Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 23

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Ничек адашмаганнар?

Оглавление

Яшәгән, ди, ике күрше Йорт. Болар зу-у-ур булганнар, ди. Эчләре тулы фатир, фатир тулы тәрәзә, тәрәзә саен ут янып тора, ди.

Төн җитеп, утлар сүнгәч, әтиләр, әниләр, бәбиләр, әбиләр, бабайлар, абыйлар, энеләр, апалар, сеңелләр, мәчеләр, этләр, телевизорлар, балыклар, кошлар, курчаклар, әкиятләр йоклап беткәч, бу ике Йорт бер-берсенә кунакка йөрешәләр икән. Икәүләшеп әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, җырлыйлар, ди.

Ә караңгыда алар ничек адашмыйлар икән?

Караңгыдан курыкмаганга күрә.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх