Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 22
Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Каклаган каз
ОглавлениеЯшәгән, ди, бер Чыпчык. Аның бәләкәй генә, чеметем генә, бер генә чукырлык булса да каклаган каз ашыйсы килгән. Ә каклаган каз шундый тәмле бит ул – бармагыңны да ялап туймастай.
Ишегалдында да, су буенда да ап-ак, көрән-ак, бүз-ак казлар күптин-күп икән күплеккә.
Чыпчык:
– Менә болар тәмле каклангандыр! – дигән дә, казларның сыртларына кунып, чукып-чукып караган. Ул аларны каклаган каз дип белгән, янәмәсе. Какланмыйча, көне буена кояшта йөриләр ич!
Әлеге Чыпчык бу казларны туйдырып бетергән. Казлар аның үзен куып та караганнар, ә Чыпчык һаман килә дә килә икән. Аптырагач, ата каз Чыпчыкның бармагын тешләп алган. Чыпчыкның бармагы авырткан да, ул аны шундук авызына капкан.
Чыпчык, менә шулай итеп, үз бармагын ялаган, ди.