Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 51
I. Җырым булсын бүләгем
Көз
ОглавлениеСинең кайтасыңны ишеттем дә
Юл читенә чыктым ашыгып.
Бүген иртән ап-ак кырау төшкән,
Ил өстендә көмеш аксыллык.
Кыр төренгән кызгылт бакыр төскә,
Гөлчәчәкләр сулып киткәннәр.
Ак каеннар синең кайтыр юлга
Сары яфракларын сипкәннәр.
Кояш качкан,
Соргылт күк йөзендә
Күк болытлар ишелеп агалар.
Болытларга кадәр күтәрелеп,
Кыр казлары очып баралар.
Урман тып-тын,
Бары ара-тирә
Яфракларны кагып җил исә.
Җил яфракны түгел,
хисләрне дә
Коя микән әллә югыйсә?!
Ах, юк, шундый көчле ялкын белән
Сагынып көткән йөрәк хисләрен
Нинди җилләр өзеп ташлый алсын,
Нинди кырау алсын төсләрен?!
«Яз кайтмасам, көзен кайтырмын», – дип
Җырлап очкан идең май көнне.
Мин сакладым батмас кояш итеп
Йөрәгемдә синең ялкынны.
Әле дә менә көзге салкын җилләр,
Каз тәннәре ясап беләктә,
Искән чакта,
тәнне утка тотып,
Яз кояшы яна йөрәктә.
Кыр казлары очып киткән юлдан
Син кайтырсың көлеп сөйкемле.
Күңелләрдә шатлык чәчәк атар,
Язгы сирень гөле шикелле.
Көз аенда бөтен чәчәкләр дә
Шиңә, диеп, юкны сөйлиләр.
Көз килсә дә,
безнең йөрәкләрдә
Чәчәк ата яңа сиреньнәр.
Көз – картлыгы, диләр, табигатьнең,
Ә мин сизәм бетмәс яшәрү.
Безнең шатлык – илебез бүләк иткән
Мәңге шиңмәс данлы чәчәк ул!
19 ноябрь, 1937