Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 88
«Казан дәфтәре»ннән
Һәр ай саен бәйрәм…
ОглавлениеҺәр ай саен бәйрәм,
Атна саен бәйрәм.
Дус-ишләрем, котлап,
Колачларын җәйгән.
Тоташ яллар китә,
Рәттән йөзләп котлау.
Нишләтәсең инде –
Ашау, эчү, йоклау.
Эшкә вакыт та юк,
Рәхәт икән эшсез…
Кайтып кереп булмый
Өйгә төнге өчсез…
Хезмәт көне бара,
Акча килеп тора…
Күңел изрәп, оеп,
Рәхәт чигеп тора.
Көн дә өстәл көйләп
Үтә гомер, үтә.
Ә иртәгә бераз
Эшләп алу көтә.
Тик чыгасы килми,
Бәйрәмнәрне өзеп.
Ярты елга алдан
Куйдым план төзеп…
Дуслар ишек кага,
Күчтәнәчләр – өем…
Һәркем көйләп йөри
Бүген бәйрәм көен…
Көн саен ял көтеп
Ычкынабыз бәйдән…
Һәр ай саен бәйрәм,
Атна саен бәйрәм…
2006
Казан