Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 24

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Хыялый Муйнак

Оглавление

Яшәгән, ди, бер эт. Аның исеме Муйнак булган. Менә шул Муйнак бервакытны үз хуҗасына кып-кызыл кикрикле, аллы-гөлле койрыклы, аяклары бик гайрәтле әтәч алып кайткан.

Хуҗасы Муйнакны:

– Аһ, җүнсезләрнең җүнсезе! Бу әтәчне каян табып алдың? Бар, моны алган урыныңа илтеп куй. Сорамыйча алу караклык була. Караклык өчен җәзалыйлар. Менә мин дә сине сөяк бирмичә җәзалармын! – дип әрләгән.

– Юк, хуҗам, бу минем үз әтәчем. Мин аны сиңа бүләк итәм.

Шуннан Муйнак үз хуҗасына әлеге әтәчне каян алганын сөйләп биргән.

Мин Муйнакның хуҗасына кунакка килгән идем, ни сөйләгәнен үзем дә ишетеп тордым.

Муйнак, әтәчне кочаклаган килеш, болай дигән:

– Минем сөягем бар иде. Мин шуны кимерергә утырдым. Сөяк кимерә-кимерә агарып бетте, бер тамчы ите калмады. Тик мин барыбер кимерүемнән туктамадым. Ә сөяк кимергәндә мин уйланырга яратам. Уйланган чагымда миңа әллә нинди хыяллар килә. Ә минем хыялларым бик-бик матур. Әйбәт булсын дип теләсәм, алар чынга аша да куя.

Менә бүген дә шулай булды. И кимерәм теге сөякне, и кимерәм. Кимергән саен кимерәсем, ашыйсым килү көчәйгәннән-көчәя бара. Аһ, мәйтәм, менә бу сөяккә әзрәк ит кунган булсын иде. Ит кунгач, ул минем хуҗам ашаган әтәч ботына әйләнер иде. Әтәч сыңар ботлы түгел бит. Әх, мәйтәм, шул бот янына тагын берсе булса икән! Ул чагында ике канат та килеп ялганыр иде. Ике канатка бер муен да тиеш. Муен булгач, баш кына табылыр, мәйтәм. Ә баш үз гәүдәсеннән башка нишләсен?! Баш барында бөтен нәрсә була! Минем хыялым кызганнан-кыза бара. Кызган хыял бер кызыл кикрик кенә тапмыймы соң? Кып-кызыл кикрикнең нурлары, хыялымдагы әтәчемнең каурыйларына төшеп, аларны аллы-гөлле төсләргә манчыды. Аллы-гөлле төсләр уйнаткан әтәч җансыз булмый инде ул. Ә моның өчен йөрәк кирәк. Шулай итеп, хыялымдагы әтәч күкрәгендә йөрәк тә тибә башлады.

Күз алдымдагы әтәчне яхшырак күрим дип тырышсам, авызымдагы ак сөяк җиргә төште дә әтәчкә әйләнеп йөгерде дә китте. Көчкә куып тоттым. Менә шул әтәч инде бу, хуҗам. Хәзер мин сиңа көн саен бер хыялый әтәч алып кайтып бирермен, яме? Би-ик хыяллансам, мин сыер да алып кайта аламдыр. Үземдә ат табарлык хыял да бардыр дип уйлыйм әле. Хәтта фил дә!..

Шулвакыт күрше кызы Сөмбел килеп керде.

– Безнең югалган әтәчебез! Менә кайда икән, – дип, Муйнак алдындагы әтәчне алып чыгып китте.

Муйнакның авызында ап-ак сөяк кенә калды.

Муйнак әкрен генә шыңшып куйды. Шатлыклы күзләре тоныкланды. Ул борылды да, нәүмизләнеп, оясына кереп китте.

Әтәче нинди матур иде, ә? Әтәч кенәме соң – хыял!

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх