Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 5

Икенче бүлек
Кая?
Юлга

Оглавление

Шәп хатын.

Игнатов кәрван башы булып бара. Вакыт-вакыт тукталып, отрядны алга уздырып җибәрә, һәрберсен күз алдыннан үткәрә: чаналардагы кырыс кулакларны да, үзләренең суыкта кызарып беткән булдыклы егетләрен дә. Аннары яңадан аларны куып тота да алга үтә – беренче булып чабарга ярата. Алда гына булсын, анда иркен, үзенә чакырып торган киңлек һәм туктаусыз исеп торган саф җил.

Хатын-кызга күз салмаска тырыша, әллә ни уйлаулары бар. Шулай да ничек карамыйсың инде, кыяфәте һәм гәүдәсе белән күзгә чалынып торгач?! Атта түгел, тәхеттә утырган кебек кылана бит. Һәр атламда иярендә чайкалып, билен нык бөгеп һәм тәненә сыланып торган ак толыбы күкрәкләрен бүселдереп алга тырпайткан әлеге хатын әйтерсең лә аңа «әйе, иптәш Игнатов, әйе, Ваня, әйе…» дигән кебек тоела иде.

Ул өзәңгеләренә торып басты, күзләрен кояштан яшергәндәй, маңгаена куйган кулы астыннан үзенең янәшәсеннән үтеп барган кәрванга бәйләнебрәк карап торды. Чынында исә әледән-әле, аны тыңлап тормыйча, Настасьяга (хатынга шулай дәшәләр иде) барып ябышкан карашын яшереп маташты.

Чана табаннары астында кар шыгырдый. Кайчакларда атлар пошкырып ала, һәм, бәсләнгән танауларын томалап, могҗизалы чәчкәләрдәй сулыш пары күтәрелә.

Кырыс, рәхимсез кыяфәтле, тырпайган кара сакаллы бер мужик үзенең байталын явызларча һәм холыксызланып куалый. Артында – кашына кадәр төшереп яулык япкан хатыны, кулларында – кечкенә каплар һәм төрле яшьтәге бер көтү бала. «Кадап үтерәм», – дип кычкырды мужик, өенә тегеләр бәреп кергәч. Игнатовка сәнәк белән ташланды. Винтовкаларны хатынына һәм балаларына төбәгәч кенә, акылына килде, бераз тынычланды. Юк, Игнатовны сәнәк белән генә җиңә алмассың.

Өлкән яшьтәге мулла дилбегәне тота белми. Йон бияләйләрен дә тискәре ягы белән кигән. Күренеп тора: гомере буе китаптан авыррак бернәрсә дә кулына алмаган. Кыйммәтле каракүл тунының куе бөдрәләре кояшта ялтырый. Мондый тунны алдагы көннәрдә яшисе урынга алып барып җиткерә алмассың, дип уйлап куйды Игнатов: салдырып алырлар, йә озатып җибәрү пунктында, йә булмаса кайдадыр юлда. Купшы киенергә кирәкмәс иде, туйга бармыйбыз бит… Мулла хатыны башына ябырылып төшкән авыр хәсрәткә батып арттарак утыра. Кулында – гаҗәп матур итеп ясалган читлек. Өстенә япма ябылган: яраткан мәчесен үзе белән алган. Җүләр дә инде.

Аның артыннан баручы чанага күз салу да авыр Игнатовка. Бер караганда, ну үтерде, ди, мужикны, хатынын ирсез калдырды, ди. Бер генә тапкыр булмады бит инде мондый хәл. Бу очракта ир үзе гаепле булды. Котырып, балта белән безгә ташланмасын иде. Башта бит юл гына сорарга иде исәп… Шулай да Игнатовны ниндидер күңел кузгаткыч, эчтәге хисләрне суырып ала торган бернәрсә бөтереп алды. Жәлләүме? Бу хатын бигрәк кечкенә, артык ябык инде. Йөзе дә ап-ак, үзе нәфис – ак кәгазьдән ясалган дип белерсең. Күренеп тора: юлда чыдамас. Ире белән бергә үтә алган булыр иде, мөгаен, ә берүзе… Болай булгач, Игнатов ирен генә түгел, аның үзен дә үтергән булып чыга түгелме?

Кулакларны кызгана башлады. Барып чыкты…

Вак сөякле кеп-кечкенә хатын, аның янәшәсеннән үткәндә, күтәрелеп карады. Бигрәк яшел күзләре, анасын сатыйм! Хатынның аты тоягы белән бәргәләп алды, баскан урынында тыпырчынгалый башлады. Игнатов иярдә килеш ул хатынга кабат борылып карамакчы булды, җентекләбрәк күзәтеп калырга иде исәбе, тик Зөләйханың чанасы үтеп киткән булып чыкты. Чана артында буй эз караеп тора – кичә Игнатов балта белән чабып ясап калдырган киртек тирән икән бит.

Ул шушы киртеккә карап калды, ә инде баш арты белән җирән, йөнтәс эш атының якынаеп килүен сизеп алды. Настасьяның киеме астыннан киерелгән, һәр хәрәкәте белән бөтен тирә-якка «әйе, Ваня, әйе, әйе, әйе…» дип кычкырып торган тулы күкрәкләре ат ялына тиеп-тиеп китә.

Ул әлеге Настасьяны җыенда күреп алган иде.

Яңа гына мобилизацияләнгәннәр, гадәттә, ишегалдында, нәкъ менә аның тәрәзәләре каршында җыела: ике көн буе агитация чыгышларын тыңлап, винтовкалар белән эш итәргә өйрәнделәр. Өченче көндә исә, белешмә кәгазен тешләренә кысып – алга, махсус биремнәр алу өчен ГПУ органнары хезмәткәре кул астына. Алдагы көндә иртән ишегалдында – инде яңа партия. Үзирекле килүчеләр күп булды, барысының да тугры эшкә алынасы килде. Хатын-кызлар да бар иде. Тик хатын-кызлар күбрәк милициягә язылдылар. Шулай дөрес тә. ГПУ – ирләр эше, җитди эш.

Мисалга Настасьяны гына алыйк. Ул килү белән, ишегалдындагы бөтен эш тукталды. Яңа килгәннәр, күзләрен шарландырып, үләксә чебешләр кебек муеннарын әле анда, әле монда боргалап, аның һәр адымын күзәтеп торды, шуңа күрә инструкторны рәтләп тыңламадылар да. Инспектор үзе дә аңа винтовка төзелешен аңлаткан чакта янып-пешеп чыкты, алҗып, тилмереп бетте (Игнатовка бу хәлләр тәрәзәдән ачык күренде, барын да белеп торды). Отрядны көчкә өйрәтә алдылар; эшкә озаткач, җиңел сулап, тынычлап калдылар! Ә инде татлы, матур хатын турында истәлек күңелләрендә барыбер калды.

Ул кичтә Игнатов Илона янына бармады, бөтен яктан әйбәт, матур булса да, артык яшь тә түгел (тормыш газаплары да шактый изгән) һәм артык карт та түгел (аңа карау белән дәртләнеп китәсең, күңелең шатлана), тәне дә үзенә җәлеп итеп тора (тотып иркәләрлек җае бар), авызына караса да сокланып туя алмый, коммуналкада яши торган бүлмәсе дә шактый зур – унике квадрат метр. Гомумән, яшә дә яшә генә. Ул да аңа шулай диде: «Яшәгез минем белән, Иван!» Ә менә барып чыкмады, булмас та, мөгаен, теләк юк!

Тулай торактагы каты караватында боргалана-боргалана, янәшәсендәге күршеләренең гырлап йоклавын тыңлый-тыңлый, тормыш турында фикер йөртә башлады. Очрашып йөри торган күптәнге хатының була торып, өстәвенә сиңа ышанып, сине көтеп, килгән саен мендәрләрен кабартып куярга яраткан, күңелен күрер өчен бар нәрсәне дә эшләгән хатын була торып, яңасы турында уйлап йөрү гөнаһ һәм кабахәтлек булмасмы? Уйлый торгач, булмас дип хәл итте. Кайнар хисләр нәкъ менә кеше дөрләп янсын өчен бирелә дә инде. Хисләрең юк икән – бәйләнмә, ялкыны сүнгән, чаткысы беткән кара күмергә ник ябышып ятарга!

Игнатов беркайчан да өстерәлчек булмады. Зифа буйлы, күренекле, тирән фикерле бу иргә хатын-кызлар үзләре күз төшереп, ошарга, күңелен яуларга тырышып йөрделәр. Әмма ул аларның берсе белән дә кушылырга ашыкмады һәм күңелен дә аздырмады. Гомере буе якыннан аралашып йөргән хатыннары, әйтергә дә оят, бер кул бармакларыннан артмады. Ничектер анда кайгысы юк иде. Унсигезенче елда Кызыл Армиягә язылды да шуннан китте: әүвәл Гражданнар сугышы, аннары Урта Азиядә басмачыларны кырды… Әгәр Бакиев булмаган булса, бүгенге көнгә кадәр тауларда кылычын болгап йөрер иде, мөгаен. Ул вакытка Бакиев Казанда зур кеше булып өлгерде: чандыр колгасар җирән Мишкадан җитди Тохтамыш Морадовичка әйләнгән иде инде: кырылган пеләш башлы, күкрәк кесәсендә – алтын пенсне. Игнатовны туган Татарстанына ул кайтартты. «Ваня, әйдә, кайт, – диде, – миңа монда үз кешеләрем бик кирәк, синнән башка никак, эшләрем бармас». Хәйләкәр төлке, ничек кулга төшерергә белгән. Игнатов бик теләп риза булды, дустына ярдәмләшү өчен, туган өенә очып кайтып җитте.

Казан ГПУсындагы эше менә шулай башланып китте. Әллә ни кызыксындырырлык эш булмаса да (кәгазь эшләре, җыелышлар, шуларга охшаш әле тегесе, әле монысы), уфтанып утырып булмый инде… Тиздән Зур Проломная урамындагы конторда машинистка булып эшләүче кыз белән танышты. Бу кыз башкалардан йомры сөзәк иңбашлары, Илона дигән сәер исеме белән аерылып тора иде. Менә шул чакта, утызы тулган көннәрдә генә Игнатов бер генә кыз белән озаклап аралашуның шатлыгын тәүге мәртәбә татыды – Илона янына ул инде дүрт ай буе йөри. Гашыйк булды дип әйтеп булмый, анысы. Әмма аның белән аралашу бик рәхәт иде. Ә менә ярату…

Игнатов ул нәрсәне аңламый да иде: ничек инде хатын-кызны яратырга була. Бары тик бөек нәрсәләрне генә ярату мөмкин: революцияне, партияне, үз илеңне. Ә хатын-кызны? Ничек инде хатын-кызга да, революциягә дә мөнәсәбәтеңне бер үк сүз белән белдерергә була? Бу бит, үлчәүнең бер тәлинкәсенә – ниндидер хатынны, ә икенчесенә революцияне куясың, дигән сүз. Ахмаклык түгелме соң бу? Хәтта Настасья да, нинди генә сөйкемле булмасын, барыбер хатын бит инде ул. Аның белән бер-ике төн, күп дигәндә ярты ел аралашып, ирлек теләгеңне канәгатьләндерү бик җиткән. Ул нинди ярату булсын? Шулай итеп, очрашу – хисләр, эмоцияләр учагы гына. Янса – рәхәт, янып сүнсә, көлен күккә очырасың да тыныч кына яшисең. Шуңа күрә Игнатов үз сөйләмендә «ярату» дигән сүзне кулланмады, кимсетмәде, мәсхәрәләмәде.

Иртән, көтмәгәндә, Бакиев үз янына чакырып алды: «Ниһаять, дустым Ваня, чын һәм зур йөкләмәне көтеп алдың, – диде. – Авылга революция дошманнары белән көрәшергә китәсең. Алар анда шактый әле». Игнатовның шатлыктан йөрәге сикереп куйды: кабат атка, кабат көрәшкә! Аның кул астында эшләр өчен, ике кызылармияче һәм мобилизацияләнгәннәр төркеме бирелде. Алар арасында ак толыпта, җирән атта – ул, ул, кадерлем… Язмыш аларны кушар, мөгаен.

Китәр алдыннан Илона янына кереп чыкты, коры гына саубуллашты. Тегесе, аның күзләрендәге салкынлыкны тоеп, шундук елап җибәрде: «Сез мине яратмыйсызмы, Иван?» – диде. Иванның ачуы килде. Теш арасыннан: «Ярату әни белән балалары арасында гына була!» – дип, сүзләрен сытып чыгарды да чыгып ычкынды. Ә Илона: «Мин сезне көтәрмен, Иван. Ишетәсезме? Көтәрмен!» – дип калды аның артыннан. Кыскасы, театр килеп чыкты.

Настасья бөтенләй башка. Ул, кулларын кушырып, беркайчан да көрсенеп утырмас. Ирләргә – хатыннарның, ә хатыннарга ирләрнең нигә кирәклеген бик яхшы белә ул…

Менә бит, яныннан котыртып үтеп бара, авызын ерып елмаеп, оялмыйча да туп-туры күзгә карап. Үткен тешләре белән кабартма кулына бияләен тартып кия, назлы бармаклары белән атының ялын сыйпаштыра, учмаланган җирләрен тарата, иркәли.

Игнатовны моңарчы булмаган хисләр биләп алды: тәненең көтелмәгән чымырдавы, баш артыннан башланып, муенына төште, аннан түбәнгә таба китте һәм умырткасы буйлап агып үтте. Күзләрен читкә борды, йөзен чытты: кызылармиячегә постта торганда хатын-кыз турында уйлау килешә торган эш түгел. Ул барыбер аннан беркая да китмәячәк. Атына шпорлары белән төртеп алды да кәрван башына таба чаптырып китте.

* * *

Озак бардылар. Кайчандыр Казан губернасы булган, хәзер Кызыл Татарстанның чиксез калкулыклары буйлап акрын гына ак кирмәнле башкалага сузылып барган бүтән кәрваннар койрыгын күреп алдылар. Кемгәдер, бәлки, үзләренең койрыгы да күренеп-күренеп китәдер, тик Игнатов артка карарга яратмый. Сирәк кенә авыллар аша үтәргә туры килде. Кулак дип сөрелгәннәр чанасында башларын иеп, хәсрәтләнеп утыручылар кулына авыл халкы өйләреннән икмәк алып чыгып төртте. Игнатов тыймады: ярамаган тагы, Казанда казна ашын азрак ашарлар.

Чираттагы калкулык та (Игнатов инде аларның исәбен югалтты, санамый башлады) артта калды. Кинәт чана табаннарының эчпошыргыч шыгырдавын кара-чутыр Прокопенконың: «Иптәш Игнатов! Монда!» – дип каты итеп кычкырган тавышы күмде.

Игнатов шундук атын борды: кәрванның тигез тасмасы уртадан өзелгән, әйтерсең лә пычак белән кискәннәр. Алгы өлеше исә акрын гына алга баруын дәвам итте, ә арткы өлеше басып тора. Атлыларның карачкыл гәүдәләре өзек урында мәш килә, гасабиланып биешә, кулларын болгый.

Игнатов, якынрак килгәч, өзелеп калуның сәбәбен күреп алды: менә ул – яшел күзле хәчтерүш хатын чанасы. Аңа җигелгән ат башын салындырып басып тора, ә корсагы астына колыны кергән дә әнисен ашыга-ашыга имеп ята, ыңгырашкалап та ала, нык ачыккан, бичаракай. Арттагылар үтеп китә алмый: юл бик тар, бер генә чана сыярлык.

– Байтал нык карыша, – дип, аптырап китеп зарланып куйды Прокопенко, кара кашларын җыерып. – Мин аны тегеләй дә, болай да…

Игнатов атны йөгәненнән тырыша-тырыша тартты, әмма тегесе бирешмәде, башын чайкап, ялларын тузгытты да пошкырып җибәрде – барасы килми.

– Көтәргә кирәк, колынының тамагын туйдырсын инде, – диде акрын гына чанада утырган хатын.

Дилбегә аның итәгендә ята.

– Ирне генә өйдә көтәләр, – диде каты итеп Игнатов. – Ә безгә китәргә кирәк, вакытында барып җитәргә…

Атыннан сикереп төште дә шинель кесәсеннән үз атына дип саклап тоткан, өстенә соры эре тоз сибелгән ипи кайрысын тыңлаусыз шушы ат авызына төртте. Тегесе, ипи кисәген эләктереп алып, авызын шапылдата-шапылдата ашый башлады. Менә шулай, кара аны, башка болай кыланма… Ул атның каты соры йоннар үскән озынча танавын сыйпап торды.

– Назлап иркәләү атны да буйсындыра шул, – диде аның янына килеп җиткән Настасья, матур итеп елмаеп һәм битендәге ике чокырчыгын тагын да тирәнәйтеп.

Игнатов, атны кузгатырга теләп, йөгәненнән тартты: әйдә инде, әйдә, малкай! Ат ипинең авызында калган кисәген чәйнәп йотып җибәрде һәм киреләнеп башын аска иде – бармыйм.

– Аны хәзер үк кузгата алмассың, – диде моңарчы дәшми торган аз сүзле Славутский, битендәге озын җәрәхәт эзен ниндидер уй белән ышкып алды. – Колынын туйдырмыйча, беркая да бармас.

– Бармас дисеңме? Алайса… – Игнатов атның йөгәнен әүвәл сузып алды да аннары кискен итеп тартты.

Ат, сары кыек тешләрен ыржайтып һәм тоягы белән бәрә-бәрә, кызгандырып кешнәп җибәрде. Колыны исә, Игнатовка караҗимеш рәвешендәге кара күзләре белән кырын карап, тиз-тиз имүен дәвам итте. Игнатов, кизәнеп торып, атның савырына учы белән каты итеп сугып җибәрде: «Пшла!» Тегесе тагын да көчлерәк кешнәп куйды, башын болгап алды… – барыбер баскан урынында калды. Тагын бер мәртәбә шапылдатып сукты: «Кузгал, дим! Кузгал!» Аның артындагы атлар, борчылып, сагайган тавышлар чыгара башлады һәм үрә басты.

– Кузгалмаячак, – дип кабатлады Славутский. – Үтергәнче кыйнасаң да. Монда бөтенләй икенче нәрсә – ана бит ул…

Менә бит ни сөйли офицер танавы. Кызыл Армиягә качып чыкканына ун ел, ә фикерләве һаман безнеңчә түгел, совет кешесенекенә туры килми.

– Атка мөмкинлек бирергә туры киләме, иптәш Игнатов? – диде Настасья, кашларын күтәреп, үз атын тынычландыру өчен аның муенын сыйпый-сыйпый.

Игнатов, арттан килеп, колынның савырын эләктереп алды да әнисе имчәгеннән аермакчы булды. Тегесе, саранча кебек, аяклары белән тыпырчына башлады һәм тиз генә әнисе корсагы астыннан икенче якка чыкты. Игнатов аркасы белән кар көртенә килеп төште, колын имүен дәвам итте. Настастья, атының йонлач ялына күкрәге белән ятып, шаркылдап көлә башлады. Славутский уңайсызланып борылып куйды.

Игнатов сүгенә-сүгенә торып басты да шлем, шинель, чалбарыннан карны кагып төшерде. Алга киткән чаналарга кулын болгады:

– Тукта-а-а!

Һәм шундук атлылар отряд башына таба элдерттеләр: «Тукта-а-а. Команда бирелгәнче, ял итегез-е-ез!»

Игнатов будёновкасын салды да кызарып чыккан битен сөртеп алды, Зөләйхага усал итеп карап куйды.

– Хәтта атларыгыз сезнең – тулаем контрреволюция!

Кәрван ял итәргә туктады. Колын әнисе сөтен эчеп туйганчы көтәргә туры килә инде…

Кырларга куе зәңгәр эңгер-меңгер таралганда, Казанга кадәр тагын ярты көнлек юл калган иде. Күрше кантонда кунып калырга туры килде.

Киң җилкәле, таза гәүдәле, нык адымлы тәҗрибәле диңгезче – җирле авыл Советы рәисе Денисов – аларны бик җылы һәм ачык йөз белән каршы алды.

– Сезне кунакханәгә урнаштырам – югары разрядлысына. «Астория!» Ул гына да түгел, тагын да югарырак дәрәҗәлесе бар – «Англетер!» – дип, елмаеп вәгъдә итте, эре тешләрен күрсәтеп.

Менә инде тәкәләр колак тондыргыч бәэлдәп, бер-берен этә-төртә, салпы колакларын селкетеп һәм кара нечкә аяклары белән тибенә-тибенә, кысылыша башлады. Денисов, учларын тырпайтып, барысын да «абзарга» – бер урынны икегә бүлеп торган озын тукыма пәрдә артына куып кертте. Соңгы булып калган елгыр бәрән, агач идәнгә тояклары белән вак-вак типкәләп, һаман йөгереп йөри. Рәис аны, ниһаять, бөдрәле сыртыннан эләктереп алды да башкалар янына кертеп җибәрде. Канәгать калып, тирә-юньгә карап алды, итеге белән тәкәләрнең исле, укмашкан йоннарына тибеп куйды, кулларын кунакчыллык белән җәеп җибәрде. Изүеннән тельняшканың буй-буй сызыклары күренеп китте.

– Ә мин нәрсә дидем?!

Игнатов, башын күтәреп, күз йөртеп чыкты. Керосин лампасының ачык яктысы биек агач түшәмне яктыртып тора. Тар, озын тәрәзәләр түгәрәк гөмбәз буйлап тезелешкән. Караңгы, сумала булып каткан диварларда яртылаш кыршылган гарәп язулары шәйләнә. Әле күптән түгел генә эленгән җирләреннән алынган ләүхәләрнең (язма догаларның) эзләре, сизелер-сизелмәс якты булып җемелдәп торган шакмак уемнар мәгарә кебек акаеп тора.

Башта Игнатовның элекке мәчеттә төн чыгасы килмәде: «Бу карагруһчылар оясында нием калган? – Ә хәзер менә уйланып утыра. – Дөрестән дә, ә нигә калмаска?! Денисовның башы эшли, афәрин! Ни өчен әле шундый бина буш торырга тиеш?»

– Урыннар барыгызга да җитә, – дип мактанды рәис, чәчәкле чаршауны тартып куйды. – Терлекләр – хатын-кызлар ягында, кешеләр – ирләр ягында. Искелек калдыгы, билгеле, әмма җайлы, факт! Әүвәл чаршауны алырга уйлаган идек тә, аннары калдырасы иттек. Бездә бит кич җиттеме – кунак.

Мәчетне колхозга күптән түгел генә бирделәр. Хәтта сарык-тәкәләрнең сасы исе аның әлегә кадәр һәр почмакта әллә иске келәмнәр, әллә тузан баскан китаплардан сакланып калган үзенчәлекле исен күмеп китә алмый.

Ишек янында туңып беткән күчеп баручылар өелеште, чаршауга курка-курка карап алалар, аның артындагы сарык-тәкәләр әлегә кадәр төртешә, акырыша.

– Урнашыгыз, сөрелгән гражданнар. – Денисов мич капкачын ачты да берничә утын пүләне өстәде. – Миндә колхозчы хатыннар да башта ирләр ягына керергә курка иде, – диде шыпырт кына Игнатовка. – Аннары ияләнделәр. Каракүл баш киеме кигән мулла мәчеткә беренче булып керде. Михрабның биек итеп ясалган уемына барып тезләнде. Аның артыннан берничә ир үтте. Хатын-кызлар элеккечә бусага төбендә җыелышып калды.

– Гражданочки! – дип, күтәренке күңел белән кычкырып җибәрде рәис, мич янында баскан килеш. Утның алтын ялкыннары аның кара күзләрендә ялтырап күренә. – Тәкәләр бит курыкмый, алардан үрнәк алыгыз.

Чаршау артыннан килгән колак яргыч бәэлдәүләр җавап булып яңгырады.

Мулла тезләнгән урыныннан торды. Күчеп баручыларга таба борылып, үзенә чакыргандай кулларын болгады. Кешеләр кыюсыз гына керделәр, стеналар буена сибелделәр.

Прокопенко, почмакта өелеп торган чүп-чар янына килеп чүгәләде, шушы чүп өеменнән бер китап казып чыгарды; аның металл белән бизәкләнгән матур тукыма тышлыгын тырнаклары белән казый башлады – аң-белемгә сусаган.

– Китапларга кагылмаска! – дип кисәтте рәис. – Мич кабызу өчен бигрәкләр дә җайлы алар.

– Бернәрсәне дә алмабыз, бернигә дә тимәбез, – диде Игнатов, ачулы күзләре белән Прокопенкого карап. Тегесе китапны әлеге чүп өеменә кире ташлады да җилкәсен ваемсыз гына җыерып куйды: артык исем китмәде, янәсе.

– Тыңла әле, вәкил, – Денисов Игнатовка борылды, – синең солдатларың кичке ашка тәкәне алып китмәсме? Монда күчеп китүчеләр кәрваны туктаган саен, иртән ни дә булса юкка чыккан була. Гыйнвар аенда көтүнең яртысы юкка чыкты! Факт.

– Колхоз малын! Ничек инде шулай була ала?

– Ярар инде, ярар… – Денисов елмаеп куйды һәм Игнатовка кап-кара сөялләр каплаган нык, буынтыклы бармаклары белән шаярып янап алды: – Кайчакларда барысы артыннан да карап бетереп булмый бит.

Игнатов, тынычландырырга тырышып, Денисовның иңбашыннан какты: читләшмә, иптәш! Уйламассың да: Питерның элекке морягы (Балтыйк буендагы) һәм Ленинград эшчесе (ударник!), хәзер менә егермебишмеңче (романтик!), партия чакыруы белән совет авылын күтәрешергә килгән, кыскасы, барлык статьялар буенча да безнең кеше. Үзеңнекеләр турында начар уйлау килешмәс…

Настасья ялкауланып кына мәчет буйлап атлый, почмак саен кысылышкан күчеп баручыларны күзли. Башыннан йонлач папахасын салды да, бодай төсендәге сары авыр толымы аркасы буйлап аякларына кадәр шуып төште. Хатын-кызлар, моны күргәч, аһ иттеләр (мәчеттә ирләр янында, бигрәк тә мулла үзе утырганда, ябылмаган баш белән йөрү акылга сыймый!), учлары белән балаларның күзләрен капладылар. Настасья кызган мич янына килеп басты һәм толыбын мичкә таратып элде. Гимнастёркасындагы бөрмәләр, тыгыз кыллар булып, мул күкрәкләрен күтәреп торган киң каеш астына кадәр кереп киткән. Билендәге бу каеш шулкадәр нык кысылган ки, менә-менә зеңгелдәп шартлар төсле тоела.

– Монда балаларны яткырырбыз, – диде Игнатов, аңа карамыйча гына. «Тагын жәллимме? – дип уйлап куйды, җенләнеп. Шундук үзен тынычландырды. – Кулакныкылар булса да, балалар ич».

– Әй, туңармын бит, – дип шукланып әйтеп куйды Настасья һәм тунын мич өстеннән тартып алды.

– Әйдәле, мин сиңа печән ятагы ясыйм, чибәркәй, – дип, күзен кысты Денисов.

Бала-чага, ыгы-зыгы килеп, басынкырак тавыш белән кычкырыша-кычкырыша, киң мич башына үрмәләде: кем өскәрәк, кем янәшә урнашты. Әниләре идәнгә киң тыгыз боҗра булып яттылар. Калганнар үзләренә урынны стеналар буеннан эзләде – почмакта аунап яткан иске-москы, китап киштәләре һәм шкаф ватык-сыныклары өстенә урнашты.

Зөләйха яртылаш янган келәм кисәген табып алды да, аркасы белән стенага терәлеп, шуның өстенә ятты. Баштагы уйлар хәзергә кадәр авыр, ипи камыры кебек басынкы. Күзләр күрсә дә, ниндидер пәрдә аша гына караган кебек. Колаклар да ишетә, әмма һәр аваз ерактан килгән тавыш булып кына керә. Гәүдә хәрәкәттә, сулый, тик үзеңнеке түгел төсле.

Көне буе ул: «Убырлының алдан әйткән сүзләре чынга ашты, – дип уйлап йөрде. – Тик нинди куркыныч рәвештә! Өч утлы фәрештә – өч кызылармияче – иренең ишегалдыннан «ике тәгәрмәчле арбага» утыртып алып чыгып китте. Ә карчык үзенең сөекле улы белән өйдә калды. Убырлы ни теләгән булса, ни өчен шулай шатланып йөргән булса, бар да чынга ашты. Мортазаны кызлары янына күмәргә кирәклеге Мансурның башына килде микән? Ә Убырлыны? – Карчыкның улы үлеменнән соң озак яшәмәслегенә Зөләйха шикләнмәде. – Бөек Ходаем, барысы да синең ирегеңдә, синең кулыңда».

Гомерендә беренче мәртәбә ул мәчеттә утыра, өстәвенә ирләр ягында, михрабтан ерак түгел, янәшәсендә генә. Күрәсең, монысы да Бөек Алла ихтыярында.

Юлбашта ирләр хатыннарын мәчеткә бик йөртмәде, бары тик Ураза гаете, Корбан гаете кебек зур бәйрәмнәрдә генә. Һәр җомга саен, мунчада әйбәтләп парланып, чабынып чыкканнан соң, алсуланып киткән йөзле, әйбәтләп таралган һәм кыркылган сакаллы, кырдырганга ялтырап торган башына яшел бәрхет түбәтәен кигән Мортаза Юлбаш мәчетенә намазга ашыга иде. Мәчетнең калын чаршау белән аерып куелган почмагындагы хатын-кызлар ягы, гадәттә, җомга көннәрдә буш була иде. Мулла ирләргә, хатыннары юлдан язмасын һәм хак диндә ныгысын өчен, җомга намазында укылган вәгазьләрнең эчтәлеген хуҗалык эшләрен башкарып йөрүче хуҗабикәләргә кайтып сөйләргә куша иде. Мортаза бу гамәлне җиренә җиткереп үти иде: өенә кайткач, сәкегә утырып, хатын-кыз ягында онтарткыч яки савыт-саба тавышы басылганны көтеп ала да чаршау аша үзенең һәрвакыт әйтә торган сүзләрен башлый иде: «Мәчеттә булдым. Мулланы күрдем». Зөләйха һәр җомгада шушы сүзләрне көтеп ала иде. Алар бит аерым әйтелгән кайбер сүзләрдән мәгънәләре белән аерылып тора, күңелгә ята: бу дөньяда бар да үз чираты белән бара, бөтен тәртип нык, беркайчан да какшамас кебек иде.

Иртәгә җомга. Мортаза мәчеткә бармый инде.

Зөләйха күзләре белән мулланы эзләп тапты. Ул, михрабка йөзе белән утырып, һаман дога укып утыра.

– Кизү торучыларга үз урыннарына басарга! – дип команда бирде Игнатов. – Калганнарга – йокларга!

– Әгәр йоклыйсы килмәсә, иптәш Игнатов? – диде купшы күкрәкле, мәчеттә оятсыз рәвештә баш киемен салып йөргән хатын. Бер кочак салам табып алган да (дөресе, Денисов биргән), аны кочып, елмаеп басып тора.

– Таң аткач торырга! – диде коры гына Игнатов. Зөләйхага командирның шул затсыз хатын белән җитди сөйләшүе ошап китте, күңеле булды.

Теге затсыз тирән итеп сулыш алды, болай да бүлтәеп торган зур күкрәкләрен киереп, тагын да күтәртебрәк куйды. Кулындагы бер кочак саламын, Зөләйха янынарак килеп, идәнгә ташлады.

Кизү торучылар ишек төбендә әйләндереп капланган китап шкафына урнаштылар. Ярымкараңгылыкта штыклары ялт-йолт килеп тора. «Таңнан таңга кадәр вахтада үткен күзле моряклар!» – дип, честь биреп, алар белән саубуллашты рәис, күчеп баручыларга һәм сарык-тәкәләргә тыныч йокы теләде. Игнатов кушуы белән керосин лампасының кызгылт-сары телен кечерәйтте, филтә очы гына караңгыда бераз яктыртып калды.

Зөләйха кесәсеннән ипи кисәге табып алды, сындырып чәйни башлады.

– Безне кая илтәсең, комиссар? – Караңгыдан мулланың яңгыравыклы тавышы ишетелде.

– Партия кая җибәргән булса, шунда алып барам, – дип кычкырып җавап бирде Игнатов.

– Безне кая җибәрде соң синең партияң?

– Бар нәрсәне белүче Аллаһыңнан сора, колагыңа пышылдап әйтсен.

– Мондый авыр юлны барысы да күтәрә алмас, үлемгә алып барасың бит, комиссар.

– Ә син исән калырга тырыш. Яки Алладан тиз үлемне сора, газапланмас өчен.

Күчеп баручылар, әсәрләнеп, үзара пышылдаша башлады: «Кая-кая, ди? Нүжәли Себергә?» – «Ә кая дип беләсең? Һәрвакыт Себергә генә сөрделәр бит». – «Еракмы соң ул?» – «Мулла әйтте бит инде: ерак, диде, бөтен кеше дә чыдый алмаячак, диде». – «И Алла! Барып җитәргә язсын гына инде». – «Дөрес тә. Кем барып җитә – шул исән кала…»

Кизү торучылар, йоклар алдыннан винтовкаларын шылтырата-шылтырата корып, бөтен бүлмәне яңгыраттылар. Бераздан тавышлар, кыштырдаулар кими төште. Мәчетнең бөтен почмагына мич җылысы таралды, күз кабаклары авырая, күзләр йомыла. Зөләйха шул арада йоклап та китте. Мулла хатыны, яраткан соры мәчесен читлектән чыгарып, кулыннан ашатырга кереште, эре яшь тамчылары мәченең йомшак буй-буй сыртына тамды.

* * *

– Зөләй-ха-а-а! – Убырлының кычкырган тавышы, идән астыннан ишетелгән кебек, ерактан шомландырып килде.

– Хәзер, әни, очам, әни, очам…

Зөләйха күзләрен ачты. Әйләнә-тирәсендә, дерелдәп торган керосин лампасы яктысы белән бераз сыегайтылган ярымкараңгылыкта, күчеп баручылар йоклап ята. Мичтә чытыр-чытыр ут яна, бер тирәгәрәк җыелган сарыклар йокы аралаш сирәк-мирәк селкенгәләп куя. Кизү торучылар, стенага сөялеп һәм башларын җилкәләренә салып, тәмле йокыга талды. «Уф, күземә күрендеме?»

Һәм кинәт көчле кыштырдау – якында гына. Өзек- өзек пышылдау (ирләр тавышымы, хатын-кызныкымы?) – кайнар, тиз-тиз, буталчык, еш-еш тын алу белән: кичә генә бер салам печән өстенә теге затсыз хатын урнашкан җирдә. Башта – акрын хәрәкәт, аннан тиз-тиз, көчлерәк һәм үтә кызу. Инде караңгы түгел, бер күләгәгә төрелгән ике тән. Нәрсәдер калтырады, гыжлау, тирән һәм еш-еш сулыш алу ишетелде. Һәм басынкы хатын-кыз көлүе: «Тукта инде, шашкан җан, бөтенләй хәлдән тайдырдың». Тавышы таныш – бу ул, тулы түгәрәк битле шул оятсыз инде. Зөләйха караңгыда аның авыр көлтә булып җәелеп яткан сары чәчләрен дә күргән кебек булды. Ул, авызын зур итеп ачып, җиңеләеп калганга, кеше ишетүеннән дә курыкмыйча мыш-мыш сулап ята. Менә ул башын янәшәсендәге ирнең күкрәгенә куйды, һәм икесе дә тынып калды.

Зөләйха, күзләрен зуррак ачып, ир кешене танымакчы булды. Һәм караңгыдан аңа карап торган ике күзне танып алды. Ул инде байтактан аңа карап тора – Игнатов.

– Сәлахетдин! – Кинәт кайдандыр мәчет эченнән йөрәк өзгеч тавыш яңгырады. – Ирем минем!

Шундук лампа уты дөрләп яна башлады. Кешеләр сикерешеп торды, тирә-юньгә күз ташладылар; йокысыннан айнып җитмәгән бала елый, кемнеңдер ялгыш баскан итеге астында мәче мырлый.

– Сәлахетдин! – Мулла хатыны тагын кычкырды.

Игнатов, әвәрә килеп сүгенә-сүгенә, Настасьяның су анасыныкыдай чәчләре ятьмәсеннән көчкә ычкынып, ашыга-ашыга каешын буды, бара-барышка итекләрен киде. Күчеп баручылар өерелеп җыелышкан якка чапты.

Кешеләр юл бирде. Идәндә, чал чәчле башын михрабка таба куеп, озын аякларын бөдрә туны астыннан сузып чыгарып, мулла-хәзрәт ята. Янәшәсендә тезләнеп маңгаен идәнгә бәрә-бәрә, аның гаять зур гәүдәле хатыны үкереп елый. Мулланың ачык күзләре өскә карап катып калган, яңаклары баткан, борын читләреннән иягенә таба киткән тирән җыерчыклары иреннәрен төссез коры елмаюга җыеп куйган. Игнатов карашын тәрәзәгә күчерде. Тар гына тәрәзәләрдә – сыек зәңгәрсу яктылык. Таң ата.

– Барыгызга да җыенырга! – диде ул тораташ катып калган тирә-юньдәгеләргә. – Китәбез. – Һәм чыгу юлына юнәлде.

Настасья аны, салам өстенә утырган һәм тузган чәчләрен бодай төсендәге сары толымга үреп торган килеш, карашы белән озатып калды.

Тиз җыендылар. Мулланың үле гәүдәсен тиеш булганча күмү өчен кантонда калдырырга хәл иттеләр. Игнатов аның тунын хатынына калдыртты: елаудан күзләре шешенеп беткән хәзрәт хатыны тунны үзе киде. Балалар куркудан мич артына кереп качкан мәчене дә табып китерделәр һәм яңадан читлегенә кертеп утырттылар.

Зөләйха инде, дилбегәне тоткан килеш, ямчы урынында утырган һәм «киттек» дигән команданы көткән чагында, аның янына, тирә-юньгә ялт итеп карап алып, тиз генә Кара-чутыр сикереп менде дә чанага ак һәм йонлач сарык бәтиен ташлады. Капчык киндерен өстенә япты һәм кәкре бармагын иреннәренә тидерде: «Тсс…»

Шундук бөтен ишегалдына «Киттек!» дип кычкырган тавыш таралды. Атлар пошкырып куйды, конвойчыларның да үзара кычкырышкан тавышлары ишетелде. Һәм чаналар, акрын гына йөзеп барган эре балыклар өере күк, ишегалдыннан сузылып чыга башлады.

Денисов капка янында елмаеп басып тора – озата.

– Ну, – диде аңа Игнатов дусларча, табан кебек каты кулын нык итеп кысып, – бирешмә, брат!

– Карале, Игнатов, – рәис уңайсызланып кашларын җыерды, тавышын киметте. – Син ничек уйлыйсың, әгәр мәчет түбәсенә кызыл байрак элеп куйсам, дөрес булырмы?

Игнатов күккә ашкан манарага карап алды: очында ярымай калае кукраеп тора.

– Ерактан ук күренер, – диде хуплап Игнатов. – Матур булыр!

– Шулай да гайбадәт кылу бинасы бит бу. Винегрет килеп чыкмасмы?

– Башыңда синең винегрет, – дип, түземсезләнеп биеп торган атының муеныннан каккалап алды. – Ә бу – чын-чынлап колхоз абзары. Аңладыңмы, ударник?

Тегесе елмайды, хушлашып кулын болгады. Ничек инде аңламаска?!

Игнатов үз алдыннан соңгы чананы уздырып җибәрде, бушап калган ишегалдын күз йөртеп чыкты да, аты тояклары астыннан шыгырдап торган иртәнге карны сиптерә-сиптерә, кәрван артыннан элдертте.

Авыл шактый артта калгач, Зөләйха борылып карады: мәчетнең нечкә шәме өстендә, кайнар ут булып, кызыл байрак җилферди иде инде.

* * *

Авыл Советы рәисе Денисов бу авылда тагын ярты ел эшләп ала. Язга ул – әйбәт итеп, намус белән колхоз оештыра, аңа ышанып тапшырылган торак җирлектә коллективлаштыру процентын күпкә күтәрә.

Дингә каршы бөтен күңеленнән чын морякларча ныклап көрәшә: изге Рамазан аенда мәчет тирәсендә агитация хәрәкәте оештыра, халык белән үткәрелгән «Совет җәмгыятендә динилек кирәкме?» дигән әңгәмәдә өч дин әһеленә оппонент буларак чыгыш ясый, авылдан бөтен Коръәнне җыеп чыгып, барысын да яндыра.

Үз колхозы өчен кантонның әлегә бернинди машинасы булмаган күрше авылларда көнчелек уятып, «Коммунар» тракторын кайтарту авылдагы дәрәҗәсенең югары ноктасы булып тора. Бу трактор Денисов хуҗалыгында иң кадерле, кыйммәтле һәм нык саклана торган объект була.

Ул новаторлык инициативасы белән дә чыга: мәҗүсилектән калган Сабан туен – татар авылларында яз ахырында уздырыла торган Сабан бәйрәмен – «Трактортуй» дип үзгәртергә тәкъдим итә. Әлеге башлангычны үзәктә хуплыйлар: тантанага Казанның үзеннән ҮБК делегациясе һәм газеталардан корреспондентлар десанты килә. Әмма, трактор ватылып китү сәбәпле, бәйрәм өзелә. Ватылу сәбәбе соңрак ачыклана: шунда яшәүче бер абыстай-карчык, изгелек эшлим дип, тракторны рухландыру өчен, беркемгә дә сиздермичә, трактор моторына күпмедер йомырка һәм ипи «ашата». ҮБКдан килүчеләр һәм газета хәбәрчеләре, канәгатьсез һәм бернинди яңалыксыз калып, Казанга кайтып китәләр. Денисовның дәрәҗәсе уктай төшеп китә.

Аны авылдан чакыртып алалар да өенә кайтарып җибәрәләр. Ленинградтагы тулай торакта кайчандыр үзе яшәгән бүлмәсенең бусагасыннан да үтә алмый: аны нык үрчегән күршеләре басып алган була. Йорт идарәчеләре белән әлеге бүлмә өчен үтә тәвәккәл һәм озакка сузылган көрәш барышында шешәгә ябыша башлый һәм ике елдан соң аны шушы гадәте өчен тулай торактан куып чыгаралар. Утыз өченче елда, паспортлаштыру чорында, Денисовны, теркәлгән тору урыны булмаганга һәм эчкече буларак, Ленинградтан сөрәләр: әүвәл – 101 нче километрга, аннары – Усть-Цильмага, соңыннан – Душкачан ягына. Шунда аның эзе Байкал яны таучыклары, калкулыклары арасында мәңгегә югалып кала.

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Подняться наверх