Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 44

I. Җырым булсын бүләгем
Бишек җыры

Оглавление

1

Күз нурым син,

Матурым син,

          тулган аем!

Ай туганда

Йокла инде,

          матуркаем!


Такмак әйтер

Сиңа җилләр,

Алмагачы әкият сөйләр.

Йокла, нәни,

Йокла, бәби,

Әлли-бәлли,

Бәлли-бәү!


2

Син үсәсең

Матурланып,

          алсу гөлдәй.

Гөлләр үскән

Иң бәхетле

          матур илдә.


Гөлләр сине

Назлап сөяр.

Кояш көлеп

Башын ияр.

Йокла, нәни,

Йокла, бәби,

Әлли-бәлли,

Бәлли-бәү!


Апрель, 1937

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх