Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 31

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Сәгать

Оглавление

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Сәгать. Бу сулдан уңга таба бертуктаусыз, өзлексез килеш йөри дә йөри икән. Моның кече теле, озын теле булса да, дәшми-нитми генә тек тә тек килеп, гел-гел бара да бара икән. Шым гына, шыпырт кына итеп. Көне-төне, йокламыйча, ашамыйча-эчмичә сулдан уңга таба.

Бер дә бервакытны, әйеме, бу Сәгать капылт туктаган да калган, ди дә тирән уйга талган, ди. Шул чагында анда-монда әйләнгәләп караса, ул үзенең моңарчы фәкать кире якка гына йөргәнен аңлап алган. Аңлап алган да уй уйларга керешкән. Болай дип:

– Безнең матурдан матур, гүзәлдән гүзәл Җир шары үзенең күчәрендә уңнан сулга таба әйләнә-әйләнә йөри. Ә мине нигә дип ул Җир шарына капма-каршы йөрергә ясаганнар? Монда кешеләрнең мәкере ята бит.

Бу шулай дип уйлаган да Җир шарының үз күчәре тирәли уңнан сулга таба әйләнгәненә ияргән дә киткән, ди. Үзенең моңарчы шым гына, шыпыртын гына, сиздермичә генә йөргән гадәте белән атлап китсә, ни күрсен: Җир шарының ыжгырып әйләнгәненә өлгерми генә икән бит, ди!

Шуннан соң Сәгать яңача йөрергә тотынган. Тик барыбер барасы җиренә җитешми, ди. Аннары инде кушаяклап чабарга керешкән. Чаба икән, чаба икән бу – бер Йолдыз бу якта кала, икенче Йолдыз теге якта кала. Бераздан Күк йөзе пыран-заран килеп беткән.

И ул тузан купкан, ди, җил кузгалган, буза чыккан, ди. Буталыш, аптыраш, саташу, куркыныч – тагын әллә ниләр килеп беткән. Кыскасы, бөтен Күк җисемнәре карурманга эләккән шикелле адашып-саташып беткән.

Ә Сәгать, үзенең телләрен этнеке шикелле салындырып, һаман йөгерә дә йөгерә, чаба да чаба икән. Җир шарының әйләнүенә иярәм дә, куып җитеп, узып китәм дип. Тотарсың аны, бар! Җир шарының эше бик күп ич ул: аның иртән иртүк әтәчләрне эшкә җибәрәсе бар. Ул синең Сәгатеңә карап торамыни! Җир шары керфек какканчы, күз ачып йомганчы утыз өч чакрым юл үтеп әйләнә. Аңа Айны чыгарырга, аннары батырырга, Кояшны күтәрергә, Таңны аттырырга, чәчәкләрнең күзен ачтырырга, җиләкләрне, алмаларны, миләшләрне, гөмбәләрне өлгертергә кирәк. Эше муеннан. Җир шары синең Сәгатеңнең үзе артыннан куарга чыкканын көтеп ятсынмыни? Җыен ялкау, иренчәк, хөрәсән шикелле йокы симертеп, ие!

Ә бу вакытта кушаяклап чабып арып беткәч, әле Тургайга, әле Тәкәрлеккә, әле Тилгәнгә атланып очкан, Җир шарын узам да китәм дип, үз телләрен уңнан сулга әйләндерергә керешкән Сәгать нишләгән?

Бернишләмәгән: арыган да туктап калган. Бүтән кая барсын инде. Бераз хәл алып торган да әүвәлгечә сулдан уңга таба атлап киткән. Ипләп кенә, сабыр гына итеп, ашыкмыйча, үз көенчә генә.

– Минем әле бишекләр тирбәтәсем, кичке сигезләрдәме, тугызлардамы бала-чаганы йокларга яткырасым, аларның әти-әниләренә, әби-бабайларына, абый-энеләренә, апа-сеңелләренә ял бирәсем бар бит, – дип.

Менә шулай. Вакытны уздырып китәм, бар нәрсәне туздырып атам, бөтенесен тетәм дә салам дип артык кылану, ашкыну, түземсезләнү, сабырсызлану кемгә хаҗәт ул? Кире бару, киреләнү җүнлегә илтми.

Сәгать шикелле белеп йөрсәң генә әйбәт була.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх