизлеккә ярашып айкала да чайкала, яшерелмәгән күкрәкләре идәнне себереп ала.
– Зөләйха, – түбән тавыш белән эндәште Мортаза, хатынының ялангач тәнен күреп.
Ул, тезләнеп баскан һәм идән чүпрәген тоткан килеш, билдән бөгелде, әмма йокылы күзләрен күтәрергә өлгерә алмады. Ире аны артыннан килеп кочып алды да сәкегә йөзтүбән илтеп салды, бар авырлыгы белән өстенә килеп ятты. Авыр сулап, гырылдый-гырылдый, аны сыта һәм каты такталарга ышкый башлады. Аның хатынын яратасы килә. Әмма тәне аңа буйсынмады – теләкләрен үтәргә җыенмады, оныткан иде инде… Ниһаять, Мортаза хатыны өстеннән торды, киенә башлады. Зөләйхага карамыйча гына: «Хәтта бәдәнем сине теләми», – диде һәм мунчадан чыгып китте.
Зөләйха сәкедән ашыкмыйча гына торды. Кулында – теге чүпрәге. Идәнне юып бетерде дә юеш керләрне һәм сөлгеләрне кибәргә элде. Киенгәч, өйгә китте. Мортаза белән булган әлеге хәл борчуга салды. Нишләргә соң, хәлсез бит. Убырлының коточкыч төше турында уйлап йөреячәк: тик иртәгә, иртәгә дә уянгач кына әле…
Өйдә инде ут сүнде. Мортаза әле йокламый – үз ягында каты итеп гөрселдәп сулый, хәтта аның астындагы сәке такталары шыгырдый.
Зөләйха, капшана-капшана, үз почмагына керде. Мичнең кытыршы ягына кулы белән тотына-тотына үтеп, чишенмичә генә сандыгына ауды.
– Зөләйха-а-а! – дип, каты итеп кычкырып җибәрде Мортаза, әмма тавышы канәгатьлек белән ягымлы булып ишетелде.
Ул торып китмәкче булды – хәле генә юк, булдыра алмый. Тәне кесәл кебек сандык өстенә җәелгән.
– Зөләйха!
Ул сандыгыннан идәнгә шуып төште, сандык алдына тезләнеп басты, тик башын гына аннан аера алмады.
– Зөләйха, җебегән тавык, тиз бул!
Ул әкрен генә күтәрелә башлады һәм, иренең чакыруына буйсынып, чайкала-чайкала аңа таба китте. Сәкегә үрмәләп менеп, янына ятты.
Мортаза түземсез куллары белән аның шараварын төшерде (менә ялкау, чишенмичә дә килгән бит!), аркасына яткырып, күлмәген күтәрде. Аның өзек-өзек мышнап сулавы Зөләйханың йөзенә бәрә башлады. Зөләйханың битен иренең мунча һәм суык һава исе килеп торган сакалы кытыклый, әле яңа гына кыйналган аркасы аның авырлыгыннан әрнеп авырта. Мортазаның тәне, ниһаять, аның теләгенә буйсынды, һәм ул шушы теләген тизрәк гамәлгә ашырырга кереште – көчле итеп һәм туймас булып, озаклап, тантана белән…
Хатын бурычын үтәгән чакта Зөләйха, гадәттә, үзен гөбе белән чагыштыра иде: хуҗа хатын гөбедә көчле куллары белән юан һәм каты килесапны тиз-тиз йөртеп, май яза. Тик бүген әлеге гадәти уй арыганлыкның авыр юрганын үтә алмаганга якынаймады. Йокы пәрдәсе аша Зөләйха иренең бүселеп чыккан хырылдавын әллә ни аера да алмады. Тәнен туктаусыз бәреп селкетеп тору, салмак кына тирбәлеп барган арба кебек, йокыга талдыра…
Мортаза хатыны өстеннән төште дә, тирләп чыккан башын учы белән сөртеп алып һәм тезгененнән ычкынган өзек-өзек сулышын тынычландырып, рәхәт бер канәгатьләнү белән һәм алҗудан сузып сулый башлады.
– Бар, үзеңә кит, хатын, – дип, аның хәрәкәтсез тәненә төртеп алды.
Ул аның сәкедә үзе белән бергә йоклавын яратмый.
Зөләйха, күзләрен дә ача алмыйча, үзенең сандыгына таба китте; ни эшләгәнен белмәде, тирән йокыга талган иде.