Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 30

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Мылтык

Оглавление

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Мылтык. Аны бик-бик матур итеп, кулга тотарга җайлы, төбәп атарга ипле булсын дип ясаганнар. Ул түтәсе дисеңме, ул тәтесе, ул көпшәсе, ул төбәгече, ул очына утыртылган дүрт кырлы, очлы кадагычы – боларның һәммәсе әйтеп, сөйләп бетергесез, карап туймаслык, хәйран да тамаша шоп-шома, әйбәт, матур, ди, инде менәтерә.

Шуңа күрә ул уңлы-суллы, аллы-артлы, өскә-аска шарт та шорт ата-ата кәпрәеп, үрә катып бик күп йөргән: әллә күпме илләр гизгән, әллә ничә диңгез, дәрья кичкән. Ул хәтле йөргән дигәч тә – үзен күтәреп йөрткән кеше җилкәсендә инде. Мылтык шунсыз кая китсен дә кая барсын, ди?

– Мин – Мылтык, мин – Винтовка, мең дә сигез йөз туксан өченче елгы үрнәк, мине Мосин атлы урыс уйлап тапкан, мин үземә корылган ядрәне ике чакрымнан теләсә нәрсәне, теләсә кемне үтерерлек итеп тидерәм, миннән узганнар юк әле! – дип мактанырга, шапырынырга, лаф орырга яраткан, ди, имеш.

Бер дә берзаман моның шулай йөрүеннән туеп бетеп, гарык булып, моны өй чормасындагы җыен ташландык, иске-москы әйберләр арасына – кеше-кара күзеннән ераккарак яшереп куйганнар.

Бу Мылтык шуннан бирле тып-тын гына, тик кенә ята да ята, ята да ята, ди, инде. Шулай кача-поса, эшсез, шөгыльсез ятуы моны бөтенләй ардырып, талчыктырып, хәлдән тайдырып, әлсерәтеп, тинтерәтеп, зарыктырып бетергән, ди.

Көннәрдән бер көнне, төннәрдән бер төнне ул үзен төреп куйган майлы чүпрәк-чапракны шатыр-шотыр ерткалап ташлаган да, йокысы ачылыр-ачылмас күзен уа-уа аулак урыныннан шуышып чыккач, түтәсен идәнгә терәп торып баскан, ди. Баскан да, ди, пыяласы чатнаган борынгы иске бер көзге каршысына чат-чат, шак-шок атлап, дөп-дөп килеп, үзенең түтәсе нык икәнен аңлаган, тәтесен барлаган, көпшәсендәге тузанны өреп туздырган, төбәгечен җайлаган, теге көзгедә үзенең елык-елык ялтыравына сөенгән, куанган, шатланган.

– И-и! – дигән ул. – Миңа атасы да атасы, үтерәсе дә үтерәсе икән бит әле!

Айлы булса да, төн дөм караңгы икән, ди. Әлеге дә баягы бу Мылтык, урамга чыгып, юан гына бер имән агачына барып сыенган да:

– Нәрсәне генә, кемне генә күрсәм дә атам да үтерәм! Миңа шулай кушылган, миңа шулай боерылган, – дигән.

Ул түтәсен ипләгән, чакмасын тарткан; көпшәсен турайтып, төзәгечен төп-төз төбәп, хәтәр үткер кадагычын ялт-йолт ялтыратып, колагын хәтәр торгызган килеш, үткән-киткәнне көтеп, сагалап тора да инде менә.

Шулай сагалый, көтә торгач, моның каршысына күзе тары бөртеге хәтле генә булган бер бәп-бәләкәй Сукыр Тычкан малае килеп чыккан. Шуннан соң бу Мылтык бөтен тәнен киереп китергән дә бар куәтенә теге Сукыр Тычкан малаена төбәп аткан да җибәргән, ди.

Тик әлеге мылтыкның төнге күктәге Айны да куркытырлык, Йолдызларны да сискәндерерлек, теге Сукыр Тычкан малаен да өркетерлек, һәммә нәрсәнең дә котын алырлык дөбер-шатыр ату тавышы чыкмаган, ди.

Чөнки Мылтык үзенең ядрә белән корылмаган икәнлеген оныткан икән.

Шуннан соң ул әлеге Сукыр Тычкан малае белән әйлән-бәйлән, бишташ, өй-өй, йөзек салыш, пәке кадаш, кузна чиртеш уеннары уйнаган, биегән, җырлаган, тагын әллә нишләп беткән.

Ә корылган булсамы? Нәрсәне, кемне генә күрсә дә, атасы да үтерәсе иде ич инде бу, әйеме?

Шуннан соң ул Мылтык нишләгән? Нишләсен ди инде тагын: әкертен-әкертен генә, ялт та йолт карана-карана чардагына менеп китеп, теге иске-москы чүпрәк-чапрагына төренгән дә бик тәмләп, бик тынычлап йокыга талган.

Ә үзенең төшендә ул бернәрсәгә дә, беркемгә дә атмаганын, бернәрсәне дә, беркемне дә үтермәгәнен күргән, ди.

Тәмле йокы, татлы төш.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх