Читать книгу Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Шаех - Страница 89

«Казан дәфтәре»ннән
«Көйләр көйләп көй әле бер…»

Оглавление

Көйләр көйләп көй әле бер,

Җырлар җырлап ян әле!..

Сулык-сулык йөрәккәем

Болай да бит яралы…


Шигырь сөйләп ачындыр бер,

Атылсын моң күңелдән.

Ул күңелләрнең түренә

Шанлы тарих күмелгән.


Әйдә, көйлә, әйдә, җырла,

Шаулы тормыш тынмасын.

Еллар үтсен, гомер барсын,

Ярты юлда сынмасын!..


Шигырь сөйлә, әйдә, көйлә,

Теләсәң биеп җибәр…

Җанны төргән моң эчендә

Хәсрәтләр корыр, кибәр…


2006

Казан

Казан – Мәскәү / Казань – Москва

Подняться наверх