Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 94
На сайте Литреса книга снята с продажи.
«Казан дәфтәре»ннән
Постмодерн
ОглавлениеКүңел поэзия эзли
Таш диварлар арасыннан.
Асфальтланган юллар буйлап
Шигырь чабып бара сыман.
Күңел җилли… Илһам эзли
Рельслар тимереннән.
Трамвайдан шигырь көтеп,
Меңенче кат тилмерелгән.
Күңел – яңгыр… Ул гамь эзли
Йортның калай түбәсеннән,
Асты өскә китерелгән
Бөек ханнар төрбәсеннән.
Күңел – ак кар… Ул моң эзли
Ипподромнан, стадионнан…
Шигырь түгел, дөнья чаба,
Мәшәкатьләр бара аннан.
Күңел поэзия эзли
Ярылган таш арасыннан.
«Ташгырь» төяп, «тимгырь» килә –
Илһамланмый карасыннар!
2006
Казан