Читать книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза - Гузель Яхина - Страница 4

Беренче бүлек
Җебегән тавык
Очрашу

Оглавление

Яшерен саклагыч ышанычлы урында иде. Мортаза үзе уйлап чыгарып һәм үз куллары белән эшләгән бар нәрсә дә әйбәт һәм нык булды – ике тормышка җитәрлек.

Бүген алар таң атканчы уяндылар. Салкын, коры ризыклар капкалап алдылар да ярымайның һәм таң йолдызларының тонык яктысында йорттан чыгып киттеләр. Таң атуга барып җиттеләр. Күк йөзе ачык зәңгәр төскә керде, ә инде акка төренгән агачлар бөтенләй яктырып җемелдәде.

Урман – иртәнге таң тынлыгында. Мортаза киез итекләре астындагы кар яңа өзеп алган кәбестә кебек, аеруча яңгырап шыгырдый. Зөләйха тозлау өчен кәбестәне кечкенә балта белән чапканда да, нәкъ шундый шыгырдау ишетелә. Алар ирле-хатынлы, икәүләп, бот төбеннән тыгыз кар көртләренә бата-бата, сукмак сала. Ике киң агач көрәктә, носилкадагы кебек, кыйммәтле йөк: чәчүлек орлыклар тутырылган һәм сапларга баулар белән ныклап бәйләп куелган капчыклар ята. Очлы ботаклардан һәм ботаклы-чатаклы агачлардан саклап кына күтәреп баралар. Әгәр киндер капчык тишелсә йә ертылса, Зөләйханың кирәген бирәчәк Мортаза. Кызылармиячеләрне көтә-көтә хәлдән тайган Мортаза бөтенләй шашты: кичә Күбәләкне үтергән кебек, Зөләйханы да чабып үтерәчәк, күзен дә йоммыйча хәтта.

Алда, бәс сарган чыршылар арасына, инде зәңгәрсу яктылык төште. Каеннар, бер-береннән аерылып, алга юл ача, җеп кебек нечкә ботакларында кечкенә генә боз сөңгеләр зең-зең килә, калын кар япмасы белән капланган киң аланны күрсәтә. Менә ярык кебек тар һәм озын куышлы кәкре юкә агачы, янәшәсендә – туңып утырган миләш куагы. Килеп җиттеләр. Ниһаять!

Юкә ботагына песнәк килеп кунган. Зәңгәр түше – күкнең бер кисәге, ә күзләре – кара сәйлән. Курыкмыйча Зөләйхага игътибар белән карап утыра, үзе чыркылдый.

– Шәмсия! – Зөләйха, елмаеп, аңа калын бияләй кигән кулын сузды.

– Бытылдама, хатын! – Мортаза кошка кар йомрысы ыргытты һәм кош читкә сикереп очып китте. – Эшләргә килдек.

Зөләйха, куркып китеп, көрәген тиз генә кулына алды.

Юкә астында өелеп торган кар көртен тарата башладылар. Бераздан аның астында зур булмаган каралҗым калку җир пәйда булды. Зөләйха бияләйләрен салып ыргытты да суыкта кызарып чыккан куллары белән шул җирне тиз генә чистартырга кереште, өстен сыйпап алды. Кар суыгы астында – таш суыгы. Бормалы-сырмалы гарәп язуыннан кар бөртекләрен сыпырып төшерде дә бармаклары белән хәрефләр чокырларындагы боз кисәкләрен эретте. Зөләйха укый белми, әмма монда ни язылганын күптән белә: Шәмсия. Мортаза Вәлиев кызы. Һәм дата: 1917 ел.

Мортаза өлкән кызының каберен чистарткан арада Зөләйха, бер адымга читкәрәк китеп, тезләренә чүкте дә кар астыннан тагын бер таш тапты, терсәкләре белән кардан арындырды. Оеган бармаклары ташны үзләре таба, шуыша-шуыша, бозланган хәрефләрне капшый: Фирүзә. Мортаза Вәлиев кызы. 1920 ел.

Чираттагысы Сабидә. 1924 ел.

Аннары Халидә. 1926 ел.

– Ялкауланасыңмы?! – Мортаза инде беренче каберне чистартып өлгергән һәм, көрәк сабына таянып, күзләре белән Зөләйханы үтәли тишеп басып тора: бәбәкләре – салкын сары, ә күзенең агы – карасу-кызыл якут. Маңгай уртасындагы җыерчыгы җанланган кебек селкенеп-селкенеп ала. – Барысы белән дә исәнләшеп чыктыңмы?

Зөләйха гаепле кеше сыман карашын аска төбәде.

Бераз янтайган дүрт соры таш бер рәткә тезелгән һәм аңа дәшми генә карап торалар – тәбәнәкләр, бер яшьлек бала буе гына.

– Ярдәм ит, ичмасам, – Мортаза тамак кырып куйды һәм бар көченә көрәген туң җиргә батырды.

– И Аллам, хәзер, хәзер, көт бераз! – Зөләйха Шәмсия каберенә ташланды һәм кулларына килеп төште.

Мортаза, моңа канәгать булмыйча, авыр сулап куйды, шулай да көрәгенә кагылмады – көтә.

– Гафу ит безне, зират иясе. Язга кадәр сине борчыйсыбыз килмәгән иде, тик менә мәҗбүр булдык, – дип пышылдады Зөләйха хәрефләрнең бормалы бизәкләренә. – Син дә, кызым, гафу ит! Беләм, син ачуланмыйсың. Син үзең дә әти-әниеңә ярдәм итәргә бик шат.

Зөләйха аягына торып басты, әзер булуын белдереп, башын чайкады, хәзер мөмкин, янәсе. Мортаза күренер-күренмәс һәм бозланып каткан ярыкка көрәген тыгарга тырышып, кабер янындагы җирне чокый. Зөләйха таяк белән бозны каера. Ярык, акрынлап киңәя, зурая барып, туңган җир исе килеп торган озын агач әрҗәне күрсәтте. Ниһаять, шатыр-шотыр килеп тулысынча ачылып китте. Мортаза, саклык белән, кояш кебек алтынсу төстәге, суыктан зеңгелдәп торган ашлыкны шунда койды. Зөләйха авыр, чәчелеп китә торган бөртекләр агымына кулларын куйды.

Икмәк!

Шәмсия белән Фирүзә каберләре арасындагы тирән агач әрҗәдә йоклап ятачак хәзер бу ашлык, язны көтеп. Һавада җылылык исе таралуга, болыннар кардан арынып җылынып китүгә, яңадан җиргә кереп ятар, бу чакта сөрү җирендә шытып чыгар һәм яшел уҗым булып күтәрелеп китәр.

Авыл зиратында яшерен саклагыч казуны Мортаза үзе уйлап чыгарды. Зөләйха әүвәл курыкты: мәетләрне борчу гөнаһ булмасмы? Мулла-хәзрәттән рөхсәт алу яхшырак түгелме? Зират иясе ачуланмасмы? Соңрак риза булды – хуҗалыкны алып барырга кызлары да ярдәм итсен! Кызлары чынлап та булышты – ата-анасы монда яшереп куйган азык-төлекне язга кадәр саклап тотты. Инде ничә ел.

Әрҗә капкачы шапылдап ябылды. Мортаза чокырны казыганда бераз актарып ташланган кабер өстен кар белән томалады. Аннары буш капчыкларны көрәк сапларына чорнап бәйләде дә, аркасына асып, урманга таба китте.

Зөләйха кардан ачылып киткән кабер ташларына да, баласына төнлә юрган япкан кебек, яңадан кар сипте. Күрешкәнчегә кадәр, кызларым! Әгәр Убырлының күрәзә сүзләре алданрак чынга ашмаса, яз җиткәч күрешербез.

– Мортаза, – дип, әкрен генә эндәште иренә, – минем белән бер-бер хәл булса, кызларым янына күмәрсең. Халидәнең уң ягында буш урын бар. Үзең беләсең: миңа күп урын кирәкми.

Ире туктамады, озын гәүдәсе каеннар арасында күренеп-күренеп китә. Зөләйха, саубуллашып, ташларга әкрен генә нидер укыды да суыктан шакырдап каткан кулларына бияләйләрен киде.

Юкә ботагында кабат сайрау – зәңгәр түшле елгыр песнәк үз урынына кире кайткан. Зөләйха, шатланып, аңа кулын болгады: «Шәмсия, аның син икәнен белдем бит мин!» – диде. Һәм шундук ире артыннан очты.

Чана ашыкмыйча гына урман юлыннан шуып бара. Сандугач колынын куалап кешнәп куйды. Ә тегесе, әле юл буе көртләрендә нечкә аяклары белән бата-бата, әле кәкре танаулы башын әнисе янтыгына төртә-төртә, шатланып, аның янәшәсендә элдерә. Бүген аларга ияреп йөрде. Анысы да кирәкле эш: урманга йөрүләргә ияләнә башласын.

Кояш әле төшкә авышмаган, ә эш инде эшләнде. Аллага шөкер, беркем күрмәде. Бүген үк булмаса да, иртәгә буран зираттагы бөтен эзләрне күмеп китәчәк – беркем бернәрсә белмәячәк, әйтерсең берни булмаган.

Зөләйха чанада, гадәттәгечә, Мортазага аркасы белән утырды. Баш арты белән сизеп тора: иренең башында авыр, хәвефле уйлар бөтерелеп-бөтерелеп куя. Ире, ашлыкны яшереп, күмеп кайткач, бераз тынычланып китәр һәм маңгаендагы балта эзенә охшаган тирән зур җыерчык тигезләнер дип көткән иде. Юк, җыерчык югалмады, тирәнәйде генә.

– Төнлә урманга китәм, – диде Мортаза, каядыр алга карап: әллә Сандугач муенындагы камытка, әллә инде ат койрыгына.

– Ничек инде? – диде Зөләйха, иренә борылып, кызганулы карашы белән аның үзсүзле аркасына текәлеп. – Гыйнвар бит…

– Күбәү булачакбыз. Туңмабыз.

Мортазаның әле беркайчан да урманга киткәне юк иде. Башка ирләр күп йөрде, егерменче елларда да, егерме дүртенче елда да. Төркемнәргә тупланып, яңа властьтан урманнарда качып яттылар. Мал-туарларын йә суйдылар, йә үзләре белән алып киттеләр. Хатыннары балалары белән өйдә калды – өметләрен сүндермичә, ирләренең кайтуын көтеп. Кайткан чаклары да булды. Күбесе кайтып күренмәде: кемнедер кызылармиячеләр атып үтерде, кайберсе үзе хәбәрсез югалды…

– Язга чаклы көтмә, – дип дәвам итте сүзен Мортаза. – Әнине кара.

Зөләйха иренең көчле калак сөякләре арасына ныклап тарттырып куелган кытыршы, тишекле-тишекле, иләнгән сарык тиресенә карап торды.

– Атны үзем белән алам. – Мортаза авызын чапылдатып алды, һәм сүз тыңлаучан Сандугач адымын тизләтте. – Колынны суеп ашасагыз да була.

Бәләкәй колын әнисе артыннан элдерә. Аякларын әле алга, әле артка чөеп уйнап бара.

– Ул чыдамас, – диде Зөләйха, Мортаза аркасына текәлеп, – әниең моны күтәрә алмас, дим.

Арка төнтекләнеп дәшми. Сандугач тояклары тавышы, кардан атлаганга, әллә ни каты ишетелми. Кайдадыр урман эчендә, мыскыллаган кебек, саесканнар такылдый. Мортаза йөнтәс бүреген салды да елтырап торган кабарынкы башын сөртеп алды – алсу шома тиресеннән күренер-күренмәс бу күтәрелә.

Сөйләшү тәмам. Зөләйха борылып утырды. Үз гомерендә өендә бер мәртәбә дә берүзе калганы юк иде. Нәрсә эшләргә һәм нәрсәне эшләмәскә кирәген кем әйтә инде болай булгач. Дөрес йә яхшы итеп эшне башкармаганы өчен кем ачуланыр? Кызылармиячеләрдән кем саклар? Ахыр килеп, кем ашатыр? Нәрсә, Убырлы ялгышты микәнни? Ул да өендә үзенең яраткан улы белән түгел, күралмаган, яратмаган килене белән кала бит. И Аллам, бу нәрсә инде?..

Җыр тавышы, кинәт искән җил кебек, аларны шундук куып тотты. Әле генә колакта чана табаннарының ыңгырашулы шыгырдавы гына яңгырый иде, менә хәзер – ныклы ирләр тавышы. Матур, тирән, кайдадыр еракта, урман эчендә. Сүзләре русча, көе таныш түгел. Зөләйханың тыңлыйсы килә, әмма Мортаза нигәдер кабалана башлады, Сандугачны тизләтте.

Никто не даст нам избавленья:

ни Бог, ни царь и ни герой.

Добьёмся мы освобожденья

своею собственной рукой.


Зөләйха инде рус телен дә шактый белә. Ул җыр сүзләренең матур икәнен аңлый – азатлык һәм котылу турында.

– Көрәкләрне яшер, – диде Мортаза теш арасыннан гына.

Зөләйха, ашыга-ашыга, көрәкләрне капчыкларга төрде, өстән итәге белән каплады.

Сандугач адымын ешайтса да, ул кадәр үк тиз чапмый, колынының теләсә ничек элдерүенә җайлый. Ә җыр тавышы якыная, куып тота:

Чтоб свергнуть гнёт рукой умелой,

отвоевать своё добро,

Вздувайте горн и куйте смело,

пока железо горячо.


Бу җыр – эш кешесенеке, дип уйлады Зөләйха, йә тимерченеке, йә корыч эретүченеке. Хәзер аңлашыла: бу кеше урман юлыннан алар эзеннән бара һәм тиздән агачлар артыннан килеп тә чыгар. Ничә яшьтә икән? Яшьтер, мөгаен, тавышында – гаярь көч һәм зур өметләр.

Это есть наш последний

и решительный бой.

С Интернационалом

воспрянет род людской.


Ерактарак, агачлар арасында, карачкыл шәүләләр тиз-тиз селкенгәли башлады. Юлда зур булмаган атлы отряд күренде. Алдан килүче ирнең гәүдәсе төз, ат өстендә җиңел генә, туп-туры утырып бара; ерактан ук аның тимерче дә, эретеп ябыштыручы да түгеллеге сизелеп тора – хәрби ул. Якынрак килгәч, соры шинелендә – киң, сары билгеләр, ә башына коңгырт йолдызлы, очлы башлы постау шлем кигәнлеге күренде. Кызылармияче. Җырны ул җырлый булып чыкты:

Лишь мы, работники всемирной

Великой армии труда,

Владеть землёй имеем право,

А паразиты – никогда.


Аллаһы Тәгалә Зөләйхага менә дигән күз күреме бүләк иткән. Якты кояш нурларында ул кызылармияченең ирләргә хас булмаган шома битен күзәтә (ни мыегы, ни сакалы юк, кыскасы, кызлар кебек). Шлемның маңгай капламасы астыннан күзләре – кара булып, ә тигез ак тешләре шикәрдән ясалган кебек күренә.

И если гром великий грянет

Над сворой псов и палачей,

Для нас всё так же солнце станет

Сиять огнём своих лучей.


Кызылармияче инде бөтенләй янәшәдә. Кояштан күзләре кысылган, күз кырыйларындагы җыерчыклар «будёновка» дип аталган әлеге шлемның сукнодан тегелгән озын колакчыннары астына кереп югалган. Егет Зөләйхага елмая, оятсыз. Зөләйха, ир хатынына зарур булганча, карашын түбән төшерде, ияген шәленә тирәнгәрәк яшерде.

– Әй хуҗа, Юлбаш еракмы әле? – Егет, буйсынмас күзләрен Зөләйхадан алмыйча, чана янәшәсенә килеп басты. Зөләйха аның атының тозлы кайнар исен сизде.

Мортаза, борылып та карамыйча, һаман Сандугачны куа.

– Чукракландың мәллә? – Җайдак үкчәләре белән җиңел генә атының янтыгына төртеп алды да бер-ике сикерүдә чананы куып җитте.

Мортаза Сандугачка тезгеннәре белән кинәт кенә суккалап алды, ә тегесе шундук алга ыргылды һәм түше бе- лән әлеге хәрбинең җитез атына килеп бәрелде. Бу хәлдән җайдак аты әллә нишләп китте – кешнәп җибәрде һәм артка чигенде, арткы аяклары белән юл читендәге көрткә кереп батты, таптанып, өелгән карны изде.

– Әллә сукырайдыңмы? – дип кычкырып җибәрде кызылармияче, ачуына чыдый алмыйча.

– Курыкты мужик, әнисе итәге астына ашыга. – Атлы отряд та чананы куып җитте. Кара чәчле, ялтырап торган алтын тешле, өске ирене бераз сәеррәк күтәрелгән ир чананы күзләре белән җентекләп карап чыкты. – Куркак контингент!

Болар ничәү соң? Ике кул бармаклары хәтле, артык түгел. Ирләр нык, сәламәт. Кемнең өстендә шинель, ә кемдер гади толып киеп, билен җирән төстәге каеш белән буган. Һәрберсенең аркасында винтовка. Штыклары кояш нурларында әледән-әле ялтырап китә, хәтта күзләр камаша.

Берсе хатын-кыз икән бит. Иреннәре – нарат җиләге, ә бите алма кебек. Иярдә, башын югары чөеп, төз утыра, күкрәкләрен алга төрткән, күреп соклансыннар, янәсе. Мондый күкрәкләр өч иргә җитәр иде, хәтта толып астыннан сизелеп тора. Кыскасы, чиртсәң, каны чыгарлык.

Кызылармияче аты, ниһаять, кар басылып тигезләнгән каты юлга чыкты. Җайдак Сандугачны йөгәненнән эләктереп алды. Чана туктап калды. Мортаза дилбегәне ычкындырды. Атлыларга карамый, үзенең усал карашын яшерә.

– Ну? – Усал итеп сорап куйды кызылармияче.

– Алар бит монда русча белмиләр, иптәш Игнатов, – диде ярты битенә озын җәрәхәт эзе сызылган олы яшьтәге хәрби.

Җәрәхәт эзе ак, сузылган бау кебек тигез. Мөгаен, кылычтандыр дип уйлап куйды Зөләйха.

– Ни белмес, значит… – Кызылармияче Игнатов игътибар белән атны, аның корсагы астында яшеренеп торган колынны һәм Мортазаның үзен җентекләп карап чыкты.

Тегесе дәшми. Бүреге маңгаен каплаган, күзләре күренми. Агарып киткән борын тишекләреннән, мыекларын бәсләтеп, кайнар сулыш бөркелә.

– Нәрсәдер син, туганым, бик борчулы күренәсең, – диде Игнатов, уйчанланып.

– Аны хатыны тиргәгән! – Кара чәчлесе алтын тешен ялтыратып әйтеп куйды, Зөләйхага әүвәл – бер, аннары икенче күзен кыскалап. Күзенең агы солы измәсе кебек тонык, ә бәбәкләре кечкенә, – отрядта аны шуңа үртиләр. – Татар хатыннары әй усал да инде. Алардан мәрхәмәт көтмә! Шулай бит, Яшелкүз?

«Яшелкүз» дип аны әтисе балачакта атап йөртә иде. Күптән инде ул. Зөләйха күзләренең нинди төстә икәнен онытып та өлгерде инде.

Отрядта кычкырып көлеп җибәрделәр. Дистәләгән явыз һәм мәрхәмәтсез күзләр аны игътибар белән күзәтә. Ул җылынып киткән яңакларын шәл очы белән тиз генә каплап куйды.

– Усал, кырыс, әмма әллә ни матур түгелләр. – Йөзен читкә борып, теләр-теләмәс кенә әйтеп салды зур күкрәкле теге хатын.

– Сиңа җитми инде алар! – дип, мыскыллы елмайдылар кызылармиячеләр.

Зөләйха үзенең артында басып торган иренең гыжылдап, кыенлык белән сулавын ишетеп тора.

– Отставить! – Игнатов Мортазаны каныгып күзәтүен дәвам итте. – Иртә таңнан кая бардың инде, хуҗа? Җитмәсә, хатының белән. Утын кисмәгәнсең, күреп торам. Урманда ни югалттың? Күзләреңне ник яшерәсең? Бөтен сүземне аңлаганыңны күреп торам бит.

Тынлыкны бозып, атлар каты итеп пошкырып тора, тояклары белән тыпырчына. Зөләйха күрмәсә дә сизә: Мортаза маңгаендагы җыерчык тагын да тирәнәя бара, баш сөягенә китереп чәнчи, ә иягендәге чокыр кармакка эләккән балык өстендәге калкавыч кебек салмак кына дерелди.

– Алар кар астыннан гөмбә казып җыйганнар, – диде кара чәчле кара-чутыр, штыгы белән Зөләйханың итәген күтәреп. Капчыклар астыннан көрәк очлары күренеп тора. – Тик күп итеп җыя гына алмаганнар! – Капчыкларның берсен, штык очына элеп алып, һавада селкеп җибәрде.

Отрядта әүвәл кеткелдәп торган булсалар, инде кычкырып көлә башладылар. Капчыктан берничә алтын-сары эре орлык Зөләйха итәгенә килеп төште – көлү, пычак белән кискән кебек, шундук өзелде.

Зөләйха, итәгендәге орлыкларга карый-карый, бияләен салды да аларны ашыга-ашыга учына җыя башлады. Атлылар чананы уратып алды. Мортаза, сиздермичә генә, билбавына кыстырган балтасына орынды.

Игнатов үз янына килеп баскан хәрбигә дилбегәсен ташлады да җиргә сикереп төште. Зөләйхага якын килеп, ике кулы белән аның йодрыгын эләктереп алды һәм көч белән каерып ачты. Якыннан караганда, аның күзләре бөтенләй кара түгел, елга суы кебек аксыл-соры икән. Матур күзләр. Ә бармаклары коры, көтелмәгән кайнар хәтта. Өстәвенә бик көчле. Зөләйханың йодрыгы шундук ачылып китте. Учында – озынча, шома, кояшта бал төсенә кереп ялтырап торган орлыклар. Яхшы сортлы бодай орлыклары.

– Гөмбә, димәк… – Әкрен генә әйтеп куйды Игнатов. – Бәлки, син, кулак бете, урманда башка нәрсә казып яткансыңдыр?

Селкенмичә дә утырган Мортаза бу сүзләрдән соң кинәт кенә, кискен борылып, Игнатовның күзләренә нәфрәтләнеп карады. Кысылган тыны бугазында хырылдый, ияге нык дерелди. Игнатов, билендәге кобурасын ачып, аннан озын куркыныч көпшәле револьверын алды да Мортазага төзәп чакмасын корды.

– Бирмим! – дип хырылдады Мортаза. – Бу юлы берни дә бирмәячәкмен! – Ул балтасын селтәп җибәрде.

Винтовкалар бердәм шалтырап куйды. Игнатов чакмага басты, ату тавышы, яңгырап, бөтен урманга таралды. Сандугач куркуыннан сикереп кешнәп җибәрде. Чыршылардан саесканнар коелып төште, бераздан, аңнарына килеп, әче итеп чыркылдый-чыркылдый, чытырманлыкка очып киттеләр. Мортазаның гәүдәсе, аякларын атка каратып, чанага йөзтүбән килеп төште. Чана аның тәне тартышуыннан калтырады.

Зөләйхага да дистәләгән винтовка төзәделәр: штыкларның ялтырап торган пәкеләре астында көпшә авызлары курку салып караеп тора. Револьвердан зәңгәр төтен күтәрелде. Борыннарга дары исе әчетеп керде.

Игнатов чанада җәелеп яткан хәрәкәтсез гәүдәгә шаккатып карап тора. Өске иренен револьвер белән сөртеп алды, коралын кабына тыгып куйды. Хуҗа кулыннан ычкынып төшкән балтаны алды да, селтәнеп торып, чана артына чабып утыртты. Мортаза башы белән балта арасы бармак озынлыгында гына калды. Аннары атына менеп атланды да, кисәк куалап һәм борылып та карамыйча, бар көченә юл буйлап алга чапты. Ат дагалары астыннан кар тузаны чәчрәп калды.

– Иптәш Игнатов! – дип кычкырды аңа бите җәрәхәтле сугышчы. – Хатынны нишләтик?

Игнатов кулын гына селтәде: калдыр!

– Менә сиңа, Яшелкүз, гөмбәләр. – Китәр алдыннан киң иренен бүлтәйтеп әйтте Кара-чутыр.

Атлылар командирлары артыннан ашыкты. Дулкыннар утрауны уратып тирбәлгән кебек, отряд чананы әйләнеп үтте. Бөдрә йон якалы толыплар, йөнтәс бүрекләр, соры шинель, кызыл лампаслар янәшәдән сызылып үтеп, очлы башлы будёновка кигән җайдак артыннан чаптырып китеп барды. Тиздән тояк тавышлары тынды. Зөләйха урман тынлыгында берүзе калды.

Ул, туңган кулларын ябык тезләренә куеп һәм учындагы бодай бөртекләрен кысып, хәрәкәтсез утыра. Алдында – Мортазаның хәрәкәтсез мәһабәт гәүдәсе. Кул-аякларын иркенләп җәеп салган, сакалын тырпайтып, башын янга борган. Әйтерсең лә, бөтен урынны биләп алып, сәкедә, гадәттәгечә, йоклап ята. Хәтта кечкенә Зөләйхага да янында урын юк.

Шаулап искән җил агач башларын биетә. Урманда, кайдадыр, төз наратлар шыгыр-шыгыр килә. Бер-ике сәгатьтән ашыйсы килгән колын, әнисе имчәкләрен табып, сөтен суыра башлады. Сандугач, тынычланып һәм ләззәтләнеп, башын түбән иде.

Кояш бераз гына күк йөзен яктыртып торды да аннары көнчыгыштан йөзеп килгән шактый зур кар болытлары артына чумды. Эңгер-меңгер җитте. Күктән кар коела башлады.

Хуҗасының инде гадәткә кергән кычкырып куалавын һәм дилбегә белән шәпләп сугып алуын көтеп җиткерә алмыйча, Сандугач куркып кына бер адым алга атлады. Аннан соң – икенчесе, өченчесе… Чана, каты итеп шыгырдап, урыныннан кузгалды. Ат юл буйлап Юлбашка юыртып китте. Янәшәсеннән, инде тамагы туклыктан уйнаклап, колын элдерә. Хуҗа урыны буш.

Чананың алгы өлешендә дилбегә ята. Чанада инде ачык итеп күрмәскә әйләнгән карашын артта калган урманга төбәп, атка аркасы белән Зөләйха утыра.

Көне буе чана торган карлы юл өстендә түгәрәк икмәк зурлыгындагы куе кызыл тапны тиз арада явып торган кар катламы каплады.

* * *

Соңыннан, күпме генә тырышса да, Зөләйха өенә ничек кайтып җиткәнен исенә төшерә алмады. Тугарылмаган атны ничек ишегалдында калдырганын, Мортазаны култык астыннан тотып, өйгә сөйрәп кергәнен дә ачык хәтерләми. Иренең гаять зур, хәрәкәтсез гәүдәсенең авырлыгын да, аның табаннарының болдыр баскычларын ничек каты итеп шакылдатуын да тоймады.

Зөләйха аңа мендәрләрен күпертеп салды (ул яратканча, күтәртеп тә куйды), чишендерде, сәкегә яткырды. Үзе дә янына ятты. Алар бик озак, төне буе бергәләп яттылар. Иртән Мортаза мичне тутырып киткән утыннар көлгә әйләнеп беткән, суынып килгән өйнең бүрәнәләре суыкта бөтен өйне яңгыратып шарт-шорт килә. Кичә чәлпәрәмә килгән тәрәзә пыяласындагы тишектән, Зөләйха томалап куйган мендәр төшеп китеп, зәһәр җил чәнчеп кадала торган кар бөртеге белән алмаш-тилмәш ургылып керә. Ә Зөләйха белән Мортаза иңне иңгә куеп ята бирделәр һәм зур итеп ачылган күзләрен түшәмгә төбәделәр. Әүвәл түшәм караңгыланып торды, аннары айның куе ак нурлары кереп кунганга ачылып китте, аннан соң кабат үз халәтенә кайтты. Мортаза беренче мәртәбә Зөләйханы хатын-кызлар ягына кумады. Бу гаҗәеп хәл иде. Һәм чиксез гаҗәпләнү хисе Зөләйханың бу төндә истә калырлык бердәнбер күңел күтәренкелеге булды.

Күк чите, суык таңны сизенеп, хәвефле алланып киткәндә, капкага шакыдылар. Каты итеп, ачу белән, нык зәһәрләнеп. Болай итеп бары тик өенә кайткан һәм кинәт өен эчтән кемдер бикләп куйган хәлгә тап булган хуҗа гына кага ала.

Зөләйхага бу тавыш кайдандыр ерактан, әйтерсең лә мамык мендәр аша килгән, ни икәнен аерып булмаслык тавыш кебек ишетелде. Тик күзләрне түшәмнән аерып булмый – хәле юк. Мортаза торсын да ачсын. Төнлә ишек ачу хатын-кыз эше түгел.

Капка келәсе шалтырап куйды – чакырылмаган кунакларны ишегалдына кертте. Ишегалды тавышлар һәм атлар кешнәве белән тулды. Озын буйлы берничә шәүлә әле яктырып өлгермәгән ишегалдында үтә-сүтә йөри. Өйалды ишеге дә, өй ишеге дә ачылып ябылды.

– Ай-яй суык! Монда бар да үлеп беткән мәллә?

– Мичкә ягып җибәр! Шайтан алгыры, катып үләчәкбез бит.

Туң идәннәр буйлап басып килгән каты итекләр тавышы ишетелде. Идән такталары күңел кайтаргыч итеп шыгырдый. Мич капкачы шылтырады. Шырпы кабыздылар, һәм өйгә әче күкерт исе таралды. Мичтә шул ялкыннан кабынып киткән утыннар чытыр-чытыр яна башлады.

– Хуҗалар кайда соң?

– Кыбырдама, табарбыз. Әлегә караштыр.

Лампа филтәсе җемелди. Әйбәтләп янып китүгә, стеналарда кәкрәйгән кара шәүләләр уйнаклый башлады. Ниһаять, йомшак, җылы яктылык өйне тутырды. Зөләйхага киң борынлы, чәчәк авыруыннан калган эре шадралар бозып бетергән бит иелде. Авыл Советы рәисе – Тигәнәк Мансур икән. Керосин лампасын бите янында тотканга, чәчәк авыруы эзләре, кашык белән чокып алынгандай, нык тирән булып күренәләр. Ул эшлекле кыяфәт белән Зөләйхага карап тора. Карашын Мортазаның ябыгып киткән йөзенә дә күчереп ала. Аның күкрәгендәге укмашкан кара тапны аптырашка калып күзәтә башлады, каушавыннан сызгырып җибәрде.

– Без, Зөләйха, ирең янына килдек…

Мансурның авыз кырыеннан салкын пар күтәрелә. Ул русча көчле акцент белән, әмма тырышып, шома сөйләшә. Зөләйхадан яхшырак, әлбәттә. Кызылармиячеләр белән такылдарга, аралашырга ярата.

– Тор әйдә, сөйләшәсе бар.

Зөләйха аптырап калды: төшме бу, әллә өнме? Төш булса, ник ут яктысы күзләрне кисә? Өн булса, ни өчен тавышлар һәм исләр идән астыннан килгән кебек ерактан, тонык ишетелә?

– Зөләйха! – Рәис аны җилкәсеннән тотып селки башлады, әүвәл җиңел генә, аннары көчлерәк итеп. – Тор, хатын! – Ниһаять, татарчалатып усал итеп кычкырып җибәрде.

Тән таныш сүзләргә буйсына икән бит, дилбегәнең сугуына җавап биргән ат кебек. Зөләйха әкрен генә аякларын идәнгә төшерде, сәкегә җайлап утырды.

– Менә вәт, – Мансур канәгатьләнү белән кабат русчага күчте. – Вәкил иптәш, әзер!

Өй уртасында, кулларын бил каешына тыгып һәм аякларын аерып куеп, Игнатов басып тора. Зөләйхага карамыйча гына, каты күн папкасыннан бөгәрләнгән кәгазь бите, карандаш алды. Ачу белән күзен тирә-юньгә йөртеп чыкты.

– Нәрсә инде бу? Инде ничәнче өйдә ни өстәл, ни ян сәке юк. Беркетмәне ничек языйм?

Мансур тиз генә тәрәзә буендагы өске сандык капкачына учы белән суккалап алды:

– Менә монда мөмкин.

Игнатов көч-хәл белән сандык өстенә менеп утырды, зур гәүдәсе астындагы челтәр япма, бөгәрләнеп, идәнгә шуып төште.

Ул кайнар сулышы белән кулларын җылытты да, карандаш очын төкерекләп, кәгазьгә нидер сырлый башлады.

– Социалистик көнкүрешкә күчмәдегезме әле? – дип гафу үтенгән кебек әйтеп куйды Мансур, төрле якка аерылып китәргә әзер сандыкларны тотып торырга тырышып. – Мәҗүсиләр бит, болардан ни көтәсең? Нәрсә аласың?

Кинәт хатын-кызлар ягында ватылган чүлмәкләрнең гөрселдәве, очып төшкән җиз ләгәннәр зеңгелдәве ишетелде. Кемдер, чаршау бөрмә-җыерымнарында буталып, аннан чыгу җаен таба алмыйча, каһәрләнеп озаклап сүгенде. Аннары кош мамыгы һәм йоннарына күмелгән кара-чутыр теге ир килеп чыкты – һәр култыгына куркынып чәрелдәгән ике тавык кыстырган.

– Менә сиңа мә! Яшелкүз! – дип, шатлыгыннан кычкырып җибәрде ул, Зөләйханы күреп алгач. – Рөхсәт итегез, гафу итегез! – Тыпырчынып торган ике тавыкны култык астыннан чыгармыйча гына, килә-килешкә фокусчыныкы кебек тиз хәрәкәт белән Игнатов астыннан шуып төшкән челтәр япманы пөхтәләп төреп алды. – Ә сандыкларны соңрак алырмын… – Игнатовның ачулы карашыннан, ниһаять, арты белән ишеккә таба китте һәм үзеннән соң тавык йоны өермәсе туздырып чыгып ычкынды.

Игнатов язуыннан туктады һәм тутырылган беркетмәгә карандашын шапылдатып куйды:

– Кулын куйсын.

Кәгазь бите сандык өстендә бөкләп җыеп куйган тастымал кебек агарып ята.

– Нәрсә бу? – Зөләйха карашын акрын гына рәискә күчерде. – Мансур, бу нәрсәгә?

– Сиңа күпме кабатларга була: миңа иптәш рәис дип әйтергә кирәк! Аңладыңмы? – Мансур кечкенә җирәнсу сакалы аша күренеп торган ияген усалланып өскә чөйде. – Өйрәтәсең, өйрәтәсең боларны яңа тормышка… Күчерәбез сезне моннан… – Ул, канәгатьсезлек белдереп, сәкегә күзен төшерде, анда Мортазаның үле гәүдәсе караеп ята. – …Сине. Беренче категорияле кулак элементы буларак. Контрреволюцион актив. Партҗыелыш раслады, – диде Мансур, сандык өстендәге кәгазьгә кыска бармагы белән төртеп. – Өегезне авыл Советына алабыз.

– Син мине бу сүзләрең белән куркытма. Аңлатып бир, иптәш Мансур, ни булды?

– Миңа син әйт! Ни өчен Мортазаңның милке шушы көнгә кадәр коллективлаштырылмаган? Властька каршы барасызмы, шәхси милекчеләр? Сезне агитлый-агитлый тел кипте инде. Сыерыгыз ни өчен һаман колхозда түгел?

– Сыер юк.

– Ә ат?! – диде Мансур, әлегә кадәр тугарылмаган Сандугач басып торган ишегалдын тәрәзәдән күрсәтеп. Аның янәшәсендә колыны да бөтерелеп йөри. – Ике ат бит.

– Булса соң?! Алар безнеке ләбаса.

– Безнеке… – дип үртәп әйтте Мансур. – Ә онтарткыч?

– Аннан башка хуҗалыкта ничек яшәмәк кирәк? Исеңә төшер әле: үзең ничә мәртәбә аны бездән алып тордың?

– Менә шул-шул, – диде Мансур болай да кысык күзләрен тагын да кысыбрак… – Эш коралларын арендага бирү инде ул. Чыкылдаган, тамырдан килгән, инде төзәтеп, яңа юлга бастырып булмаслык кулакның чын сыйфаты, – дип, кеп-кечкенә кулын, явызланып, сеңерле йодрыкка төйнәде.

– Гафу итегез, рөхсәт итегез!

Кире әйләнеп кергән теге кара-чутыр ир Мортаза башы астыннан чигүле тышлы мендәрләр өемен тартып алды (Мортазаның башы, шапылдап, сәкегә килеп төште), тәрәзәләрдән пәрдәләрен йолкып төшерде, стеналардан сөлгеләрне җыйды да алга сузган кулларына кием-салым, мендәр һәм юрганнар өеп, бүлмәдән чыгып китте. Алдында беркемне дә күрмичә, кызганыч ухылдаган ишекне тибеп ачып җибәрде.

– Сак кылан, син үз өеңдә түгел! – дип, ачу белән артыннан кычкырып калды Мансур. Йомры бүрәнәләрне, тәрәзәләрнең чокып бизәкләнгән яңакларын назлап сыйпап алды. Аларда тирән кергән балта эзен капшап табып, телен шартлатты, ачынып куйды. – Зөләйха, кулыңны куй, вакытны сузма, – диде Мансур дусларча җылы тавыш белән. Араларына бер дә жәлләмичә сыйфатлы мүк тутырылган юан шома бүрәнәләрдән назлы карашын ала алмады.

Ишектә яңадан Кара-чутыр башы күренде. Күзләре дәртләнеп ялтырый:

– Иптәш Игнатов, анда сыердан ит кенә калган, алабызмы?

– Исемлек белән, – диде Игнатов, чыраен бозып, һәм шундук сандык өстеннән төшеп басты. – Без монда озаклап торачакбызмы… сәяси агарту белән шөгыльләнеп?

– Син нәрсә, Зөләйха? – дип шелтәләп әйтте Мансур һәм сирәк кашларын борын төбенә җыерып китерде. – Иптәшләр синең арттан Казанның үзеннән килделәр. Ә син тоткарлыйсың.

– Кул куймыйм, – диде Зөләйха, идәнгә карап. – Беркая да китмим.

Игнатов тәрәзә янына килде, бармак сөякләре белән пыялага шакып, тышта басып торган берәүгә баш какты. Аның итекләре астында идән такталары нечкә һәм озын итеп ыңгырашты. Бу бит казылык өстендә йөри, белми дә, дип уйлап куйды Зөләйха.

Озак та үтми, өйгә йөзе җәрәхәтле хәрби килеп керде. Суыкта озак басып торганга, бите кара-кызыл төскә кергән, ә җәрәхәт эзе ап-ак.

– Җыеныр өчен биш минут, – диде Игнатов, ияге белән Зөләйхага күрсәтеп.

Тынгысыз Кара-чутыр инде шыр калган, әйтерсең лә кеше яшәми торган өйне, беленмичә, күренмичә калган табыш булмасмы дип, китәр алдыннан тагын бер мәртәбә карап чыкты. Ниһаять, штык очы белән ишек өстендә югарыда эленеп торган «Аятел Көрси»гә төртте – элеп алмакчы булды. Корыч пәке тиюгә, гарәп хәрефләренең бормалы бизәкләре сузылып, җыерылып килде.

– Бу аларда икона урынында, – дип, җәрәхәтле йөзле хәрби читкә әйткән кебек әкрен генә әйтеп куйды.

– Нәрсә, дога укырга җыендыңмы? – Игнатов игътибар белән Кара-чутырга карап алды, борын яфраклары җирәнеп дерелди, һәм ул чыгып китте.

– Менә сиңа мә! Ә бит аларны мәҗүсиләр дигәннәр иде… – Кара-чутыр, борынын тартып, командиры артыннан ашыкты.

Ерткаланып беткән «Аятел Көрси» үз урынында эленеп калды. Бервакыт хәзрәт Зөләйхага аның мәгънәсен аңлатып биргән иде: «Аллаһ билгеләгән вакыттан алда аның рөхсәтеннән башка җан тәслим кылырга ярамый».

– Кулыңны куймасаң, шул килеш тә чыгып китәсең, – диде Мансур Зөләйхага.

Хәрбинең озын буйлы гәүдәсенә зур мәгънә белән төртеп күрсәтте. Хәрби исә, өйдәге бар әйберне күзеннән кичереп һәм түшәм астындагы инде бушап калган киштә колгаларына штыгы белән төрткәләп, бүлмәләр буйлап йөри.

Зөләйха, сәке янында тезләренә чүгеп, Мортазаның салкын һәм инде каткан кулларына маңгаен куйды. «Дөрес юлга салу, тукландыру һәм саклау-яклау өчен миңа Бөек Аллам насыйп иткән ирем минем, нәрсә эшләргә инде хәзер?»

– Мортазаны совет йоласы буенча ничек кирәк, шулай күмәрбез, – диде Мансур, ап-ак итеп агартылган мичнең кытыршы янтыкларын яратып сыйпап. – Ни дисәң дә, әйбәт хуҗа булган Мортаза…

Артына килеп баскан хәрби штык белән җиңелчә генә Зөләйханың җилкәсенә төртте. Ә ул башын чайкый, янәсе, бармыйм. Шундук аны көчле куллар эләктереп алды да һавага күтәрде. Зөләйха, өлкән кеше кулындагы тискәре бала кебек, куллары һәм аяклары белән тыпырчына башлады, итәге астыннан шаравары ялтырап күренә. Әмма кырыс хәрби аны шундый каты итеп эләктерде ки, кечкенә һәм ябык Зөләйханың бөтен тәне авырта башлады.

– Кагылма миңа! – дип кычкырды башы түшәмгә тия язган Зөләйха, – гөнаһ!

– Үзең барасыңмы? Әллә күтәреп илтергәме? – дип сорады Мансур кайдандыр астан кайгырткан тавыш белән.

– Үзем! Үзем!

Хәрби ир Зөләйханы саклап кына идәнгә бастырды.

– Ходай сезгә җәзасын бирәчәк, – диде ул Мансурга. – Барыгызга да бирәчәк, менә күрерсез. – Һәм әйберләрен җыя башлады.

– Җылырак киен, – дип киңәш бирде Мансур. Мичкә утын өстәде. Кисәү таягы белән утыннарны хуҗаларча бутап алды. – Салкын тидерә күрмә.

Зөләйха бераздан кием-салымын, кирәк-ярагын төенләде. Башына шәлен ныклап урап бәйләде, итәген әйбәтләп каплап, тунына төренде. Мич чыгынтысыннан чүпрәккә төрелгән ипинең калган кисәген алды – бер кесәгә. Тәрәзә төбеннән агуланган шикәрне алды – икенче кесәгә. Тәрәзә янында кечкенә генә үле тычкан ятып калды – төнлә шушы шикәр белән сыйланган, ахры.

Юлга әзер.

Ишек катында туктап калды һәм карашын асты өскә китерелгән өенә юнәлтте: ялангач стеналар, ябылып җитмәгән тәрәзәләр, пычрак идәндә – тапталган ике тастымал. Мортаза сәкедә ята, очланып торган кечкенә сакалы түшәмгә төбәлгән. Зөләйхага карамый. «Гафу ит мине, ирем. Сине үз ирегем белән ташлап китмим, мәҗбүри китәм бит мин».

Шыртлап ертылып киткән тукыма тавышы сискәндереп куйды. Мансур ирләр ягын хатын-кыз ягыннан аерып торган чаршауны өзеп төшерде. Учларын уып куйды: килеп кергән теләсә кем алдында аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары, бәреп ватылган савыт-саба, капкачлары каерылган буш сандыклар адәм мәсхәрәсе булып аунап ята…

Зөләйха, бу хәлдән уңайсызланып, карашын түбән төшерде һәм өйалдына йөгереп чыкты.

Күктә таң беленә башлаган.

Ишегалды уртасында йорт кирәк-яраклары тау булып өелгән: сандыклар, кәрзиннәр, савыт-саба, эш кораллары… Кара-чутыр, көчәнә-көчәнә көчкә тын алып, амбардан чокып ясалган авыр бишек сөйрәп чыкты.

– Иптәш Игнатов! Карагыз әле, алыйкмы?

– Тиле!

– Мин исемлек буенча дип уйлаган идем… – дип үпкәләде тегесе һәм бераздан, алырга карар кылып, бишекне өемнең өстенә ыргытты. – Байлык тупладык – әни, кайгырма!

– Хәзер менә бар да колхозныкы, – Мансур өемнән төшеп киткән кәрзинне иелеп алды да җайлап кына урынына куйды.

– Әйе, безнеке, халыкныкы!

Кара-чутыр авызын җәеп елмайды да кечкенә челтәр япманы сиздермичә генә кесәсенә тыгып куйды.

Зөләйха, болдырдан төшеп, чанага килеп утырды, гадәтенчә атка аркасы белән. Төне буе басып торган Сандугач башын чайкады.

– Зө-ләй-ха-а! – Кинәт өйдән хырылдаган түбән тавыш ишетелде.

Бар да ишеккә борылды.

– Мәет терелде… – Тынлыкта Кара-чутырның көчле тавышы пышылдап ишетелде һәм амбарга таба арты белән чигенә-чигенә чукына башлады.

– Зөләйха-а-а! – Өйдән тагын шул ук тавыш килде.

Игнатов револьверын күтәреп тотты. Бишек өем өстеннән җиргә шуып төште дә, шартлап ярылып, кисәкләргә таркалды. Сузып-сузып шыгырдап ачылган ишектә Убырлы күренде. Озын итәкле эчке күлмәге җилдә җилферди, ачудан иреннәре дерелди. Кунакларга түгәрәк ак бәбәкләрен текәп карады, бер кулында – кәкре башлы таягы, икенчесендә – төнге чүлмәк.

– Син кая югалдың, шайтан алгыры, җебегән тавык?!

– Менә зәхмәт! – диде Кара-чутыр, тынын да алмыйча. – Чәчләрем агара язды.

– Кара моны, исән икән бит, карт убыр. – Мансур маңгаена бәреп чыккан тирне учы белән сыпырып алды.

– Монысы кем тагын? – Игнатов револьверын кабына кире тыгып куйды.

– Аның әнисе. – Мансур карчыкны җентекләп карап чыкты да шаккатып сызгырып куйды. – Моңа бит ким дигәндә йөз яшь, валлаһи!

– Ник исемлектә юк?

– Аның әле дә исән икәнен кем белгән соң?..

– Зөләй-ха-а-а! Кирәгеңне алырсың – Мортаза сиңа күрсәтер күрәсеңне! – Убырлы ачуыннан ияген чөйде, кәкре башлы таягы белән селтәнде. Киерелеп торып, чүлмәктәге нәмәрсәләрне сибеп җибәрде. Сөттәй ак фарфор чүлмәк өстендә зәңгәр кыңгыраулар ялтырый. Болганчык сыеклык, төзәп аткан төкерек кебек очып барып, Игнатов шинеленә зур кара тап булып килеп ятты.

Хәрби, винтовкасын аркасыннан алып, нидер эшләмәкче булды, әмма Игнатов аңа кулын селтәде: торып тор, янәсе! Мансур, ашыга-ашыга, капканы ачып куйды һәм Игнатов, бите тартышып, атына тиз генә атланды да ишегалдыннан очып чыгып китте.

– Карчыкны нишләтик, кулга алыйкмы? – дип кычкырды хәрби аның артыннан.

– Олауда тере мәетләр генә җитмәгән ди!.. – Бу сүзләр инде урамнан ишетелде.

– Нәрсә җәелеп утырдың? – Хәрби атына сикереп менде дә Зөләйхага түземсезләнеп карап тора башлады. – Киттек, әйдә!

Зөләйха, аптырап як-якка карый-карый, олаучылар торган урынга килде дә авыр дилбегәне кулына алды. Каенанасына борылып карады.

– Минем Мортазам тиреңне тунар! – дип, гырылдап кычкырды Убырлы. Зәһәрләнеп искән җил аның җиңел ак толымнарындагы нечкә бауларны җилфердәтә. – Зөләй-ха-а-а!

Сандугач урыныннан кузгалды. Колыны аның артыннан элдерде. Зөләйха инде ишегалдыннан чыгып бара.

Кара-чутыр соңгы булып кузгалып китте. Башын күтәреп караса, капка башында сары, бозланып каткан баш сөякләрен күреп алды: ат озын, сирәк тешләрен ыржайткан, үгез кара зур күз чокырларын төбәп карап тора, тәкәнең сырлы мөгезләре елан кебек боргаланган.

– Юк, барыбер мәҗүсиләр, – дип, фикерен ныгытып, башкалар артыннан ашыкты Кара-чутыр.

– Минем Мортазам сине үтерәчәк! Үтерәчәк! Зөләй-ха-а-а! – Әлеге сүзләр боларны бер мизгелдә куып тотты.

Тигәнәк Мансур елмаеп куйды. Ул, капканы тыштан бикләп, нык һәм яхшы итеп туры китерелгән ике ягына да (шулай да эшермәләрне (аркылы бикләрне) ныграк этеп куярга кирәк булыр) учы белән йомшак кына суккалап алды. Өйгә ашыгырга хәзер, йокыны туйдырырга. Бер төн эчендә – унбиш йорт. Бу бит җиңел эш түгел. Ул әле бер нәрсәне белми иде: өе янында, яшеренеп, аны ике адәм көтеп тора. Ул ике кәкре урак белән чәнчелгән һәм гаҗәпләнгән пыяла күзләрен иртәнге күккә акайтып карап торган хәрәкәтсез бер капчык булып, такталарда асылынып калачак…

Зөләйханың чанасы кулак дип сөрелгән башкаларның озын кәрванына килеп кушылды. Бу агым Юлбашның үзәк урамы буйлап басу капкасына таба ага. Винтовкалы атлылар – ике яклап. Алар арасында ир- тә белән урманда очраткан зур күкрәкле хатын да бар.

– Нәрсә, иптәш Игнатов, – кызып китеп кычкырып җибәрде шул хатын, Зөләйхага карап алгач, – хатыннарны кулакка чыгарып сөрү җиңелрәкме?

Игнатов, бу сүзләргә игътибар бирмичә, юыртып алга чапты.

Ире өенең капкасы инде артта калды, кечерәеп, урам караңгылыгында эреп югалды. Зөләйха, башын борып, шушы капка ягына карый да карый, аерылып, ташлап китәргә хәленнән килми.

– Зөләй-ха-а-а! – Шушы сүз аннан әле һаман да ишетелеп тора.

Урамның ике ягында тезелешкән өйләрнең тәрәзәләрендә – күзләре акайган күршеләрнең агарынган йөзләре.

Менә басу капкасы.

Юлбаштан чыгып киттеләр.

– Зөләй-ха-а-а! – Бу тавыш хәзер инде акрынаеп ишетелде.

Чана кәрваны үргә күтәрелде. Юлбашның чәчелеп утырган өйләре ерактан караңгыланып күренә.

– Зөләй-ха-а-а! – Колакта җил уйный. – Зөләй- ха-а-а!

Ул алга карап утырды. Үр түбәсеннән аска таба җәелгән тигезлек гаять зур ак эскәтер кебек күренә, аның өстенә Бөек Аллам кулы агачлар сәйләнен һәм юллар тасмасын сузган. Кулаклар кәрваны нечкә ефәк җеп кебек офык аръягына сузыла. Офыктан алсу кояш күтәрелә.

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Подняться наверх