Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 91

«Казан дәфтәре»ннән
«Үпкәләттем сине юкка…»

Оглавление

Үпкәләттем сине юкка,

Уйламый-нитми генә.

Күкне сарган кара болыт

Таралмый-китми генә.


Яңгыр ява шыбыр-шыбыр,

Әллә синме еладың?..

Күзләреңне мөлдерәтеп

Сынадың да сынадың…


Әйтелгән сүз – аткан ук, ди,

Җаныңны кимергәндер.

Ай нуры сеңгән хыялны

Телгәндер, җимергәндер.


Үпкәләттем сине юкка,

Аңладым, соң аңладым.

Ник алдан ук иренеңә

Тамчы булып таммадым?..


Нигә күптән гөл булмадым

Син узган юл чатында?..

Менә хәзер кыл өстендә

Өмет кенә атына…


Өзелмәсә ярар иде…

Юк, беркайчан тынмамын.

Нигә синең баш очыңда

Кояш кына булмадым?..


Нигә назлы кулларыңа

Ак кар булып яумадым?..

Аңладым мин барысын да,

Соңлап кына аңладым.


Пар каплаган тәрәзәңне

Яңгыр булып ялмадым…

Ә болытлар арасында

Йөрәк тоя җан барын…


2006

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх