Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 50
I. Җырым булсын бүләгем
Карашларың
ОглавлениеКарашларың җылы яңгыр төсле,
Карашларың кояш шикелле.
Карашларың минем йөрәгемә
Ал чәчәкле язлар китерде.
Синең нурлы җылы карашыңнан
Ялкынланып тибә йөрәгем.
Яз гөлләре төсле шат җырларым
Бүләк булсын сиңа, чибәрем!
31 октябрь, 1937